Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гаилә бәхетенең серләре

Балаларыгызны әхлак нормаларына өйрәтегез

Балаларыгызны әхлак нормаларына өйрәтегез

Мексикада яшәүче Лоида * исемле әни кеше болай дип әйтә: «Мәктәптә презервативлар тараталар, шуңа күрә яшүсмерләр җенси мөнәсәбәтләргә керү алар өчен гадәти хәл дип саный. Алар, презервативлар куллансаң, андый мөнәсәбәтләр куркынычсыз булыр дип уйлый».

Япониядә яшәүче Нобуко исемле әни кеше болай дип әйтә: «Бер тапкыр мин улымнан ул йөргән кызы белән бер үзе генә калса нәрсә эшләр иде дип сорадым. Ул: „Белмим“,— дип җавап кайтарды».

СЕЗНЕҢ балагыз йөри башлаганда, йортыгыз аңа зыян китермәсен, сез берәр нәрсә эшләдегезме? Моның өчен сез көчегездән килгәнне эшләгәнсездер: бәлки, электр розеткаларны каплагансыздыр, очлы үткен әйберләрне һәм даруларны яшергәнсездер.

Кызганычка каршы, мондый чаралар күрү яшүсмергә ярдәм итмәс! Хәзер сезне күпкә җитдирәк сораулар борчый: «Улым порнография карамыймы? Кызым кесә телефоны аша үзенең әдәпсез фотоларын җибәрмиме?» Һәм иң борчый торган сорау: «Балам җенси мөнәсәбәтләргә кермәгәнме?»

Көне-төне күзәтеп йөрү файдасыз

Кайбер ата-аналар балаларын көне-төне күзәтеп йөрергә һәм аларның һәр адымын белеп торырга тырыша. Ләкин соңрак алар шуны аңлый башлый: аларның көне-төне күзәтеп торулары балаларын моның барысын яшерен башкарырга этәрә. Ахырда балалары бу яктан остарып бетә.

Чыннан да, көне-төне күзәтеп тору ярдәм итми. Йәһвә Аллаһы үзе барлыкка китергән затларны, алар аны тыңласын өчен, көне-төне күзәтеп тормый. Йәһвәдән үрнәк алсагыз, яхшы булыр иде (Канун 30:19). Сез яшүсмер балаларыгызга әхлаксызлыктан сакланырга ярдәм итәр өчен нәрсә эшли аласыз? (Гыйбрәтле сүзләр 27:11).

Иң мөһиме, сезгә алар белән кечкенә чагыннан ук әхлакый нормалар турында сөйләшергә кирәк (Гыйбрәтле сүзләр 22:6) *. Алар үскәч тә, андый темаларга сөйләшергә тырышыгыз. Яшүсмер балагыз, беренче чиратта, сездән, ата-аналар, дөреслекне белергә тиеш. Англиядәге Алиша исемле бер кыз болай дип сөйли: «Күп кеше безгә җенси мөнәсәбәтләр турында дусларыбыз белән күбрәк сөйләшергә ошый дип уйлый. Әмма бу алай түгел. Без ата-аналарыбызның безнең белән мондый темаларга сөйләшүләрен телибез, чөнки без аларга ышанабыз».

Югары әхлакый нормаларның мөһимлеге

Үскән саен, балалар «Ә балалар кайдан килеп чыга?» дигән сораудан тыш башка сорауларга да җавап эзли. Шулай ук аларга «яхшылык белән яманлыкны аерырга» өйрәнергә кирәк (Еврейләргә 5:14). Башка сүзләр белән әйткәндә, аларга җенси мөнәсәбәтләргә җитди карарга да һәм бу карашлар буенча яшәргә дә кирәк. Ләкин яшүсмерләрне әхлакый нормаларга ничек өйрәтеп була?

Үзегездән башлагыз. Үзегезнең әхлакка карашыгыз нинди? Әйтик, сез фәхешлекне, ягъни өйләнешмәгән кешеләр арасында җенси мөнәсәбәтләрне, зур гөнаһ дип саныйсыз (1 Тессалуникәлеләргә 4:3). Бәлки, балаларыгыз җенси мөнәсәбәтләргә карата карашыгызны белә һәм хәтта карашларыгызны чагылдырган Изге Язмалардагы өзекләрне китерә ала. Алардан сорап карасагыз, алар сезгә никахлашканчы якынлык кылуның гөнаһ икәнен шунда ук әйтеп бирәчәк.

