БРОШЮРА ТЕМАСЫ
Ахыр якынмы?
Аллаһы кешеләрнең бер-берсен җәберләүләрен мәңге түзеп торырмы һәм үз-үзләрен юк итәргә юл куярмы? Һич тә юк! Үткән мәкаләдән күргәнебезчә, ул тиешле чаралар күрәчәк һәм күп гасырлар дәвам иткән газапларны бетерәчәк. Кешене һәм җирне Барлыкка Китерүче сезнең бу вакытның тиз арада киләчәген белүегезне тели. Әмма ахырның якын булуын кайдан белеп була?
Бер мисалга күз салыйк. Әйтик, сез машинага утырып сәяхәт итәргә булдыгыз, ди. Сез, бәлки, юлга чыкканчы башта юлны интернеттан, картадан һәм башка чыганаклардан тикшерерсез. Юл күрсәткечләрен һәм ориентирларны күргәндә, сез кирәк җирнең инде якын булуына инанырсыз. Аллаһы да безгә бөтен дөньяны тетрәткән вакыйгаларны, ягъни «ориентирларны» күрә белер өчен үз Сүзен биргән. Бу мөһим вакыйгаларның бер-бер артлы тезелеп киткәнен күргәндә, без ахыр алдындагы чорда яшәгәнебезгә инанабыз.
Изге Язмаларда кешелек тарихында кабатланмас чор булачагы турында әйтелә. Бу чор ахыр килгәч үзенең югары ноктасына җитәчәк. Ул заманның бөтендөнья вакыйгалары, бергә алганда, тарихта беркайчан да булмаган һәм булмаячак та. Әйдәгез, Аллаһы Сүзендә язылган бу вакыйгаларның кайберләрен карап чыгыйк.
1. БӨТЕН ДӨНЬЯНЫҢ АСТЫ ӨСКӘ КИЛҮЕ. Инҗилдәге Маттай китабының 24 нче бүлегендә язылган пәйгамбәрлектә билгеләр җыелмасын тәшкил иткән вакыйгалар сурәтләнә. Бу билгеләр «дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын» белдерә, шуннан соң «ахыр килер» (3, 14 нче шигырьләр). Билгеләр җыелмасын зур сугышлар, ачлык, җир тетрәүләр, канунсызлыкның үсүе, ярату җитмәве һәм дин җитәкчеләренең халыкны астыртын гына юлдан яздырырга тырышулары тәшкил итә (6—26 нчы шигырьләр). Әлбәттә, андый вакыйгаларның элек-электән булганы бар. Ләкин ахырның якынлашуы белән аларның барысы да бер үк вакытта булырга тиеш. Өстәвенә, алар артыннан башка өч «кисәтү билгесе», ягъни вакыйга тезелеп барырга тиеш.
2. КЕШЕ ҖӘМГЫЯТЕНЕҢ ЙӨЗЕ. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «соңгы көннәрдә» — ахырга кадәрге вакытта — кеше җәмгыятенең мораль деградациясе күзгә ташланып торыр. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлектә болай диелә: «Кешеләр үзләрен генә сөючән, акча яратучан, мактанчык, тәкәббер, көфер сүз сөйләүче, ата-анасын тыңламаучы, яхшылыкның кадерен белмәүче, тугрылыксыз, кешене яратмаучы, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, рәхимсез, яхшылыкны яратмаучы, хыянәтче, дуамал, масаючан, Аллаһыны түгел, ә ләззәтне яратучы булырлар» (2 Тимутигә 3:1—4). Кешеләрнең бер-берсен хөрмәт итмәүләре инде элек-электән булган, ләкин «соңгы көннәрдә» генә кешеләрнең бу шигырьләрдә сурәтләнгән сыйфатлары шулкадәр киң таралачак, хәтта бу заманны «аеруча авыр вакытлар» итәчәк. Сез кешеләрнең әхлак нормалары көннән-көн бозылганын күрәсезме?
3. ҖИРНЕҢ ҺӘЛАК ИТЕЛҮЕ. Инҗилдә Аллаһы Тәгалә «җирне һәлак итүчеләрне һәлак итәчәк» дигән сүзләр очрый (Ачылыш 11:18). Кешеләр җирне ничек һәлак итә? Моңа охшаш сүзләр белән Нух заманы тасвирланган булган: «Аллаһы... һәр нәрсәнең тәмам бозылганын күрде, чөнки адәм балалары тугры юлдан читкә тайпылганнар иде». Шуңа күрә Аллаһы явыз кешеләр турында: «Бөтен кешелек дөньясын юк итәчәкмен»,— дигән (Яратылыш 6:11—13). Сез җирнең явызлык белән тулганына ачык дәлилләр күрәсезме? Менә нәрсә турында уйлану мөһим: кешеләр тарихның иң кызу чагына җиткән; бүген кеше кулында җир шарындагы бар тереклекне бетерерлек көч тупланган. Ул баштанаяк коралланган. Ләкин кеше җирне башка мәгънәдә дә һәлак итә. Җирдәге табигый системалар — сулыйсы һава, тереклек белән үсемлекләр экосистемалары, океаннар дөрес кулланылмаганга пычрана бара.
