Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яхшы әти булыр өчен киңәшләр

Яхшы әти булыр өчен киңәшләр

Яхшы әти булыр өчен киңәшләр

«Аталар, балаларыгыз өметсезлеккә бирелмәсен өчен, аларны ярсытмагыз» Көлессәйлеләргә 3:21.

ӘТИ үз балаларын ярсытмас өчен, үзен алар белән ничек тотарга тиеш? Аңа гаиләдә әти роле нихәтле мөһим икәнен аңларга кирәк. Психология буенча бер журналда: «Әти кеше баланың акыл ягыннан һәм эмоциональ үсүендә бик мөһим роль уйный; аның бу роле күп төрле һәм шул ук вакыт үзенчәлекле»,— дип әйтелә.

Әти кеше гаиләдә нинди роль уйный? Күп гаиләләрдә әтине күбесенчә җәза бирүче кеше дип саныйлар. Бала тыңламаганда күп кенә әниләр: «Әтиең генә кайтсын, ул сиңа кирәген бирер!»— дип әйтәләр. Әлбәттә, балаларны тәрбияләргә кирәк һәм алар җаваплы һәм акыллы кеше булып үссен өчен, алар белән үзеңне кырысрак тоту кайвакыт файдалы булыр. Әмма яхшы әти булыр өчен бу гына әле әз.

Кызганычка каршы, һәр ир кешенең дә үрнәк алырлык әтисе булмаган. Кемдер әтисез үскән, кемнеңдер әтисе кырыс һәм таләпчән булган, шуңа күрә алар да үз балалары белән кайвакыт үзләрен шулай тоталар. Аларга үзләрен алай тотмас өчен һәм яхшы әти булыр өчен нишләргә?

Аларга тормышта кулланырлык һәм ышанычлы киңәшләрне Изге Язмалардан — гаилә тормышы өчен иң яхшы җитәкчелек китабыннан табып була. Анда бирелгән киңәшләр һәрвакыт файда китерә. Аларны гаиләгә нигез Салучы, акыллы Йәһвә Аллаһы биргән (Эфеслеләргә 3:14, 15). Шуңа күрә яхшы әти булыр өчен, сезгә Изге Язмалардагы киңәшләрне карап чыгу файдалы булыр иде *.

Яхшы әти баланы физик, эмоциональ яктан да, һәм шулай ук рухи яктан да тәрбияли. Әтисе белән җылы, ышанычлы мөнәсәбәтләргә шатланып яшәгән балага Аллаһы белән тыгыз мөнәсәбәтләр үстерергә җиңелрәк булыр. Изге Язмаларда, Йәһвә — безнең Барлыкка Китерүчебез һәм аны Әтиебез дип атап була дип әйтелә (Ишагыйя 64:8). Бала әти кайгыртуына мохтаҗ. Әйдәгез, моңа кагылышлы алты якны карап чыгыйк. Без Изге Язмалардагы принципларны куллану әти кешегә бу яклардан ничек булыша икәнен күрербез.

1 Балагызны яратыгыз

Йәһвә — Әти кешенең камил үрнәге. Инҗилдә Аллаһының үз беренче Угылына карата хисләре турында: «Ата Үзенең Улын ярата»,— дип әйтелә (Яхъя 3:35; Көлессәйлеләргә 1:15). Йәһвә үз Улын яратканы һәм хуплавы турында берничә тапкыр әйткән. Гайсә суга чумдырылганда, Йәһвә күктән: «Син — Минем сөекле Улым. Син Минем куанычым!» — дигән (Лүк 3:22). Әйе, Аллаһы Гайсәне ярата һәм ул моңа беркайчан да шикләнмәгән. Әти кешеләр Йәһвәдән нәрсәгә өйрәнә ала?

Үз җылы хисләрегезне беркайчан да тыймагыз — балаларга сез аларны яратасыз дип әйтегез. Келвин исемле биш балалы әти болай дип сөйли: «Мин үз балаларымны яратканымны һәрвакыт күрсәтергә тырыштым, аларны яратам дип әйттем, һәм аларның һәрберсе белән кызыксындым. Мин аларның бәләкәй чакларында биләү чүпрәкләрен алмаштырдым һәм аларны коендырдым». Балалар, шулай ук, сез алар белән канәгать икәнен күрергә тиеш. Аларга юкка гына бәйләнмәгез, һәрвакыт шелтәләп тормагыз һәм мактауга саран булмагыз. Донизетиның ике яшүсмер кызы бар. «Әти кешегә үз баласын мактар өчен мөмкинлекләр эзләргә кирәк»,— дип әйтә ул. Балалар сез алар белән канәгать икәнен сизсә, бу аларга үз-үзләрен дөрес бәяләргә ярдәм итәчәк. Ә бу үз чиратында аларга Аллаһыга тагын да якынрак булырга булышачак.