Әмма балагыз җенси мөнәсәбәтләргә карашыгызны үзләштерсә, бу җитәрлекме? Юк, шул. Бер китапта әйтелгәнчә, кайбер яшүсмер җенси мөнәсәбәтләргә ата-аналары кебек карый дип үз ата-аналарын ышандырырга тырыша. Анда болай дип әйтелә: «Үзләренең көчләренә ышанмыйча, алар мөстәкыйль фикер йөртә алмый. Көтелмәгән хәлгә эләгеп һәм гөнаһның чиген аңларга тырышып, алар нәрсә эшләргә дә белмичә аптырап кала һәм үзләренең зур авырлыклары булачагын аңлый» («Sex Smart»). Менә ни өчен яшүсмерләргә әхлакый нормаларны аңлатырга кирәк. Ә сез яшүсмер балагызны бу нормаларга ничек өйрәтә аласыз?

Үз карашларыгыз турында ачык әйтегез.

Сез никахлашмыйча якынлык кылырга ярамый икәнен аңлыйсызмы? Алай булса, үз яшүсмер балагызга моның турында ачык әйтеп торыгыз. Бер китапта әйтелгәнчә, тикшерүләр шуны күрсәтә: «Ата-аналар үзләренең яшүсмер балаларының җенси мөнәсәбәтләргә керүләренә каршы булуын күрсәтсә, яшүсмерләр бу мөнәсәбәтләргә керергә ашыкмаячак» («Beyond the Big Talk»).

Әлбәттә, балагызга җенси мөнәсәбәтләргә карата үз карашларыгыз турында сөйләп бирсәгез дә, бу ул андый әхлакый нормалар буенча яши башлаячак дигәнне аңлатмый әле. Ләкин балаларыгыз сезнең карашларыгызга нигезләнеп үз карашларын төзи ала. Тикшерүләр тагын шуны күрсәтә: күп яшьләр, яшүсмер чакларында ата-аналарының сүзләрен тыңламаган булса да, гадәттә үз ата-аналарының карашларын үзләштерә.

КИҢӘШ. Яңалыкларда әйтелгән бер вакыйганы искә төшереп, балагыз белән әхлак нормалары турында сөйләшә башлагыз. Мәсәлән, яңалыкларда көчләү турында әйтелсә, сез яшүсмер балагызга болай дип әйтә аласыз: «Минемчә, хатын-кызны көчләү — бу бик кансыз эш. Син ничек уйлыйсың, ни өчен кайбер ирләр моны эшли?»

Яшүсмер балагызга җенси мөнәсәбәтләр турында дөресен генә әйтегез.

Балагызны, әлбәттә, кисәтергә кирәк (1 Көринтлеләргә 6:18; Ягъкуб 1:14, 15). Шулай да Изге Язмаларда җенси мөнәсәбәтләргә керү, беренче чиратта, Шайтанның тозагы түгел, ә Аллаһының бүләге дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 5:18, 19; Җырларның җыры 1:2). Сез балагызга җенси мөнәсәбәтләр турында начар яктан гына сөйләсәгез, аның бу мөнәсәбәтләргә карашы дөрес булмаячак һәм Изге Язмаларның карашына каршы булачак. Франциядәге Коррина исемле бер яшь хатын-кыз болай дип сөйли: «Әти-әнием җенси мөнәсәбәтләр турында начар яктан гына сөйләгәнгә, мин бу мөнәсәбәтләргә җирәнгеч нәрсәгә кебек карый башладым».

Балаларыгызның җенси мөнәсәбәтләргә дөрес карашы булсын өчен, барысын эшләгез. Мексикадагы Надия исемле бер әни кеше болай дип әйтә: «Мин үз балаларыма һәрвакыт җенси мөнәсәбәтләр бу яхшы һәм табигый нәрсә, шулай ук Йәһвә Аллаһы бу мөнәсәбәтләрнең кешеләргә канәгатьлек китерүен теләгән дип әйтә идем. Әмма бу мөнәсәбәтләргә никахлашкач кына керергә ярый. Андый мөнәсәбәтләр безгә бәхет я газаплар китерәчәк икәне бу бүләкне ничек куллануыбызга бәйле».

КИҢӘШ. Яшүсмер балагыз белән киләсе мәртәбә җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләшкәндә, уңай фикерләргә игътибар итеп сөйләшүегезне тәмамларга тырышыгыз. Балагыз вакыт узу белән өйләнсә, җенси мөнәсәбәтләр, аңа да канәгатьләндерү китерәчәк, чөнки андый мөнәсәбәтләр — бу Аллаһының искиткеч бүләге. Моның турында балагызга сөйләргә курыкмагыз. Сез аны шуңа ышандырырга тырышыгыз: өйләнгәнгә кадәр ул да Аллаһының нормалары буенча яши ала.

