Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәңгелек тормышны вәгъдә итүчедән үрнәк алыгыз

Мәңгелек тормышны вәгъдә итүчедән үрнәк алыгыз

«Аллаһының сөекле балалары буларак, аңардан үрнәк алыгыз» (ЭФЕС. 5:1).

1. Без нинди сәләт ярдәмендә Аллаһының сыйфатларын үрнәк итеп тота алабыз?

ЙӘҺВӘ безгә башкаларның хәленә керә белү сәләтен биргән. Без үзебез кичермәгән ситуацияләрне күз алдына китерә алабыз. (Эфеслеләргә 5:1, 2 укы.) Без Аллаһы биргән бу бүләкне ничек акыллы итеп куллана алабыз? Ни өчен безгә бу сәләтне кулланганда сак булырга кирәк?

2. Без газапланганда, Йәһвә нәрсә хис итә?

2 Аллаһы тугры майланганнарга — күктәге үлемсез тормышны, ә Гайсәнең «башка сарыкларына» җирдәге мәңгелек тормышны бирергә вәгъдә итә. Без моңа бик шат (Яхъя 10:16; 17:3; 1 Көр. 15:53). Күктә дә, җирдәге оҗмахта да бүгенге авырлыклар булмаячак. Шулай да Йәһвә безгә бүген нинди газаплар кичерергә туры килә икәнен белә. Үткәндә дә ул исраиллеләрнең Мисырда коллыкта булганда ничек газапланганнарын белгән. Әйе, «алар газап кичергәндә, ул да газап чиккән» (Ишаг. 63:9). Гасырлар үткәч, яһүдләр гыйбадәтханәне торгызганда дошманнарының янавы аркасында куркуга бирелгән. Шунда Аллаһы аларга: «Сезгә кагылган һәркем минем күзем карасына кагыла»,— дигән (Зәк. 2:8). Әни кеше үз баласына карата назлы хисләр кичергән кебек, Йәһвә дә үз хезмәтчеләрен ярата һәм аларга булышып тора (Ишаг. 49:15). Ниндидер мәгънәдә, Йәһвә үзен башкалар урынына куя ала. Ул безгә дә андый сәләт биргән (Мәд. 102:13, 14).

ГАЙСӘ АЛЛАҺЫНЫҢ МӘХӘББӘТЕН НИЧЕК ЧАГЫЛДЫРГАН?

3. Гайсәнең кызганучан булуын нәрсә күрсәтә?

3 Гайсә, башкалар газапланганда, үзе беркайчан да аларның шартларында булмаса да, аларның хисләрен аңлаган. Мәсәлән, дини җитәкчеләр гади халыкны алдаган һәм күп кагыйдәләр уйлап чыгарган, шуңа күрә бу кешеләр алардан куркып яшәгән (Мат. 23:4; Марк 7:1—5; Яхъя 7:13). Гайсә үзе алардан беркайчан да курыкмаган һәм алар сөйләгән ялганга ышанмаган. Шулай да ул башкаларның хисләрен аңлый алган. Шуңа күрә «халык төркемен күргәч, ул аларны кызганган, чөнки алар көтүчесез сарыклар шикелле йончыган һәм таралган» булган (Мат. 9:36). Атасы кебек, Гайсә башкаларны яраткан һәм кызганган (Мәд. 102:8).

4. Гайсә башкаларның газаплануларын күргәндә нинди хисләр кичергән һәм нәрсә эшләгән?

4 Гайсә кешеләрне яраткан һәм, аларның газаплануларын күргәндә, аларга булышкан. Шулай итеп ул камил рәвештә үз Атасының мәхәббәтен чагылдырган. Бервакыт Гайсә үз шәкертләре белән вәгазьләп зур юл үткәннән соң, алар белән ял итәр өчен аулак урынга барырга булган. Әмма Гайсә үзен көтеп торган зур халык төркемен күреп, аларны жәлләгән һәм «күп нәрсәләргә өйрәтер» өчен вакыт бүлеп куйган (Марк 6:30, 31, 34).

