Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез Аллаһының бүләге никахны кадерлисезме?

Сез Аллаһының бүләге никахны кадерлисезме?

Сез Аллаһының бүләге никахны кадерлисезме?

«Йәһвәдән сезгә бүләк булсын һәм сезнең һәрберегез үз иренең йортында тынычлык тапсын» (РУТ 1:9, ЯД).

СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

Ни өчен без Аллаһының борынгы хезмәтчеләре никахны кадерләгән һәм хөрмәт иткән дип әйтә алабыз?

Тормыш иптәше итеп кемне сайлавыбыз Йәһвә өчен мөһим икәнен без кайдан беләбез?

Изге Язмалардан никах турындагы кайсы киңәшне сез тормышыгызда кулланырга телисез?

1. Хатынын беренче тапкыр күргәч, Адәм нинди хисләр кичергән?

«МЕНӘ минем сөякләремнән алынган сөяк, менә минем итемнән алынган ит. Аңа „хатын-кыз“ диелер, чөнки ул „ир“дән алынды» (Ярат. 2:23). Бу сүзләрне беренче кеше Адәм әйткән. Йәһвә аңа чибәр хатын биргән һәм ул моңа бик бәхетле булган! Аның шигъри тел белән сөйли башлаганына гаҗәпләнәсе юк! Йәһвә Адәмне тирән йокыга талдырган һәм аның кабыргасыннан гүзәл хатын-кыз барлыкка китергән. Адәм аны Хаува дип атаган. Аллаһы аларны бәхетле никахта бергә кушкан. Йәһвә хатынны Адәмнең кабыргасыннан барлыкка китергәнгә, Адәм белән Хаува бер-берсенә бүгенге теләсә кайсы ирле-хатынлыдан якынрак булган.

2. Ни өчен ир-ат белән хатын-кыз бер-берсенә тартыла?

2 Үзенең чагыштыргысыз акыллылыгын күрсәтеп, Йәһвә кешеләрне гыйшык тотышырга сәләтле иткән, һәм бу хис ярдәмендә ир-ат белән хатын-кыз бер-берсенә тартыла. Бер энциклопедиядә болай диелә: «Өйләнешергә җыенган ир-ат һәм хатын-кыз үзара җенси мөнәсәбәтләр булуына һәм араларында булган гыйшык утының сүнмәячәгенә өметләнә». Йәһвә халкында булган гаиләләр турында да шуны ук әйтеп була.

АЛАР НИКАХ ӨЧЕН РӘХМӘТЛЕ БУЛГАН

3. Исхакка хатынны табар өчен, Ибраһим нәрсә эшләгән?

3 Тугры Ибраһим никахны югары бәяләгән. Шуңа күрә Исхакка хатын алыр өчен, ул үзенең иң өлкән хезмәтчесен Месопотамиягә җибәргән. Хезмәтче ярдәм сорап, Йәһвәгә дога кылган һәм бу яхшы нәтиҗәләргә китергән. Аллаһыдан куркып яшәгән Рәбика Исхакның яраткан хатыны булып киткән һәм Йәһвәнең Ибраһим токымы турында әйткән вәгъдәсенең үтәлүендә катнашкан (Ярат. 22:18; 24:12—14, 67). Бүген күпләр ир я хатынны үзләре сайлый. Кайчак исә башкаларга тормыш иптәшен табарга ярдәм итәргә теләүчеләр дә табыла. Әмма кешеләр үзләре сорамый торып, аларга андый ярдәмне күрсәтү дөрес булмас иде. Әлбәттә, никахлар күктән билгеләнми, әмма мәсихчеләр, Аллаһыдан җитәкчелек сорап, дога кылсалар һәм изге рух буенча эш итсәләр, Аллаһы аларга тормышның бу һәм башка өлкәләрендә ярдәм итәчәк (Гәл. 5:18, 25).

4, 5. Сулам кызы белән көтүченең бер-берсен яратканнары нәрсәдән күренә?

