Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез Йәһвәнең кайгыртып күзәтүен кадерлисезме?

Сез Йәһвәнең кайгыртып күзәтүен кадерлисезме?

«Раббының күзе җитмәгән урын юк; Ул явызларны да, игелекле бәндәләрен дә күреп-күзәтеп торыр» (ГЫЙБ. СҮЗ. 15:3).

1, 2. Йәһвәнең кайгыртып күзәтүе белән видеокүзәтү арасында аерма нинди?

КҮП кенә илләрдә машиналар йөргән юлларда видеокамералар куеп транспорт йөрешен һәм аварияләрне күзәтәләр. Камера берәр аварияне төшереп алса һәм гаепле кеше качып китсә, төшерелгән видео полиция хезмәткәрләренә аны табарга һәм кулга алырга булыша. Әйе, күп җирдә андый «күзләр» булганга, кешеләргә кылган эшләре өчен җаваплылыктан качу җиңел түгел.

2 Андый видеокүзәтүне кайгыртучы Атабыз Йәһвәнең безне күзәтеп торуы белән чагыштырып буламы? Изге Язмаларда аның «күзе җитмәгән урын юк» дип әйтелә (Гыйб. сүз. 15:3). Әмма бу сүзләр Аллаһы безне адым саен күзәтә дигәнне аңлатамы? Ул безне аның кануннарын бозсак, шунда ук җәзага тартыр өчен генә күзәтәме? (Ирем. 16:17; Евр. 4:13) Һич тә юк! Йәһвә безне иң элек һәрберебезне яратканга һәм безгә яхшыны гына теләгәнгә күзәтә (1 Пет. 3:12).

3. Без Аллаһы кайгыртуының нинди биш ягын карап чыгарбыз?

3 Аллаһы безне яратканга күзәтә икәнен аңларга безгә нәрсә ярдәм итә ала? Әйдәгез, ул моны ничек эшли икәнен карап чыгыйк. Ул безне 1) гөнаһлы теләкләребезгә бирелү куркынычы туганда кисәтә; 2) без начар адымнар ясагач төзәтә;  3) үз Сүзендәге принциплар ярдәмендә безгә җитәкчелек бирә; 4) төрле сынаулар кичергәндә, безгә ярдәм итә һәм 5) яхшы эшләребез өчен бүләкли.

БАРЫСЫН КҮРҮЧЕ АЛЛАҺЫ БЕЗНЕ КИСӘТӘ

4. Ни өчен Йәһвә Кабилне «ишек төбендә посып» торган гөнаһ турында кисәткән?

4 Беренчедән, әйдәгез, гөнаһлы теләкләребезгә бирелү куркынычы туганда, Аллаһы безне ничек кисәтә икәнен карап чыгыйк (1 Елъ. 28:9). Аллаһының кайгыртып күзәтүе никадәр файдалы икәнен аңлар өчен, Кабилнең очрагына игътибар итик. Аллаһы аның корбанын кабул итмәгәч, ул «бик нык рәнҗегән». (Яратылыш 4:3—7 укы.) Йәһвә Кабилне «яхшылык кылырга» өндәгән. Югыйсә, Йәһвә кисәткәнчә, «гөнаһ ишек төбендә посып» торган булыр иде. Аллаһы Кабилгә болай дигән: «Син аңардан өстен бул». Ул Кабилнең бу кисәтүгә колак салуын һәм «башны түбән» июен, ягъни үз илтифатын югалтуын теләмәгән. Кабил, кисәтүгә колак салган булса, Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләрен саклап калган булыр иде.

5. Күңелдәге начар омтылышларыбызны билгеләргә ярдәм итеп, Йәһвә безне ничек кисәтә?

5 Ә бүген Йәһвә алай эш итәме? Йәһвә йөрәгебездәгене күреп тора. Без үз уйларыбызны һәм теләкләребезне аңардан качыра алмыйбыз. Кайгыртучы Атабыз безнең тәкъвалык сукмакларыннан йөрүебезне тели, әмма безне моны эшләргә мәҗбүр итми. Дөрес булмаган якка бара башласак, ул безне үз Сүзе аша кисәтә. Ничек итеп? Изге Язмаларны көн саен укыганда, без еш кына начар омтылышларыбыз һәм теләкләребез белән көрәшергә ярдәм иткән өзекләрне укыйбыз. Шулай ук кичергән авырлыкларыбыз һәм аларны җиңү юллары турында кайчак басмаларыбыздан белеп була. Җыелыш очрашуларында да һәрберебез үз вакытында бирелгән файдалы киңәшләр ишетә.

