Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Иреклелек Аллаһысына хезмәт итегез

Иреклелек Аллаһысына хезмәт итегез

Иреклелек Аллаһысына хезмәт итегез

«Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аның әмерләре авыр түгел» (1 ЯХЪЯ 5:3).

СЕЗ ҖАВАП БИРӘ АЛАСЫЗМЫ?

Шайтан безнең Аллаһы нормалары турында нәрсә уйлавыбызны тели?

Ни өчен безгә дусларны бик җентекләп сайларга кирәк?

Иреклелек Аллаһысына тугры калырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

1. Йәһвә үз иреклелеген ничек куллана, һәм Адәм белән Хаувага ул нинди иреклелек биргән?

ЙӘҺВӘНЕҢ генә чиксез иреклелеге бар. Әмма ул аны һәрвакыт дөрес куллана. Ул үз хезмәтчеләренең һәр адымын күзәтеп тормый. Киресенчә, ул аларга ихтыяр иреге биргән: алар үзләре карарлар кабул итә һәм үзләренең дөрес булган теләкләрен канәгатьләндерә ала. Мәсәлән, Аллаһы Адәм белән Хаувага бер генә канун биргән. Ул аларга «яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан» ашамаска кушкан (Ярат. 2:17). Шулай итеп, алар Аллаһы ихтыярын дә үти һәм искиткеч иреклелеккә дә ия була алган.

2. Ни өчен беренче кешеләр Аллаһы үзләренә биргән иреклелекне югалткан?

2 Ни өчен Аллаһы беренче кешеләргә шулкадәр зур иреклелек биргән? Ул аларны үзенә охшатып яраткан һәм аларга вөҗдан биргән. Ул, беренче кешеләр Барлыкка Китерүчеләрен яратканга, дөреслек кылачак дип өметләнгән (Ярат. 1:27; Рим. 2:15). Кызганычка, Адәм белән Хаува Барлыкка Китерүчеләренә рәхмәтле булып кала алмаган һәм үзләренә бирелгән иреклелекнең кадерен белеп бетермәгән. Алар Шайтан тәкъдим иткән иреклелекне сайлаган, ягъни нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен үзләре билгеләргә булган. Алар сайлаулары үзләренә күбрәк иреклелек бирер дип уйлаган, әмма чынбарлыкта бу аларны һәм бар кешелекне гөнаһ коллары иткән һәм газаплар белән үлемгә китергән (Рим. 5:12).

3, 4. Шайтан безнең Йәһвә нормалары турында нәрсә уйлавыбызны тели?

3 Шайтан ике камил кешене (гаять күп рухи затлар турында әйтәсе дә юк) Аллаһы хакимлегенә буйсынмаска этәрә алган икән, ул безне дә моңа этәрә ала. Аның ысуллары үзгәрмәгән. Ул безнең Аллаһы нормаларын үтәү авыр һәм алар безне шатлык белән канәгатьлектән мәхрүм итә дип уйлавыбызны тели (1 Яхъя 5:3). Дөнья кешеләре нәкъ шулай уйлый да, һәм алар белән еш аралашсак, безнең дә алай уйлый башлавыбыз бар. Җенси бозыклык кылган 24 яшьлек бер апа-кардәш болай дигән: «Карашларым яшьтәшләремнекеннән аерылып торыр дип курыкканга, дөньяви дусларым белән аралашу миңа начар яктан йогынты ясады». Бәлки, сезнең дә дусларның тәэсире көчле булырга мөмкин икәнен сизгәнегез бардыр.

4 Кызганыч, әмма, кайбер кардәшләр дә безгә начар яктан тәэсир итәргә мөмкин. «Мин дөньяви кешеләр белән йөрешкән кайбер яшьләр белән дуслык йөрттем,— дип әйткән бер яшь Йәһвә Шаһите.— Ләкин мин, алар белән күбрәк вакыт үткәргән саен, үземнең алар кебек булып китүемне сизә башладым. Мин рухи яктан көчсезләнә бардым. Очрашуларда бирелгән рухи ризык миңа шатлык китерми инде, һәм вәгазьгә дә мин теләр-теләмәс йөри идем. Моның барысы миңа бу дусларым белән араны өзәргә кирәк икәнен күрсәтте, һәм мин шулай эшләдем дә!» Дусларыгызның үзегезгә никадәр көчле йогынты ясый алганын аңлыйсызмы? Әйдәгез, Изге Язмалардагы бер мисалны карап чыгыйк (Рим. 15:4).