4 Борынгы Исраилдә яшәгән чибәр Сулам кызы Сөләйман патшаның күпсанлы хатыннарының берсе булырга теләмәгән һәм башкаларны үзен моңа әйдәләмәскә үтенгән. Ул болай дигән: «Иерусалим кызлары, миндә мәхәббәтне, ул үзе уянмыйча, уятмаячаксыз һәм кабызып җибәрмәячәксез дип ант итегез» (Җыр. 8:4). Сулам кызы башка кешегә — бер көтүчегә гашыйк булган. Кыз, басынкы итеп: «Мин диңгез буендагы тигезлектә үскән зәгъфран гына, уйсулыкта үскән лалә генә»,— дип әйткән. Көтүче аңа болай дип җавап кайтарган: «Чәнечкеле үләннәр арасында лалә чәчәге ничек булса, кызлар арасында минем сөеклем шундыйдыр»! (Җыр. 2:1, 2). Алар чыннан да бер-берсен яраткан.

5 Сулам кызының һәм көтүченең беренче чиратта Аллаһыны яратулары аларның никахлары өчен нык нигез булган. Сөйгәненә Сулам кызы болай дигән: «Мине үз йөрәгеңә мөһер итеп, кулыңа мөһер итеп сал, чөнки мәхәббәт үлем кебек көчле, шеол кебек үз дигәнендә нык тора, үзенә җан-тән белән бирелгәнлекне таләп итә. Аның ялкыны — ут ялкыны, Йәһ ялкыны [чөнки Аллаһы аның чыганагы]. Зур сулар мәхәббәтне сүндерә алмас һәм елгалар да аны агызып алып китә алмас. Кеше мәхәббәт өчен өйдә булган бар кыйммәтле әйберләрен бирергә булса, аларны җирәнеп кире кагарлар иде» (Җыр. 8:6, 7). Никахка керергә уйлаган Аллаһының хезмәтчесе гаиләсендә шундый ук кайнар мәхәббәт булуын теләргә тиеш түгелме әллә?

АЛЛАҺЫ ӨЧЕН МӨҺИМ БУЛГАН САЙЛАУ

6, 7. Тормыш иптәше итеп кемне сайлавыбыз Аллаһы өчен мөһим икәнен без кайдан беләбез?

6 Синең үзеңә тормыш иптәше итеп кемне сайлавың Йәһвә өчен мөһим. Аллаһы исраиллеләргә Кәнган кешеләре турында мондый әмер биргән: «Бу халыклар белән никахка кермәгез, кызларыгызны аларның угылларына бирмәгез, ә угыллырыгызга аларның кызларын алмагыз. Югыйсә, алар сезнең балаларыгызны Раббыдан читләштерер, балаларыгыз башка илаһларга табына башларлар. Моның өчен Раббының сезгә ачуы чыгар һәм Ул сезне бик тиз юк итеп бетерер» (Кан. 7:3, 4). Гасырлар узгач рухани Езра болай дигән: «Сез, чит халыклардан булган хатын-кызларга өйләнеп, тугрылыксызлык күрсәттегез һәм шуның белән Исраил гаебен тагы да арттырдыгыз» (Езра 10:10). Рәсүл Паул имандашларына: «Ире исән чакта хатын аңа бәйле. Ире үлгәч, кемгә теләсә, шуңа кияүгә чыгарга ирекле, әмма Раббыга иман итүчегә генә»,— дип әйткән (1 Көр. 7:39).

7 Йәһвәнең багышланган хезмәтчесе Йәһвә Шаһите булмаган кеше белән никахлашканда Аллаһыга тыңламаучанлык күрсәтә. Езра көннәрендәге исраиллеләр, «чит халыклардан булган хатын-кызларга өйләнеп», тугрылыксызлык күрсәткәннәр. Изге Язмаларда мәсихчеләрнең кемнәр белән никахлашырга тиеш икәнлеге турында туры әйтелә. Һәм Аллаһының таләпләрен йомшартырга тырышу дөрес булмас иде (Езра 10:10; 2 Көр. 6:14, 15). Йәһвә Шаһите булмаган кеше белән никахлашкан мәсихче начар үрнәк бирә һәм Аллаһының бүләге никахка тиешле хөрмәт күрсәтми. Суга чумдырылган абый яисә апа-кардәш андый никахка керсә, ул мәсихче җыелышта кайбер хөрмәтле вазифаларын югалта ала. Һәм инде: «Йәһвә мин белә торып сине тыңламадым, әмма, зинһар, син барыбер мине фатихала»,— дип дога кылып, фатихалар көтү акылсыз булыр иде.

