Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәне сөючеләр өчен «абыну ташы юк»

Йәһвәне сөючеләр өчен «абыну ташы юк»

«Синең кануныңны сөючеләрнең тынычлыклары күп, һәм алар бер дә алданмыйлар [«алар өчен абыну ташы юк», ЯД]» (МӘД. 118:165).

1. Бер йөгерүченең мисалыннан бирешергә кирәкми икәнен ничек күренә?

ИНДЕ яшүсмер чагында Мэ́ри Де́ккер йөгерүдә зур уңышларга ирешкән. Күпләр ул 1984 елгы Җәйге Олимпиадада 3 000 метрга йөгерештә алтын медаль алачак дип өметләнгән. Ләкин ул финишка килеп җитә алмаган. Йөгергәндә ул башка бер йөгерүченең аягына тиеп китеп абынган һәм егылган. Җәрәхәтләнгән һәм күзләренә яшь тулган Мэрины ярыш юлыннан күтәреп алып киткәннәр. Шулай да ул бирешмәгән. Бер ел да узмастан, ул рәтләнгән һәм 1985 елны хатын-кызлар арасындагы 1600 метрга йөгерештә дөнья рекорды куйган.

2. Мәсихчеләр нинди йөгерештә катнаша һәм безнең нинди максатыбыз булырга тиеш?

2 Мәсихчеләр буларак, без символик йөгерештә катнашабыз. Без җиңү максаты белән йөгерергә тиеш. Безнең йөгерүебез тизлек белән аерылып торган спринт та түгел, ашыкмыйча туктала-туктала йөгерү дә түгел. Йөгерүебезне җиңәр өчен чыдамлылык таләп итә торган марафон белән чагыштырып була. Рәсүл Паул Көринттә — атлетика ярышлары белән билгеле булган шәһәрдә — яшәгән мәсихчеләргә болай дип язган: «Йөгерештә катнашучыларның барысы да йөгерә, әмма бүләкне берсе генә ала, әллә моны белмисезме? Бүләкне алырлык итеп йөгерегез» (1 Көр. 9:24).

3. Мәңгелек тормыш өчен йөгерештә кем җиңә ала?

3 Изге Язмаларда месихчеләргә бу символик йөгерештә катнашырга киңәш ителә. (1 Көринтлеләргә 9:25—27 не укы.) Йөгерү мәңгелек тормыш белән бүләкләнә: майланган мәсихчеләр — күктә, ә башка йөгерүчеләр җирдә яшәячәк. Бу символик йөгерештә катнашкан һәм финишка килеп җиткән һәр кеше бүләк ала; бу йөгереш нәкъ шуның белән атлетика ярышларының күпчелегеннән аерылып тора (Мат. 24:13). Йөгерү кагыйдәләрен бозган яисә финишка килеп җитмәгән йөгерүчеләр генә җиңә алмый. Моннан тыш, бу йөгерештә генә бүләк итеп мәңгелек тормыш бирелә.

4. Ни өчен мәңгелек тормыш өчен йөгерештә катнашу җиңел түгел?

4 Финишка килеп җитү җиңел түгел. Моның өчен тәртипле һәм максатчан булырга кирәк. Йөгергәндә бер генә кеше абынмаган. Бу Гайсә Мәсих булган. Ләкин Мәсих артыннан баручылар, шәкерт Ягъкуб сүзләре буенча, «еш кына абына» (Ягък. 3:2). Әйе, безнең барыбыз да үзебезнең һәм башкаларның камил булмаулары аркасында газаплана. Шунлыктан без вакыт-вакыт абынырга, тизлекне киметергә һәм тукталырга мөмкин. Безнең хәтта егылуыбыз да ихтимал; ләкин егылгач та без торып басабыз һәм йөгерүебезне дәвам итәбез. Кайберәүләр шулкадәр каты егылган ки, хәтта аларга торып басар өчен һәм ярыш юлына кире кайтыр өчен башкаларның ярдәме кирәк булган. Шуңа күрә һәрберебезнең вакыт-вакыт абынуы я егылуы ихтимал (3 Пат. 8:46).

