Үзгәрешләргә яраклаша белү фатихалар китерә
Үзгәрешләргә яраклаша белү фатихалар китерә
Джеймс Томпсон сөйләде
Мин Кушма Штатларның көньягында 1928 елда туганда сегрегацияләү, яки кара тәнлеләрне ак тәнлеләрдән аеру, законы гамәлдә иде. Кеше бу законны бозганда, аны төрмә я начаррак берәр җәза көтә иде.
УЛ ВАКЫТТА Кушма Штатларның кайбер җирләрендә ак тәнле һәм кара тәнле Йәһвә Шаһитләренең аерым җыелышлары, районнары һәм өлкәләре булган. 1937 елны минем әтием Чаттану́га шәһәрендәге (Теннесси штаты) кара тәнлеләр җыелышында җыелыш хезмәтчесе (хәзергечә өлкәннәр советы координаторы) булып хезмәт итә башлады, ә ак тәнлеләр җыелышында бу вазифаны Генри Николс үти иде.
Кечкенә чагымдагы күңелле хатирәләрем һаман да исемдә. Еш кына мин өйалдында кичен әтиемнең Николс кардәш белән сөйләшкәннәрен тыңлап утыра идем. Алар нәрсә турында сөйләшкәннәрен барысын аңлап бетермәсәм дә, әтием янында булу һәм аларның вәгазь эшен ничек тагы да яхшырак оештырырга икәне турында фикер алышканнарын тыңлау рәхәт иде.
Элегрәк, 1930 елны, безнең гаиләдә фаҗига булды. Әнием үлде; аңа нибары 20 яшь кенә иде. Әтигә үзенә дүрт яшьлек апам Дорисны һәм мине, 2 яшьлек малайны, үстерергә туры килде. Әтием, яңарак кына суга чумдырылган булса да, рухи яктан тиз үсте.
Тормышыма тәэсир иткән үрнәк
1933 елны әтием Лили Мей Гвендолин Томас исемле искиткеч бер апа-кардәш белән танышты, һәм тиздән алар өйләнештеләр. Алар икесе дә Дорис һәм минем өчен Йәһвәгә тугры хезмәт итүдә яхшы үрнәк булдылар.
1938 елны Йәһвә Шаһитләренең җыелышларын мондый үзгәрешне кабул итәргә сорадылар: җирле җыелышлар үзләре өлкәннәрне сайламаячак, ә алар безнең Бруклиндагы
(Нью-Йорк) баш идарә тарафыннан билгеләнәчәк. Чаттануга җыелышындагы кайберәүләр бу үзгәрешне кабул итәргә икеләнеп торганда, әтием моңа берсүзсез буйсынды. Аның тугры булуда үрнәге, шулай ук үги әнинең аның белән чын күңелдән хезмәттәшлек итүе миңа бүгенге көнгә кадәр ярдәм булып тора.Суга чумдырылу һәм тулы вакытлы хезмәт
1940 елны безнең җыелышыбыздагы кайбер кардәшләр арендага алынган автобуста Детройтта (Мичиган штаты) үткәрелгән конгресска барды. Берничә кардәшебез анда суга чумдырылу үтте. Кайберәүләр минем суга чумдырылу үтмәгәнемә гаҗәпләнде, чөнки мин биш яшьтән үк вәгазьли башлап, хезмәттә бик ашкынучан идем.
Алар миннән моның турында сорагач: «Мин суга чумдырылуның мәгънәсен аңлап бетермим»,— дип әйттем аларга. Әтием моны ишеткәч, аптырап калды. Шуннан бирле ул суга чумдырылуның мәгънәсен миңа аңларга ярдәм итәр өчен, аерым тырышлыклар куйды. Дүрт ай үткәч, бик салкын бер көнне, 1940 елның 1 октябрендә, мин Чаттануга читендәге бер буада суга чумдырылу үттем.
14 яшемдә җәйге каникуллар вакытында мин пионер булып хезмәт итә башладым. Мин Теннесси штатындагы кечкенә шәһәрләрдә һәм күрше Джорджия штатында вәгазьләдем. Иртүк торып мин үзем белән алыр өчен ризык әзерли идем дә, иртәнге алтыда поездга я автобуска утырып вәгазьләячәк территориягә бара идем, ә кичке алтыларга өйгә кайта идем. Үзем белән алган ризыкны мин еш кына төшкә кадәр ашап бетерә идем. Акчам булса да, мин кара тәнле булганга, андагы кибетләргә үземә ризык сатып алыр өчен керә алмый идем. Бер тапкыр мин туңдырма алырга дип бер кибеткә кергән идем, миңа чыгып китәргә куштылар. Ләкин ак тәнле игелекле бер хатын миңа бер туңдырманы чыгарып бирде.