КҮКТӘГЕ АТАБЫЗ ЯХШЫРАК БЕЛӘ

8. Ни өчен никахка кагылышлы сорауларда Аллаһының күрсәтмәләре буенча эш итәргә кирәк? Аңлатыгыз.

8 Берәр механизмны уйлап чыгаручы аның ничек эшләгәнен төгәл белә, һәм аны дөрес җыяр өчен, кирәкле күрсәтмәләр бирә ала. Без бу механизмны, инструкцияне санга сукмыйча, үзебез теләгәнчә җыйсак, нәрсә булыр? Бу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шулай итеп, никахта бәхетле булырга теләсәк, без Никахка Нигез Салучының — Йәһвәнең — күрсәтмәләре буенча эш итәргә тиеш.

9. Ни өчен без Йәһвә ялгызлыкның нәрсә икәнен һәм никах нинди шатлык китерә алганын аңлый дип әйтә алабыз?

9 Йәһвә кешелек һәм никах турында барысын белә. Кешеләр «үрчегез, ишәегез» дигән йөкләмәне үтәсеннәр өчен, ул аларга җенси ихтыяҗлар биргән (Ярат. 1:28). Аллаһы ялгызлыкның нәрсә икәнен яхшы аңлый, чөнки беренче хатын-кызны барлыкка китерер алдыннан ул мондый сүзләр әйткән булган: «Адәмне ялгызын калдыру әйбәт түгел, үзенә тиң бер ярдәмчене яратачакмын» (Ярат. 2:18). Йәһвә никах бәйләнешләре нинди шатлык китерә алганын яхшы белә. (Гыйбрәтле сүзләр 5:15—18 не укы.)

10. Җенси мөнәсәбәтләргә килгәндә, мәсихче гаилә нәрсәне исәпкә алырга тиеш?

10 Кешелек Адәмнән гөнаһ һәм камилсезлек мирас итеп алганга, бүген бер генә никахны да камил дип атап булмый. Әмма Йәһвәнең хезмәтчеләре, Аллаһы Сүзе буенча яшәсәләр, никахта чын бәхеткә ирешә алачак. Мәсәлән, әйдәгез, Паулның никахтагы җенси мөнәсәбәтләргә кагылышлы киңәшен карап чыгыйк. (1 Көринтлеләргә 7:1— 5 не укы.) Изге Язмаларда ир белән хатын балага узар өчен генә якынлык кылырга тиеш дип әйтелми. Андый мөнәсәбәтләр аларның эмоциональ һәм физик ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала. Әмма җенси бозыклыкны Аллаһы, әлбәттә, хупламый. Һичшиксез, мәсихче ир белән хатын үз мөнәсәбәтләренең бу өлкәсендә бер-берсенә наз һәм эчкерсез ярату күрсәтергә тиеш. Һәм, әлбәттә, алар үзләренең җенси мөнәсәбәтләрендә Йәһвәне күңелсезләндерә алган нәрсәләрнең булуын теләмиләр.

11. Йәһвә хуплаганча эш итү Рутка нинди фатихалар китергән?

