БАЛАЛАРЫГЫЗНЫ ӨЙРӘТЕГЕЗ
Гайсә Мәсих. Сабыймы, куәтле патшамы?
Декабрь аенда бөтен дөнья буенча күп кенә кеше сабый Гайсәнең рәсемнәрен күрә. Ул утлыкта, ягъни малга печән салып ашату өчен зур тартмада ята. Әмма Гайсә әле дә сабый баламы? ~ * Әйдә, Гайсәне ничек күз алдына китерергә кирәк икәнен белик. Башта Бәйтлеһем янындагы кырда көтүчеләр белән бер төнне булган хәл турында укыйк.
Көтүчеләр алдында кинәт бер фәрештә пәйда була. Ул аларга: «Бүген... сезнең Коткаручыгыз, Мәсих Хуҗа туды»,— дип әйтә. Фәрештә аларга шулай ук «биләүләргә биләнгән һәм утлыкта ятучы» Гайсәне «табарсыз» дип әйтә. Шундук башка күп санлы фәрештәләр күренә һәм «Аллаһыны мактый» башлый.
Әйтик, син дә фәрештәләрнең Аллаһыны мактауларын ишеттең, ди. Син нәрсә хис итәр идең? ~ Көтүчеләр шундый бәхетле! «Әйдәгез, хәзер үк Бәйтлеһемгә барыйк,— дип әйтәләр алар,— һәм Йәһвә безгә хәбәр иткән нәрсәләрне күрик». Анда алар «Мәрьям белән Йосыфны һәм утлыкта яткан сабыйны күрәләр».
Озакламый башкалар да Мәрьям белән Йосыф янына Бәйтлеһемгә килә. Көтүчеләр аларга ишеткән-күргән хәлләр турында сөйләп биргәч, анда булган бар кеше хәйран кала. Бу хәлләр турында белү кызык, шулай бит? ~ Аллаһыны яраткан бар кешеләрнең моны беләсе килә. Әйдә, ни өчен Гайсәнең тууы аеруча зур шатлык китерә икәнен белик. Моның өчен безгә Мәрьям әле кияүдә булмаган вакытка әйләнеп кайтырга кирәк.
Бер көн Мәрьям янына Җәбраил исемле фәрештә килә. Ул Мәрьямгә бала табарсың дип әйтә. Мәрьям табачак угыл «бөек булыр һәм Аллаһы Тәгаләнең Улы дип аталыр». «Ул... Патша булып идарә итәр,— ди Җәбраил,— һәм аның Патшалыгының ахыры булмас».
Мәрьям ир кеше белән беркайчан да якынлык кылмаган, шуңа күрә аның бала ничек таба алачагын беләсе килә. Җәбраил аңа болай дип аңлата:
«Аллаһы Тәгаләнең кодрәте сине каплар... Син тудырачак бала изге, Аллаһы Улы дип аталыр». Үз Улының тормышын күктән Мәрьям карынына күчереп, Аллаһы гаять зур могҗиза кылган!Кайбер рәсемнәрдә сабый Гайсә янына килгән өч «акыл иясе» белән көтүчеләр сурәтләнә. Синең андый рәсемнәрне күргәнең бармы? ~ Раштуа бәйрәме вакытында андый рәсемнәр киң таралган. Ләкин алар ышанычлы түгел. Бу «акыл ияләре» чынында йолдызчылар булган, ә Аллаһы күрәзәчелекне хөкем итә. Килгәч алар нәрсә күргән? Изге Язмаларда: «Өйгә кергәч, алар анасы Мәрьям белән баланы күрделәр»,— дип әйтелә. Димәк, Гайсә ул вакытта утлыкта ята торган сабый булмаган, ул Йосыф һәм Мәрьям белән бергә йортта яши торган бала булган!
Йолдызчылар Гайсәне ничек тапкан? ~ Аларның алларыннан «йолдыз» барган. Ләкин бу йолдыз аларга Бәйтлеһемгә түгел, ә башта Иерусалимда идарә иткән Һируд патша янына юл күрсәткән. Изге Язмаларда Һируд патша Гайсәне табып үтерергә теләгән дип әйтелә. Моның турында бераз уйланыйк. Синеңчә, йолдызчыларны Һируд янына алып барыр өчен, йолдызны кем җибәргән? ~ Йәһвә Аллаһы түгел, ә аның дошманы Шайтан Иблис!
Бүген Шайтан кешеләрнең Гайсәне ярдәмсез сабый итеп күз алдына китерүләрен тели. Әмма Җәбраил фәрештә Мәрьямгә болай дигән: «Ул... Патша булып идарә итәр, һәм аның Патшалыгының ахыры булмас». Хәзер Гайсә күктә Патша булып идарә итә. Тиздән ул Аллаһының бар дошманнарын һәлак итәчәк. Без Гайсәне нәкъ шулай күз алдына китерергә һәм башкаларга да моның турында сөйләргә тиеш.
Изге Язмалардан укыгыз
^ 3 абз. Әгәр сез бу мәкаләне бала белән бергә укыйсыз икән, тильда билгесе (~) шуны аңлата: пауза ясап баланы үз фикерен әйтергә дәртләндерергә кирәк.