Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Левилеләр кылган догадан гыйбрәтләр алыйк

Левилеләр кылган догадан гыйбрәтләр алыйк

«Синең... шөһрәтле исемеңне данласыннар» (НИХ. 9:5).

1. Без Аллаһы халкының нинди очрашуы турында белербез? Без үзебезгә нинди сораулар биреп уйланырга тиеш?

«ТОРЫГЫЗ, Йәһвә Аллаһыгызны гасырдан-гасырга данлагыз». Шул сүзләрне әйтеп, левилеләр Аллаһы халкын бергә җыелырга һәм Йәһвәгә дога кылырга чакырган. Бу дога Изге Язмаларда язылган догаларның иң озыны (Них. 9:4, 5). Бу очрашу б. э. к. 455 елның тишри (сентябрь-октябрь) аеның 24 нче көнендә Иерусалимда үткән. Әйдәгез, бу очрашу турында күбрәк белик. Бу мәкаләне карап чыкканда, үзегезгә мондый сораулар биреп уйланыгыз: бу очрашу рухи яктан файда китерсен өчен, левилеләр даими рәвештә нәрсә эшләгән? Левилеләрнең догасын карап чыгып, без нәрсәгә өйрәнә алабыз? (Мәд. 140:2).

БӘЙРӘМ АЕ

2. Исраиллеләр безгә нинди үрнәк калдырган?

2 Шул очрашуга кадәр бер ай элек яһүдләр Иерусалим стеналарын торгызып бетергән (Них. 6:15). Алар бу эшне 52 көн эчендә тәмамлаган. Шуннан соң тишри аеның беренче көнендә алар, Езра белән башка левилеләрнең Аллаһы Канунын кычкырып укыганнарын һәм аны аңлатканнарын тыңлар өчен, бергә шәһәр мәйданында җыелган . Бар гаиләләр, шул исәптән балалар да, иртәдән төшкә кадәр тыңлап басып торган. Безнең көннәрдә очрашуларыбыз гадәттә уңайлы Патшалык Залларында үтә. Шулай да очрашу вакытында без кайчак башка нәрсәләр турында уйлый башламыйбызмы? Без исраиллеләрдән нәрсәгә өйрәнә алабыз? Алар игътибар белән тыңлап торган һәм ишеткәннәре турында уйлап Аллаһы Канунын үтәмәгәннәрен таныган һәм хәтта елый башлаган (Них. 8:1—9).

3. Исраиллеләр нинди сүзләргә колак салган?

3 Ләкин бу очрашу гөнаһларны тану вакыты булмаган. Бу бәйрәм көне булган, һәм Йәһвә кешеләрнең үзенә шатлык белән гыйбадәт кылуларын теләгән (Сан. 29:1). Нихами халыкка болай дип әйткән: «Барыгыз, майлы ризык ашагыз һәм татлы эчемлекләр эчегез һәм ризыклары әзерләнмәгән кешеләр белән бүлешегез, чөнки бу көн Хуҗабыз өчен изге. Боекмагыз, чөнки Йәһвә шатлыгы — сезнең ныгытмагыз». Кешеләр бу сүзләргә колак салган һәм шул көнне алар «бик шатланган» (Них. 8:10—12).

4. а) Ыруг башлыклары нәрсә эшләгән һәм нәрсәне аңлаган? б) Левилеләр бу Чатыр кору бәйрәменең һәр көнендә нәрсә эшләгән?

4 Икенче көнне ыруг башлыклары, Аллаһы әмерләрен белер өчен һәм үти башлар өчен, Канунны өйрәнергә җыелган . Канунны өйрәнгәндә, алар Чатыр кору бәйрәмен тишри аеның 15—22 нче көннәрендә үткәрергә һәм аны тантаналы җыелыш белән тәмамларга тиеш булганнарын аңлаган. Шуңа күрә халык шунда ук бәйрәмгә әзерләнә башлаган . Исраиллеләрнең Йошуа көннәреннән бирле Чатыр кору бәйрәмен алай үткәргәннәре булмаган, һәм халык «бик шатланган» (Них. 8:10—12). Һәр көн левилеләр бөтен халыкка Аллаһы Канунын укыган (Них. 8:13—18).