УЛ АЛАРНЫҢ ЙӨРӘКЛӘРЕН УРЛАГАН

5, 6. Абессалом башкаларны ничек итеп алдаган, һәм аның нияте үтәлгәнме?

5 Изге Язмаларда башкаларга начар яктан йогынты ясаган күп кешеләрнең мисаллары китерелә. Андый мисалларның берсе — Давыт патшаның улы Абессалом. Ул төскә-биткә бик чибәр булган. Әмма аның йөрәгендә, Шайтанныкындагы кебек, тәкәбберлек һәм комсызлык тамыр җибәргән. Аның тәхеткә утырырга хакы булмаса да, ул әтисе урынына патша булырга теләгән *. Максатына ирешер өчен, Абессалом исраиллеләрне патша сараенда алар турында кайгыртучы кеше юк дип ышандырган. Ә үзе халыкның иминлеге хакында кайгырткандай булып кыланган. Абессалом Иблис Гадән бакчасында кулланган ысулны кулланган: ул үзен кешеләргә яхшылык теләүче итеп күрсәткән һәм шул ук вакыт атасы турында коточкыч ялган сөйләгән (2 Пат. 15:1—5).

6 Абессаломның мәкерле нияте үтәлгәнме? Билгеле бер дәрәҗәдә, әйе, чөнки Изге Язмаларда: «Абессалом... исраиллеләрнең йөрәкләрен урлый барды»,— дип язылган (2 Пат. 15:6). Ләкин Абессаломның тәкәбберлеге аны һәлакәткә китергән. Нәтиҗәдә, ул гына түгел, ә аның ялганына ышанган меңләгән кеше дә үлгән (2 Пат. 18:7, 14—17).

7. Абессалом мисалыннан без нинди сабаклар ала алабыз? (14 нче биттәге рәсемне кара.)

7 Ни өчен исраиллеләрне алдау авыр булмаган? Бәлки, аларга Абессаломның вәгъдәләре ошагандыр, яисә алар аның тышкы кыяфәте тәэсиренә бирелгәндер. Ничек кенә булмасын, без шуны төгәл әйтә алабыз: алар Йәһвәгә һәм ул билгеләгән патшага тугры булмаган. Безнең көннәрдә дә Шайтан «Абессаломнарны» кулланып, Йәһвә хезмәтчеләренең йөрәкләрен урларга тырыша. Андый кешеләр: «Йәһвә нормалары сезне чикли. Йәһвәгә хезмәт итмәүчеләргә карагыз. Менә ничек яшәргә кирәк!» — дип әйтергә мөмкин. Сез аларның сүзләренең җирәнгеч ялган икәненә төшенерсезме һәм Аллаһыга тугры калырсызмы? Йәһвәнең камил кануны гына — Мәсих кануны — сезне чын иреклелеккә китерә ала икәнен онытмассызмы? (Ягък. 1:25). Алайса, бу канунны яратуыгызны күрсәтегез һәм һәрвакыт мәсихче ирегегезне дөрес кулланыгыз. (1 Петер 2:16 ны укы.)

8. Йәһвә нормаларын бозу чынында бәхет китерми икәнен тормыштан алынган нинди мисаллар күрсәтә?

8 Шайтанның корбаны ешрак яшьләр булып китә. 30 дан узган бер абый-кардәш үзенең яшүсмер чаклары турында болай дигән: «Мин Йәһвәнең әхлакый нормалары мине саклый дип түгел, ә чикли дип саный идем». Нәтиҗәдә, ул җенси әхлаксызлык кылган. Ләкин бу аңа бәхет китермәгән. «Ачы гаеп хисе һәм вөҗдан газабы мине еллар буе борчыды»,— дип әйткән ул. Үзенең яшүсмер чакларын исенә төшереп, бер апа-кардәш болай дип язган: «Әхлаксызлык эшләгәннән соң, син үзеңә үзең кызганыч буласың һәм үзеңне хөрмәт итми башлыйсың. 19 ел узса да, начар истәлекләр әле дә хәтеремә төшә». Башка бер апа-кардәш болай дигән: «Тәртибем якын күргән кешеләремә зур кайгы китерде, моның турында уйлау мине физик, рухи һәм эмоциональ яктан көчсез итте. Йәһвәнең үзеңне хупламаганын белеп яшәү — бик ачы нәрсә». Шайтан сезнең гөнаһның андый нәтиҗәләре турында уйламавыгызны тели.