6, 7. а) Ни өчен миллионлаган кеше өчен әзерләнгән материал Аллаһының сезне яратып кайгыртканын раслый дип әйтеп була? б) Йәһвәнең шәхсән үзегезне кайгыртканыннан сез нинди файда ала аласыз?

6 Бу кисәтүләрнең барысы Йәһвә безне ярата һәм кайгыртып күзәтә икәнен раслый. Әйе, Изге Язмалардагы сүзләр инде гасырлар элек язылган, Аллаһы оешмасы чыгарган басмалар миллионлаган кешеләр өчен бастырыла, һәм җыелыш очрашуларында яңгыраган киңәшләр тулаем җыелышка бирелә. Шулай да боларның барысы ярдәмендә Йәһвә, сез начар теләкләрегезне җиңә алсын өчен, сезнең игътибарыгызны үз Сүзенә юнәлтә. Шулай итеп, Йәһвә шәхсән үзегезне яратып кайгырта дип әйтеп була.

Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданыбыз безгә куркыныч нәрсәләрдән качарга ярдәм итә (6, 7 нче абзацларны кара.)

7 Аллаһы кисәтүләреннән файда алыр өчен, без иң элек аның үзебезне чыннан да кайгыртканын аңларга һәм аннары аның Сүзе буенча эш итәргә тиеш. Шуннан соң без Аллаһыга яраклы булмаган теләсә кайсы уй-фикерләребездән арынырга тырышырга тиеш. (Ишагыйя 55:6, 7 укы *.) Без бирелгән кисәтүләргә колак салсак, җан әрнүләренә китерә алган күп кенә хәлләрдән качарбыз. Әмма, әйтик, без начар теләкләребезгә бирелә башладык, ди. Ул чакта кайгыртучан Атабыз безгә ничек ярдәм итә ала?

КАЙГЫРТУЧАН АТАБЫЗ БЕЗНЕ ТӨЗӘТӘ

8, 9. Йәһвәнең үз хезмәтчеләре аша биргән киңәшләре ул безне кайгырта икәнен ничек күрсәтә? Мисал китерегез.

8 Без Йәһвәнең кайгыртуын аеруча ул безне төзәткәндә сизәбез. (Еврейләргә 12:5, 6 укы.) Әлбәттә, башкаларның безгә киңәш бирүе я төзәтүе үзебезгә ошамаска мөмкин (Евр. 12:11). Әмма үзебезгә киңәш биргән кардәш турында уйлап карыйк. Ул шуны аңларга тырыша: нинди  эшебез Йәһвә Аллаһы белән мөнәсәбәтләребезне боза ала? Ул, күрәсең, безнең хисләребез турында кайгырта. Йәһвәгә кире кайту юлын Изге Язмалар ярдәмендә күрсәтер өчен, ул үз вакытын һәм көчен сарыф итәргә әзер. Андый киңәшләргә колак салыйк, чөнки аларның чыганагы — Йәһвә.

9 Әйдәгез, үзебезгә бирелгән киңәштә Аллаһының кайгыртуы ничек чагыла икәнен карап чыгыйк. Хакыйкатьне белгәнче бер абый-кардәш регуляр рәвештә порнография карап торган, ләкин ул бу гадәтен ташлаган. Шулай да аның бу элеккеге теләге сүнмәгән күмер кебек булган. Ул яңа кесә телефоны сатып алгач, аның начар теләге «кыза» башлаган (Ягък. 1:14, 15). Ул үз телефонын порнографик сайтларга керер өчен куллана башлаган. Бер көнне телефон аша вәгазьләгәндә ул аны бер өлкәнгә кайбер адресларны карасын өчен биреп торган. Бу өлкән шул телефонны кулланганда, шикле сайтлар килеп чыккан. Өлкән шунда ук аңа киңәш биргән. Кардәшебез үз вакытында бирелгән киңәшкә колак салган һәм әкрен-әкрен начар теләкләрен җиңгән. Әйе, Йәһвә хәтта яшерен гөнаһларыбызны күрә һәм безне алдан, начар юлга басканчы, төзәтергә мөмкин. Без күктәге кайгыртучан Атабызга моның өчен бик рәхмәтле!

