Йәһвәнең бар сыйфатларын кадерләгез
«Аллаһының сөекле балалары буларак, аңардан үрнәк алыгыз» (ЭФЕС. 5:1).
1. а) Йәһвәнең кайсы сыйфатлары турында уйланып була? б) Аллаһының сыйфатлары турында күбрәк белү сезгә нинди файда китерер?
ЙӘһВӘ турында уйлаганда, аның нинди сыйфатлары исегезгә төшә? Бәлки, сез аның мәхәббәте, гаделлеге, зирәклеге һәм көче турында уйлыйсыздыр. Әмма Йәһвәнең башка күп күркәм сыйфатлары да бар. Аларны әйтә башласак, сыйфатларының саны 40 тан узар. Аларның һәрберсе турында басмаларыбызда күп әйтелә. Йәһвәнең берәр сыйфаты турында шәхси рәвештә я гаиләгез белән бергә күбрәк белгән саен, сез Йәһвәне тагы да яхшырак белерсез һәм аның сыйфатларын күбрәк кадерләрсез. Нәтиҗәдә, сез Йәһвәгә күбрәк охшарга һәм аның белән тагы да якынрак дуслашырга теләрсез (Йошуа 23:8; Мәд. 72:28).
2. а) Йәһвәнең сыйфатларын күбрәк кадерләр өчен нәрсә эшләргә? Мисал китерегез. б) Бу һәм киләсе ике мәкаләдә нәрсә каралачак?
2 Ләкин берәр нәрсәне күбрәк кадерләр өчен нәрсә эшләргә? Әйтик, сез бер дә ашамаган ризык кабып карарга булдыгыз ди. Башта сез аны иснәп карыйсыз, аннары аннан авыз итеп, тәмен сизәсез. Ахырда сез аны үзегез пешереп карарга буласыз. Йәһвәнең сыйфатлары турында да шуны ук әйтеп була. Башта сез аның берәр ягы турында күбрәк беләсез, аннары аның бу сыйфатны ничек күрсәткәне турында уйланасыз. Ахырда сез, Йәһвәдән үрнәк алып, шул сыйфатны үзегез күрсәтергә тырышасыз (Эфес. 5:1). Бу һәм киләсе ике мәкаләдә Йәһвәнең кайбер яклары каралачак. Теге я бу сыйфатка игътибар иткән саен, без шуны белербез: Йәһвә аны ничек күрсәтә, һәм без аны ничек чагылдыра алабыз?
ЙӘһВӘ ИГЪТИБАРЛЫ
3, 4. а) Игътибарлы кеше нинди ул? б) Йәһвәнең игътибарлы булуы нәрсәдән күренә?
3 Иң беренче чиратта игътибарлылык турында
сөйләшик. Игътибарлы кеше нинди ул? Бәлки, сез: «Ул йомшак, аның белән аралашу җиңел, һәм аның башкаларга һәрчак вакыты табыла»,— дип әйтерсездер. Игътибарлы кешенең сүзләреннән, ишарәләреннән һәм мөлаем йөзеннән аның башкаларны тыңларга һәм аларга ярдәм итәргә әзер икәнлеге күренеп тора.4 Йәһвәнең игътибарлы булуы нәрсәдән күренә? Галәмдә иң бөек Шәхес булса да, ул безне үзенә дога кылырга чакыра. Ул безнең догаларыбызны теләп тыңлый һәм кирәк чакта безгә ярдәм кулын суза. (Мәдхия 144:18; Ишагыйя 30:18, 19 ны укы *.) Без Аллаһы белән теләсә кайчан, теләсә кайда һәм теләсә күпме сөйләшә алабыз. Ул безне шелтәләр дип курыкмыйча, без аңа иркен рәвештә мөрәҗәгать итә алабыз (Мәд. 64:3; Ягък. 1:5). Аллаһы Сүзендә, Йәһвә турында әйтелгәндә, кешеләргә аңлаешлы сүзләр кулланыла. Моннан аның игътибарлы буласы килгәнлеге күренә. Мәсәлән, мәдхия җырлаучы Давыт пәйгамбәр «Ходайның күзләре» бездә һәм «уң кулы [безгә] бик булышлык итә» дип язган (Мәд. 33:16; 62:9). Ишагыйя пәйгамбәр исә, Йәһвәне көтүче белән чагыштырып, аның турында болай дигән: «Сарык бәтиләрен кулларына күтәрәчәк һәм үз күкрәгендә йөртәчәк» (Ишаг. 40:11). Уйлап кына карагыз, кайгыртучан көтүче сарык бәтиен күкрәгендә йөрткән кебек, Йәһвә дә безнең үзенә якын булуыбызны тели! Моның турында уйлансак, без Атабызны тагы да күбрәк яратырбыз. Йәһвә кебек игътибарлы булыр өчен нәрсә эшләргә?