9. а) Безгә үзебезгә Йәһвә, аның кануннары һәм принциплары турында нинди сораулар бирергә кирәк? б) Ни өчен Аллаһыны якыннан белү мөһим?

9 Хакыйкатьне белгән күп яшьләр һәм хәтта олылар да гөнаһлы ләззәтләр кыйммәткә төшә икәнен үзләренең ачы тәҗрибәләреннән аңлаган (Гәл. 6:7, 8). Шуңа күрә үзегездән болай дип сорагыз: Шайтан үз ысуллары ярдәмендә мине алдарга тырышканда, мин моны күрәмме? Мин Йәһвәне һәрвакыт хакыйкать сөйләгән һәм үземә яхшыны гына теләгән якын Дустым итеп саныйммы? Аллаһының үземне бәхетле булырга ярдәм итәчәк нәрсәләрдән беркайчан да мәхрүм итмәячәгенә ышанаммы? (Ишагыйя 48:17, 18 не укы *.) Бу сорауларга уңай җавап кайтарыр өчен, Йәһвә турында аз белү җитми. Сезгә аны якыннан белергә һәм аның Изге Язмалардагы кануннар белән принципларны ирегегезне чикләргә теләгәнгә түгел, ә сезне яратканга биргәнен аңларга кирәк (Мәд. 24:14).

ЙӘҺВӘДӘН АКЫЛЛЫ ҺӘМ ТЫҢЛАУЧАН ЙӨРӘК СОРАП ДОГА КЫЛЫГЫЗ

10. Ни өчен безгә Сөләйман патшадан үрнәк алырга кирәк?

10 Яшь булганда, Сөләйман басынкы гына болай дип дога кылган: «Мин яшь бит әле, ничек чыгарга да, ничек керергә дә белмим». Аннары ул Йәһвәдән акыллы һәм тыңлаучан йөрәк сораган (3 Пат. 3:7—9, 12). Йәһвә аның эчкерсез догасына җавап биргән, ул синекенә дә — яшьме син, олымы — җавап бирәчәк. Әлбәттә, Йәһвә сиңа аңлау сәләтен һәм акыллылыкны могҗизалы рәвештә бирмәс. Ләкин аның Сүзен җентекләп өйрәнсәң, догада изге рух сорасаң һәм мәсихче җыелышта бирелгән җитәкчелеккә буйсынсаң, ул сине акыллыландырыр (Ягък. 1:5). Шулай итеп Йәһвә хәтта яшь хезмәтчеләрен дә үзенең киңәшләренә колак салмаучылардан, шул исәптән дөньяда «зирәкләр һәм акыл ияләре» дип аталганнардан акыллырак итә (Лүк 10:21; Мәдхия 118:98 —100 не укы).

11—13. а) Мәдхия 25:4, Гыйбрәтле сүзләр 13:20 һәм 1 Көринтлеләргә 15:33 тән нинди сабаклар алып була? б) Бу шигырьләрне сез ничек кулланырсыз?

11 Йәһвәгә якынаер өчен, Изге Язмаларны өйрәнергә һәм укыганнарыбыз турында уйланырга кирәк. Изге Язмалардагы кайбер шигырьләрне карап чыгып, без моның никадәр мөһим икәнен күрербез. Аларның һәрберсе кем белән аралашырга, ә кем белән аралашмаска икәнен күрсәтә. «Ялган сөйләүчеләр җыенында утырмадым, кануннан язганнарга иярмәм» (Мәд. 25:4). «Зирәкләр белән аралашучы үзе дә зирәк булыр; ә ахмаклар белән дуслык йөртүче юлдан язар» (Гыйб. сүз. 13:20). «Азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза» (1 Көр. 15:33).