БЕЗ ЙӘҺВӘНЕҢ МӘХӘББӘТЕН НИЧЕК ҮРНӘК ИТЕП ТОТА АЛАБЫЗ?

5, 6. Аллаһы мәхәббәтен үрнәк итеп тотар өчен, без якыныбыз белән үзебезне ничек тотарга тиеш? Мисал китерегез. (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

5 Без якыннарыбыз белән мөгамәлә иткәндә Аллаһы мәхәббәтен үрнәк итеп тота алабыз. Әйтик, Марат исемле яшь мәсихче олы яшьтәге абый-кардәш турында уйлый, ди. Бу кардәшнең күзләре начар күргәнгә, аңа уку авыр. Өстәвенә, аңа өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү кыен. Марат Гайсәнең: «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез»,— дигән сүзләрен исенә төшерә (Лүк 6:31). Шуңа күрә Марат үз-үзеннән: «Мин кешеләрнең үземә нәрсә эшләүләрен телим?» — дип сорый. «Мин аларның үзем белән туп уйнауларын телим!» — дип үз-үзенә җавап кайтара ул. Ләкин олы яшьтәге абый-кардәш туп уйный алмый бит. Алайса Гайсәнең сүзләре нәрсә аңлата? Без үз-үзебездән: «Мин якынымның шартларында булсам, аның үземә нәрсә эшләвен теләр идем?» — дип сорарга тиеш.

6 Марат үзе олы яшьтә булмаса да, үзен башкалар урынына куя ала. Ул олы яшьтәге абый-кардәшне күзәтә һәм аны игътибар белән тыңлый. Әкрен-әкрен Марат олы яшьтәге кардәшкә Изге Язмаларны уку һәм өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү никадәр авыр икәнен аңлый башлый. Марат үз кардәшенә нинди ярдәм кирәк икәненә төшенә, һәм аның бу кардәшкә булышасы килә. Без дә шулай эшли алабыз. Аллаһы мәхәббәтен үрнәк итеп тотар өчен, безгә кардәшебезнең хәленә керергә кирәк (1 Көр. 12:26).

Йәһвәдән үрнәк алып, ярату күрсәтик (7 нче абзацны кара.)

7. Без башкаларның хисләрен аңлар өчен нәрсә эшли алабыз?

7 Кайчак башкаларның кичергән газапларын аңлау авыр. Күпләр без беркайчан да кичермәгән авырлыкларга очрый. Кайберәүләр травмалар, чирләр я картлык аркасында газаплана. Башкаларга исә депрессия, көчле курку приступлары я мәрхәмәтсез мөгамәлә кичерү аркасында эмоциональ яктан авыр. Кайбер кардәшләр дини яктан бүленгән гаиләдә яши я балаларын берүзләре тәрбияли. Һәр кеше ниндидер авырлыкларга юлыга, һәм еш кына аларның авырлыклары безнекеннән аерылып тора. Андый очракларда Аллаһы мәхәббәтен ничек үрнәк итеп тотарга? Әйе, без башкаларны тулысынча аңлый алмыйбыз. Ләкин аларны аз булса да аңлар өчен, безгә аларны игътибар белән тыңларга кирәк. Бу безне, Аллаһы мәхәббәтен үрнәк итеп тотып, башкаларның ихтыяҗларына карап эш итәргә дәртләндерер. Һәр кешенең ихтыяҗлары төрле булса да, без, бәлки, аларны рухи яктан дәртләндерә алырбыз һәм аларга кирәкле ярдәм күрсәтә алырбыз. (Римлыларга 12:15; 1 Петер 3:8 укы.)

БЕЗ ЙӘҺВӘНЕҢ ИГЕЛЕГЕН НИЧЕК ҮРНӘК ИТЕП ТОТА АЛАБЫЗ?

