Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: ГАЙСӘ ПӘЙГАМБӘРНЕҢ ҮЛЕДӘН ТЕРЕЛҮЕ. УЛ СЕЗНЕҢ ӨЧЕН НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

Гайсәнең үледән терелүе. Бу чыннан да булганмы?

Гайсәнең үледән терелүе. Бу чыннан да булганмы?

ГЕРОДОТ исемле грек тарихчысы (б. э. к. V гасыр) замандаш мисырлыларның бер йоласы турында сөйләгән: «Бай кешеләр мәҗлесләрдә ашаганнан соң бер кеше агачтан ясалган сын белән чыга. Сын — табутта яткан мәетне сурәтли. Аны үлгән кешегә охшаш итеп бер-ике терсәк озынлыкта ясыйлар. һәр кешегә бу сынны күрсәтеп теге кеше болай ди: „Эч һәм күңел ач, әмма аңа да кара, чөнки үлгәч, син дә шундый булырсың!“».

Яшәүгә һәм үлемгә андый караш мисырлыларга гына хас булмаган. Бүген дә «аша, эч һәм күңел ач» дигән сүзләр киң таралган. Үлем белән бөтенесе юкка чыга икән, нәрсәгә киләчәк турында уйларга? Дөреслекне эшләр өчен, шулкадәр тырышлыклар куярга кирәкме? Әгәр үлем тормышның ахыры икән, бүгенге көн белән яшәү акыллы кебек күренә. Рәсүл Паул моның турында язган булган. Менә ничек ул терелүгә ышанмаган кешеләрнең карашын тасвирлаган: «Үлеләр терелтелми икән, „әйдәгез, ашыйк, эчик, чөнки иртәгә үләчәкбез“» (1 Көринтлеләргә 15:32).

Әлбәттә, Паул үлгән кешеләрнең мәңгегә онытылачагына ышанмаган. Паул үлгәннәрнең яңадан яши алганына һәм беркайчан да үлмәячәгенә бер дә шикләнмәгән. Аның ышанычы бик мөһим вакыйгага һәм аның өчен ап-ачык фактка — Гайсә Мәсихнең терелүенә * нигезләнгән булган. Беренче гасырдагы шәкертләрнең иманын күп кенә вакыйгалар ныгыткан, әмма иң нык тәэсир иткән вакыйга — Гайсәнең терелүе булган.

Әмма Гайсәнең үледән терелүе безнең өчен нәрсә аңлата? Терелтү чыннан да булганмы? Әйдәгез, Паулның Көринттәге мәсихчеләргә терелү турында нәрсә язганын карап чыгыйк.

МӘСИХ ҮЛЕДӘН ТЕРЕЛМӘСӘ

Борынгы Көринт шәһәрендә кайбер мәсихчеләр Гайсәнең терелгәненә шикләнгән, ә кайберәүләр терелү барлыгына бөтенләй ышанмаган. Рәсүл Паул андагы мәсихчеләргә беренче хатында терелү була алмый дигән фикер чынлыкта нәрсәне аңлата икәнен язган. Ул болай дигән: «Үледән терелү юк икән, ул чакта Мәсих тә үледән терелмәгән. Ә Мәсих терелмәгән икән, вәгазебез дә, иман итүебез дә юкка гына булып чыга. Өстәвенә... без... Аллаһы хакында ялган шаһитлек бирүчеләр булып чыгабыз... Иман итүегез файдасыз, сез әле дә үз гөнаһларыгызда каласыз һәм Мәсихнең үлем йокысына талган шәкертләре бөтенләйгә юкка чыккан булып чыга» (1 Көринтлеләргә 15:13—18).

«[Ул] берьюлы биш йөздән артык кардәшкә күренгән... Аннан соң ул Ягъкубка, соңрак барлык рәсүлләргә күренгән. Ә инде миңа... иң ахырда күренде» (1 Көринтлеләргә 15:6—8).