Егылсагыз да, ярдәмнән баш тартмагыз һәм торып басыгыз

АБЫНСАГЫЗ ДА, ЙӨГЕРҮДӘН ТУКТАМАГЫЗ

5, 6. а) Нинди мәгънәдә мәсихчеләр өчен «абыну ташы» юк һәм абынсалар аларга торып басарга нәрсә ярдәм итәчәк? б) Ни өчен кайберәүләр абынгач торып басмый?

5 Сез кешенең рухилыгы турында әйткәндә, бәлки, «абыну» я «егылу» сүзен кулланасыздыр. Изге Язмаларда очраган бу сүзләр кайвакыт бер үк мәгънә йөртергә мөмкин. Мәсәлән, Гыйбрәтле сүзләр 24:16 да болай дип әйтелә: «Тәкъва кеше җиде мәртәбә егылса да янә торып басар; явызлар исә егылган җирләрендәге афәттән һәлак булырлар».

6 Абынсак яки егылсак та, без барыбер торып баса алабыз. Йәһвәгә таянсак, ул безне проблемалар туганда я хаталар кылганда үз ярдәменнән ташламас. Без Йәһвәнең үзебезгә «торып басарга» ярдәм итәчәгенә бер дә шикләнмибез. Бу аны бөтен йөрәктән яраткан кешеләрне бик юата! Явызларның исә «торып басасы» килми. Алар Аллаһы биргән изге рухның һәм аның халкының ярдәмен эзләми яисә бу ярдәмнән баш тарта. Ләкин Йәһвә «канунын сөючеләр» өчен абыну ташы юк, шуңа күрә алар егылсалар да, тормыш өчен йөгереш юлына кире кайта ала. (Мәдхия 118:165 не укы.)

7, 8. Берәрсе «егылса», Аллаһы илтифатын югалтмас өчен нәрсә эшли ала?

7 Кайберәүләр үзләренең йомшак яклары аркасында вакыт-вакыт җитди булмаган гөнаһлар кыла. Андый кешеләр Йәһвә алдында тәкъва булып кала аламы? Әйе. Ләкин моның өчен аларга һәр очракта «торып басарга», ягъни чын күңелдән тәүбә итәргә һәм тәкъвалык юлына кире кайтырга тырышырга кирәк. Моны Аллаһының борынгы Исраил белән мөгамәләсеннән күреп була (Ишаг. 41:9, 10). Өстәрәк искә алынган Гыйбрәтле сүзләр 24:16 да егылуыбызга түгел, ә шәфкатьле Аллаһы ярдәме белән «торып баса» алуыбызга басым ясала. (Ишагыйя 55:7 не укы *.) Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих безнең бар тырышлыклар куячагыбызга ышана һәм «торып басарга» дәртләндерә (Мәд. 85:5; Яхъя 5:19).

8 Марафонда хәтта абынган яки егылган йөгерүче, вакыт югалтмыйча торып басса, йөгерүен дәвам итеп ярыш юлын тәмамлый ала. Мәңгелек тормыш өчен йөгерешебез турында әйткәндә, без аның тәмамланачак «көнен һәм сәгатен» белмибез (Мат. 24:36). Ләкин абынмаска тырышсак, безгә тизлекне киметмичә йөгерергә һәм йөгерешебезне тәмамларга җиңелрәк булыр. Абынмас өчен нәрсә эшләп була соң?

ТИЗЛЕКНЕ КИМЕТӘ ТОРГАН АБЫНУ ТАШЛАРЫ

9. Без нинди абыну ташларын карап чыгарбыз?

9 Биш абыну ташын карап чыгыйк. Бу — кимчелекләребез, тән теләкләре, имандашларның гаделсез мөгамәләләре, бәлаләр я эзәрлекләүләр һәм башкаларның камил булмаулары. Без абынырга мөмкин, әмма андый очракларда да Йәһвә бик сабыр икәнен онытмыйк. Ул безне кире кагарга ашыкмый.