11 Никах кайгы-хәсрәт түгел, ә бәхет китерергә тиеш. Аеруча, мәсихче гаиләләрдә тынычлык һәм иминлек хөкем сөрергә тиеш. Якынча 3 000 ел элек булган хәлне карап чыгыйк. Тол булып калган олы яшьтәге Нагомия һәм тол киленнәре Рут белән Орпа Моабтан Яһүдиягә юл тоткан. Нагомия бу яшь хатын-кызларны үзләренең халкына кайтырга өндәгән. Моаб хатын-кызы Рут Нагомия белән калган, хак Аллаһыга тугры булган һәм мондый ышандыру алган: «Исраил Алласы Раббының шәфкать канаты астына сыенырга дип килгән кешене — сине — Раббы үзе бүләкләсен!» (Рут 1:9; 2:12). Аллаһының бүләге никахка зур хөрмәт күрсәтеп, Рут үзеннән шактый олырак булган Йәһвәнең хезмәтчесе Богазга кияүгә чыккан. Аллаһының яңа дөньясында җирдә яшәр өчен терелтелгәч, Рут Гайсә Мәсихнең шәҗәрәсенә кергән икәнен белергә бик шат булачак (Мат. 1:1, 5, 6; Лүк 3:23, 32). Йәһвә хуплаганча эш итү аңа мул фатихалар китергән!

НИКАХ БӘХЕТЛЕ БУЛСЫН ӨЧЕН АКЫЛЛЫ КИҢӘШ

12. Никахка кагылышлы акыллы киңәшләрне кайдан табып була?

12 Никахка Нигез Салучы, гаиләбез бәхетле булсын өчен, безгә кирәкле белем бирә. Башка беркем дә аның кадәр белми. Изге Язмалар һәрвакыт дөресен әйтә, һәм берәү никахка кагылышлы акыллы киңәш бирергә теләсә, Изге Язмалардагы принципларга нигезләнергә тиеш. Мәсәлән, рәсүл Паул Аллаһы тарафыннан рухландырылып мондый сүзләр язган: «Һәрхәлдә, һәрберегез үз хатынын үз-үзен яраткан кебек яратсын, хатын исә ирен хөрмәт итсен» (Эфес. 5:33). Бу киңәштә җитлеккән мәсихчеләр аңлый алмаслык нәрсә юк. Әмма алар Йәһвә Сүзе буенча эш итәрләрме? Никахны югары бәяләсәләр, итәрләр *.

13. 1 Петер 3:7 дә язылган киңәш буенча эш итмәү нәрсәгә китерергә мөмкин?

13 Мәсихче ир үз хатыны белән назлы мөгамәлә итәргә тиеш. Рәсүл Петер болай дип язган: «Ирләр, сезнең дә хатыннарыгыз белән тормыш итү турында белемегез булырга тиеш. Алар сездән көчсезрәк. Аларны хөрмәт итегез, алар да сезнең кебек үк Аллаһыдан тормыш бүләген кабул итеп алалар бит. Шул рәвешчә догаларыгызга тоткарлык булмас» (1 Пет. 3:7). Ир Аллаһының киңәшен тотмаса, Йәһвә аның догаларын тыңламаска мөмкин. Ирнең һәм хатынның рухилыгы, бәлкем, зыян күрер, ә бу көчле стрессларга, талашуларга һәм тупас мөгамәләгә китерергә мөмкин.

14. Кайгыртучан хатын гаиләсе өчен нәрсә эшли ала?

14 Йәһвәнең Сүзе һәм изге рух буенча яшәүче хатын, гаиләсендә тынычлык һәм бәхет булсын өчен, күпне эшли ала. Аллаһыдан куркып яшәүче ир өчен үзенең хатынын ярату һәм аны физик вә рухи яктан яклау табигый. Мәсихче хатын иренең яратуына мохтаҗ, шуңа күрә ул, ире аны ныграк яратсын өчен, яхшы сыйфатлар күрсәтә. Гыйбрәтле сүзләр 14:1 дә: «Акыллы хатын үзенең өен җыеп тотар, ә акылсыз хатын аны үз куллары белән җимерер»,— дип әйтелә. Акыллы һәм кайгыртучан хатын гаиләсенең уңышлы һәм бәхетле булуына зур өлеш кертә. Ул шулай ук Аллаһы бүләге никахны чыннан да кадерли икәнен күрсәтә.

15. Эфеслеләргә 5:22—25 тә нинди киңәш бирелә?