Мин урта мәктәптә укый башлаганда, Көньякта гражданлык хокукын яклаучылар хәрәкәте көч алган иде. «Төсле халыкның үсешенә булышлык итүче милли берләшмә» кебек оешмалар укучыларны тигез хокуклар өчен көрәшергә дәртләндерделәр иде. Безне бу берләшмәнең әгъзалары булып китәргә өндәделәр. Кара тәнлеләр өчен берничә мәктәп, шул исәптән мин укыганы да, бар укучыларының бу берләшмәнең әгъзалары булып китүен үз максаты иткән иде. Миңа «расабызны яклаучы» булырга басым ясадылар. Ләкин мин баш тарттым һәм моны Аллаһы бар кешеләргә бертигез карый һәм бер расаны икенчесеннән өстен күрми дип аңлатып, Аллаһының андый гаделсезлекләрне юк итәчәгенә өметләнгәнем турында әйттем (Яхъя 17:14; Рәс. 10:34, 35).
Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң тиздән мин Нью-Йорк шәһәренә күченеп китәргә булдым. Әмма анда барышлый мин Филадельфиядә (Пенсильвания штаты) тукталдым; анда элегрәк конгресста танышкан дусларымны күрәсем килгән иде. Мин беренче мәртәбә анда төрле тәнле кешеләрдән торган җыелышта булдым. Анда булганда җыелышка күчеп йөрүче күзәтче килеп китү ясады. Ул мине читкәрәк чакырып, миңа алдагы очрашуда чыгыш ясар өчен, бер йөкләмә бирде. Шул чак мин анда калырга булдым.
Филадельфиядә танышкан дусларым арасында Джеральдин Уайт исемле бер яшь апа-кардәш бар иде. Мин аны Джери дип атый идем. Ул Изге Язмаларны яхшы белә иде һәм өйдән-өйгә йөреп вәгазьләгәндә кешеләр белән оста итеп сөйләшүләр алып бара иде, һәм иң мөһиме аның минем кебек пионер булып
хезмәт итәсе килә иде. 1949 елның 23 апрелендә без өйләнештек.Галаад мәктәбенә чакыру
Безнең максатыбыз Галаад мәктәбен тәмамлап, чит илдә миссионерлар булып хезмәт итү иде. Моңа әзерләнер өчен, без вәгазьчеләр кирәк булган җирләрдә хезмәт итәргә шат идек. Тиздән безне башта Лонсайдка (Нью-Джерси штаты), аннары Честерга (Пенсильвания штаты) һәм ахыр чиктә Атлантик-Сити шәһәренә (Нью-Джерси штаты) күченергә сорадылар. Атлантик-Сити шәһәрендә хезмәт иткәндә, без, инде ике ел өйләнешкән булганга, Галаад мәктәбендә укыр өчен анкеталар тутырып җибәрдек. Ләкин безне чакырмый тордылар. Ни өчен?
1950 нче еллар башында күп кенә яшь ир-атларны армиягә чакырып, Кореяда барган сугышка җибәрәләр иде. Филаделфиядәге хәрби хезмәткә алу комиссиясе Йәһвә Шаһитләренә карата нейтралитет саклаганнары өчен тискәре карашта булган кебек тоела иде. Ахыр чиктә бер судья миңа, ФБРның тикшерүе буенча, еллар буе нейтралитет саклап килүемнең расланганын хәбәр итте. Шуңа күрә 1952 елның 11 гыйнварында мине, дини хезмәтче буларак, хәрби хезмәттән азат иттеләр.
Шул елның августында безне Джери белән Галаад мәктәбенең 20 нче классына укырга чакырдылар; укулар сентябрьдә башланды. Укыган вакытта без чит илгә билгеләнербез дип көткән идек. Минем апам Дорис Галаад мәктәбенең 13 нче классын тәмамлап, Бразилиядә хезмәт итә иде. Мине Джери белән Алабама штатының көньягындагы кара тәнлеләр җыелышларында район хезмәтенә билгеләгәч, без бик гаҗәпләндек! Кәефебез бераз кырылды, чөнки безнең күңелләребез чит илдә хезмәт итәргә тели иде.
