«Аңсыз кеше һәр ишеткән сүзгә ышаныр»
«Беркайчан да газета укымаган кеше — акылсыз. Ә андагы мәгълүматка, ул газетада язылганга гына, ышанган кеше тагы да акылсызрак» (Август фон Шлёцер (1735—1809), немец тарихчысы һәм публицист).
200 елдан артык вакыт элек газеталарда язылганның һәр сүзенә ышанып булмаган икән, бүген, XXI гасырда Интернетта язылганнарга бигрәк тә ышанып булмый. Заманча технологияләр ярдәмендә нинди генә мәгълүматны табып булмый! Әмма бу мәгълүмат дөрес я ялган, файдалы я зарарлы, зыянсыз я зыянлы булырга мөмкин. Нәрсә укырга һәм нәрсә карарга икәнлеген сайлаганда безгә бик игътибарлы булырга кирәк. Күптән түгел генә Интернетны куллана башлаган кешеләр үз танышларыннан берәр яңалыкны я хәбәрне электрон почта аша алганга я ул Интернетта язылганга гына, ул хәтта сәер һәм шаккатыргыч булса да, аның дөрес булуына ышанырга мөмкин. Шуңа күрә Изге Язмаларда мондый кисәтү бар: «Аңсыз кеше һәр ишеткән сүзгә ышаныр, акыллы кеше исә юлындагы һәр адымын уйлап-үлчәп атлар» (Гыйб. сүз. 14:15).
Бу яктан безгә ничек «акыллы» булырга һәм компьютер экранында күрсәтелгән мәгълүматның ялган, уйдырма булуын ничек билгеләргә? Башта үзегезгә мондый сораулар бирегез: бу мәгълүмат официаль һәм ышанычлы сайттанмы я ниндидер блогтанмы яисә бөтенләй билгеле булмаган чыганактанмы? Берәр ышанычлы сайтта бу мәгълүматның ялган булуы фаш ителгәнме? * Аннан соң «яхшылык белән яманлыкны» аера белү сәләтен кулланып эш итегез (Евр. 5:14). Әгәр дә берәр яңалык чын түгел дип күренә икән, бу нәкъ шулай булырга мөмкин дә. Башкалар хакында тискәре мәгълүмат укыганда, аның кемгә файда китерә алганы турында һәм ни өчен аны таратучыларның шулай эшләгәне турында уйланыгыз.
ИНТЕРНЕТ АША ХАТЛАР ҖИБӘРҮ ГАДӘТЕГЕЗ БАРМЫ?
Кайберәүләр башкаларның игътибарын үзләренә җәлеп итү максаты белән, белгән яңалыкларның дөрес булуын тикшереп тормыйча, беренчеләрдән булып бу мәгълүматны контактларындагы бар дусларына таратырга омтыла. Алар андый хәбәрләрне тарату нинди нәтиҗәләргә китерәчәге турында уйламыйча эш итә (2 Иш. 13:28—33). Әмма акыллы булсак, без алай эш итүнең нинди зыян китерә алганы
турында уйларбыз. Бу билгеле бер кешенең я оешманың репутациясен бозмасмы?Яңалыкларны тикшерү тырышлыклар таләп итә. Шуңа күрә кайберәүләр яңалыкларның дөрес булуын тикшермичә аларны башкаларга җибәрә. Алар уйлавынча, бу кешеләр алган мәгълүматның хакмы, юкмы икәнен үзләре тикшерә ала. Ә моны эшләүгә аларның күпме вакыты китәчәк? Вакыт — кыйммәтле нәрсә (Эфес. 5:15, 16). «Шикләнәм икән, хәбәрне башкаларга җибәрим»,— дип уйлар урынына, «Шикләнәм икән, хәбәрне юк итим»,— дип уйлау яхшырак булыр иде.
Үзегезгә мондый сораулар бирегез: мин электрон почта аша хатларны җибәрү белән артык мавыгып китмәдемме? Башкаларга төгәл булмаган я ялган булып чыккан мәгълүматны җибәргәнем өчен миңа кайчан да булса гафу үтенергә туры килдеме? Кемнең дә булса мине электрон почта аша хатларны бүтән җибәрмәскә сораганы булдымы? Шуны исегездә тотыгыз: дусларыгызның электрон почтасы бар икән, димәк, алар үзләре дә Интернетка чыгып, үзләре өчен кызыклы мәгълүматны таба ала. Алар электрон почта аша мәзәк хикәяләр, видео һәм рәсемнәр булган күпсанлы хатлар алырга теләми. Изге Язмаларга нигезләнгән яздырылган нотыкларны һәм аларның җентекле конспектларын да җибәрү акыллы булмас иде *. Өстәвенә, сез кешегә шәхси өйрәнүегез вакытында тапкан материалны, Изге Язмалардагы өзекләрне, җыелыш очрашуларына әзер комментарийларны җибәрә алсагыз да, кеше моның барысын үзе эшләсә, бу аңа күбрәк файда китерер.
