ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ
Яшь чагында кабул иткән карарына ул бер дә үкенмәгән
ӘБИЕМНЕҢ абыйсы Николай Дубовинский үз гомеренең соңгы елларында үзенең кулъязмасын язды. Ул үзенең Йәһвәгә багышланган тормышындагы шатлыклы һәм авыр чаклары турында язган иде. Аның хезмәте күбесенчә Советлар Союзындагы тыю вакытына туры килде. Авырлыкларга карамастан ул һәрвакыт тугрылык саклап һәм тормыштан шатлык табып яшәде. Николай абый яшьләрнең аның тормышы турында ишетүләрен бик теләгән иде. Һәм моның турында ул еш кына әйтә иде. Шуңа күрә минем аның тормышында булган кайбер вакыйгаларны сөйләп бирәсем килә. Ул 1926 елда крестьян гаиләсендә Подворьевка авылында туды. Бу авыл Украинаның Черновицкая өлкәсендә урнашкан.
НИКОЛАЙ ХАКЫЙКАТЬ БЕЛӘН ТАНЫША
Николай абый болай дип сөйли: «1941 елның бер көнендә олы абыем Иван өйгә „Аллаһы арфасы“ һәм „Гасырлар өчен Аллаһы планы“ дигән китапларны, берничә „Күзәтү манарасы“ белән буклетлар алып кайтты. Мин аларның барысын да укып чыктым һәм дөньядагы бар газапларның чыганагы Аллаһы түгел, ә Иблис икәнен белеп, шаккаттым. Мин шулай ук Инҗилне дә укып чыктым һәм хакыйкатьне тапканымны аңладым. Шунда мин башкаларга Патшалык турындагы хәбәрне ашкынып сөйли башладым. Бу басмаларны өйрәнеп, мин хакыйкатьне яхшырак аңлый бардым һәм минем Йәһвәнең хезмәтчесе булырга нык теләгем туды.
Үз ышануларым аркасында мин газап чигәчәгемне аңлый идем. Ул вакытта сугыш бара иде, ә минем кешеләрне үтерәсем килми иде. Алдагы сынауларга әзер булыр өчен, мин Изге Язмалардагы шигырьләрне, мәсәлән, Маттай 10:28 һәм 26:52 не ятлый башладым. Мин Йәһвәгә тугрылыкны, хәтта үләргә туры килсә дә, сакларга дигән ныклы карарга килдем!
1944 елда миңа 18 яшь тулды, һәм мине хәрби хезмәткә чакырдылар. Җыелу пунктында мин беренче тапкыр башка кардәшләр белән очраштым. Мин һәм армиягә чакырылу яшендә булган абый-кардәшләр хакимият кешеләренә сугышта катнашмаячакбыз дип туры итеп әйттек. Ярсып, хәрби кешеләр безне ач тоту, троншеялар казыту һәм атып үтерү җәзасы белән янады. Әмма без куркуга төшмәдек һәм аларга: „Без сезнең кулыгызда. Сез безнең белән нәрсә генә эшләсәгез дә, без Аллаһының: „Кеше үтермә“,— дигән әмерен бозмаячакбыз“,— дип җавап кайтардык (Чыг. 20:13).
Мине һәм башка ике абый-кардәшне Белоруссиягә кырларда эшләргә һәм җимерелгән йортларны торгызырга җибәрделәр. Минск шәһәренең читендә без сугышның коточкыч нәтиҗәләрен күрдек, алар әле дә хәтеремдә. Юлның ике ягында да күмерләнгән агачлар тора иде. Кюветлар һәм урманнар күмелмәгән мәетләр һәм кабарган ат үләксәләре белән
тулы иде. Тирә-якта ташланган арбалар, артиллерия кораллары һәм самолет кисәкләре аунап ята иде. Мин үз күзләрем белән Аллаһы әмерләренә буйсынмауның нәтиҗәләрен күрдем.1945 елда сугыш тәмамланса да, безне сугышта катнашудан баш тартканыбыз өчен ун ел төрмәгә хөкем иттеләр. Беренче өч ел без очрашулар үткәрә алмадык һәм безнең рухи ризыгыбыз юк иде. Аннары без кайбер апа-кардәшләр белән хатлар аша аралаша алдык, әмма соңрак аларны да кулга алдылар һәм 25 елга төзәтү лагерена сөрделәр.
1950 елда безне билгеләнгән вакыттан элек азат иттеләр һәм без өйгә кайттык. Мин төрмәдә утырганда, әнием белән сеңелем Мария Йәһвә Шаһитләре булып киттеләр! Олы абыйларым әлегә Йәһвә Шаһитләре булмасалар да, Изге Язмаларны өйрәнә иделәр. Вәгазьләү эшендә актив катнашуым өчен КГБ мине кабат төрмәгә утыртырга ниятләгән иде. Шунда җаваплы абый-кардәшләр миңа яшерен рәвештә әдәбият әзерләүдә булышырга тәкъдим иттеләр. Ул вакытта миңа 24 яшь иде».
ӘДӘБИЯТ ӘЗЕРЛӘҮ
«Кардәшләр: „Патшалык эшен җир өстендә тыйсалар, ул җир астында башкарылачак“,— дип әйтә иделәр (Гыйб. сүз. 28:28). Ул вакытта әдәбиятыбыз күбесенчә яшерен рәвештә җир астындагы төрле урыннарда әзерләнә иде. Беренче „эш бүлмәм“ Дмитрий абыемның йорты ишегалдындагы бункер иде. Кайвакыт мин бункердан ике атна буе чыкмый идем. Кислород җитмәгәнгә керосин лампасы сүнеп барганда, мин бүлмәгә саф һава кергәнен көтеп, ятып тора идем.