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИПЛАР БЕЗГӘ ФАЙДА КИТЕРӘ

10, 11. а) Сез Аллаһы җитәкчелеген ничек күрә аласыз? б) Бер гаилә Йәһвә җитәкчелеге буенча эш итү акыллы икәненә ничек инанган?

10 Бер мәдхия язучы Йәһвәгә болай дип җырлаган: «Син мине Үз киңәшең белән йөртәсең» (Мәд. 72:24). Җитәкчелеккә мохтаҗ булганда, без Йәһвәне «юлдаш итә» алабыз, ягъни аның төрле сорауларга карашын Изге Язмалар ярдәмендә белә алабыз. Аллаһы Сүзендәге принципларны кулланып, без рухи яктан гына түгел, ә кайчак материаль ихтыяҗларыбызны кайгырту ягыннан да файда алабыз (Гыйб. сүз. 3:6).

11 Күп кенә очраклардан Йәһвә үз хезмәтчеләренә ничек җитәкчелек бирә икәнен күреп була. Филиппиндагы бер таулы җирдә, Масбатеда, яшәгән бер фермерның очрагын карап чыгыйк. Гаиләсе зур булса да, ул хатыны белән гомуми пионер булып хезмәт иткән. Бер көнне шул ферманың хуҗасы аларга яшәгән җирләреннән китәргә кушкан. Ни өчен? Аларны намуссыз тотуда нахакка гаепләгәннәр. Кардәшебез яңа яшәү урынын табу турында борчылып торса да, гаиләсен болай дип тынычландырган: «Йәһвә калдырмас. Нәрсә генә булмасын, ул һәрвакыт ихтыяҗларыбызны кайгырта». Кардәшебезнең  андый ышанычы юкка гына булмаган. Берничә көннән соң бу гаиләгә яшәгән җирләрендә калырга рөхсәт иткәннәр. Шунда алар җиңел генә сулап куйган. Нәрсә булган соң? Җир хуҗасы бу гаиләнең Изге Язмалардагы принциплар буенча эш иткәннәрен, үзләрен әдәпле һәм тыныч тотканнарын күзәтеп, шулкадәр гаҗәпләнгән ки, аларга калырга рөхсәт иткән. Алай гына да түгел, ул аларга, гаепләүләренә карамастан, эшкәртер өчен тагы да күбрәк җир биргән. (1 Петер 2:12 укы.) Әйе, Изге Язмалар буенча яшәсәк, Йәһвә безне авыр вакытларда калдырмаячак.

СЫНАУЛАРНЫ КИЧЕРЕП ЧЫГАРГА ЯРДӘМ ИТҮЧЕ ДУСТЫБЫЗ

12, 13. Аллаһының сезне кайгыртканына ышану кайчан авыр булырга мөмкин?

12 Йәһвә хезмәтчеләре буларак, без күп кенә авырлыклар кичерәбез. Аларның кайберәүләре озакка сузылырга мөмкин. Мәсәлән, без хроник авырудан интегергә, гаилә әгъзаларыбызның озак кына каршы килүләренә дучар булырга я өзлексез эзәрлекләүләр кичерергә мөмкин. Ә кайчак җыелышта үзара җитди каршылыкларның килеп чыгуы бар.

13 Әйтик, бер абый-кардәш сез игелекле түгел дип әйтеп, үзегезне рәнҗетте, ди. «Аллаһы оешмасында алай булырга тиеш түгел!» — дип әйтеп куярга мөмкин сез. Шулай да үзегезне үпкәләткән кардәшкә җыелышта җаваплы вазифалар бирәләр, һәм башкалар аны яхшы кардәш дип саный. «Ничек инде шулай була ала? — дип гаҗәпләнәсездер сез.— Йәһвә моны күрмиме әллә? Ул бернәрсә дә эшләмәсмени?» (Мәд. 12:2, 3; Авв. 1:2, 3).

14. Аллаһының проблемаларыбызга катышмавына сәбәпләрнең берсе нинди?