15 Гайсә җыелыш белән мөгамәлә итүдә яхшы үрнәк калдырган. Ирләр һәм хатыннар гаиләләрендә аның үрнәгенә ияргәндә, Аллаһы бүләге никахны югары бәяләгәннәрен күрсәтәләр. (Эфеслеләргә 5:22—25 не укы.) Бер-берсен эчкерсез яратучы ирле-хатынлы горур түгел һәм авырлыклар туганда бер-берсе белән сөйләшүдән баш тартмый яисә башка начар сыйфатларга никахларын бозарга юл куймый. Андый парларны Йәһвә фатихалый!

БЕРКЕМ ДӘ АЛАРНЫ АЕРМАСЫН

16. Ни өчен кайбер мәсихчеләр ялгыз булып кала?

16 Күпчелек кеше иртәме-соңмы никахлашырга планлаштырса да, Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре, үзләренә ошаган һәм Йәһвә хуплаган иптәш таба алмаганга, гаилә кормый. Башкаларның исә Аллаһыдан бирелгән ялгыз булу бүләге бар, ул аларга, игътибарларын читкә юнәлтмичә, үзләрен Йәһвәгә хезмәт итүгә багышларга мөмкинлек бирә. Әлбәттә, ялгыз булу бүләген Йәһвә теләгәнчә кулланырга кирәк (Мат. 19:10—12; 1 Көр. 7:1, 6, 7, 17).

17. а) Гайсәнең никах турында әйткән нинди сүзләрен истә тотарга кирәк? б) Мәсихче башка кешенең ирен я хатынын теләсә, аңа тоткарланмыйча нәрсә эшләргә кирәк?

17 Никахтамы без, юкмы, барыбызга Гайсәнең мондый сүзләрен истә тотарга кирәк: «Кешеләрне бар иткәндә, Булдыручы баштан ук „аларны ир һәм хатын итеп бар итте“,— дигәнне сез укымадыгызмыни?.. Һәм Аллаһы әйткән: „Шуңа күрә, ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр һәм икесе дә бер тән булыр“. Шулай итеп, алар инде ике кеше түгел, ә бер бөтен. Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын» (Мат. 19:4—6). Башка кешенең ирен я хатынын теләү — бу гөнаһ (Кан. 5:21). Мәсихчедә андый теләк туса, ул шунда ук бу бозык теләкне тамыры белән умырып чыгарырга тиеш. Бу эмоциональ авырту китерергә мөмкин, чөнки мәсихче андый эгоистик теләкнең үсүенә юл куйган. Шулай да моны эшләү мөһим (Мат. 5:27—30). Андый фикер йөртүне төзәтергә һәм мәкерле йөрәкнең гөнаһлы теләкләрен басарга кирәк (Ирем. 17:9).

18. Аллаһының бүләге никахка мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш?

18 Хәтта Аллаһының кем икәнлеге һәм никахның аның искиткеч бүләге икәне турында аз белгән яисә бөтенләй белмәгән кешеләрнең күпчелеге никах бәйләнешләрен күпмедер дәрәҗәдә кадерли. Ә безнең турында нәрсә әйтеп була? Без, «мөбарәк Аллаһы» Йәһвәгә багышланган кешеләр, тормышыбыз белән аның бүләге никахны чыннан да кадерләгәнебезне һәм хөрмәт иткәнебезне күрсәтергә бик шат! (1 Тим. 1:11).

[Искәрмә]

^ 12 абз. Никах мәсьәләсе «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китапның 10 нчы һәм 11 нче бүлекләрендә җентекләбрәк карала.

[Өйрәнү өчен сораулар]

[6 биттәге сүзләр]

Яхшы никах Йәһвәгә дан китерә һәм гаиләдәгеләрнең һәммәсен бәхетле итә ала

[5 биттәге иллюстрация]

Рут Аллаһының бүләге никахны кадерләгәнен күрсәткән

[7 биттәге иллюстрация]

Сез Йәһвәнең бүләге никахны чыннан да кадерләгәнегезне күрсәтәсезме?