10, 11. Давытның нинди кимчелеге булган?

10 Кимчелекләребезне ярыш юлында яткан ташлар белән чагыштырып була. Давыт патша һәм рәсүл Петернең тормышларындагы вакыйгаларны карап чыгып, без ике кимчелеккә — тотнаклылык җитмәү һәм кешеләрдән куркуга игътибар итәрбез.

11 Давыт патша кайвакыт үзен кулда тотмаган. Үзенең бу кимчелеге аркасында ул Бирсәбия белән зина кылган. Башка бер очракта ул үзен мыскыл иткән Набалга чак кына һөҗүм итмәгән. Кайчак уйламыйча эш иткән булса да, Давыт һәрвакыт Йәһвәгә ярарга тырышкан. Хата ясаган һәр очракта ул башкаларның ярдәме белән «торып баса» алган (1 Пат. 25:5—13, 32, 33; 2 Пат. 12:1—13).

12. Хаталарына карамастан Петер йөгерүен дәвам итәр өчен нәрсә эшләгән?

12 Петер кешеләрдән курыкканга, берничә тапкыр абынган булган. Шулай да ул һәр очракта Гайсәгә һәм Йәһвәгә тугры булып калган. Мәсәлән, ул кешеләр алдында бер генә тапкыр түгел, ә өч тапкыр үз Хуҗасыннан ваз кичкән (Лүк 22:54—62). Соңрак бер очракта Петер үзен мәсихчеләрчә тотмаган, ул башка халыклардан булган имандашларыннан, сөннәтле яһүди мәсихчеләрдән аермалы буларак, читләшкән. Петернең фикер йөртүе дөрес булмаган, һәм аның андый тотышы кардәшләр арасында бүленешләргә китерә алган. Моны абайлап, Паул Петергә турыдан-туры киңәш биргән (Гәл. 2:11—14). Петер Паулның киңәшенә үпкәләп, тормыш өчен йөгерүеннән туктаганмы? Юк, ул Паулның киңәшен кабул иткән, аны кулланган һәм йөгерүен дәвам иткән.

13. Начар сәламәтлек ничек абыну ташы була ала?

13 Кайчак начар сәламәтлек аркасында тормышыбыз авырая. Бу да безнең өчен абыну ташы булырга мөмкин. Ул йөгерүебезнең тизлеген киметә һәм безне хәлсез калдыра. Мәсәлән, Япониядән булган бер апа-кардәш суга чумдырылганнан соң 17 ел үткәч, нык чирләп киткән. Ул үз сәламәтлеге турында шулкадәр кайгырткан ки, хәтта рухи яктан бик көчсезләнгән. Берникадәр вакыттан соң ул актив булмаган вәгазьче булып киткән. Ике өлкән аның янына килеп аны ныгыткан. Аларның йомшак сүзләре аның күңелен җылыткан, һәм ул очрашуларга яңадан йөри башлаган. Ул болай дип искә төшерә: «Абый-кардәшләр минем белән шулкадәр ягымлы сөйләштеләр ки, мин хәтта елап та җибәрдем». Бүген бу апа-кардәш йөгерүен дәвам итә.

14, 15. Начар теләкләр кузгалганда, без нәрсә эшләргә тиеш? Мисал китерегез.

14 Күпләр тән теләкләре аркасында абынган. Теләкләребез безнең өчен вәсвәсә булса, безгә уйларыбызда, әхлакый һәм рухи яктан саф булып калыр өчен хәлебездән килгәннең барысын эшләргә кирәк. Хәтерлисездер, Гайсә безнең өчен абыну ташы була алган һәр нәрсәне, хәтта күзебезне я кулыбызны күчерелмә мәгънәдә «читкә ташларга» киңәш биргән булган. Моңа кайберәүләрне йөгерүдән туктаткан әхлаксыз уй-фикерләр һәм эшләр кермиме? (Маттай 5:29, 30 ны укы.)