2 Балага үрнәк бирегез

Гайсә «Атасының нәрсә эшләвен күрсә», шуны эшли (Яхъя 5:19). Игътибар итегез: Гайсә Әтисенең эшләрен күргән һәм шул үрнәк буенча эш иткән. Балалар да нәкъ шулай эшли. Мәсәлән, ир кеше үз хатынын кадерләсә һәм аны хөрмәт итсә, аның улы да үскәч, үзен хатын-кызлар белән шулай тотар. Әти кешенең үрнәге улына гына түгел, ә шулай ук кызының да ир кешеләргә карата карашына тәэсир итәргә мөмкин.

Балагызга гафу үтенү авырмы? Монда да сезнең үрнәгегез мөһим роль уйный. Келвин бер вакыйганы искә төшерә: аның уллары кыйбат бер фотоаппаратны ваткан. Аның шулхәтле каты ачуы чыккан ки, хәтта ул өстәлгә йодрыгы белән бәргән һәм өстәл икегә ярылган. Соңрак Келвин бу эшенә үкенгән һәм балалары белән хатыны алдында гафу үтенгән. Ул аның гафу үтенүе балаларына яхшы үрнәк булды дип саный һәм хәзер аларга гафу үтенү авыр түгел.

3 Бала үзен бәхетле хис итсен

Йәһвә — «мөбарәк [бәхетле] Аллаһы» (1 Тимутегә 1:11). Шуңа күрә аның Улына Гайсәгә аның белән бергә вакыт үткәрү шатлыклы булган. Зирәклек итеп күрсәтелгән Гайсәнең үз Әтисе белән мөнәсәбәтләре турында Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Мин һөнәрче сыйфатында Аллаһы янында булдым... һәрвакыт Аның янында куанучы булдым» (Гыйбрәтле сүзләр 8:30). Әти белән Угыл арасында мөнәсәбәтләр бик җылы булган!

Сезнең балаларыгыз да үзләрен гаиләдә бәхетле хис итәргә тиеш. Моның өчен алар белән бергә уйнагыз, бу сезгә бер-берегезгә якынлашырга булышачак. Феликс та моның белән риза. Аның яшүсмер улы бар һәм ул болай дип сөйли: «Без улым белән бергә вакыт үткәргәндә, бу безне якынлаштыра. Без төрле уеннар уйныйбыз, дусларыбыз белән аралашабыз, берәр җиргә барабыз. Без үзебезне бердәм, дус бер гаилә итеп хис итәбез».

4 Рухи үгет-нәсихәт бирегез

Гайсә үз Әтисеннән өйрәнгән һәм шуңа күрә: «Аннан [Әтидән] нәрсә ишетсәм, Мин дөньяга шуны сөйлим»,— дигән (Яхъя 8:26). Аллаһы балаларның әхлакый һәм рухи тәрбияләве өчен әти кеше җаваплы дип саный. Әти кешенең бурычы — бу үз балаларының йөрәкләренә дөрес принциплар салу. Андый өйрәтүне яшь чактан ук башларга кирәк (2 Тимутегә 3:14, 15). Мәсәлән, Феликс үз улына ул әле кечкенә булганда Изге Язмалардагы хикәяләрне укый башлаган. Ул кызыклы хикәяләрне, мәсәлән, «Изге Язмаларга нигезләнгән хикәяләр китабы»ннан сайлап укыган *. Аның улы үскәч, Феликс аның белән Изге Язмаларга нигезләнгән бүтән басмаларны укыган.

Донизети болай дип әйтә: «Гаилә белән Изге Язмалар өйрәнүе кызыклы булсын өчен тырышлыклар куярга кирәк. Балалар әти-әниләре рухи нәрсәләрне кадерли икәнен күрергә тиеш. Алай булмаса, балалар моңа шунда ук игътибар итәчәкләр». Карлосның өч улы бар һәм ул болай дип сөйли: «Һәр атна без гаиләбез белән бергә җыелып фикер алышабыз һәм һәрбер кешенең гаилә белән бергә каралачак теманы сайларга мөмкинлеге бар». Келвин һәрвакыт балалары белән Аллаһы турында, алар кайда гына булмасын һәм нәрсә генә эшләмәсен, сөйләшергә тырышкан. Бу Муса пәйгамбәрнең сүзләрен исебезгә төшерә: «Бүген мин сезгә әйткән сүзләрне исегездә тотыгыз! Аларны балаларыгызның күңеленә сеңдерегез һәм алар турында иртән торганда да, кичен ятканда да, өегездә утырганда һәм юлда йөргәндә дә сөйләгез» (Канун 6:6, 7).

5 Баланы тәрбияләгез

Бала җаваплы һәм эш яратучан кеше булып үссен өчен, аны тәрбияләргә кирәк. Кайбер әти-әниләр моның өчен баланы сүгәргә, кыйнарга, куркытырга һәм кимсетергә кирәк дип уйлый. Әмма Изге Язмаларда әти-әниләр тәрбияләгәндә үзләрен кырыс һәм тупас тотарга тиеш дигән фикер юк. Алар, Йәһвә кебек, ярату белән тәрбияләргә тиеш (Еврейләргә 12:4—11). «Аталар, балаларыгызның ачуын чыгармагыз, киресенчә, аларны, Раббының үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, тәртипкә өйрәтегез һәм тәрбияләгез»,— дип әйтелгән Инҗилдә (Эфеслеләргә 6:4).