Паулның сүзләре бик көчле яңгырый: үлгән кешеләр терелмәсә, үлгән Мәсих тә тормышка кайта алмас иде. Ә Мәсих терелмәсә, яхшы хәбәрне вәгазьләү — бик зур ялган һәм бушка булыр иде. Чөнки Мәсихнең терелүе мәсихче иманның төп тәгълиматы булган, һәм ул Изге Язмалардагы башка мөһим тәгълиматларга тыгыз бәйле булган, мәсәлән, Аллаһы хакимлеге, Аллаһы исеме, аның Патшалыгы һәм безнең коткаруыбыз кебек тәгълиматларга. Гайсә терелмәгән булса, Паул һәм башка рәсүлләр вәгазьләгән хәбәр — юк-бар, мәгънәсез сүзләр булыр иде.

Шулай ук Гайсә үледән терелмәсә, мәсихчеләрнең иманы буш, ялганга нигезләнгән булыр иде. Димәк, Паул һәм башкалар Гайсәнең терелүе турында гына түгел, ә шулай ук, аларның сүзләре буенча, Гайсәне терелтүче, Йәһвә Аллаһы турында да ялган сөйләгән булып чыгар иде. Өстәвенә, «Мәсих... безнең гөнаһларыбыз өчен үлгән» дигән сүзләр ялган булыр иде, чөнки, әгәр Коткаручы Гайсә үледән азат ителмәгән булса, ул башкаларны да коткара алмас иде (1 Көринтлеләргә 15:3). Бу шуны аңлатыр иде: үлгән мәсихчеләр, кайчакта хәтта җәзалап үтерелгәннәр, мәңгегә онытылган һәм аларның өметләре буш.

Паул мондый нәтиҗә ясаган: «Мәсихкә бу тормышта гына өмет баглыйбыз икән, без башкалар белән чагыштырганда иң кызганыч хәлдә» (1 Көринтлеләргә 15:19). Башка мәсихчеләр сыман Паул мохтаҗлыкта булган, эзәрлекләүләрне, авырлыкларны кичергән һәм үлем куркынычы астында булган, чөнки ул терелүгә һәм аның белән бәйле нәрсәгә ышанган. Терелү тәгълиматы ялган булса, бар бу газаплар буш булыр иде.

ИМАННЫҢ НИГЕЗЕ

Паул мәсихче тәгълиматлар ялганга нигезләнгән дип санамаган. Ул, Гайсәнең үледән терелтелгәнен белеп, көринтлеләргә дәлилләр китергән: «Мәсих, Язмаларда язылганча, безнең гөнаһларыбыз өчен үлгән; җирләнгән булган һәм, Язмаларда әйтелгәнчә, өченче көнне үледән терелеп торган; ул Кифаска, соңрак унике * рәсүлгә күренгән». Аннары Паул болай дип өстәгән: «Шуннан соң берьюлы биш йөздән артык кардәшкә күренгән. Аларның күбесе әле дә исән-сау, ә кайберләре үлем йокысына талган. Аннан соң ул Ягъкубка, соңрак барлык рәсүлләргә күренгән. Ә инде миңа, җитлекми туган балага сыман, иң ахырда күренде» (1 Көринтлеләргә 15:3—8).

Паул, Мәсих гөнаһларыбыз өчен үлгән, җирләнгән булган һәм үледән терелеп торган дигән сүзләрдән башлаган. Ни өчен Паулның ышанычы шулкадәр нык булган? Бер сәбәп — шул вакыйгаларны үз күзләре белән күргән кешеләрнең шаһитлеге. Терелгән Гайсә аерым кешеләргә, шул исәптән Паулга, кечкенә төркемнәргә һәм хәтта 500 кешегә күренгән. Бәлкем, бу кешеләрнең күбесе Гайсәнең чыннан да терелгәненә башта ышанмагандыр (Лүк 24:1—11). Паул көннәрендә шаһитләрнең күбесе әле исән булган һәм терелгән Гайсәне күргәннәр дип үзләре әйтә алган (1 Көринтлеләргә 15:6). Бер-ике кешенең сүзенә колак салмаска да була, әмма 500 я хәтта моннан артык шаһитнең сүзләрен игътибарсыз калдырып булмый.