8. Гайсәгә игелек күрсәтергә нәрсә ярдәм иткән?

8 Гайсә: «Ул [Аллаһы Тәгалә] яхшылыкның кадерен белмәүчеләргә дә, явызларга да игелекле»,— дигән (Лүк 6:35). Гайсә Аллаһының игелеген үрнәк итеп тоткан. Аңа игелекле булырга нәрсә ярдәм иткән? Ул үз сүзләре һәм эшләре башкаларның хисләренә ничек тәэсир итәчәге турында уйланып, алар белән игелекле мөгамәлә иткән. Мәсәлән, бервакыт Гайсә янына гөнаһ кылучы буларак билгеле бер хатын-кыз килгән. Ул елый-елый, аның аякларын күз яшьләре белән чылаткан. Гайсә аның тәүбә итүен күргән. Ул шул хатын-кызга карата игелекле булмаса, аңа никадәр авыр булачагын белгән. Шуңа күрә ул аны мактаган һәм аның гөнаһларын кичергән. Ә моны күргән бер фарисей үз ризасызлыгын белдергәч, Гайсә аның белән дә игелекле сөйләшкән (Лүк 7:36—48).

9. Безгә Аллаһы игелеген үрнәк итеп тотарга нәрсә булышыр? Мисал китерегез.

9 Без Аллаһының игелеген ничек үрнәк итеп тота алабыз? Рәсүл Паул: «Раббы хезмәтчесе тартышырга тиеш түгел. Ул үзен бар кешеләр белән йомшак тотсын»,— дип язган (2 Тим. 2:24). Үзләрен йомшак тоткан кешеләр четерекле ситуацияләрдә башкаларны рәнҗетмәс өчен ничек эш итәргә кирәк икәнен белә. Әйтик, эшегездәге начальник үз эшен намуслы башкармый, ди. Андый очракта ничек игелек белән эш итеп була? Я берәр кардәш соңгы айлар эчендә беренче тапкыр җыелыш очрашуына килә, ди. Сез аңа нәрсә дияр идегез? Вәгазьләгәндә йорт хуҗасы: «Минем хәзер сөйләшер өчен вакытым юк»,— дисә, сез әдәп саклап торырсызмы? Өйдә тормыш иптәшегез сездән: «Ник син миңа шимбә көненә үз планнарың турында әйтмәдең?» — дип сораса, сез аңа йомшак итеп җавап бирерсезме? Башкаларның хәленә кереп, сүзләребезнең аларга ничек тәэсир итәчәге турында уйлансак, без Йәһвәнең игелеген үрнәк итеп тотып нәрсә әйтергә һәм ничек эш итәргә кирәк икәнен аңларбыз. (Гыйбрәтле сүзләр 15:28 укы.)

АЛЛАҺЫНЫҢ ЗИРӘКЛЕГЕН ҮРНӘК ИТЕП ТОТЫГЫЗ

10, 11. Безгә Аллаһы зирәклеген үрнәк итеп тотарга нәрсә булышыр? Мисал китерегез.

10 Без күрмәгән вакыйгаларны күз алдына китерә алабыз. Моның ярдәмендә без Йәһвәнең зирәклеген үрнәк итеп тотып, эшләребез нинди нәтиҗәләргә китерә алганын алдан күрә алабыз. Зирәклек — Йәһвәнең төп сыйфатларының берсе. Аллаһы, теләсә, билгеле бер эшләрнең нинди нәтиҗәләргә китерәчәген алдан төгәл күрә ала. Безнең андый сәләт булмаса да, без башкарырга җыенган эш нәрсәгә китерә ала икәнлеге турында уйлансак, яхшы булыр иде. Исраиллеләр үзләренең Аллаһыга тыңламаучанлыгы нинди нәтиҗәләргә китерә алганы турында уйланмаган. Муса аларның, Аллаһы үзләре хакына башкарган бар эшләренә карамастан, Йәһвә күзендә начар булганны эшләячәкләрен белгән. Ул бөтен Исраил җыелышына бер җырның мондый сүзләрен әйткән: «Алар — аңы булмаган халык, аларда уйлау сәләте юк. Әгәр акыллары булса, моны аңларлар, ахырда үзләренә нәрсә булачагын төшенерләр иде» (Кан. 31:29, 30; 32:28, 29).