Бервакыт минем белән эшләгән абый-кардәш миннән: „Николай, син суга
чумдырылганмы?“ — дип сорады. Мин Йәһвәгә инде 11 ел буе хезмәт иткән булсам да, суга чумдырылмаган идем. Ул минем белән суга чумдырылу турында сөйләшеп алгач, мин шул ук төнне 26 яшемдә бер күлдә суга чумдырылу үттем. Өч елдан соң миңа тагын бер җаваплы вазифа ышанып тапшырдылар — мин Ил комитетының әгъзасы булып киттем. Ул вакытта төрмәдә утырган абый-кардәшләр урынына иректә булган абый-кардәшләрне билгели иделәр һәм моның ярдәмендә Патшалык эше алга таба бара иде».ҖИР АСТЫНДА ӘДӘБИЯТ БАСТЫРУ ЭШЕНЕҢ АВЫРЛЫКЛАРЫ
«Төрмәдә утыруга караганда җир астында әдәбият бастыру күпкә авыррак иде! КГБ кулына эләкмәс өчен, мин җиде ел буе җыелыш очрашуларына йөри алмадым һәм миңа рухилыгым турында үземә кайгыртырга кирәк булды. Гаиләм белән мин бик сирәк очраштым, һәм бу очрашуларны мин үзем оештыра идем. Шулай да алар мине аңлый иде, һәм бу миңа көч өсти иде. Көн дә киеренкелектә яшәү һәм һәрвакыт сак булу бар көчемне ала иде. Безгә бар нәрсәгә әзер булырга кирәк иде. Мәсәлән, бер кичне ике милиционер мин торган йортка килде. Мин йортның икенче ягындагы тәрәзәдән сикереп, урманга чаптым. Урманнан кырга чыккач, мин сәер чыжлау тавышлары ишеттем. Ату тавышларын ишеткәч, мин бу чыжлауның пулялар сызгыруы булганын аңладым! Эзәрлекләүчеләрнең берсе атка атланып артымнан чапты һәм патроннар беткәнче миңа таба атты. Бер пуля кулыма тиде. Ахыр чиктә мин качып, өйдән биш километр ераклыкта урманда яшерендем. Соңрак судта миңа 32 тапкыр аттылар дип әйттеләр!
Җир астында озак вакыт үткәргәнгә, минем йөзем ап-ак иде. Шуңа күрә нәрсә белән шөгыльләнгәнемне җиңел генә аңлап була иде. Шунлыктан мин мөмкинлек туганда күбрәк кояшта булырга тырыша идем. Җир астында яшәү сәламәтлегемә зыян китерде. Бервакыт борынымнан һәм авызымнан кан акканга, мин абый-кардәшләр белән мөһим бер очрашуга бара алмадым».
НИКОЛАЙ КУЛГА АЛЫНА
«1957 елның 26 гыйнварында мине кулга алдылар. Алты айдан соң Украинаның Югары суды миңа чыгарылган карарны игълан итте. Мине атып үтерүгә хөкем иттеләр, әмма
ул вакытта илдә үлемгә хөкем итү гамәлдән чыгарылган булганга, хөкемемне 25 ел төрмә белән алмаштырдылар. Тулаем алганда безне, сигез кешене, 130 елга төзәтү лагерена хөкем иттеләр. Безне Мордовиядәге лагерьларга җибәрделәр. Анда якынча 500 Йәһвә Шаһите иде. Без „Күзәтү манарасы“ өйрәнүен үткәрер өчен, кечкенә төркемнәр белән җыелып яшерен очраша идек. Тартып алынган журналларыбызны карап чыккач, бер сакчы: „Аларны укып барсагыз, беркем дә иманыгызны какшата алмаячак!“ — диде. Без эшебездә һәрвакыт намуслы идек һәм еш кына таләп ителгәннән дә күбрәкне эшли идек. Шулай да лагерь начальнигы бервакыт болай диде: „Безгә башкарган эш күләмегез түгел, ә тугрылыгыгыз кирәк“».«Без эшебездә һәрвакыт намуслы идек һәм еш кына таләп ителгәннән дә күбрәкне эшли идек»
УЛ САФЛЫГЫН ЮГАЛТМАГАН
1967 елда төзәтү лагереннан азат ителгәч, Николай абый Эстониядә һәм Санкт-Петербургта җыелышлар оештыруда булышты. 1991 елның башында, җинаять кылуга җитәрлек дәлилләр булмаганлыктан, 1957 елда чыгарылган хөкем карары нигезсез дип табылды. Ул вакытта хөкүмәтнең кырыс мөгамәләсен кичергән күп кенә Йәһвә Шаһитләре акланды. 1996 елда Николай Санкт-Петербургтан 500 километр ераклыкта урнашкан Великие Луки шәһәренә (Псков өлкәсе) күченде. Анда ул кечкенә йорт сатып алды, һәм 2003 елда аның йорты янында Патшалык Залы төзеделәр. Бүген анда гөрләп чәчәк аткан ике җыелыш очраша.
Без ирем белән Россиядәге Йәһвә Шаһитләренең филиалында хезмәт итәбез. 2011 елның март аенда, үлеменә берничә ай калганда, Николай абый безгә соңгы тапкыр килеп китте. Аның: «Баштан кичергән вакыйгалардан күренгәнчә, Әрихәне әйләнеп чыгуның җиденче көне инде башланган дип әйтеп була»,— дип әйткән сүзләре йөрәгебезгә тирән үтеп керде (Йош. 6:15). Бу сүзләрне әйткәндә аның күзләрендә өмет чаткысы балкый иде. Аңа 85 яшь иде. Тормышы җиңел булмаса да, ул болай диде: «Яшь чагымда Йәһвәгә хезмәт итәргә карар иткәнемә мин бик шат! Моңа мин беркайчан да үкенмәдем!»