Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмаларда Гайсә турында тулы хәбәр язылганмы?

Изге Язмаларда Гайсә турында тулы хәбәр язылганмы?

Инҗилдә Гайсә Иерусалим шәһәре янындагы Гөлгетә җирендә үлгән дип әйтелә. Кайбер кешеләр ул үлмәгән, ә исән калган ди. Аларның сүзләре дөресме? Икенчеләре ул Магдалалы Мәрьямгә өйләнгән һәм аларның балалары туган диләр. Бу сүзләргә ышанып буламы? Кемдер Гайсәне ул җирдәге тормышның бар рәхәтлекләреннән ваз кичкән аскет дип саный. Ул андый кеше булганмы? Гайсәнең Изге Язмаларда язылганнарга каршы килгән тәгълиматларга өйрәтүе ихтималмы?

МОНДЫЙ уйдырмалар соңгы елларда бик киң таралган. Күп кенә фильмнар һәм китаплар андый уй-фикерләрнең таралуына үз өлешен кертә. Фантастик әсәрләреннән тыш, күп кенә китапларда һәм мәкаләләрдә б. э. II һәм III гасырларында язылган апокрифик язуларына зур игътибар бирелә a. Бу язуларда мондый фикер яңгырый: имеш Инҗилдә Гайсә тормышының кайбер яклары төшереп калдырылган һәм бу яклар шушы язуларда ачыклана. Бу дөресме? Без Изге Язмаларда Гайсә турында язылган хәбәр тулы һәм хак дип ышаныч белән әйтә алабызмы?

Моңа җавап бирер өчен, өч якны карап чыгыйк. Беренчедән, Инҗил китапларын язган кешеләр турында һәм бу китаплар язылган вакытны белү мөһим; икенчедән, кем һәм ничек Изге Язмалар канонына кергән китапларны сайлаган икәнен белергә кирәк; һәм өченчедән, безгә апокрифик язуларның кайдан килеп чыкканын һәм алар белән канон арасындагы аерманы белү мөһим b.

Инҗилнең китапларын кайчан һәм кемнәр язган?

Кайбер чыганаклар буенча, Маттай бәян иткән китап Гайсә үлеменнән соң сигез ел үткәч, ягъни якынча б. э. 41 елында, язылган булган. Күп галимнәр, ул соңрак язылган дип әйтсә дә, аларның күбесе Инҗил китаплары б. э. I гасырында язылган дип ризалаша.

Ул вакытта Гайсә тормышына, үлеменә һәм терелүенә шаһит булган кешеләр әле яшәгән. Шуңа күрә алар Гайсә тормышы турындагы Инҗил китапларының дөреслеген раслый да, шулай ук һәрбер хатаны күреп тә ала алган. Профессор Ф. Ф. Брус болай ди: «Беренче рәсүлләрнең вәгазе шуның белән аерылып торган: алар тыңлаучыларга инде мәгълүм булган нәрсәләргә игътибар итеп „без моңа шаһит булдык“ дип кенә түгел, ә сез „белгәнегезчә“ дип тә әйткән (Рәсүлләр 2:22)».

Рәсүл Паул могҗизалар эшләгән һәм хәтта кешене терелткән. Бу аның өстендә Аллаһы рухының булуын, һәм ул язган хатларны Аллаһы рухландырган икәнен күрсәтә

Инҗилне язуда кемнәр катнашкан? Мәсәлән, Гайсәнең кайбер рәсүлләре, шулай ук Ягъкуб, Яһүд һәм Марк кебек башка кешеләр. Алар һәм, күрәсең, Марк, мәсихче җыелыш оештырылганда, б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә катнашкан булган. Инҗилне язуга үз өлешен керткән бар бу кешеләр, шул исәптән Паул да, беренче гасыр мәсихче җыелышының җитәкче советы белән тыгыз хезмәттәшлек иткән. Бу совет рәсүлләрдән һәм Иерусалим шәһәренең өлкәннәреннән торган (Рәсүлләр 15:2, 6, 12—14, 22; Гәләтиялеләргә 2:7—10).

Гайсә үзе башлаган вәгазь һәм шәкертләр булдыру эшен үз шәкертләренә йөкләгән (Маттай 28:19, 20). Ул хәтта: «Сезне тыңлаучы Мине тыңлый»,— дигән (Лүк 10:16). Соңрак Гайсә аларга Аллаһының изге рухы, ягъни эш итүче көче, бу хезмәтне башкарыр өчен, кирәкле көч бирәчәк дип вәгъдә иткән. Шуңа күрә Аллаһының изге рухы белән фатихаланганын ачык күрсәткән рәсүлләрдән һәм аларның якын хезмәттәшләреннән хатлар килгәндә, беренче гасыр мәсихчеләре аларны ышанычка лаек хәбәр итеп кабул иткән.

