БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ — КОРРУПЦИЯСЕЗ ХӨКҮМӘТ
Коррупция — бөтендөнья чире
Коррупция — хезмәт урыны хокукларын үз максатларына файдаланудан гыйбарәт җинаять. Аны кыла башлавына инде биш былтыр. Мәсәлән, Изге Язмалардагы бер законда судта ришвәт алмагыз дип әйтелә, димәк, ришвәтчелек инде якынча 3 500 ел элек киң таралган булган (Чыгыш 23:8). Әмма коррупция ришвәт алу гына түгел. Коррупцияле дәүләтнең түрәләре дәүләт милкен үзләштерә, төрле хезмәтләрдән, хокуклары булмаса да, файдалана һәм дәүләт акчасын туздыра. Моннан тыш, алар үз хезмәт урыны хокукларын туганнары белән дуслары файдасына куллана.
Теләсә нинди оешмага коррупция «чире» йога ала. Әмма бу яктан аеруча дәүләт аппараты аерылып тора. Анда коррупция гөрләп чәчәк ата. 2013 елгы «Бөтен дөнья буенча коррупциянең барометры» отчетында («Трансперенси интернешнл» оешмасы тарафыннан басылып чыккан) әйтелгәнчә, бөтен дөнья буенча кешеләр бер фикергә килә: коррупцияле оешмалар арасында бишесе аеруча күзгә ташлана, болар — сәяси оешмалар, полиция, дәүләт түрәләре, закон чыгару һәм суд хакимиятләре. Моны раслаучы кайбер фактларга игътибар итик.
-
АФРИКА. 2013 елда ЮАР да якынча 22 000 дәүләт түрәсен хезмәт урынындагы җинаять кылуда гаепләгәннәр.
-
КӨНЬЯК АМЕРИКА. 2012 елны Бразилиядә 25 кешене сайлауларда җиңү максаты белән дәүләт акчасын туздыруда гаепләгәннәр. Хөкем ителгән кешеләр арасында — президент администрациясенең элекке башлыгы, ягъни дәүләттә президенттан кала икенче кеше.
-
АЗИЯ. 1995 елда Сеулда (Көньяк Корея) сәүдә үзәгенең җимерелеп төшүе нәтиҗәсендә 502 кеше вафат булган. Инспекторлар шуны ачыклаган: подрядчылар шәһәр түрәләренә ришвәт биреп торганнар һәм түбән сыйфатлы бетон куллануларына һәм төзү кагыйдәләрен бозуларына игътибар итмәскә кушкан.
-
ЕВРОПА. «Проблеманың [коррупциянең] Европадагы масштабы таң калдыра»,— дигән Сесилия Мальмстрём, эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Европа берләшмәсе комиссары. Шулай ук ул: «Дәүләт түрәләренең коррупцияне тамыры белән йолкып чыгарырга кыюлыклары җитмәстер»,— дип әйткән.
Дәүләт түрәләренең коррупциясе тирән тамыр җибәргән. Коррупциягә каршы чараларны тикшерүче Сьюзан Роуз-Аккерман исемле профессор реформалар «дәүләт эшчәнлегенә шактый зур үзгәрешләр кертелүен» таләп итәр дип язган. Бәлки, бу мөмкин түгел кебек күренәдер. Әмма Изге Язмалардан күренгәнчә, андый үзгәрешләрнең кертелүенә гына түгел, ә тагы да зуррак үзгәрешләр кертеләчәгенә өметләнеп була. Алар, һичшиксез, булачак.