Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ

Безнең тормышыбыз чыннан да мәгънәле

Безнең тормышыбыз чыннан да мәгънәле

1958 ЕЛНЫ улым Гари тугач ук, мин аның сәламәтлеге яхшы түгел икәнен абайладым. Ләкин табиблар ун ай узгач кына улыма диагноз куйдылар, һәм Лондондагы белгечләр якынча биш елдан соң гына дөрес диагноз куелганын исбатладылар. Гари туганнан соң тугыз ел узгач, минем кызым Луиза туды. Аның сәламәтлеге улымныкыннан да начаррак иде. Бу мине тәмам кайгыга батырды.

«Балаларыгызның икесе дә ЛМББ синдромы * белән чирли, һәм бу инде гомерлеккә»,— дип кызганып әйттеләр миңа табиблар. Ул вакытта бу сирәк генетик авыру турында бик аз белгәннәр. Бу авыруның билгеләре арасында — сукыраю, симерү, аякта-кулда артык бармаклар белән туу, акыл үсешенең тоткарлануы, хәрәкәт координациясе бозылуы, шикәр диабеты, артрит һәм бөерләрнең начар эшләве. Балаларымны карау бик авыр шул. Англиядә күптән түгел генә үткәрелгән тикшерү буенча, 125 000 арасыннан 1 кеше бу синдромнан интегә, моннан тыш, күп кенә кеше бу авыруның җиңел формасы белән чирли.

ЙӘһВӘ БЕЗНЕҢ «СЫЕНДЫРУЧЫБЫЗ» БУЛЫП КИТӘ

Кияүгә чыгуымнан соң озак та үтмәстән, мин бер хатын белән таныштым. Ул Йәһвә Шаһите иде. Аның белән сөйләшкәннән соң, мин хакыйкатьне тапканымны аңладым. Ләкин ирем рухи нәрсәләргә бер дә тартылмый иде. Аның эше сәбәпле без һәрвакыт күченеп йөрдек, һәм мин җыелыш очрашуларына йөри алмадым. Шулай да мин Изге Язмаларны укудан һәм Йәһвәгә дога кылудан туктамый идем. Изге Язмалардан мин «Ходай мескенне сыендыручы, кирәк чагында кайгыларында булышучы» икәнен һәм ул үзен «эзләүчеләрне калдырмый» икәнен белдем. Бу мине бик юатып торды (Мәд. 9:10, 11).

Гари начар күргәнгә, аны алты яшендә ерак урнашкан бер махсус интернат-мәктәпкә җибәрделәр. Ул миңа еш кына шалтыратып, үз борчылуларын сөйли иде. һәм мин аны Изге Язмалардагы принципларны кулланырга өйрәтә идем. Луиза туганнан соң берничә ел узгач, мин үзем дә таркау склероз һәм фибромиалгия (ревматизмга охшашрак бер чир) белән авырый башладым. Интернат-мәктәпне 16 яшендә тәмамлагач, Гари өйгә кайтты. Аның күзе начарланганнан-начарлана барды, һәм 1975 елны ул бөтенләй күрми башлады. 1977 елны ирем мине ике бала белән ялгыз калдырып ташлап китте.

Гари өйгә кайткач, без җыелышка йөри башладык. Кардәшләр безне бик кайгыртып торды. 1974 елны мин суга чумдырылдым. Бер өлкән Гарига яшүсмер чагында туган авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә иде. Мин аңа бик рәхмәтлемен. Башка Йәһвә Шаһитләре исә миңа көндәлек эшләр белән булыша иде. Социаль хезмәт күрсәтү учрежденияләре аларның бишесен хәтта безнең ярдәмчеләребез итеп билгеләде. Бу безнең өчен шундый зур фатиха иде!

Гари рухи яктан үсә барды һәм 1982 елны суга чумдырылды. Аның ярдәмче пионер булып хезмәт итәсе килде. Мин дә аңа кушылырга булдым. Нәтиҗәдә, мин күп еллар ярдәмче пионер булып хезмәт иттем. Бер тапкыр безнең район күзәтчесе улымнан: «Гари, синең гомуми пионер хезмәте турында уйлаганың юкмы?» — дип сорады. Аның сүзләре улымны рухландырып җибәрде. 1990 елда Гари гомуми пионер хезмәтен башлады.