12 Бу шигырьләрдән без нинди сабаклар ала алабыз? 1) Йәһвә безнең дусларны җентекләп сайлавыбызны тели. Аның безне әхлакый һәм рухи яктан яклыйсы килә. 2) Дусларыбыз безгә я уңай, я начар йогынты ясый; бу бәхәссез. Китерелгән шигырьләрдән күренгәнчә, Йәһвә үз сүзләренең күңелебез түренә ирешүен тели. Ничек итеп? Шигырьләрнең берсендә дә «син... тиеш түгелсең» кебек катгый таләпләр юк. Аларда төп хакыйкатьләр генә ачыклана. Асылда Йәһвә Аллаһы безгә болай ди: «Бу хакыйкать. Син нәрсә эшләрсең? Күңел теләкләрең нинди?»

13 Алда китерелгән өч шигырьдә дә бәхәссез дөреслек язылган, шуңа күрә алар бар заманнарда һәм төрле очракларда кулланырлык. Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «кануннан язганнарны» кайда очратып була? Алар белән якын аралашмас өчен нинди чаралар күреп була? (Гыйб. сүз. 3:32; 6:12). Йәһвә «зирәкләр» белән аралашуымны тели, ә кемнәр алар? Ул «ахмаклар» белән дуслык йөртүемне теләми, алар кемнәр? (Мәд. 110:10; 111:1; Гыйб. сүз. 1:7). Начар дусларны сайласам, мин нинди «яхшы әхлакны» бозармын? «Азгын кешеләр» дөнья кешеләре генәме? (2 Пет. 2:1—3). Сез бу сорауларга ничек җавап бирерсез?

14. Гаилә белән гыйбадәт кылуыгызны ничек яхшыртып була?

14 Үзегезне һәм гаиләгезне борчый торган сорауларга Йәһвә карашын белер өчен, өч шигырьне тикшергән кебек, башка шигырьләрне дә тикшереп чыга аласыз *. Әти-әниләр, гаиләгезне борчый торган сорауларны гыйбадәт кылу кичендә карап чыгарга тырышыгыз. Һәм үз максатыгызны исегездә тотыгыз: сезгә гаиләдәгезнең һәрберсенә Аллаһы кануннары вә принциплары аның безгә карата яратуын чагылдыра икәнен күрсәтергә кирәк (Мәд. 118:72). Өйрәнүегезне шулай үткәрсәгез, сез Йәһвәгә һәм бер-берегезгә якынлашачаксыз.

15. Йөрәгегез акыллырак һәм тыңлаучанрак булып барамы, юкмы икәнен ничек белергә?

15 Йөрәгегез акыллырак һәм тыңлаучанрак булып барамы? Моны белер өчен, фикер йөртүегезне Аллаһының тугры хезмәтчеләренең, мәсәлән, Давыт патшаның фикер йөртүе белән чагыштырыгыз. Ул болай дип язган: «Әй Аллам, Синең ихтыярыңа буйсынасым килә, Синең кануның минем йөрәгемдә» (Мәд. 39:9). Моңа охшаш фикерне 118 нче мәдхияне язучы да әйткән: «Әй Ходай, кануныңны бик яратам! Алар турында көннәр буе уйлый алам» (Мәд. 118:97). Андый ярату үзеннән-үзе килеп чыкмый. Ул тирән өйрәнү, дога кылу һәм уйлану нәтиҗәсендә барлыкка килә. Ярату шулай ук кеше Йәһвә нормалары буенча яшәү күп фатихалар китерә икәнен үз тәҗрибәсендә күргән саен үсә бара (Мәд. 33:9).

МӘСИХЧЕ ИРЕГЕГЕЗ ӨЧЕН КӨРӘШЕГЕЗ!

16. Чын иреклелек өчен көрәштә җиңәсебез килсә, безгә нәрсәне исебездә тотарга кирәк?