Беренче булып без Хантсвилл шәһәрендәге җыелышка килеп киттек. Анда барып җиткәч, без бер апа-кардәшнең өендә тукталдык. Әйберләребезне бушатканда без аның телефон аша: «Балалар килеп җиттеләр»,— дип әйтүен ишетеп алдык. Безгә икебезгә дә 24 яшь кенә иде, ә карап торуга без хәтта яшьрәк тә күренә идек. Бу районда безгә «Балалар» дигән кушамат ябышты.
Илнең көньягы еш кына «Изге Язмалар яклары» дип атала иде, чөнки андагы күпчелек кеше Изге Язмаларны хөрмәт итә иде. Шуңа күрә без сөйләшүләр башлар өчен кереш сүзләр әйткәндә, еш кына мондый өч якка игътибар итә идек:
1) кыскача дөньядагы хәлләр,
2) Изге Язмалар буенча бу проблеманы хәл итү юлы
3) Изге Язмалар буенча без нәрсә эшләргә тиеш.
Аннары без кешегә Изге Язмаларны өйрәнер өчен басма тәкъдим итә идек. Бу кереш сүзләр бик уңышлы булды. Шуңа күрә 1953 елны Нью-Йоркта үткән «Яңа дөнья җәмгыяте» дигән конгресста миңа бу кереш
сүзләрне кулланып демонстрация күрсәтергә куштылар.Тиздән, 1953 елның җәендә, мине көньякка кара тәнлеләр җыелышлары булган районнарда өлкә күзәтчесе итеп билгеләделәр. Безнең территориягә Виргиниядән алып Флоридага кадәрге һәм көнбатышта Алабама белән Теннесси штатларындагы бөтен районнар керә иде. Әйе, күчеп йөрүче күзәтчеләргә төрле шартларга җайлаша белергә кирәк иде. Мәсәлән, без еш кына су үткәрелмәгән өйләрдә туктала идек һәм кухнядагы мич артында зур тимер тагаракта юына идек, бу иң җылы урын иде!
Расачылык авырлыклар тудыра
Көньякта хезмәт итәр өчен алдын-артын уйлап эш итү һәм тапкыр булу кирәк иде. Кара тәнле кешеләргә кер юар өчен махсус бүлмәләрдән файдалану рөхсәт ителми иде. Шуңа күрә Джери анда барып, бу әйберләр «миссис Томпсонныкы» дип әйтә иде. Күпләр аны, күрәсең, хезмәтче хатын-кыз, ә «миссис Томпсонны» аның хуҗасы дип санады. Өлкә күзәтчеләре «Яңа дөнья оешмасы гамәлдә» дигән фильмны күрсәтеп йөргәндә, мин бер кибеткә шалтыратып, «мистер Томпсон» өчен зур тукымага заказ бирдем. Соңрак мин аны кибеткә барып, алып кайттым. Без үзебезне һәрвакыт әдәпле тоттык һәм хезмәтебезне авырлыкларсыз башкардык дип әйтеп була.
Көньякта башка төрле тискәре караш та бар иде. Күпләр төньяк кешеләрен яратмый иде. Бер тапкыр бер җирле газетада Күзәтү Манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыятеннән (Нью-Йорк) булган Джеймс Томпсонның конгресста чыгыш ясаячагы турында белдерү ясалды. Кайберәүләр моны укыгач, мин Нью-Йорктан дип аңлады, һәм бер мәктәп белән залларын куллану турында төзелгән килешү өзелде. Шуңа күрә мин бу мәктәп идарәсенә барып, үземнең Чаттанугадагы мәктәптә укыганымны әйттем. Һәм безгә район конгрессын үткәрергә рөхсәт иттеләр.
1950 нче еллар уртасында раса киеренкелеге көчәя барды, һәм кайвакыт хәтта көч куллану очраклары да булды. 1954 елны үткәрелгән берничә өлкә конгрессында булган кайбер Шаһитләр программада кара тәнле кардәшләрнең катнашмаганына рәнҗеде. Без кара тәнле абый-кардәшләрне сабыр булырга дәртләндердек. Киләсе җәйне мине нотыкчы итеп билгеләделәр. Аннан соң көньякта конгрессларда чыгыш ясаган кара тәнле абый-кардәшләрнең саны күбәйде.
Тора-бара Көньякта расачылык аркасында килеп чыккан бәрелешләр кимеде, һәм җыелышлар акрынлап берләшә башлады. Шунлыктан кайбер вәгазьчеләргә башка җыелышларга күчәргә туры килде, һәм җыелыш территорияләре дә үзгәрде. Шулай ук кайбер җаваплы абый-кардәшләргә яңа вазифалар бирелде. Кайберәүләр, кара тәнлеләр һәм ак тәнлеләр дә, үзгәрешләрне өнәп бетермәде. Әмма кардәшләрнең күпчелеге, безнең күктәге Атабыз кебек, кешеләрне аермый иде. Өстәвенә, күпләр тән төсенә карамастан якын дуслар иделәр. Безнең гаиләбездә мин 1930—1940 нчы елларда үскән чакта да шулай иде.