14 Йәһвәнең андый хәлләргә катышмас өчен җитди сәбәпләре булырга мөмкин. Мәсәлән, сезгә туган хәлегездә башка кардәш күбрәк гаепле дип тоелганда, Аллаһы карашының башкача булуы ихтимал. Сез үзегезне әллә ни гаепле дип санамыйсыздыр, әмма Аллаһы карашыннан гаебегез үзегез уйлаганнан күбрәк булырга мөмкин. Сез ишеткән сүзләр үзегезне рәнҗетсә дә, чынында андый киңәшкә колак салу сезгә файдалы булыр, һәм сезгә аңа колак салу яхшы булыр иде. Җитәкче советта хезмәт иткән Карл Клейн абый-кардәш үзенең тәрҗемәи хәлендә бер очрак сөйләгән. Бер тапкыр Рутерфорд кардәш аңа туры киңәш биргән. Соңрак Рутерфорд шатланып аның белән: «Сәлам, Карл!» — дип исәнләшкән. Клейн кардәш, аның төзәтүенә һаман үпкәләп, борын астыннан гына сәламләү сүзләрен әйткән. Клейн кардәшнең үпкә саклаганын абайлап, Рутерфорд кардәш аны Иблис тозагына эләгүеннән кисәткән. Клейн кардәш соңрак болай дип язган: «Абый-кардәшкә, аеруча аның безгә киңәш бирергә хокукы булганда, үпкәләп йөреп без Иблискә үзебезгә һөҗүм итәргә юл куябыз» *.

15. Газаплар кичереп Йәһвәнең ярдәмен көткәндә, түземсез булып китмәс өчен нәрсәне онытмаска кирәк?

15 Шулай да кичергән газапларыбызның ахыры булмас дип түземлелегебез бетәргә мөмкин. Андый очракларда нәрсә эшләп була? Әйтик, сез машинада барганда бөкегә эләгәсез, ди. Бөкедә никадәр озак торачагыгызны белмәсәгез дә, сез түземле булып шул юлда кала аласыз. Әмма ачуыгыз чыгып, сез, башка юл белән барып булмасмы дип, борылып китәсез. Ләкин адашып йөргәнгә, кирәкле җиргә соң гына барып җитәсез. Шуңа охшаш хәл сез сынаулар кичергәндә дә була ала. Аллаһы Сүзендә китерелгән «сукмаклардан» түземлелек белән баруыгызны дәвам итеп, сез берникадәр вакыттан соң барган җирегезгә килеп җитәрсез.

16. Йәһвәнең сынауларыбызны рөхсәт итүенең тагын бер сәбәбе нинди?

16 Йәһвә сынауларыбызны рөхсәт итәргә мөмкин, чөнки ул безнең мөһим нәрсәгә  өйрәнүебезне тели. (1 Петер 5:6—10 укы.) Аллаһы безне сынамый (Ягък. 1:13). Газапларның күбесен «дошманыбыз, Иблис» тудырып тора. Шулай да Аллаһы андый авырлыкларны безгә рухилыгыбызны үстерергә ярдәм итәр өчен рөхсәт итә ала. Ул газап чиккәнебезне күреп тора һәм безне кайгыртканга, бу газаплар «берникадәр» вакыт кына дәвам ителәчәк дип ышандыра. Сез газаплар кичергәндә Аллаһыга үзегезне күзәтеп кайгыртканы өчен рәхмәтлеме һәм аның сезгә котылу юлын күрсәтәчәгенә ышанасызмы? (2 Көр. 4:7—9)

АЛЛАҺЫ БЕЗНЕ БҮЛӘКЛИ

17. Ни өчен Йәһвә бар кешеләрнең йөрәкләрен тикшереп тора?

17 Йәһвә, аны чын күңелдән кем ярата икәнен белер өчен, кешеләрнең йөрәкләрен тикшерә. Ул Анания пәйгамбәрне җибәреп Аса патшага болай дип әйткән: «Йәһвә, үзенә бөтен йөрәктән буйсынучыларның файдасына үз көчен кулланыр өчен, бөтен җирне күздән кичерә» (2 Елъ. 16:9). Аллаһы Асаның бөтен йөрәктән хезмәт итмәгәнен күреп торган, әмма сез дөрес булганны эшләп торсагыз, ул сезнең файдагызга «үз көчен кулланыр».