ҮЗ ГӨНАҺЛАРЫН ТАНУ КӨНЕ

5. Левилеләр дога кылганчы, Аллаһы халкы нәрсә эшләгән?

5 Бәйрәм үткәннән соң икенче көнне, ягъни 24 тишридә, халыкка үз гөнаһларын танырга вакыт җиткән. Бу инде бәйрәм көне булмаган. Аллаһы халкы ураза тоткан һәм тәүбәгә килгәннәрен күрсәтеп матәм киеме кигән. Иртән левилеләр халыкка өч сәгать буе Канунны укыган. Төш вакыты җиткәч, халык «гөнаһларын танып үз Аллаһысы Йәһвәгә сәҗдә кылып торган» . Шуннан соң левилеләр бар халык өчен дога кылган (Них. 9:1—4).

6. Нәрсә ярдәмендә левилеләр үз догаларын эчтәлеклерәк итә алган, һәм без алардан нинди үрнәк ала алабыз?

6 Левилеләр Аллаһы Канунын регуляр рәвештә укыган. Шулай итеп алар кылган догаларын эчтәлекле итә алган. Бу доганың беренче өлешендә Йәһвә эшләренә һәм сыйфатларына гына игътибар ителә. Ә доганың калган өлешендә халыкның күп гөнаһлары искә алына һәм аларның Йәһвә Аллаһының «бөек мәрхәмәтенә» лаек булмаганнары турында әйтелә (Них. 9:19, 27, 28, 31). Без левилеләрдән үрнәк алып, Аллаһы Сүзен һәр көн укырга һәм анда язылганнар турында уйланырга тиеш. Алай эшләп, без Йәһвәгә үзебез белән сөйләшергә юл бирәбез, ә догаларыбыз, үз чиратында, эчтәлеклерәк булып китә (Мәд. 1:1, 2).

7. Левилеләр Аллаһыдан нәрсә турында үтенгән, һәм без моннан нәрсәгә өйрәнәбез?

7 Үз догаларында левилеләр Йәһвәдән бер нәрсә турында гына сораган. Дога азагында алар болай дип үтенгән: «Хәзер, Аллаһыбыз, бөек, көчле, курку-хөрмәт уятучы, үз сүзен үтәүче һәм тугры мәхәббәт күрсәтүче Аллаһы, сиңа үзебез, патшаларыбыз, мирзаларыбыз, руханиларыбыз, пәйгамбәрләребез, ата-бабаларыбыз һәм Ассирия патшалары көннәреннән бирле бүгенге көнгә кадәр синең бар халкың дучар булган газаплар кечкенә булып күренмәсен» (Них. 9:32). Левилеләр башта Йәһвәне данлаган һәм аңа рәхмәтләр әйткән, ә аннан соң гына үз үтенечен белдергән. Алар безгә бик яхшы үрнәк калдырган!

АЛАР АЛЛАҺЫНЫҢ ШӨҺРӘТЛЕ ИСЕМЕН ДАНЛАГАН

8, 9. а) Левилеләр басынкылык күрсәтеп догаларын нинди сүзләр белән башлаган? б) Левилеләр нинди ике күктәге гаскәрне телгә алган?

8 Левилеләр басынкы булган. Алар догаларында Йәһвәне данласалар да, аның күпкә зуррак данга лаек булуын белгән. Шуның өчен алар бар Исраил өчен басынкылык белән болай дип дога кылган: «Синең теләсә кайсы данлаудан һәм мактаудан өстен булып торган шөһрәтле исемеңне данласыннар» (Них. 9:5).