Үзегезгә: «Йөз ел элек кеше кулында үз-үзен бетерә алырлык көч бар идеме?» — дигән сорау биреп уйланыгыз. Әмма бүген кешенең андый көче бар. Моңа яхшы дәлил — аның бик нык коралланганы һәм тирә-юньне жәлләмичә пычратканы. Кеше алдынгы технологияләрнең нинди якка авышуын алдан әйтә алмый һәм китергән җимешләрен контрольдә тота алмый. Бәхеткә каршы, җирнең киләчәге адәм кулында түгел. Аллаһы беркемгә дә җир шарыбыздагы тереклекне бетерергә юл куймас. Ул, һичшиксез, тиешле чаралар күрер һәм җирне һәлак итүчеләрне һәлак итәр!
4. БӨТЕНДӨНЬЯ ВӘГАЗЬ ЭШЕ. Ахырның билгеләр җыелмасын тәшкил иткән тагын бер вакыйга — иң зур масштабтагы эш. Инҗилдә: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер»,— дигән пәйгамбәрлек язылган булган (Маттай 24:14). Бу вәгазьләү һәм өйрәтү программасы диннәрнең гасырлар буе алып барылган вәгазьләвеннән шактый аерылып торырга тиеш. Соңгы көннәрдә бик мөһим хәбәр — «Патшалык хакындагы... яхшы хәбәр» таратылырга тиеш. Сез бу хәбәрне вәгазьләүче берәр дини берләшмәне беләсезме? Бәлки, сезгә андый кешеләрне беләсез кебек тоеладыр, әмма шушы кешеләр яхшы хәбәрне никадәр зур масштабта вәгазьли? Алар «бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен... бөтен җиһанда» вәгазьлиме?
«Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр» — сайтыбызның төп темасы. Анда 700 телгә тәрҗемә ителгән басмаларны укып була. Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне шундый зур масштабта таратучы башка чыганак бармы? Әле Интернет булганчы, Йәһвә Шаһитләре Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьләүләре белән билгеле иде. 1939 елдан башлап «Күзәтү манарасы»ның һәр санында беренче битендә «Йәһвә Патшалыгын игълан итә» дигән сүзләр очрый. Диннәр турындагы бер хезмәттә, Йәһвә Шаһитләренә кадәр «беркемнең дә диярлек шулкадәр ашкынып һәм шундый зур масштабта вәгазьләгәне» булмаган, дип әйтелә. Вәгазьләгәндә алар ахырның Аллаһы Патшалыгы ярдәмендә килүе турындагы яхшы хәбәргә зур басым ясый.
ТАРИХНЫҢ ХӘЛИТКЕЧ КӨННӘРЕ
Сез бу дүрт «кисәтү билгесен» күрәсезме? Инде йөз елдан артык бу журнал укучыларның игътибарын дөнья хәлләренә җәлеп итә. Шулай итеп, укучылар ахырның якын булуына инана ала. Кайбер скептиклар, фактлар белән статистика субъектив булырга мөмкин, һәм андый саннарны бозып күрсәтү әллә ни авыр түгел,
дип саный. Аларның фикеренчә, дөнья хәле начарлана бара дигән караш ялгыш, чөнки заманча массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә хәбәрләрне җиткерү җиңелрәк булып китте. Шулай да без тарихтагы үзенә күрә бердәнбер чорның якынлаша баруына ачык дәлилләр күрәбез.Кайбер белгечләрнең фикеренчә, озакламый бөтен дөнья буенча зур үзгәрешләр булачак. Без моңа ачык дәлилләрне күреп торабыз. Мәсәлән, 2014 елны «Атом-төш коралы проекты буенча эшләгән галимнәрнең бюллетене» дигән журналның Фән һәм куркынычсызлык буенча киңәшмәсе БМОның Куркынычсызлык советын кешелеккә янаучы куркынычлар турында кисәткән. Галимнәр менә нинди нәтиҗәгә килгән: «Бу куркынычларны игътибар белән тикшергәч, без бер нәтиҗә ясадык: җәмгыятькә кеше эшләре аркасында янаучы афәтнең килү куркынычы һаман да зур». Күпләр тарихтагы хәлиткеч вакытның якын булуына көннән-көн инана. Бу журналны нәшер итүчеләр һәм күп кенә укучылар бер дә шикләнми, без яшәгән үзенә күрә бердәнбер чор Изге Язмаларда телгә алынган «соңгы көннәр» белән туры килә, димәк, ахыр бик якын. Ләкин киләчәктән куркып яшәр урынына, булачак вакыйгаларга шатланып яшәү мөмкин. Ни өчен? Чөнки сез ахырны кичереп чыга аласыз!