Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез беләсезме?

Сез беләсезме?

Изге Язмаларның эстер китабында әйтелгән фарсы патшасы Ахашверош кем булган?

Эстер китабында әйтелгәнчә, Ахашверош яһүди кыз Эстерне үзенә патшабикә итеп сайлаган, ә ул үз халкын һәлак итүдән саклаган. Галимнәр Ахашверошның кем булганы турында озак вакыт дәвамында уртак фикергә килә алмаганнар. Ләкин Фарсы һәйкәлләрендә өч телдә язылган текстның шифры ачылгач, бу сорау чишелгән. Бу ачылыш шуны күрсәткән: Ахашверош Бөек Дарийның (Гистаспа) улы Ксеркс I булган. Фарсы язмаларында очрый торган Ксеркс исеменең еврей теленә транслитерациясе Эстер китабының еврей текстындагысы белән тәңгәл килә диярлек.

Эстер китабында Ахашверошның тормышы турында әйтелгәне Ксеркс I турында мәгълүм булган истәлекләргә туры килә. Үз патшалыгының башкаласыннан — Эламдагы Шушан шәһәреннән — ул Һиндстаннан Урта җир диңгезенең утрауларына кадәр сузылган Мидия-Фарсы империясе белән идарә иткән (Эстер 1:2, 3; 8:9; 10:1). Льюис Бейлс Пейтон исемле белгеч болай дип әйтә: «Фарсы патшалары арасыннан боларның барысын Ксеркс I турында гына әйтеп була. Моннан тыш, Эстер китабында Ахашверошның холкы турында әйтелгәннәре Геродот һәм башка грек тарихчыларның аның турында язганнарына туры килә».

Борынгы Мисырда кирпеч сугылганына дәлилләр бармы?

Тәүратның Чыгыш китабында мисырлылар яһүди колларны кирпеч сугарга мәҗбүр иткәннәр дип әйтелә. Коллар балчык белән саламнан көн саен билгеле бер күләм кирпеч ясарга тиеш булган (Чыгыш 1:14; 5:10—14).

Изге Язмалар язылган чорда күпләр Нил елгасының үзәнлегендә кояшта кыздырылган кирпеч сугу белән шөгыльләнгәннәр. Шул кирпечтән ясалган борынгы һәйкәлләрне Мисырда әле дә табып була. Фивада урнашкан Рекмир төрбәсендәге рәсемдә кирпеч сугу процессы күрсәтелгән. Бу рәсем якынча б. э. к. XV гасырда ясалган, ә бу Чыгыш китабында әйтелгән вакыйгалар булган вакытка туры килә диярлек.

Изге Язмаларның бер энциклопедиясендә бу рәсем турында болай дип әйтелә: «Су алып киләләр; балчыкны китмәнлиләр дә кирпеч сугучыга уңайлы булган җиргә алып китәләр. Балчыкны җирдә яткан агач формага салалар. Аннары форманы алып куялар, ә кирпечне кояшта кыздырыр өчен җирдә калдыралар. Әзер кирпечләрне берсе өстеннән берсен төзеп куялар. Якын Көнчыгышта кирпеч сугуның андый алымын әле дә кулланалар» («The International Standard Bible Encyclopedia»).

Б. э. к. XX гасырда папируста язылган документларда да колларның салам белән балчыктан кирпеч сукканнары һәм кирпечнең көненә ясалырга тиеш булган күләме турында әйтелә.

[22 биттәге иллюстрация]

Ксерксның (баскан) һәм Бөек Дарийның (утырган) барельефы

[Чыганак]

Erich Lessing/Art Resource NY

[22 биттәге иллюстрация]

Рекмир төрбәсендәге стена кисәге

[Чыганак]

Werner Forman/Art Resource NY