ӨЛКӘННӘР КҮРСӘТЕРГӘ ТИЕШ СЫЙФАТ
5. Ни өчен өлкәннәргә ачык йөзле булырга кирәк?
5 Берникадәр вакыт элек төрле континентларда Ишаг. 32:1, 2). Ни өчен? Моның турында бер апа-кардәш: «Өлкән ачык йөзле булса гына, аның башка күркәм сыйфатларын белеп була»,— дип әйткән. Сез моның белән ризамы? Кешеләргә өлкәннәр белән аралашу җиңел булсын өчен, өлкәннәр нәрсә эшли ала?
яшәгән кайбер Йәһвә Шаһитләреннән: «Сез өлкәннәрнең кайсы сыйфатларын аеруча кадерлисез?» — дип сораганнар. Аларның күпчелеге: «Ачык йөзле булуларын»,— дип җавап кайтарган. Бу сыйфатны, һичшиксез, һәрбер мәсихче күрсәтергә тиеш, ләкин аеруча өлкәннәргә игътибарлы, ягъни ачык йөзле булырга кирәк (6. Ачык йөзле булыр өчен, өлкәннәргә нәрсә эшләргә кирәк?
6 Ачык йөзле булыр өчен, өлкәннәргә башкалар турында эчкерсез кайгыртырга һәм аларга үз-үзләрен аямыйча ярдәм итеп торырга кирәк. Алай эшләсәләр, кардәшләр, аеруча яшьләр, алар белән сөйләшергә кыенсынмас (Марк 10:13—16). Карлос исемле унике яшьлек бер малай: «Мин залда өлкәннәрнең елмайганнарын һәм башкалар белән йомшак мөгамәлә иткәннәрен күреп торам. Аларның үзләрен шулай тотулары миңа бик ошый»,— дигән. Өлкән үзенең ачык йөзле булуын сүзләрдә генә түгел, ә эшләрдә дә күрсәтсен (1 Яхъя 3:18). Ул моны ничек эшли ала?
7. Ни өчен плакеткабызны күреп, кешеләр еш кына безнең белән сөйләшә башлый, һәм моннан нәрсәгә өйрәнеп була?
7 Бер очракка игътибар итик. Бер абый-кардәш чит илдә үткән конгресстан самолет белән өйгә кайткан булган. Аның киеменә тагылган «Аллаһы Патшалыгы килсен!» дигән язулы плакетканы күргәч, бортпроводник аңа: «Әйе, килсен иде!» — дип әйтеп куйган. Шуннан соң алар моның турында сөйләшеп алган, һәм бортпроводник журналларыбызны алырга ризалашкан. Моңа охшаш очракны сез дә сөйли аласыздыр. Ни өчен кешеләрнең плакетканы күргәч безнең белән сөйләшәсе килә башлый? Чөнки плакетканы тагып, без кешеләргә: «Миңа мөрәҗәгать итәргә курыкмагыз. Миннән кая барганымны сорагыз»,— дип әйткәндәй булабыз. Плакеткабызга карап, кешеләр иманыбыз турында сөйләшәсе килгәнебезне күрә. Мәсихче өлкәннәр дә үзләренең тотышлары белән, образлы әйткәндә, кардәшләргә: «Миңа мөрәҗәгать итәргә курыкмагыз»,— дип тәкъдим итә. Нәрсә турында сүз бара?
8. Өлкәннәрнең кардәшләр турында кайгыртулары нәрсәдән күренә, һәм аларның үзләрен шулай тотышлары җыелыштагыларга нинди файда китерә?
8 Төрле илләрдә гореф-гадәтләр төрле булса да, өлкәннәрнең кардәшләр турында кайгыртулары җылы елмаюларыннан, кул биреп исәнләшүләреннән һәм ягымлы сүзләр әйтүләреннән күренер. Иң беренче булып кем үзен шулай тотарга тиеш? Әйдәгез, Гайсә калдырган үрнәккә игътибар итик. Рәсүл Маттай, Гайсә үз шәкертләре белән очрашкач, «алар янына килеп» сөйләшкән дип язган (Мат. 28:18). Безнең көннәрдә дә өлкәннәр, имандашлары янына беренче булып килеп, алар белән сөйләшергә тырыша. Аларның үзләрен шулай тотышлары җыелыштагы кардәшләргә нинди файда китерә? Пионер булып хезмәт иткән 88 яшьлек бер апа-кардәш: «Патшалык Залына кергәндә, өлкәннәр миңа җылы гына елмаеп куя һәм нәрсә дә булса әйтеп, дәртләндереп җибәрә. Мин аларны бик яратам»,— дип әйткән. Башка бер тугры апа-кардәш болай дип өстәгән: «Җыелышка килгәндә, өлкән мине ягымлы елмаеп каршы ала. Бәлки, башкалар өчен бу әллә ни мөһим түгелдер, ләкин минем өчен бу бик әһәмиятле».