11 Аллыһының зирәклеген үрнәк итеп тотар өчен безгә эшләребезнең нәтиҗәләре турында уйланырга я хәтта аларны күз алдына китерергә кирәк. Мәсәлән, йөрешә башласак, безгә хисләребезне һәм җенси теләкләребезне контроль астында тоту авыр икәнен танырга кирәк. Шуңа күрә Йәһвә белән кыйммәтле мөнәсәбәтләребезне куркыныч астына куя алган бар нәрсәдән читтә торыйк! Киресенчә, Аллаһы тарафыннан рухландырылган мондый сүзләр буенча эш итик: «Акыллы кеше, бәла-каза якынлашуын абайлап, читкә тайпылыр, тәҗрибәсез кеше исә бәла эченә ташланып, михнәткә дучар булыр» (Гыйб. сүз. 22:3).

ЗЫЯНЛЫ УЙ-ФИКЕРЛӘРДӘН САКЛАНЫГЫЗ

12. Уй-фикерләребез үзебезгә ничек зыян китерә ала?

12 Зирәк кеше уй-фикерләрне ут белән чагыштырып була икәнен белә. Утны дөрес куллансаң, әйтик ашарга пешергәндә, ул файда китерер. Әмма ут контроль астыннан чыкса, йортыбыз янып, андагы кешеләр үлә ала. Уйлануны да Йәһвәдән үрнәк алыр өчен куллансак, ул безгә файда китерер. Әмма әхлаксыз теләкләр турында уйлансак, бу безгә зыян китерер. Мәсәлән, гөнаһлы эшләр турында уйлану гадәтебезгә керсә, фантазияләребезне тормышка ашыруыбыз бар. Әйе, әхлаксыз уй-фикерләребезгә ирек бирү рухи үлемгә китерә ала! (Ягъкуб 1:14, 15 укы.)

13. Хаува, күрәсең, нинди тормышны күз алдына китергән?

13 Беренче хатын-кыз Хаува «яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан» тыелган җимешне ашау теләген үстергән (Ярат. 2:16, 17). Елан аңа: «Юк, үлмисез,— дигән.— Чөнки Алла белә: ул агачның җимешен ашаган көнне сезнең күзләрегез ачылачак, яхшылык белән яманлыкның ни икәнен белеп Алланың Үзе кебек булачаксыз». Хаува «әлеге агачның карап торышка гүзәл, җимешенең ризык өчен хуш булуын күргән». Моның нәтиҗәсе нинди булган? «Хатын агачтан җимеш өзеп алып ашаган, иренә дә өзеп алып биргән. Ул да ашаган» (Ярат. 3:1—6). Хаувага Шайтан әйткән фикер ошаган: нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен аңа беркем дә әйтеп тормас, ул үзе моны хәл итә алыр. Андый фикер йөртү чыннан да зыянлы булган! Хауваның ире Адәм дә гөнаһ кылган, аның аркылы «гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән» (Рим. 5:12).

14. Изге Язмаларда җенси әхлаксызлыкка кагылышлы нинди кисәтүләр бар?

14 Хауваның Гадән бакчасында кылган гөнаһы җенси әхлаксызлык белән бәйле булмаган. Әмма Гайсә әхлаксыз фантазияләргә бирелүдән кисәткән. Ул: «Хатын-кызга җенси теләк белән карап торучы һәркем күңеленнән аның белән инде зина кылган була»,— дигән (Мат. 5:28). Паул да: «Гөнаһлы тән нәфесләрен канәгатьләндерү турында уйланып йөрмик»,— дип кисәткән булган (Рим. 13:14).

