Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | ШАЙТАН ЧЫННАН ДА БАРМЫ?

Безгә Шайтаннан куркасы бармы?

Безгә Шайтаннан куркасы бармы?

Агулы газ, Шайтан кебек, күзгә күренми һәм куркыныч

Аны билгеләү бик авыр. Аның төсе дә, исе дә юк, һәм ул үз корбаннарына кинәт килә ала. Агулану аркасында үлгән кешеләрнең яртысыннан артыгын агулы газ үтергән. Шулай да куркыр өчен сәбәп юк. Бу газны билгеләр өчен һәм үзеңне яклар өчен ысуллар бар. Күп кеше газны билгеләр өчен датчик куя һәм аның тавышына шунда ук игътибар итә.

Агулы газ кебек, Шайтан да күзгә күренми, аның тәэсирен билгеләү авыр һәм ул бик куркыныч. Ләкин Аллаһы безне ярдәмсез калдырмаган. Әгәр дә сез Аллаһының бу мәкаләдә китерелгән бүләкләрен кадерлисез икән, сезгә Шайтаннан куркасы юк.

Сайлау хокукы. Ягъкуб 4:7 дә болай дип әйтелә: «Иблискә каршы торыгыз, һәм ул сездән качачак». Шайтан бик көчле булса да, ул безне без теләмәгән эшләрне башкарырга мәҗбүр итә алмый. Сезнең сайлау мөмкинлегегез бар. 1 Петер 5:9 да болай диелә: «Иблискә каршы торыгыз һәм иманда нык булыгыз». Шуны истә тотыгыз: Гайсә Иблиснең вәсвәсәләреннән өч тапкыр ваз кичкәч, Шайтан аны калдырган (Маттай 4:11). Сез дә Шайтанга каршы тора аласыз. Моны эшләргәме, юкмы икәнен үзегез сайлагыз.

Аллаһы белән дуслык. Ягъкуб 4:8 дә мондый чакыру язылган: «Аллаһыга якынлашыгыз». Йәһвә үзе сезне аның белән дуслашырга чакыра. Сез аның белән якын мөнәсәбәтләрне ничек үстерә аласыз? Башта Изге Язмаларны өйрәнеп, аның турында күбрәк белем алырга кирәк (Яхъя 17:3). Йәһвәне яхшырак белгән саен, сезнең аңа карата яратуыгыз да үсәчәк, ә бу ярату, үз чиратында, сезне аның ихтыярын үтәргә дәртләндерәчәк (1 Яхъя 5:3). Күктәге Атабыз сезнең үзенә якынлашыр өчен куйган тырышлыкларыгызны күреп нәрсә эшләячәк? Ягъкуб болай дип дәвам итә: Аллаһы «сезгә якынлашыр».

Йәһвә безгә яклау бирә

Яклау вәгъдәсе. «Раббының исеме — ул биек ныгытма-манара: тәкъва кеше аның эченә кереп, хәвефтән котыла»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 18:10 да. Һичшиксез, Аллаһы исеме — бу ниндидер тылсым түгел. Бу сүзләр шуны аңлата: Аллаһы исемен чынлап хөрмәт иткән кешеләр яклау сорап Йәһвәгә һәркайсы вакытта дога кыла ала.

Тормыштан мисал. Рәсүлләр 19:19 да күптән түгел генә хакыйкатьне кабул иткән Эфестәге мәсихчеләр турында тормыштан алынган файдалы хикәя китерелә. «Ә сихерчелек белән шөгыльләнүчеләрнең күбесе бар кеше алдында үзләренең китапларын җыеп яндырды. Яндырылган китапларның бәясен санадылар: бөтенесе илле мең көмеш тәңкә чыкты *». Шул мәсихчеләр спиритизм белән бәйле бар әйберләрне, алар кыйбат булса да, юк иткән. Алар безнең өчен бик яхшы үрнәк калдырган. Хәзерге дөнья спиритизм һәм мистика белән тулган. Хәтта зыянсыз булып күренгән, ләкин спиритизм белән бәйле әйберләр һәм эшләр аша җеннәр сезгә тәэсир итә ала. Шуның өчен бу әйберләрдән арыныр өчен бар көчебезне куйыйк (Канун 18:10—12).

Беренче мәкаләдә искә алынган Рохелио 50 яшькә кадәр Иблискә ышанмаган. Аннары ул үз карашларын үзгәрткән. Ни очен? «Изге Язмаларны беренче мәртәбә укыганда,— дип искә төшерә ул,— мин Иблиснең барлыгына дәлилләр таптым. Бу китаптагы белем мине Шайтан тәэсиреннән яклап тора».

«Изге Язмаларны... укыганда... мин Иблиснең барлыгына дәлилләр таптым. Бу китаптагы белем мине Шайтан тәэсиреннән яклап тора»

Шайтанның юк ителәчәк көнен күрәсегез киләме? Сезнең андый мөмкинлегегез бар. Изге Язмаларда күпләрне юлдан яздырган Иблис «утлы һәм күкертле күлгә» ыргытылачак вакыт турында алдан ук әйтелгән (Ачылыш 20:10). Әлбәттә, букваль ут белән күкерт күренмәгән рухи затка зыян китерә алмый. Шулай итеп шундый нәтиҗә ясап була: утлы күл мәңге юк ителүнең символы булып тора. Шайтан мәңгегә юк ителәчәк. Аллаһыны яраткан бар кешеләргә бу зур шатлык китерәчәк!

Бу вакыт әле килгәнче Йәһвә һәм аның юллары турында мөмкин кадәр күбрәк белем алыгыз *. Шулчакта сез Шайтан юк ителгән көнне күрә алырсыз һәм «Шайтан инде юк» дигән сүзләр ишетерсез.

^ 8 абз. Шул тәңкәләр Рим динарлары булган булса, аларның гомуми акчасы 50 000 эшченең бер көнлек эш хакына тиң булган, ә бу зур байлык булган!

^ 11 абз. Моның турында күбрәк белер өчен jw.org дигән сайтта ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ > РУХИ СОРАУЛАРГА ҖАВАП > Иблис һәм җеннәр дигән сылтама буенча барыгыз.