КАРДӘШЛӘРГӘ һӘРЧАК ВАКЫТЫГЫЗ ТАБЫЛСЫН
9, 10. а) Йәһвә безгә нинди яктан үрнәк булып тора? б) Өлкәннәргә Йәһвәдән бу яктан үрнәк алыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?
9 Кардәшләр безнең белән сөйләшергә кыенсынмасын өчен, безгә алар өчен вакыт табарга кирәк. Бу яктан Йәһвә безгә яхшы үрнәк калдырган. Изге Язмаларда: «Ул... һәрберебезгә якын»,— дип әйтелә (Рәс. 17:27). Өлкәннәр дә, төрле яшьтәге кардәшләр белән җыелыш алдыннан һәм аннан соң сөйләшеп, Йәһвәдән үрнәк ала ала. Пионер булып хезмәт иткән бер абый-кардәш: «Өлкән хәлләремне сорашып мине тыңлаганда, мин аларның үземне кадерләгәннәрен сизәм»,— дигән. Йәһвәгә якынча 50 ел хезмәт иткән бер апа-кардәш тә болай дип әйткән: «Өлкәннәр җыелыштан соң калып минем белән сөйләшкәнгә, мин үземне кирәкле кеше итеп сизәм».
10 Әлбәттә, мәсихче көтүчеләрнең башка вазифалары да бар, шулай да алар җыелышка килгәндә игътибарларын иң беренче чиратта көтүләренә тупларга тиеш.
ЙӘһВӘ КЕШЕЛӘРНЕ АЕРМЫЙ
11, 12. а) Кешеләрне аермау үз эченә нәрсә ала? б) Йәһвәнең кешеләрне аермавы Изге Язмалардагы нинди шигырьләрдән күренә?
11 Йәһвәнең кешеләрне аермавы да аның күркәм сыйфатларының берсе (Рәс. 10:34). Кешеләрне аермау үз-үзебезне барысы белән гадел тоту дигән сүз. Үз-үзебезне шулай тотар өчен, безгә иң башта бөтен кешеләргә бертигез карарга өйрәнергә кирәк. Башкаларны аермаган кеше берсен икенчесеннән өстен күрми. Ул кешеләрнең тышкы кыяфәтләренә я байлыкларына карамый, ә алар чынында нинди кешеләр икәненә карап, гадел эш итә.
12 Кешеләргә бертигез карау ягыннан Йәһвә безгә камил үрнәк калдырган. Аның Сүзендә ул «кешеләрне аермый» һәм «кемнең кемлегенә карап хөкем итми» дип язылган (Рәсүлләр 10:34, 35; Канун 10:17 не укы.) Моны Муса пәйгамбәр заманында туган бер хәл исбатлый.
13, 14. а) Селуфхадның биш кызының нинди мәсьәләсе туган? б) Бу очракта Йәһвә кешеләрне аермавын ничек күрсәткән?
13 Исраиллеләр Вәгъдә ителгән җиргә керергә җыенганда, биш ялгызак апа-сеңелнең бер мәсьәләсе туган. Аларның әтиләре Селуфхад үлгән, һәм аның җире аларга мирас итеп күчмәгән. Ни өчен? Чөнки Канун буенча җирне угыллар гына мирас итеп ала алган. Әмма Селуфхадның кызлары гына булган (Сан. 26:33, 52—55). Аның җире кемгә күчәр? Аның кызлары мирассыз калырмы?
14 Селуфхадның кызлары Муса янына килеп болай дип сораган: «Атабызның угылы булмаган өчен, аның исеме үзенең кабиләсеннән сызып ташланырга тиешме?» Алар шулай ук: Сан. 27:2—5). Ә Йәһвә нинди җавап кайтарган? Ул Мусага болай дигән: «Селуфхад кызлары дөресен сөйлиләр. Аталарының туганнары арасында аларга мирас итеп биләмә бир һәм аталарының мирасын аларга тапшыр». Әмма Йәһвә бу сүзләрне әйтү белән генә чикләнмәгән. «Әгәр берәү үлсә һәм аның угылы булмаса, мирасы аның кызына тапшырылырга тиеш»,— диеп, ул моны, гомуми кагыйдә буларак, Канунга кертергә кушкан (Сан. 27:6—8; Йошуа 17:1—6). Моннан ары шундый ук хәлгә эләккән бар Исраил хатын-кызлары җирне мирас итеп ала башлаган.