Гариның оча-бот буыннарын алмаштырганнар: беренчесен — 1999 елны, икенчесен — 2008 елны. Ләкин Луизаның сәламәтлеге Гариныкыннан начаррак. Ул тумыштан ук сукыр. Аның аягында бер артык бармак бар икәнен күргәч, мин аның да ЛМББ синдромы белән авырганын аңладым. Озакламый, аны төрле яклап тикшерделәр һәм күп эчке органнарының начар эшләвен ачыкладылар. Кызым күп операцияләр, шул исәптән бөерләренә биш операция кичерде. Моннан тыш, ул Гари кебек шикәр диабеты белән авырый.

Операция вакытында авырлыклар туа алачагын белгәнгә, Луиза операцияләр алдыннан хирургларга, анестезиологларга һәм хастаханә администрациясенә үзенең кан җибәрүгә карашын аңлата. Нәтиҗәдә, үзен кайгыртып караган кешеләрнең кызым белән яхшы мөнәсәбәтләре урнаша.

МӘГЪНӘЛЕ ТОРМЫШ

Йәһвәгә гыйбадәт кылу тормышыбызда иң мөһим урын алып тора. Элек мин Гари белән Луизага сәгатьләр буе укый идем. Хәзер исә һәрберебезнең, CD вә DVD дисклар һәм www.jw.org дигән веб-сайттан йөкләнгән аудиоязмалар тыңлап, теләсә кайсы вакытта шәхси өйрәнү үткәрү һәм мәсихче очрашуларда комментарийлар бирергә әзерләнү мөмкинлеге бар.

Күңелебезгә якын Йәһвә Сүзендәге хакыйкатьләрне без бик кадерлибез!

Кайчак Гари үз комментарийларын яттан өйрәнә, һәм аңа Теократик хезмәт мәктәбендә нотык сөйләргә кирәк булса, ул аны үз сүзләре белән сөйләп бирә ала. 1995 елдан бирле ул хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итә. Гари Патшалык Залында күп эшләр башкара: ул кардәшләрне каршы ала һәм тавыш көчәйтү аппаратурасы янында утыра.

Гари артрит белән чирләгәнгә, кардәшләр аның белән хезмәт иткәндә, инвалид коляскасын тәгәрәтеп йөртә. Бер абый-кардәш аңа бер кызыксынучы белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәрергә булышып торды. Моннан тыш, Гари 25 ел буе хезмәттә актив булмаган бер апа-кардәшне җыелышка кайтырга этәрде. Бу апа-кардәш тә, теге кызыксынучы да җыелыш очрашуларына йөри.

Луиза тугыз яшендә әбисеннән бәйләргә өйрәнде, ә мин бер ярдәмче апа-кардәш белән аны чигәргә өйрәттем. Кул эшләре белән шөгыльләнергә яратканга, ул сабыйлар өчен дә, олылар өчен дә төрле төстәге юрганнар бәйли. Кызым шулай ук кечкенә рәсемнәр ала да, кәгазьгә ябыштырып открыткалар ясый һәм аларны башкаларга бүләк итә. Алар бу открыткаларны бик кадерли. Әле яшүсмер чагында Луиза компьютерда бастырырга өйрәнде. Хәзер исә «сөйләшә торган» компьютер ярдәмендә ул, дусларына электрон хатлар җибәреп, алар белән регуляр рәвештә языша. Кызым 17 яшендә суга чумдырылды. Махсус вәгазь кампанияләре үткәндә, без бергә ярдәмче пионер булып хезмәт итәбез. Кызым Луиза да, улым кебек, Изге Язмалардагы кайбер шигырьләрне ятлый һәм, шулай итеп, Аллаһының яңа дөньяны булдырырга вәгъдәсенә иманын белдерә. Ә ул вакытта «сукырларның күзләре ачылыр» һәм «яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс» (Ишаг. 33:24; 35:5).

Күңелебезгә якын Йәһвә Сүзендәге хакыйкатьләрне без бик кадерлибез! Без җыелышыбызның кайгыртуы өчен шундый рәхмәтле. Кардәшләребезнең ярдәменнән башка без хезмәтебездә шулкадәр күп эшли алмас идек. Ә Йәһвә ярдәме турында әйтәсе дә юк. Безнең тормышыбыз чыннан да мәгънәле!

^ 5 абз. Бу генетик чирне дүрт табиб ачкан. Шуннан соң аны Лоренс-Мун-Барде-Бидль синдромы дип атый башлаганнар. Бүген бу синдромны кыскача Барде-Бидль дип йөртәләр. Аны берничек тә дәвалап булмый.