16 Бар заманнарда да халыклар азатлык өчен мәрхәмәтсез сугышлар алып барган. Сезгә исә мәсихче ирегегез өчен рухи көрәш алып бару никадәр мөһимрәк! Сезгә Шайтан, дөнья һәм аның агулы рухы белән генә түгел, ә камил булмавыгыз һәм мәкерле йөрәгегез белән дә көрәшергә кирәк икәнен исегездә тотыгыз (Ирем. 17:9; Эфес. 2:3). Йәһвә ярдәме белән сез бу көрәштә җиңә аласыз. Моннан тыш, һәрбер җиңүегезнең — зурмы ул, кечкенәме — ким дигәндә ике уңай ягы бар. Беренчедән, сез Йәһвә йөрәген сөендерәчәксез (Гыйб. сүз. 27:11). Икенчедән, «камил булган иреклелек канунына» буйсыну үзегезгә файда китергәнен күргән саен, мәңгелек тормышка илтүче тар юлда калырга теләгегез үсә барачак. Ә тиздән сез Йәһвәгә тугры булганнарны көткән зуррак иреклелеккә дә ия булачаксыз (Ягък. 1:25; Мат. 7:13, 14).

17. Ни өчен безгә хаталарыбыз аркасында артык борчылмаска кирәк, һәм Йәһвә безгә ничек ярдәм итә?

17 Без барыбыз да хаталар эшлибез (Вәг. 7:20). Хаталар җибәргәндә, артык борчылмагыз һәм үзегезне чиктән тыш тиргәмәгез. Егылсагыз, торып басарга һәм алга таба баруыгызны дәвам итәргә тырышыгыз. Моның өчен кайвакыт җыелыштагы өлкәннәргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә дә кирәк булыр. Аларның «иман белән кылынган догалары», Ягъкуб язганча, «авыруны сәламәтләндерер, Раббы аны савыктырыр. Әгәр ул гөнаһлар кылган булса, Аллаһы аны гафу итәр» (Ягък. 5:15). Шуны беркайчан да онытмагыз: Аллаһы бик мәрхәмәтле, һәм җыелышка ул сезне, яхшы сыйфатларыгызны күргәнгә, алып килгән. (Мәдхия 102:8, 9 ны укы.) Йәһвәгә бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итсәгез, ул сезне калдырмаячак (1 Елъ. 28:9).

18. Гайсәнең Яхъя 17:15 тә язылган догасы буенча ничек эш итеп була?

18 Үзенең җирдә яшәгән соңгы төнендә Гайсә, унбер тугры рәсүле турында дога кылганда, Атасыннан аларны «явызлыктан саклавын» сораган (Яхъя 17:15). Гайсә үз рәсүлләре турында гына түгел, ә бар шәкертләре хакында борчылган. Шуңа күрә Йәһвәнең безне бу авыр көннәрдә яклап, Гайсәнең догасына җавап бирәчәгенә шикләнмәгәз. «Раббы — гадел юлдагылар өчен котылу, гөнаһсызлар өчен калкан ул. Ул... тугры кешеләренең юлларын саклый» (Гыйб. сүз. 2:7, 8). Сафлык юлында авырлыклар очраса да, бу юлдан гына барып, без мәңгелек тормышка һәм чын иреклелеккә ия булачакбыз (Рим. 8:21). Беркемгә дә үзегезне бу юлдан яздырырга юл куймагыз!

[Искәрмәләр]

^ 5 абз. Аллаһы Давытка аңардан соң патша булып идарә итәчәк «токым», ягъни угыл, бирергә вәгъдә иткәндә, Абессалом инде туган булган. Шуңа күрә Абессалом, күрәсең, Йәһвәнең үзен түгел, ә башканы киләсе патша итеп сайлаганын белгән (2 Пат. 3:3; 7:12).

^ 9 абз. Ишагыйя 48:17, 18: «Сине Йолып Алучы, Исраил Изгесе, Йәһвә болай ди: „Мин, Йәһвә, сине файдаңа өйрәтүче, син барырга тиеш юлдан сине алып баручы синең Аллаһың. Әгәр дә син минем әмерләремә игътибарлы булсаң иде! Шулчак синең тынычлыгың — елга кебек, ә тәкъвалыгың диңгез дулкыннары кебек булыр иде“».

^ 14 абз. Сез гаиләгез белән карап чыга алган кайбер шигырьләр: 1 Көринтлеләргә 13:4—8, аларда Паул мәхәббәтне сурәтләгән; Мәдхия 18:8—12, аларда Йәһвә кануннарына буйсыну нинди фатихалар китергәне әйтелә.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[14 биттәге иллюстрацияләр]

Безнең көннәрдә Абессаломнарны ничек танырга һәм алардан ничек сакланырга?