15. Без нинди байлыкны җыярга тиеш һәм ни өчен?

15 Кеше үз игътибарын Аллаһының ихтыярына түгел, ә байлыкка тупласа, бу да аңа зыян китерер. Әйе, бай кешенең байлыгы «хуҗасы хыялында... биек ихаталы кальга булып күренә» (Гыйб. сүз. 18:11). «Үзе өчен хәзинә җыйган, әмма Аллаһы каршында бай булмаган» кешенең аяныч хәлен күрсәтер өчен, Гайсә бер хикәя сөйләгән (Лүк 12:16—21). Йәһвәгә яраклы эшләр кылып, без аны сөендерәбез (Гыйб. сүз. 27:11). «Байлыкны күктә» җыйсак, без Аллаһының хуплавын алырбыз һәм бу үзебезгә дә шатлык китерәчәк! (Мат. 6:20) Һичшиксез, Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләр бар нәрсәдән дә кыйммәтлерәк.

БОРЧУЛЫ УЙЛАРНЫ КОНТРОЛЬ АСТЫНДА ТОТЫГЫЗ

16. Борчулы уйларыбыз белән көрәшергә нәрсә булыша ала?

16 «Байлыкны җирдә» җыярга тырышу күп борчылуларга китерә (Мат. 6:19). Гайсә сөйләгән мисалдан күренгәнчә, «бу дөнья төзелешендәге мәшәкатьләр һәм күпләрне алдаучы байлык» Патшалык хакындагы сүзне баса (Мат. 13:18, 19, 22). Кайбер кешеләр, акча я башка нәрсәләр турында борчылып, еш кына үзләре белән була алган начар вакыйгаларны күз алдына китерә. Әмма борчулы уйларны контроль астында тотмасак, бу безгә физик яктан да, рухи яктан да зыян китерә ала. Әйдәгез, Йәһвәгә таяныйк һәм «йөрәктәге сагыш кешенең рухын төшерә, ә ягымлы сүз аның күңелен ача» икәнен исебездә тотыйк (Гыйб. сүз. 12:25). Хәлебезгә керә белгән кешенең юатучы сүзләре йөрәгебезгә шатлык өсти ала. Үз тормышында Аллаһы карашын чагылдыручы әти-әниебез, тормыш иптәшебез я ышанычлы дустыбызга борчылуларыбызны сөйләсәк, бу безне юатыр.

17. Йәһвә безгә борчулы уйларыбыз белән көрәшергә ничек булыша?

17 Борчулы уйларыбызны Йәһвәдән яхшырак беркем дә аңламый. «Һичнәрсә турында борчылмагыз,— дип язган Паул.— Әмма теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез, һәм һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны Мәсих Гайсә аша саклаячак» (Флп. 4:6, 7). Борчылганда, сезгә рухи зыяннан сакланырга булышучылар турында — кардәшләр, өлкәннәр, ышанычлы хезмәтче, фәрештәләр, Гайсә һәм Йәһвәнең үзе турында уйланыгыз.

18. Уйлану безгә ничек булыша ала?

18 Күргәнебезчә, уйлану безгә Аллаһының сыйфатларын, мәсәлән мәхәббәтен, үрнәк итеп тотарга булыша ала (1 Тим. 1:11; 1 Яхъя 4:8). Әгәр эчкерсез мәхәббәт чагылдырсак, эшләребезнең нәтиҗәләре турында уйлансак һәм шатлыгыбызны урлый торган борчулы уйлардан саклансак, без бәхетле булырбыз. Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһы биргән күз алдына китерү сәләтен дөрес кулланып, өметебез турында уйланыйк һәм бәхетле Аллаһыбыз Йәһвәнең мәхәббәтен, игелеген, зирәклеген үрнәк итеп тотыйк (Рим. 12:12).