Өстәвенә, Инҗил язуда катнашкан кайбер кешеләр бер-берсенең Аллаһы тарафыннан рухландырылган булуын һәм аларның хәбәрләре ышанычка лаек икәнен таныган. Мәсәлән, рәсүл Петер Паулның хатларын искә алып, аларны «Изге язмаларның» өлеше дип атаган (2 Петер 3:15, 16). Ә Паул рәсүлләрнең һәм башка мәсихче пәйгамбәрләрнең Аллаһы тарафыннан рухландырылган булуын таныган (Эфеслеләргә 3:5).

Шуңа күрә Инҗилдә аның хәбәре ышанычлы һәм дөрес икәнен күрсәтүче көчле дәлилләр бар. Бу китапларны уйдырма яки әкият дип атап булмый. Алар үз күзләре белән күргән шаһитләрнең сүзләренә нигезләнеп язылган төгәл тарих. Бу китапларны Аллаһы тарафыннан рухландырылган кешеләр язган.

Инҗилне тәшкил иткән китапларны кем сайлаган?

Кайбер галимнәр Инҗил китаплары, аларның язылуы тәмамланып берничә гасыр үткәннән соң, сайланган булган дип уйлый. Аларның исәпләвенчә, бу китаплар көчле чиркәү тарафыннан сайланган булган, һәм моның белән император Константин җитәкчелек иткән. Әмма фактлар киресен раслый.

Мәсәлән, чиркәү тарихчысы Оскар Скарсоне сүзләренә игътибар итик: «Инҗилне тәшкил итүче китаплар санына нинди китаплар керәчәк, ә кайсылары кермәячәк икәнен берәр нинди чиркәү соборы яисә кеше билгеләмәгән... Бу китапларны сайлау тәртибе бик гади булган: рәсүлләр һәм аларның хезмәттәшләре б. э. I гасырында язган китаплар ышанычка лаек дип саналган. Ә соңрак язылган башка китаплар, хатлар яисә „Яхшы хәбәр“ китаплары Инҗилгә кертелмәгән... Бу эш Константинның идарә итүе башланганчы һәм чиркәү зур куәткә ия булганчы, күпкә алдарак тәмамланган булган. Инҗилне безгә зур куәткә ия булган чиркәү түгел, ә җәзалап үтерелгәннәрнең чиркәве калдырган».

Инҗил китабын өйрәнү өлкәсендә хезмәт иткән Кен Бердин исемле галим канонның барлыкка килгәне хакында болай дип әйтә: «Канонны чиркәү сайламаган; болай дип әйтү дөресрәк булыр: чиркәү нибары мәсихчеләр ышанычка лаек Аллаһы Сүзе дип даими санаган китапларны таныган гына».

Әмма Инҗилне тәшкил иткән китапларны беренче гасырда яшәгән бу гади мәсихчеләр сайлаганмы? Изге Язмалар буенча бу сайлауга башка мөһимрәк һәм куәтлерәк нәрсә йогынты ясаган.

Изге Язмаларда язылганча, изге рух мәсихче җыелышка төрле сәләтләр биргән (1 Көринтлеләргә 12:4). Нәтиҗәдә, изге рух ярдәмендә кайбер мәсихчеләр кайсы сүзләр Аллаһы тарафыннан рухландырылган, ә кайсылары юк икәнен аера белгәннәр. Шуңа күрә бүгенге мәсихчеләр дә бер дә шикләнми: Изге Язмаларны тәшкил иткән китаплар Аллаһы тарафыннан рухландырылган.

Инҗилнең китаплары язылып бетерелгәннән соң, тиздән, алар бер китап итеп изге рух җитәкчелегендә тупланган булган. Б. э. II гасырының ахырыннан башлап, кайбер язучылар Изге Язмаларның китаплары Аллаһы тарафыннан рухландырылган дип язган. Әмма алар кайсы китаплар Аллаһы тарафыннан рухландырылган, ә кайсылары юк икәнен билгеләмәгән. Алар нибары Аллаһы үзенең рухы белән җитәкчелек итеп үз вәкилләре аша биргән китапларны раслаган гына.

Борынгы кулъязмалар да бүгенге көндә гомум кабул ителгән канонның ышанычлы булуын дәлилли. Инҗил китабының грек телендәге 5 000 нән артык кулъязмасы бар. Аларның кайберсе II һәм III гасырларда язылган. Апокрифик язулар түгел, ә нәкъ шушы язулар б. э. беренче гасырлары дәвамында ышанычка лаек дип саналган, шуңа күрә аларны күчереп язганнар һәм алар киң таралган булган.

Шулай да, Изге Язмалар китапларының бер-берсенә туры килүе аларның Аллаһы тарафыннан рухландырылганына иң мөһим дәлил булып тора. Инҗилне тәшкил иткән китаплар Изге Язмаларның башка китапларындагы «дөрес сүзләргә» туры килә (2 Тимутегә 1:13). Алар кешене Йәһвәне яратырга, аңа гыйбадәт кылырга һәм хезмәт итәргә чакыра, һәм шулай ук алар төрле хорафатлардан, җеннәр тәэсире астындагы эшләрдән һәм хайваннарга табынудан кисәтә. Алар тарих ягыннан дөрес һәм аларда хак пәйгамбәрлекләр язылган. Алар кешеләрне үз якыннарын яратырга дәртләндерә. Инҗил китаплары нәкъ шуның белән аерылып тора да. Апокрифик язуларда шундый ук үзенчәлекләр бармы?