«Атабызның туганнары арасында безгә дә биләмә бирегез»,— дип үтенгәннәр. Муса аларга: «Алай ярамый. Кагыйдәне бозып булмый»,— дип әйткәнме? Юк, Изге Язмаларда: «Муса аларның дәгъвасын Раббыга җиткерде»,— дип әйтелә (15. а) Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә, шул исәптән ярдәмчесе булмаган кешеләргә карата карашы нинди? б) Изге Язмаларның нинди шигырьләреннән Йәһвәнең кешеләрне аермавы күренә?
15 Йәһвә нинди гадел карар чыгарган! Бу хатын-кызларның яклаучылары булмаган, ә Йәһвә аларга, бүтән кешеләргә кебек үк, ихтирам күрсәткән (Мәд. 67:6). Әйе, Йәһвә үзенең бар хезмәтчеләренә бертигез карый. һәм моны Изге Язмалардагы башка очраклар да дәлилли (1 Пат. 16:1—13; Рәс. 10:30—35, 44—48).
ЙӘһВӘДӘН ҮРНӘК АЛЫЙК
16. Кешеләргә бертигез карарга өйрәнер өчен нәрсә эшләргә?
16 Йәһвә кебек, кешеләрне аермас өчен нәрсә эшләргә? Исегездәдер, үз-үзебезне шулай тотар өчен, безгә иң башта бөтен кешеләргә бертигез карарга өйрәнергә кирәк. Бәлки, сез үзегезне гадел кеше дип саныйсыздыр. Әмма кайвакыт сез ялгышырга мөмкин. Без башкаларга карата гаделме, юкмы икәнен белер өчен нәрсә эшләп була? Бу яктан Гайсә яхшы үрнәк калдырган. Башкаларның үзенә карата карашын белергә теләп, ул үзенең якын дусларыннан: «Халык Кеше Улын кемгә саный, нәрсә сөйли?» — дип сораган (Мат. 16:13, 14). Сез дә берәр ышанычлы дустыгыздан: «Син мине гадел кеше итеп саныйсыңмы? Синеңчә, мин кешеләргә бертигез карыйммы?» — дип сорый аласыз. Әйтик, ул сезгә кешеләрне милләтләре, иҗтимагый я икътисади дәрәҗәләре буенча аерганыгызны әйткән ди. Сез нәрсә эшләрсез? Моның турында Йәһвәгә ялварып, аңардан бу карашыгызны үзгәртергә ярдәм итсен дип сорагыз һәм аның кебек гадел эш итәргә булышсын дип үтенегез (Мат. 7:7; Көл. 3:10, 11).
17. Кешеләрне аермавыбыз нәрсәдән күренә?
17 Җыелышта бөтен кардәшләргә ихтирам һәм ярату күрсәтеп, без Йәһвәдән үрнәк алабыз. Мәсәлән, без туганнары хакыйкатьтә булмаган яшь кардәшләребезгә, төрле милләттәгеләргә, ярлыларга, ятим калганнарга я тол булганнарга карата кунакчыллык күрсәтергә тырышабыз. (Гәләтиялеләргә 2:10; Ягъкуб 1:27 не укы.) Моннан тыш, без бар кешеләргә яхшы хәбәрне игълан итәбез. Моның өчен Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны 600 гә якын телдә чыгара. Чыннан да, алар кешеләргә бертигез карый!
18. Сез Йәһвәнең игътибарлы булуы өчен һәм кешеләрне аермаганы өчен рәхмәтле булуыгызны ничек күрсәтә аласыз?
18 Йәһвәнең игътибарлы булуы һәм кешеләрне аермавы турында уйланган саен, без бу сыйфатларны күбрәк кадерли барабыз. Нәтиҗәдә, безнең Йәһвәдән үрнәк алып бу сыйфатларны имандашларыбызга һәм вәгазьдә очраткан башка кешеләргә карата күрсәтергә теләгебез туа.
^ 4 абз. Ишагыйя 30:18, 19: «Шуңа күрә сезгә үз илтифатын күрсәтер өчен Йәһвә көтәчәк, сезгә шәфкатьле булыр өчен күтәреләчәк. Чөнки Йәһвә — гадел хөкем итүче Аллаһы. Аны көтүчеләр барысы да бәхетле. Сионның халкы Иерусалимда яшәгәндә, син еламассың. Синең ачы тавышың ишетелгәч үк, Аллаһы сиңа шәфкатен күрсәтәчәк. Тавышыңны ишетү белән ул сиңа җавап бирәчәк».