15 Мәсихче гаиләдә туып үскән бер абый-кардәш үзенең балачактан ук гомосексуализмга тартылуы белән көрәшкәне турында язган. Ул һәрвакыт үзенең башка кешеләрдән аерылып торганын сизгән һәм моның аркасында үзен уңайсыз итеп хис иткән. 20 яшь тулгач, ул гомуми пионер хезмәтен башлаган; шул вакытта ул җыелышта инде хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт иткән. Берникадәр вакыттан соң бу абый-кардәш абынган, аңа Изге Язмаларга нигезләнгән төзәтү чаралары кулланылган булган һәм җыелыш өлкәннәр аңа ярдәм күрсәткән. Дога кылганга, Аллаһы Сүзен өйрәнгәнгә һәм башкаларга ярдәм итәргә тырышканга, ул торып басып йөгерүен дәвам итә алган. Шуннан соң күп еллар узгач, ул болай дип искә төшерә: «Миндә әле дә андый теләкләр вакыт-вакыт кузгала, әмма мин аларга бирелмим. Мин шуңа инандым: Йәһвә безнең каршы тора алмаслык вәсвәсәгә төшүебезне рөхсәт итмәячәк. Күрәсең, Аллаһы мин булдыра алам дип саный». Ул болай дип йомгаклый: «Минем бар тырышлыкларым яңа дөньяда бүләкләнәчәк. Мин бу вакытны бик көтәм. Ә әлегә мин көрәшеп яшим». Бу абый-кардәш йөгерүеннән туктамаска тәвәккәл.

16, 17. а) Үзен гаделсезлек корбаны итеп хис иткән бер абый-кардәшкә торып басарга нәрсә булышкан? б) Нәрсәне исебездә тоту безгә абынмаска ярдәм итә ала?

16 Абыну ташы имандашларның гаделсез мөгамәләләре дә булырга мөмкин. Элек өлкән булып хезмәт иткән Франциядә яшәүче бер кардәш үзен гаделсезлек корбаны итеп хис иткән һәм кардәшләргә үпкәләгән. Нәтиҗәдә, ул җыелыштагылар белән аралашмый башлаган һәм актив булмаган вәгазьче булып киткән. Аның янына ике өлкән килеп, туган хәлне аның үз карашыннан чыгып сөйләгәнен игътибар белән тыңлаган. Алар аны үз йөген Йәһвәгә салырга өндәгән һәм аңа Аллаһыга яраклы булып калудан мөһимрәк нәрсә юк икәнен искә төшергән. Ул аларның киңәшенә колак салган һәм озакламый ярыш юлына кире кайткан, ягъни җыелыш эшләрендә яңадан актив катнаша башлаган.

17 Әйдәгез, Гайсә Мәсих Аллаһы билгеләгән Җыелыш Башы икәнен онытмыйк һәм камил булмаган кешеләрнең безнең вә башкалар белән мөгамәләләре өчен артык борчылмыйк. Гайсәнең күзләре «янып торган ялкын шикелле» булганга, ул бар нәрсәнең асылына төшенеп, без күрә алганнан күбрәкне күрә (Ачыл. 1:13—16). Мәсәлән, безгә җыелышта булган берәр хәл гаделсезлек кебек күренәдер, әмма без чынында нәрсә һәм нинди сәбәптән булганын аңлап бетермәскә мөмкин. Гайсә исә җыелыштагы андый хәлләрне тиешенчә һәм кирәк вакытта төзәтә. Шуңа күрә имандашларыбызның эшләре я карарлары безнең өчен беркайчан да абыну ташы булмасын.

18. Бәлаләр яки эзәрлекләүләрдә тугры булып калыр өчен нәрсә эшләргә?