9 Алар догаларын болай дип дәвам иткән: «Син, Йәһвә, бердәнбер Аллаһы. Син күкләрне, күкләрнең иң югары катын һәм аларның бар гаскәрен, җирне һәм аның өстендә булган бар нәрсәне, диңгезләрне һәм аларда булган бар нәрсәне яраткансың. Аларның барысына син яшәргә бирәсең, һәм күкләр гаскәре сиңа сәҗдә кыла» (Них. 9:6). Әйе, Йәһвә Аллаһы бар Галәмне — исәпсез-хисапсыз йолдызлардан торган галактикаларны барлыкка китергән. Ул шулай ук матур планетабыздагы күптөрле гаҗәеп тереклекне барлыкка китергән һәм аларга үрчү сәләтен биргән. Боларның барысына Аллаһының изге фәрештәләре шаһит булган. Изге Язмаларда алар да «күк гаскәрләре» дип атала (3 Пат. 22:19; Әюб 38:4, 7). Фәрештәләр «котылуны мирас итеп алачак» гөнаһлы кешеләр белән хезмәттәшлек итеп Аллаһы ихтыярын басынкы үти (Евр. 1:14). Без дә, фәрештәләрдән үрнәк алып, яхшы өйрәтелгән гаскәр кебек Йәһвәгә бердәмлектә хезмәт итәбез (1 Көр. 14:33, 40).

10. Аллаһының Ибраһим белән мөгамәлә итүеннән без нәрсәгә өйрәнәбез?

10 Шуннан соң левилеләр Аллаһының Ибрам белән ничек мөгамәлә итүе турында әйтеп киткән. Ибрамга 99 яшь булса да һәм аның балалары булмаса да, Йәһвә аңа Ибраһим дигән исем кушкан. Бу исемнең мәгънәсе — «күпләрнең атасы» (Ярат. 17:1—6, 15, 16). Аллаһы шулай ук Ибраһимга аның нәселе Кәнган җирләрен мирас итеп алачак дип вәгъдә биргән. Кешеләр еш кына үз вәгъдәләрен оныта, ләкин Йәһвә үз сүзен һәрвакыт үти. Левилеләр моның турында болай дип әйткән: «Син, Йәһвә, Ибрамны сайлап алган, аны калдайлыларның Ур шәһәреннән чыгарган һәм аңа Ибраһим дигән исем биргән хак Аллаһы. Син аның йөрәген үзеңә тугры дип тапкансың һәм шуңа күрә, аңа вә аның токымына кәнганлылар... җирен бирер өчен, аның белән килешү төзегәнсең. Һәм син тәкъва булганга, үз сүзеңне үти башлагансың» (Них. 9:7, 8). Әйдәгез, тәкъва Аллаһыбыздан үрнәк алып, үз сүзебезгә тугры булыйк (Мат. 5:37).

ЙӘҺВӘНЕҢ КЫЛГАН ГАҖӘЕП ЭШЛӘРЕ

11, 12. Йәһвә исеменең мәгънәсе нинди? Аллаһы үзенең Йәһвә дигән исемне йөртергә лаек булуын күрсәтеп, үз халкы белән ничек мөгамәлә иткән?

11 Йәһвәнең исеме «Ул булырга бирә» дигән мәгънә йөртә. Бу исем Аллаһы үз вәгъдәләрен һәрвакыт тормышка ашыра дигәнне аңлата. Без моны, Ибраһим нәселе — исраиллеләр — Мисыр коллыгында булганда, Аллаһы алар белән мөгамәлә итүеннән күрә алабыз. Ул вакытта бөтен халыкның иреккә чыгуы һәм Вәгъдә ителгән җиргә керүе мөмкин түгел булып күренгән. Ләкин Аллаһы үз вәгъдәсен тулысынча үтәр өчен бар нәрсәне эшләгән. Шулай итеп ул үзенең Йәһвә дигән бөек исемен йөртергә лаек булуын раслаган.

12 Левилеләр үз догаларында Йәһвәнең үз халкы өчен башкарган кайбер эшләре турында әйтеп киткән. Алар болай дигән: «Мисырда ата-бабаларыбызның газапларын күргәч һәм аларның Кызыл диңгез янында ыңгырашуларын ишеткәч, син фиргәвенгә, аның бар хезмәтчеләренә һәм аның җирендәге бар халкына каршы галәмәтләр һәм могҗизалы күренешләр кылгансың, чөнки аларның ата-бабаларыбызга тәкәбберләнеп каршы чыкканнарын белгәнсең. Син үз исемеңне данлагансың һәм әле дә данлыйсың. Шунда син аларның алдында диңгезне икегә аергансың, һәм алар аны коры җирдән үтеп кичкән, ә аларның артларыннан куганнарны син тирән суларга ташны аткандай ташлагансың». Левилеләр үз догаларында Йәһвәнең үз халкы хакына башкарган башка эшләре турында болай дип әйткән: «Син ул җирдә яшәгән кәнганлыларны аларга буйсындыргансың... Алар ныгытылган шәһәрләрне һәм уңдырышлы җирне яулап алган, төрле мал-мөлкәт тулы йортлар, төзелгән цистерналар, йөзем бакчалары, зәйтүн кырлары һәм күп җимеш китергән агачларны кулга алган. Алар туйганчы ашап, симереп һәм синең бөек мәрхәмәтеңнән ләззәтләнеп торган» (Них. 9:9—11, 24, 25).

