Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Эшеңне кем күрә икәне мөһимме?

Эшеңне кем күрә икәне мөһимме?

БЕСАЛЕЛ белән Оһолиаб төзү эшләре белән бик яхшы таныш булган. Алар Мисырда коллар булганда бик каты эшләп күп кирпеч ясаган. Бу вакытны аларның онытасы килгәндер. Әмма ул еллар инде үткәндә калган. Хәзер алар һөнәр осталары булып китәргә һәм чатыр төзү эшендә үзләре өстенә җитәкчелек алырга тиеш булган (Чыг. 31:1—11). Шулай да алар ясаячак искиткеч әйберләрне бик аз кеше күрер иде. Моның аркасында аларның күңелләре төшкәнме? Аларның эшләрен кем күрә икәне мөһим булганмы? Ә синең эшләреңне кем күрә икә не мөһимме?

АЛАР ЯСАГАН ЗИННӘТЛЕ ӘЙБЕРЛӘРНЕ АЗ КЕШЕ ГЕНӘ КҮРГӘН

Чатырның кайбер кирәк-яраклары сокланырлык гүзәл сәнгать әсәрләре булган. Мәсәлән, килешү сандыгы өстендә торган алтын керубимнәр. Рәсүл Паул аларны «шөһрәтле» дип атаган (Евр. 9:5). Бу чүкеп алтыннан ясалган керубимнәрнең искиткеч матурлыгын күз алдына китерегез (Чыг. 37:7—9).

Бесалел белән Оһолиаб ясаган әйберләрне бүген тапкан булсалар, аларны иң яхшы музейларга куяр иделәр. Күпләр аларга сокланып карар иде. Әмма бу әйберләр ясалган чорда аларның искитмәле матурлыгын күпме кеше күргән? Керубимнәр Иң изге урында урнашкан булган, шуңа күрә аларны елына бер тапкыр иң баш рухани гына Гөнаһ йолу көнендә шул урынга кергәндә күрә алган (Евр. 9:6, 7). Шул сәбәпле бик аз кеше генә аларны күргән.

КЕШЕЛӘРДӘН ТАНЫЛУ АЛМЫЙЧА КАНӘГАТЬЛЕК КИЧЕРҮ

Бесалел белән Оһолиаб урынында булып, андый искиткеч сәнгать әсәрләре ясар өчен күп тырышлыклар куйган булсагыз, һәм эшегезне шулкадәр аз кешенең күргәнен белсәгез, сез үзегезне ничек хис итәр идегез? Бүген кешеләр үз яшьтәшләреннән мактау һәм хуплау сүзләрен ишетсәләр, алар чыннан да нәрсәгәдер ирешкән дип уйлый. Алар уйлавынча, шулай итеп аларның башкарган эшләрен бәяләп була. Әмма Йәһвәнең хезмәтчеләре алай уйламый. Бесалел белән Оһолиаб кебек, без дә канәгатьлек хисен Йәһвәнең ихтыярын үтәгәндә һәм аның хуплавын алганда кичерәбез.

Гайсә көннәрендә дин җитәкчеләре еш кына үз догалары белән башкаларны сокландырырга тырышкан. Әмма Гайсә башкаларны сокландырырга тырышмыйча эчкерсез дога кылырга киңәш иткән. Моның нәтиҗәсе нинди булачак? «Яшертен күзәтүче Атаң сиңа әҗереңне бирәчәк» (Мат. 6:5, 6). Әйе, догаларыбыз турында кешеләрнең нәрсә уйлаганы түгел, ә Йәһвәнең нәрсә уйлаганы мөһимрәк. Догаларыбызга Аллаһының карашы аларны чыннан да кадерле итә. Изге хезмәтебездә башкарган эшләребез турында да шул ук сүзләрне әйтеп була. Без үз эшебезне башкаларның мактау сүзләренә карап бәяләмибез. Безнең эшебез «яшертен күзәтүче» Йәһвәгә шатлык китерә.

Чатыр төзелеп беткәч, аны «болыт каплаган, һәм Раббының шөһрәте чатыр эчен тутырган» (Чыг. 40:34). Бу ап-ачык итеп Йәһвәнең хуплавын күрсәткән! Ничек уйлыйсыз, Бесалел белән Оһолиаб ул чакта нинди хисләр кичергән? Бесалел белән Оһолиабның куллары белән ясалган әйберләрдә аларның исемнәре чокып язылмаган. Шулай да алар Аллаһы үзләренең бар тырышлыкларын фатихалаганын белеп канәгатьлек кичергәндер (Гыйб. сүз. 10:22). Үз куллары белән ясаган әйберләренең еллар дәвамында Йәһвәгә хезмәт итүдә кулланылганын күрү аларның йөрәкләрен һичшиксез җылыткан. Яңа дөньяда Бесалел белән Оһолиаб терелеп, чатырның саф гыйбадәт кылуда якынча 500 ел дәвамында кулланылганын белгәч, һичшиксез таң калачак!

Беркем дә сезнең зур теләк һәм басынкылык белән башкарган хезмәтегезне күрмәсә дә, Йәһвә аны күрә!

Бүген Йәһвә оешмасында аниматорлар, артистлар, музыкантлар, фотографлар, тәрҗемәчеләр һәм язучылар эшен кем башкара икәнен без белмибез. Аларның эшләрен беркем дә «күрми» дип әйтеп була. Бөтен дөнья буенча 110 000 нән артык җыелышта башкарыла торган эш турында шуны ук әйтеп була. Ай ахырында җыелыш акчалары өчен җаваплы кардәшкә күпме кәгазь белән бәйле эшне башкарырга туры килә икәнен кем күрә? Сәркатип вәгазь турындагы җыелышның отчетын әзерләгәндә, моны кем күрә? Патшалык Залын ремонтлауда катнашкан кешеләрне кем белә?

Тормыш ахырында Бесалел белән Оһолиабка сыйфатлы һәм оста итеп башкарган эшләре өчен алар мактана алырлык медальләр, әҗерләр я бүләкләр бирмәгәннәр. Әмма алар күпкә кыйммәтлерәк нәрсәне — Йәһвәнең хуплавын алган. Без Йәһвәнең аларның башкарган эшләрен күргәненә бер дә шикләнмибез. Әйдәгез, алардан үрнәк алып, Йәһвәгә зур теләк һәм басынкылык белән хезмәт итик.