Апокрифик язулар нәрсә белән аерылып тора?

Апокрифик язулар канон китапларыннан бик нык аерылып тора. Алар канон язылганнан соң күп еллар үткәч, б. э. II гасырының урталарында язылган. Аларда Гайсә һәм мәсихчеләр дине дөрес күрсәтелми, һәм бу Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмалардагы хәбәргә каршы килә.

Мәсәлән, Томас бәян иткән апокрифик китапта берничә сәер фикер Гайсәнеке итеп күрсәтелә. Анда Гайсә имеш Мәрьямне, ул күкләр Патшалыгына керә алсын өчен, ир-ат итеп үзгәртергә җыенган дип әйтелә. Томасның башка бер апокрифик китабында Гайсә бүтән баланы белә торып үтергән бер әшәке малай итеп күрсәтелә. Ә Паулның һәм Петернең Эшләре дип исемләнгән апокрифик китаплар җенси якынлыктан тулысынча тыелырга өнди һәм хәтта рәсүлләрне хатын-кызларны үз ирләреннән аерым яшәргә дәртләндерүче кешеләр итеп күрсәтә. Яһүд бәян иткән китапта Гайсә ашар алдыннан дога кылучы шәкертләреннән көлгән дип әйтелә. Бар бу өзекләр канон китапларындагы хәбәргә каршы килә (Марк 14:22; 1 Көринтлеләргә 7:3—5; Гәләтиялеләргә 3:28; Еврейләргә 7:26).

Күп кенә апокрифик язулар гностикларның карашларын чагылдыра. Гностиклар Барлыкка Китерүче, Йәһвә, начар Аллаһы, кешеләр символик мәгънәдә генә тереләчәк, материаль бар нәрсә бу явызлык, никахка нигезне Шайтан салган һәм шулай итеп балалар тууына башлангычны ул биргән дип санаган.

Күп кенә апокрифик китаплар Изге Язмаларда искә алынган кешеләрнең исемнәрен йөртә, ләкин бу кешеләр аларны язмаган. Бәлкем, бу китапларны Инҗил китаплары саныннан берәр яшерен ният белән чыгарганнардыр? Апокрифик язмалар буенча белгеч М. Р. Джеймс болай дигән: «Аларны беркем дә Инҗил китаплары саныннан чыгармаган: алар моны үзләре эшләгән».

Инҗилне язуда катнашкан кешеләр мөртәтлек хакында алдан кисәткән

Канонга кергән китапларда мәсихче җыелышны бозачак мөртәтлек турында күп кенә тапкыр кисәтеп әйтелә. Дөресен генә әйткәндә, бу мөртәтлек инде I гасырда үсеш ала башлаган, әмма рәсүлләр аның таралуына юл бирмәгән (Рәсүлләр 20:30; 2 Тессалуникәлеләргә 2:3, 6, 7; 1 Тимутегә 4:1—3; 2 Петер 2:1; 1 Яхъя 2:18, 19; 4:1—3). Андый кисәтүләр Гайсәнең тәгълиматларына каршы торган язуларны танырга булыша. Бу язулар рәсүлләрнең үлеменнән соң дөньяга килгән.

Кайбер галимнәр һәм тарихчылар мондый язуларны борынгы һәм хөрмәткә лаек дип саный торгандыр. Ләкин галимнәр бүгенге көндә бастырылган күп санлы шикле материалны — бәлкем, аны ышанычка лаек булмаган төрле журналлардан һәм радикаль дини басмалардан — җыеп, подвалга төшереп куйса, вакыт узу белән бу материал ышанычка лаек һәм дөрес булып китәрме? 1 700 ел үткәннән соң, алардагы ялган һәм мәгънәсез мәгълүмат, алар бик борынгы булганга күрә генә, дөрес булып китәрме?

Әлбәттә, юк! Гайсә Магдалалы Мәрьямгә өйләнгән дигән фикер һәм апокрифик китаплардагы башка мәгънәсез имеш-мимешләр турында да шуны ук әйтеп була. Нәрсәгә кирәк ул, хакыйкый чыганаклар булганда, мондый ышанычсыз имеш-мимешләргә ышану? Аллаһы үз Улы турында безгә җиткерергә теләгән бар мәгълүмат Изге Язмаларда язылган. Ә бу мәгълүмат ышанычка лаек.

a Бу мәкаләдә апокрифик язулар дип уйлап чыгарылган язулар атала.

b Канон — бу Аллаһы тарафыннан рухландырылганына ышанычлы дәлилләре булган Изге Язмалар китаплары. Күп кеше бу канон 66 китаптан тора һәм алар Аллаһы Сүзен тәшкил итәргә тиеш дип саный.