13. Исраиллеләр Мисырдан чыккач, Йәһвә алар өчен нәрсә эшләгән, ләкин соңрак алар үзләрен ничек тоткан?

13 Йәһвә үз вәгъдәләрен үтәр өчен башка күп эшләрне дә башкарган. Мәсәлән, Исраил Мисырдан чыккач, Йәһвә аларга кануннар һәм гыйбадәт кылуга кагылышлы күрсәтмәләр биргән. Левилеләр үз догаларын болай дип дәвам иткән: «Син Синай тавына төшкәнсең, алар белән күкләрдән сөйләшкәнсең һәм аларга гадел хөкем карарларын вә хакыйкать кануннарын, яхшы күрсәтмәләрне һәм боерыкларны биргәнсең» (Них. 9:13). Йәһвә исраиллеләрне үз халкы итеп сайлаган һәм аларга Вәгъдә ителгән җирне бирергә җыенган. Шуның өчен ул үз исемен йөрткән хезмәтчеләрен үзләрен дөрес тотарга өйрәткән. Ләкин алар шактый озак вакыт Аллаһының әмерләренә буйсынмаган. (Нихами 9:17, 18 не укы *.)

ИСРАИЛЛЕЛӘР ТӨЗӘТҮГӘ МОХТАҖ

14, 15. а) Йәһвәнең шәфкать күрсәтеп гөнаһлы исраиллеләрне кайгыртканы нәрсәдән күренә? б) Аллаһының исраиллеләр белән ничек мөгамәлә иткәненнән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

14 Исраил халкы Синай тавында Аллаһы Канунына буйсынырбыз дип вәгъдә иткәннән соң ике гөнаһ кылган булган. Моның турында левилеләр үз догаларында әйтеп китә. Чынында, Исраил бу гөнаһлары өчен үлемгә лаек булган. Ләкин Йәһвә аларга үз шәфкатен күрсәтеп, чүлдә аларның ихтыяҗларын кайгыртып торган. Левилеләр Йәһвәне болай дип данлаган: «Кырык ел дәвамында син аларга чүлдә ризык биреп торгансың. Алар бернәрсәгә дә мохтаҗ булмаган. Хәтта киемнәре дә тузмаган, аяклары да шешмәгән» (Них. 9:19, 21). Бүген дә Йәһвә безгә үзенә тугры хезмәт итәр өчен бар кирәклесен биреп тора. Безнең чүлдә үлгән меңләгән исраиллеләр кебек буласыбыз килми. Алар Йәһвәгә иманнарын югалткан һәм тыңламаучан булып киткән. Алар белән булган хәлләр безнең өчен сабак булып тора (1 Көр. 10:1—11).

15 Кызганычка каршы, исраиллеләр, Вәгъдә ителгән җирдә яшәгәндә, Йәһвәгә тугрылыкларын сакламаган. Алар Кәнган илаһларына табына башлап әхлаксызлыкка бирелгән һәм хәтта балаларын корбанга китергән. Шуңа күрә Йәһвә күрше халыкларга исраиллеләрне җәберләргә рөхсәт иткән. Алар гөнаһларыннан тәүбә иткәч, Йәһвә шәфкать күрсәтеп аларны кичергән һәм дошманнарыннан коткарган. Һәм андый хәл «кат-кат» кабатланган булган. (Нихами 9:28, 31 не укы *.) «Син,— дип әйткән левилеләр,— аларны күп еллар түзеп торгансың һәм пәйгамбәрләрең аша үз рухың белән аларга каршы шаһитлек иткәнсең, ә алар үз колакларын томалаган. Ахыр чиктә син аларны җирдәге халыклар кулына тапшыргансың» (Них. 9:30).