Интернетта Йәһвә оешмасына яла ягу турында укысагыз, нәрсә эшләргә? Андый ялганны шунда ук кире кагыгыз. Кайберәүләр башкаларның фикерен белер өчен, ул материалны башка кешеләргә җибәрергә кирәк дип уйлый, әмма шулай эшләп алар зыянлы мәгълүматны тарата гына. Интернетта күргән берәр нәрсә безне нык борчыса, безгә Йәһвәдән зирәклек сорарга һәм моның турында җитлеккән абый-кардәшләр белән сөйләшергә кирәк (Ягък. 1:5, 6; Яһүд 22, 23). Гайсә үзе ялган гаепләү белән очрашкан һәм үз шәкертләрен, дошманнары аларны эзәрлекләр һәм алар «турында ялганлап төрле явыз сүзләр сөйләр», дип кисәткән булган (Мат. 5:11; 11:19; Яхъя 10:19—21). Безгә «ялган сөйләүчеләр коткысыннан» һәм үзләренең «кәкре сукмакларында адашып йөргән» кешеләрдән сакланыр өчен, «зирәклек белән акыл» кулланырга кирәк (Гыйб. сүз. 2:10—16).
БАШКАЛАРНЫҢ ХОКУКЛАРЫН ХӨРМӘТ ИТЕГЕЗ
Башкалардан ишеткән рухи эшләр белән бәйле яңалыклар һәм очраклар турында әйткәндә дә, безгә саклык күрсәтергә кирәк. Ишеткән хәбәребез хәтта дөрес булса да, бу аны таратырга кирәк дигән сүз түгел әле. Кайвакыт башкалар турындагы хак булган мәгълүматны таратырга хокукыбыз булмаска да мөмкин. Өстәвенә, аны таратсак, бу ярату күрсәтү булмас иде (Мат. 7:12). Мәсәлән, башкалар турында гайбәт сату, ул хәтта фактларга нигезләнгән булса да, беркемгә дә файда китермәс (2 Тис. 3:11; 1 Тим. 5:13). Кайбер яңалыклар кемнеңдер шәхси мәгълүматы булып тора, һәм без ул кешенең бу мәгълүматны үз вакытында һәм үзе теләгәнчә тарату хокукын хөрмәт итәргә тиеш. Аны вакытыннан элек тарату зур зыян китерергә мөмкин.
Бүгенге көндә дөрес я ялган, файдалы я зарарлы, зыянлы я зыянсыз мәгълүмат яшен тизлеге белән тарала. Интернет аша хат җибәргән һәр кеше шуны танырга тиеш: ул бу хатны бер кешегә генә җибәрсә дә, хатның эчтәлеге бер мизгелдә бөтен дөнья буенча таралырга мөмкин. Шуңа күрә мәгълүматны уйламыйча тиз генә җибәрү теләген кире кагыйк. Шаккатыргыч яңалыкларны укыганда, шуның турында онытмагыз: мәхәббәт «барысына ышанса» да һәм шикләнүчән булмаса да, без акыл белән эш итеп һәр шаккатыргыч яңалыкка ышанырга тиеш түгел (1 Көр. 13:7). Без Йәһвә оешмасы һәм яраткан кардәшләребез турындагы ялганга һәм гайбәтләргә беркайчан да ышанмыйбыз. Андый ялганны таратучы кешеләр «ялганның атасын» — Шайтан Иблисне шатландыра (Яхъя 8:44). Фикер йөртү сәләте һәм зирәклек безгә акыл белән эш итәргә һәм һәр көн өстебезгә явып торган күптөрле мәгълүматны дөрес кулланырга ярдәм итәр. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «надан кеше ахмаклыкны мирас итәр, аңлы кеше исә үзенә гыйлем таҗы казаныр» (Гыйб. сүз. 14:18).