Паул шулай ук Гайсәнең үлеме, җирләве һәм терелүе Изге Язмаларда әйтелгәнчә булганы турында ике тапкыр әйтеп киткән. Бу вакыйгалар Еврей Язмаларында язылган Мәсих турындагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше булган һәм шуны раслаган: Гайсә — чыннан да вәгъдә ителгән Мәсих.

Шул вакыйгаларны үз күзләре белән күргән кешеләрнең шаһитлегенә һәм Изге Язмалардагы дәлилләргә карамастан, бүген дә Гайсәнең үледән терелгәненә шикләнгән кешеләр бар. Кайберәүләрнең сүзләре буенча, Гайсәнең шәкертләре аның гәүдәсен урлаган, ә аннары аның терелгәненә үзләре шаһитләр булган дип сөйләгәннәр. Әмма каберне Рим гаскәриләре саклап торган һәм шәкертләрнең аларны җиңәрлек көчләре булмаган. Башкалар исә терелгән Гайсә — күренеш кенә булган дип саный. Ләкин шуны исәпкә алырга кирәк: Гайсә төрле вакытта һәм күп кешеләргә күренгән. Өстәвенә, күренеш балык кыздырып башкаларны сыйлап йөри алыр идеме? (Яхъя 21:9—14). Гайсә күренеш кенә булса, ул башкаларга үзенә кагылырга тәкъдим итәр идеме? (Лүк 24:36—39).

Гайсәнең терелеүе — аның шәкертләренең уйдырмасы гына дип уйлаган кешеләр дә бар. Әмма шәкертләргә моннан нинди файда булыр иде? Терелү турында шаһитлек биреп, шәкертләр үзләрен мыскыл итүгә, газаплар чигүгә һәм үлемгә дучар иткәннәр. Алар ялган хакына үзләрен куркыныч астына куяр идеме? Өстәвенә, алар башта Иерусалимда, аларны хөкем итәр өчен төрле сәбәпләр эзләгән дошманнар алдында, шаһитлек иткәннәр.

Шәкертләрнең нәкъ терелүгә ышанычы, хәтта каты эзәрлекләүләргә карамастан, Хуҗалары турында шаһитлек бирергә ныгыткан. Гайсәнең терелүе мәсихче иманның төп тәгълиматы булып киткән. Беренче гасырдагы мәсихчеләр ниндидер акыллы һәм җәзалап үтерелгән остаз турында гына түгел, ә Гайсәнең терелүе турында шаһитлек биреп тормышларын куркыныч астына куйган; чөнки Гайсәнең терелүе шуны исбат иткән: Гайсә — ул Мәсих, Аллаһы Улы, кодрәтле, тере, үз шәкертләренә җитәкчелек күрсәтүче һәм аларны ныгытучы Хуҗалары. Аның терелүе алар да үледән тереләчәк икәнен аңлаткан. Чынбарлыкта, Гайсә терелмәгән булса, мәсихче дине булмас иде. Гайсә терелмәгән булса, без, бәлки, беркайчан да аның турында ишетмәгән булыр идек.

Әмма бүген Мәсихнең терелүе безнең өчен нәрсә аңлата?

^ 5 абз. Изге Язмаларда «терелү» дигән сүз грек теленнән сүзгә-сүз «яңадан торып басу» дигәнне аңлата. Кешене терелтү — шул шәхесне аның бар үзенчәлекләре, холкы һәм хатирәләре белән тормышка кайтаруын үз эченә ала.

^ 13 абз. Бу шигырьдә унике рәсүл дип әйтелсә дә, Яһүд Искариот үлгәннән соң алар унбер генә калган. Ә бер вакыт ун рәсүл (я хәтта әзрәк) генә булган, чөнки Томас алар белән булмаган (Яхъя 20:24). Әмма бу очракларда алар унике рәсүлне сурәтлиләр.