Аллаһы шәхесме?
Аллаһы шәхесме?
Бу сорауга киң таралган җаваплар:
▪ «Ул җил кебек. Ул һәр җирдә һәм һәр нәрсәдә».
▪ «Ул ниндидер югары акыл, абстракт көч».
Гайсә Мәсих нәрсә әйткән?
▪ «Минем Атам йортында торыр урын күп» (Яхъя 14:2). Гайсә образлы тел кулланып, Аллаһының йорты, яисә яшәү урыны бар дип әйткән.
▪ «Мин дөньяга Атадан килдем; һәм менә яңадан, дөньяны калдырып, Ата янына китәм» (Яхъя 16:28). Гайсә шуңа ышанган: Аллаһы — реаль шәхес һәм ул билгеле бер урында яши.
ГАЙСӘ Аллаһыны беркайчан да берәр нинди абстракт көч дип санамаган. Киресенчә, ул Аллаһы белән сөйләшкән һәм аңа дога кылган. Гайсә Аллаһыны күктәге Атам дип еш кына атаган һәм бу аның Аллаһы белән тирән, якын мөнәсәбәтләре булуын күрсәтә (Яхъя 8:19, 38, 54).
Чыннан да «Аллаһыны беркем, беркайчан күрмәгән» һәм «Аллаһы Ул — Рух» (Яхъя 1:18; 4:24). Ләкин бу аның бернинди тәне юк дигәнне аңлатмый. Инҗилдә: «Канлы тән бар икән, рухи тән дә бар»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 15:44). Шуңа күрә Аллаһының рухи тәне бар дип әйтеп буламы?
Әйе. Гайсә терелтелгәннән соң «безнең өчен Аллаһы алдына барып басарга дип, күкнең үзенә кергән» (Еврейләргә 9:24). Бу сүзләр Аллаһы турында ике мөһим якны ачыклый. Беренчедән, аның яшәү урыны бар. Икенчедән, ул — шәхес. Чөнки Аллаһы һәркайсы урынга үтеп керә торган абстракт көч булса, Гайсә аның алдына барып басмас иде.
Алайса Аллаһы бар нәрсә белән ничек идарә итә ала? Моның өчен ул Галәмнең һәркайсы урынына үз эш итә торган көчен, ягъни изге рухын җибәрә. Әти кеше, үз баласын тынычландырыр һәм аңа булышыр өчен, кулын сузган кебек, Аллаһы да, үз ниятен үтәр өчен, үз изге рухын «суза» (Мәдхия 103:30; 138:7).
Аллаһы шәхес булганга, аның сыйфатлары һәм хәтта хисләре дә бар. Аңа нәрсәдер ошарга, ә нәрсәдер ошамаска да мөмкин. Изге Язмаларда ул үз халкын ярата, үз эшләренә шатлана, потка табынуны нәфрәт итә һәм явызлыкны күреп сызлана дип әйтелә (Яратылыш 6:6; Канун 16:22; 3 Патшалык 10:9; Мәдхия 103:31). Инҗилдә ул «мөбарәк Аллаһы» дип атала (1 Тимутегә 1:11). Гайсә без андый Аллаһыны бөтен йөрәгебез белән яратырга өйрәнә алабыз дигән һәм моңа гаҗәпләнәсе дә юк! (Марк 12:30) *.
[Искәрмә]
^ 12 абз. Моның турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның беренче бүлеген укыгыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.
[5 биттәге сүзләр]
Әти кеше үз баласына кулын сузган кебек, Аллаһы да, үз ниятен үтәр өчен, үз изге рухын «суза»