18 Башка ике абыну ташы — бәлаләр я эзәрлекләүләр һәм җыелыштагыларның камил булмаулары. Үзенең чәчүче турындагы кинаяле хикәясендә Гайсә кайберәүләр, Аллаһы хезмәтчеләре буларак, «бәлаләр яки эзәрлекләүләр» кичергәнгә абына дип әйткән булган. Безне кем генә эзәрлекләмәсен — гаиләдәгеләрме, күршеләрме я хөкүмәтме,— андый эзәрлекләүләр безгә орлык «йөрәгебездә тамыр җибәрмәгән» булса гына, ягъни хакыйкать күңелебезгә тирән үтеп кермәгән булса гына зыян китерә ала (Мат. 13:21). Ләкин безнең Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр булса, Патшалык орлыгы иманыбызны ныгытып йөрәгебездә тирән тамырлар җәячәк. Сынауларга дучар булганда, мактауга лаеклы нәрсәләр турында уйланып дога кылырга тырышыгыз. (Филипиялеләргә 4:6—9 ны укы.) Йәһвә ярдәме белән без сынауларны кичереп чыгарбыз һәм йөгерүебездән туктамабыз.

Йөгерүегезне тәмамларга сезгә бернәрсә дә комачауламасын!

19. Берәрсе безне рәнҗетсә, абынудан ничек сакланырга?

19 Кызганычка каршы, Йәһвәгә күп еллар хезмәт иткән кайбер кардәшләр башкаларның камил булмаулары аркасында йөгерүләреннән туктаган. Алар башкаларның эшләре үз вөҗданнарына каршы килгәнгә абынган (1 Көр. 8:12, 13). Берәрсе безне рәнҗетсә, без аларга үпкәләгәнгә хакыйкатьне калдырырбызмы? Изге Язмаларда, мәсихчеләргә үпкәләр өчен нигезләре бар кебек тоелса да, башкаларны кичерергә һәм хөкем итмәскә киңәш ителә (Лүк 6:37). Юлыгызда берәр абыну ташы очраганда, үзегездән болай дип сорагыз: мин башкаларны үз карашымнан гына чыгып хөкем итмимме? Кардәшләр камил түгел икәнен белсәм дә, мин аларның кимчелекләре аркасында тормыш өчен йөгерүемнән туктамаммы? Йәһвәне яратсак, без, башкалар нәрсә генә эшләмәсен, финишка килеп җитә алабыз.

ЧЫДАМЛЫЛЫК БЕЛӘН ЙӨГЕРЕГЕЗ һӘМ АБЫНУДАН САКЛАНЫГЫЗ

20, 21. Тормыш өчен йөгерештә җиңәр өчен сез нәрсә эшләргә тәвәккәл?

20 Сезнең «ярыш юлын тәмамлыйсыгыз» киләме? (2 Тим. 4:7, 8). Алай булса, шәхси өйрәнү үткәрегез. Изге Язмалар һәм басмаларыбыз ярдәмендә тикшерүләр үткәрегез, анда язылганнар турында уйланыгыз һәм сезне абындыра алган ташларны күрергә тырышыгыз. Йәһвә Аллаһыдан сезне ныгытсын дип изге рух сорагыз. Тормыш өчен йөгерештә катнашучыларның берсе дә абынганга я егылганга гына үз йөгерүеннән туктамый икәнен онытмагыз. Ул торып басарга һәм ярыш юлына кире кайтырга тырышыр. Ул, иман сынауларыннан сабаклар алып, абыну ташларын хәтта баскыч итеп кулланыр.

21 Изге Язмалардан күренгәнчә, мәңгелек тормыш өчен йөгерештә катнашучылар бар тырышлыкларны куеп йөгерергә тиеш. Бу йөгерештә катнашу җиңүгә алып барган автобуска утырып баруга тиң түгел. Тормыш өчен без үзебез йөгерергә тиеш. Йөгергәндә Йәһвә безгә күп тынычлык бирәчәк (Мәд. 118:165). Аллаһы безне бүген дә фатихалап торачак һәм финишка килеп җитсәк, мәңге фатихалаячак (Ягък. 1:12).

^ 7 абз. Ишагыйя 55:7: «Явыз кеше — үз юлын һәм усал ниятле кеше үз уйларын калдырсын. Ул үзенә мәрхәмәт күрсәтәчәк Йәһвәгә һәм безнең Аллаһыбызга кайтсын, чөнки Аллаһы аны ихлас күңелдән кичерәчәк».