Яңа билгеләнү
1969 елның гыйнварында без Джери белән Гайанада, Көньяк Америкада, хезмәт итәргә чакыру алдык һәм моңа бик шатландык. Башта без Бруклинга (Нью-Йорк), бардык; анда мин Гайанада вәгазь эше белән күзәтчелек итәр өчен өйрәнү үттем. Июль аенда без Гайанага килдек. 16 ел күчеп йөрүче күзәтче
булып хезмәт иткәннән соң бер урында яшәүгә ияләшергә кирәк иде. Күпчелек көннәрен Джери миссионер булып вәгазьләде, ә мин филиалда хезмәт иттем.Мин күптөрле эшләр башкардым, мәсәлән, чирәм кыркыдым, 28 җыелышка әдәбият җибәрдем, Бруклиндагы төп идарә белән хатлар алыштым. Мин һәр көн 14—15 сәгать эшли идем. Безнең икебезгә дә җиңел түгел иде, ләкин без үз билгеләнүебезгә шат идек. Гайанага килгәндә, анда 950 вәгазьче иде; бүген анда 2 500 дән артык вәгазьче хезмәт итә.
Андагы матур көннәр, андагы җиләк-җимеш һәм яшелчәләр безгә шатлык китерсә дә, Изге Язмалардагы хакыйкатькә сусаган басынкы кешеләрнең Аллаһы Патшалыгы турында өйрәнгәннәре безгә чын шатлык китерә иде. Джери еш кына һәр атна 20 Изге Язмалар өйрәнүе үткәрә иде, һәм күп кенә өйрәнүчеләребез рухи яктан үсеп, суга чумдырылу үтте. Аларның кайберәүләре вакыт узу белән пионерлар, мәсихче өлкәннәр һәм хәтта Галаадта укып, миссионерлар булып китте.
Авырлыклар һәм начар сәламәтлек
1983 елны Кушма Штатларда яшәүче әти-әниемә ярдәм кирәк булды. Апам Дорис, Джери һәм мин бергә җыелдык. Бразилиядә 35 ел миссионер булып хезмәт иткән Дорис Кушма Штатларга кайтып, аларны карарга булды. «Нигә ике миссионер үз хезмәтен калдырырга тиеш? Бу эшне бер кеше дә башкара ала бит»,— диде ул. Әти-әниебез үлгәч, Дорис Чаттанугада калды һәм махсус пионер булып хезмәт итә.
1995 елда миңа простата рагы диагнозы куйдылар, һәм безгә Кушма Штатларга кайтырга туры килде. Без Голдсборо шәһәрендә (Төньяк Каролина штаты) урнаштык, чөнки моннан Джериның Пенсильваниядә яшәүче һәм минем Теннессидә яшәүче гаиләләребезгә хәтле бер ара чамасы иде. Авыруым мине хәзер бигүк борчымый. Без Голдсборо җыелышында махсус пионерлар булып хезмәт итәбез, шулай да сәгать нормасын үтәү безгә мәҗбүри түгел.
65 ел тулы вакытлы хезмәттә үткәргән елларны исемә төшергәндә, минем йөрәгем рәхмәт хисе белән тула. Йәһвә безне Джери белән хезмәтебездәге үзгәрешләргә яраклашырга әзер булганыбыз өчен фатихалады. Давытның: «Тугры кеше белән син [Йәһвә] тугры булырсың»,— дигән сүзләре һичшиксез хак! (2 Пат. 22:26).
[3 биттәге иллюстрация]
Әтием һәм Николс кардәш минем өчен яхшы үрнәк булды
[4 биттәге иллюстрацияләр]
Джери белән Галаад мәктәбендә укырга әзер, 1952 ел
[5 биттәге иллюстрацияләр]
Галаад мәктәбен тәмамлагач, безне Көньякка район хезмәтенә билгеләделәр
[6 биттәге иллюстрация]
Күчеп йөрүче күзәтчеләр хатыннары белән берләштерелгән өлкә конгрессы алдыннан әзер, 1966 ел
[7 биттәге иллюстрация]
Гайанада миссионер булып хезмәт итү шатлыклы иде