Яшүсмер балагызга һәрбер эш үз нәтиҗәләренә китерәчәк икәнен аңлатыгыз.

Төрле сорауларда акыллы карарлар кабул итәр өчен, яшүсмерләргә төрле вариант сайлап һәрбер вариантның уңай һәм кире якларын күрә белергә кирәк. Аның өчен нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен белү җитәрлек дип уйламагыз. Австралиядәге Эмма исемле бер мәсихче хатын-кыз болай дип әйтә: «Яшьлектәге хаталарыма борылып карап, мин шуны аңладым: кеше Аллаһы нормаларын белсә дә, бу ул аларны үзләштергән дигәнне аңлатмый әле. Бу нормаларның кешегә нинди файда китергәнен һәм ул аларны бозса бу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнен аңлау бик мөһим».

Бу яктан сезгә Изге Язмалар ярдәм итәргә мөмкин, чөнки анда киңәш бирелгәндә еш кына начар эшләрнең нинди нәтиҗәләргә китерәчәге турында әйтелә. Мәсәлән, Гыйбрәтле сүзләр 5:8, 9 да яшь кеше «башкалар алдында үз абруен төшермәс өчен» (ЯД) фәхешлектән качсын дип әйтелә. Бу шигырьләрдә әйтелгәнчә, никахлашканчы якынлык кылган кеше үз абруен төшерә, сафлыгын боза һәм үз-үзен хөрмәтләми башлый. Ә андый сыйфатлары булган, хәтта аның ире я хатыны була алган башка кеше аңа игътибар да итмәс. Яшүсмер Аллаһының кануннарын бозу аңа физик, эмоциональ һәм рухи яктан нинди зыян китерә алганы турында уйланса, ул бу кануннар буенча яшәргә күбрәк теләр *.

КИҢӘШ. Яшүсмер балагыз Аллаһы нормалары акыллы икәнен аңласын өчен, мисаллар китерегез. Мәсәлән, болай дип әйтеп була: «Учак ялкыны файда китерә, ә урман янгынның ялкыны зыян гына китерә. Аларның арасында аермасы нинди? Бу мисал Аллаһының җенси мөнәсәбәтләргә карата карашын ничек күрсәтә?» Гыйбрәтле сүзләр 5:3 —14 кә нигезләнеп, яшүсмер балагыз белән бергә фәхешлекнең ачы җимешләре турында уйланыгыз.

Япониядәге 18 яшьлек Такао исемле бер егет болай дип сөйли: «Мин яхшыны гына эшләргә тиеш икәнемне аңлыйм, ләкин миңа көн саен тән теләкләре белән көрәшергә туры килә». Шундый ук хисләрне кичергән яшьләргә алар бу көрәш алып баруда берүзләре түгел икәнен белү юаныч китерә ала. Хәтта тугры мәсихче, рәсүл Паул да, шуны таныган: «Яхшылык эшләргә телим, ләкин яманлыктан арына алмыйм» (Римлыларга 7:21).

Яшүсмерләр тән теләкләре белән көрәшүнең уңай ягы да бар икәнен белергә тиеш. Бу көрәш ярдәмендә алар үзләренең нинди кеше буласы килгәнен аңларга мөмкин. Өстәвенә, алар үзләренә мондый сорау бирә ала: «Минем үз тормышымның хуҗасы буласы киләме? Башкаларның минем турында „ул психик һәм рухи яктан көчле кеше“ дип әйтүләрен я „ул һәрвакыт тән теләкләренә бирелүчән кеше“ дип уйлануларын телимме?» Яшүсмер балагыз югары әхлакый нормаларны тотса, ул бу сорауларга дөрес җавап бирәчәк.

^ 3 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

^ 10 абз. Балаларыгыз белән җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләшү башлар өчен һәм аларның яшьләренә карап әхлак тәрбиясен бирер өчен киңәшләрне «Күзәтү манарасы» (рус) 2010 ел, 1 ноябрь, 12—14 битләреннән карагыз.

^ 22 абз. Моның турында күбрәк белер өчен, 2010 ел, «Уяныгыз!» (рус) журналның апрель санындагы «Яшь укучыларыбыз өчен. Җенси якынлык безнең мөнәсәбәтләребезне ныгыта аламы?» дигән мәкаләне карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

ҮЗЕГЕЗГӘ МОНДЫЙ СОРАУЛАР БИРЕГЕЗ:

  • Минем яшүсмер балам әхлак нормаларын тотамы-юкмы икәнен ничек белеп була?

  • Балам белән җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләшкәндә, мин аңа бу мөнәсәбәтләр, беренче чиратта, Шайтанның тозагы түгел, ә Аллаһының бүләге дип әйтәмме?