Ләкин вакыт-вакыт балага җәза бирү кирәк булыр. Һәм бала ни өчен аңа җәза бирелә икәнен аңларга тиеш. Аңарда ул үз әти-әнисенә кирәк түгел дигән хис тумасын. Аллаһы Сүзендә баланы аңа җәрәхәтләр китерә алырлык итеп каты кыйнау тыела (Гыйбрәтле сүзләр 16:32). Келвин болай дип әйтә: «Балаларымны җитди хата ясаганга төзәтергә кирәк булганда, мин аларга моны яратуымнан чыгып эшләгәнемне күрсәтергә тырыштым».

6 Балагызны яклагыз

Балаларга төрле начар тәэсирдән һәм аларга зыян китерә торган кешеләрдән яклау кирәк. Кызганычка каршы, бу дөньяда «мәкерле кешеләр» бар һәм алар балаларның тәҗрибәсезлеге белән кулланырга тели (2 Тимутегә 3:1—5, 13). Сезгә үз балагызны ничек якларга? Изге Язмаларда без яхшы киңәш табабыз: «Акыллы кеше, бәла-каза якынлашуын абайлап, читкә тайпылыр, тәҗрибәсез кеше исә бәла эченә ташланып, михнәткә дучар булыр» (Гыйбрәтле сүзләр 22:3). Балаларны бәла-казадан саклар өчен, бәланең «якынлашуын абайлап» торырга кирәк. Проблемаларга китерә торган хәлләрне алдан күрергә тырышыгыз, һәм балаларны яклар өчен алдан ук чаралар күрегез. Мәсәлән, балаларыгызга Интернет белән кулланырга рөхсәт итсәгез, аларга нәрсә карарга ярамый икәнен аңлатыгыз. Бала компьютердан нәрсә карый? Моны күрер өчен, компьютерны күренә торган урынга кую яхшырак булыр.

Әти кешегә үз балаларына бу әхлаксыз дөньяда нинди бозык кешеләр бар икәнен аңлатырга һәм аларны моңа әзерләргә кирәк. Балаларыгыз үзләре генә калганда, аларга әдәпсез ниятләр белән кеше бәйләнә башласа, нәрсә эшләргә кирәк икәнен беләме? * Балаларыгыз үз җенси әгъзалары белән нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсә ярамый икәнен белергә тиеш. Келвин болай дип сөйли: «Мин башкаларга, шул исәптән укытучыларга да, балаларымны җенси яктан тәрбияләү җаваплылыгын йөкләмәдем. Мин үзем балаларыма җенси мөнәсәбәтләр һәм балаларны җенси бозыклыкка тартучы кешеләр турында сөйләргә җаваплы дип санадым». Аның балалары исән-имин үскәннәр, һәм хәзер үз гаиләләрен корып бәхетле яшиләр.

Ярдәмне Аллаһыдан эзләгез

Әти үз балаларына бирә алган иң кыйммәтле бүләк — бу аларга Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләр үстерергә булышу. Һәм бу яктан иң мөһим рольне әти кешенең үрнәге уйный. Донизети болай дип әйтә: «Әтиләргә Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен никадәр нык кадерли икәннәрен күрсәтергә кирәк. Әти кеше берәр проблема туганда, бу аеруча ачык күренергә тиеш. Шул чакта ул Йәһвәгә никадәр нык ышана икәне ачык күренә. Без гаилә белән бергә дога кылганда һәм Йәһвәгә аның игелеге өчен өзлексез рәхмәтләр белдергәндә, бу балаларны Аллаһы белән дуслык никадәр мөһим икәненә өйрәтә».

Шулай итеп, яхшы әти булыр өчен нәрсә эшләргә? Йәһвә Аллаһыдан киңәш эзләгез. Ул балаларны ничек яхшырак тәрбияләргә икәнен белә. Сез, балаларны тәрбияләгәндә, Аллаһы Сүзендәге җитәкчелек буенча эш итсәгез, мондый сүзләрнең дөреслеген күрерсез: «Балаң... картайгач та бу юлдан читкә тайпылмас» (Гыйбрәтле сүзләр 22:6).

[Искәрмәләр]

^ 6 абз. Бу мәкаләдәге киңәшләр, иң беренче итеп әтиләргә бирелә, әмма андагы күп принципларны әниләр дә куллана ала.

^ 18 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

^ 25 абз. Үз балаларыгызны җенси бозыклыкка тартучы кешеләрдән яклар өчен киңәшләрне «Уяныгыз!» (рус) журналы, 2007 ел, октябрь, 3—11 нче битләреннән укыгыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

[19 биттәге иллюстрация]

Әти үз балаларына яхшы үрнәк күрсәтергә тиеш

[20 биттәге иллюстрация]

Әти кешегә үз балаларының рухи ихтыяҗлары турында кайгыртырга кирәк

[21 биттәге иллюстрация]

Балаларны тәрбияләргә ярату дәртләндерсен