18. Үзегезне кадерләмиләр дип уйлаганда, сез Йәһвә турында нәрсәне онытмаска тиеш? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

18 Аллаһы безнең «яхшылыкны эзләвебезне», «яхшылыкны яратуыбызны» һәм «яхшылык кылуыбызны» тели. Шулай итеп без аңа үзебезгә «илтифат күрсәтергә» мөмкинлек бирәбез (Амос 5:14, 15; 1 Пет. 3:11, 12). Йәһвә тәкъва кешеләрне күрә һәм аларны бүләкли (Мәд. 33:16). Еврей хатын-кызларына бала табарга ярдәм иткән Шифра һәм Пуганың мисаллары турында уйланыйк. Исраил Мисыр коллыгында булганда, фиргавен бу ике хатын-кызга туган һәр ир баланы шунда ук үтерергә кушкан. Әмма алар фиргавенгә караганда Аллаһыдан күбрәк курыккан һәм шуның өчен сабыйларны исән калдырган. Соңрак Йәһвә Пуга белән Шифраны фатихалап гаиләле иткән (Чыг. 1:15—17, 20, 21). Йәһвә аларның яхшы эшләрен күрми калмаган. Кайчак безнең эшләгән яхшы эшләребезгә берсе дә игътибар итми дип уйлавыбыз ихтимал. Әмма Йәһвә игътибар итә. Ул һәр яхшы эшебезне күреп тора һәм һичшиксез безне фатихалаячак (Мат. 6:4, 6; 1 Тим. 5:25; Евр. 6:10).

19. Бер апа-кардәш Йәһвә үзенең яхшы эшләрен күрми калмый икәненә ничек инанган?

19 Австриядәге бер апа-кардәш Аллаһы аның хезмәтне тырышып башкаруын күрә икәненә үз тәҗрибәсендә инанган. Чыгышы буенча ул венгр булганга, аңа, венгр телендә сөйләшүче кешегә килеп китсен өчен, адрес биргәннәр. Ул кичектермичә анда барган, әмма өйдә беркем дә булмаган. Ул кат-кат шунда килеп йөргән. Берникадәр вакыттан соң аңа өйдә кемдер бар дип тоелган, әмма берсе дә җавап бирмәгән. Ул басмаларны, хатларны калдырып торган һәм телефон номерын да язган. Ел ярым буе кабат-кабат килеп йөргәч, ниһаять, ишекне бер хатын-кыз ачкан! Ул ягымлы гына аны каршы алып, болай дигән: «Узыгызчы! Сез калдырып торган һәрнәрсәне мин укып бардым һәм сезне көтәм». Бу хатын-кыз химиотерапия курсын үтеп йөргән булган, һәм аның беркем белән дә сөйләшәсе килмәгән. Ул Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан. Чыннан да, Аллаһы апа-кардәшебезнең тырышлыкларын бүләкләгән!

20. Йәһвәнең үзегезне күзәтеп кайгыртуы турында сез нәрсә уйлыйсыз?

20 Йәһвә бар эшләребезне күреп тора һәм безне бүләкләячәк. Аллаһының күреп-күзәтүен сизгәндә, без үзебезне видеокамера күзәтеп торган кебек хис итмибез. Киресенчә, без Йәһвәгә якынлашып барабыз, чөнки аның үзебезне чыннан да кайгыртканын, ярдәм итәргә һәм яхшы эшләребез өчен бүләкләргә теләгәнен беләбез.

^ 7 абз. Ишагыйя 55:6, 7: «Йәһвәне әле табып булганда эзләгез. Ул әле якын булганда, аңа мөрәҗәгать итегез. Явыз кеше — үз юлын һәм усал ниятле кеше үз уйларын калдырсын. Ул үзенә мәрхәмәт күрсәтәчәк Йәһвәгә һәм безнең Аллаһыбызга кайтсын, чөнки Аллаһы аны ихлас күңелдән кичерәчәк».

^ 14 абз. Клейн кардәшнең тәрҗемәи хәле «Күзәтү манарасы» (ингл.) 1984 ел, 1 октябрь санында бастырылган.