16, 17. а) Исраиллеләр Йәһвәгә яңадан буйсынмый башлагач, бу нинди нәтиҗәгә китергән? б) Исраиллеләр нәрсәне таныган һәм нинди вәгъдә биргән?

16 Хәтта Бабыл әсирлегеннән кайткач та, исраиллеләр яңадан гөнаһ юлына баскан. Бу аяныч нәтиҗәләргә китергән. Моның турында левилеләр үз догаларында болай дигән: «Менә, бүген без коллар. Без син ата-бабаларыбызга биргән җирдә кол булып хезмәт итәбез. Бу җирне син аларга аның җимешләре һәм биргәннәре белән туклансыннар дип биргәнсең. Бу җирнең мул уңышы син гөнаһларыбыз аркасында өстебездән куйган патшаларга эләгә. ...Без зур газаплар кичерәбез» (Них. 9:36, 37).

17 Левилеләр Аллаһы үз халкы белән гаделсез эш иткән дип уйлаганмы? Һич тә юк! «Башыбызга төрле газаплар төшсә дә, син тәкъва,— дип таныган алар,— чөнки син тугры булгансың, ә без бозык эшләр кылганбыз» (Них. 9:33). Алар үз эчкерсез догаларын халык Аллаһы Канунына буйсыначак дип вәгъдә биреп тәмамлаган. (Нихами 9:38 не укы *; 10:29.) Шул вәгъдәне язып куеп, 84 яһүд җитәкчесе бу язмага үз мөһерен суккан (Них. 10:1—27).

18, 19. а) Яңа дөньяда яшәр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк? б) Без нәрсә турында алга таба да дога кылырга тиеш һәм ни өчен?

18 Яңа дөньяда яшәргә теләгән кешеләр Йәһвәнең төзәтүенә мохтаҗ. «Атасы тәрбияләмәгән угыл бар микән?» — дип сораган Рәсүл Паул (Евр. 12:7). Аллаһының төзәтүен кабул итеп һәм аңа тугры хезмәт итеп, без Йәһвәгә үзебезне өйрәтергә юл куябыз. Җитди гөнаһ кылган булсак, безгә эчкерсез тәүбә итәргә һәм Йәһвәнең төзәтүен кабул итәргә кирәк. Шул чакта ул безне һичшиксез кичерәчәк.

19 Йәһвә исраиллеләрне Мисырдан коткарганда гаҗәеп эшләр кылган. Әмма тиздән ул тагы да бөегрәк эшләр башкарачак. Шунда һәркем Аллаһының бөек икәнен беләчәк (Йәз. 38:23). Ул вакытта аңа тугры калган бар кешеләр, исраиллеләр Вәгъдә ителгән җиргә кергән кебек, яңа дөньяга керәчәк (2 Пет. 3:13). Моны истә тотып, Аллаһының шөһрәтле исеме данлансын дип алга таба да дога кылып торыйк. Киләсе мәкаләдә без башка бер доганы карап чыгып, Аллаһы фатихаларын хәзер һәм мәңге алып торыр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен белербез.

^ 13 абз. Нихами 9:17, 18: «Алар тыңларга теләмәгән һәм үзләре хакына кылган гаҗәеп эшләреңне искә алмаган. [...] Хәтта алар коелма бозау сыны ясап һәм: „Бу — сине Мисыр җиреннән алып чыккан Аллаһың“,— диеп, сиңа каршы зур хөрмәтсезлек күрсәткән».

^ 15 абз. Нихами 9:28, 31: «Алар тыныч яши башлаган саен, яңадан синең алдыңда явызлык эшләп торган, һәм син аларны җәберләүче дошманнар кулына тапшырып торгансың. Ул чакта алар сиңа кире кайтып ярдәм сорап торган, һәм син аларны күктән ишетеп үзеңнең бөек мәрхәмәтең буенча кат-кат коткаргансың. ... Чөнки син кызганучан һәм шәфкатьле Аллаһы».

^ 17 абз. Нихами 9:38: «Без вәгъдә бирәбез һәм аны язып куеп, мирзаларыбызның, левилеләребезнең һәм руханиларыбызның мөһерләрен сугабыз».