Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дәвамлы юридик көрәш җиңү белән тәмамлана!

Дәвамлы юридик көрәш җиңү белән тәмамлана!

Дәвамлы юридик көрәш җиңү белән тәмамлана!

БУ КӨРӘШ 1995 елны башланып, 15 ел дәвам иткән. Шул елларда Россиядәге мәсихчеләр дин иреге дошманнарының һөҗүмнәренә дучар булган. Бу дошманнар Йәһвә Шаһитләренең Мәскәүдәге һәм башка җирләрдәге эшчәнлеген тыярга тырышкан. Шулай да Йәһвә Россиядәге кадерле кардәшләребезне тугры булганнары өчен бүләкләгән, һәм алар бу юридик көрәштә җиңгән. Ләкин ни өчен бу көрәш башланган соң?

НИҺАЯТЬ ИРЕК!

1990 нчы елларның башында Россиядәге кардәшләребезгә дин тоту ирекләре яңадан кайтарылган; алар бу ирекләреннән 1917 елда мәхрүм булган. 1991 елны алар Советлар Союзы хөкүмәте тарафыннан рәсми дин буларак теркәлгән. Ә Советлар Союзы таркалганнан соң Йәһвә Шаһитләре Россия Федерациясендә теркәлгән. Моннан тыш, дистәләгән еллар дини эзәрлекләүләргә дучар булган Йәһвә Шаһитләре дәүләт тарафыннан рәсми рәвештә сәяси репрессияләр корбаннары итеп танылган. 1993 елны Мәскәү Юстиция идарәсе «Йәһвә Шаһитләренең Мәскәүдәге дини җәмгыятен» теркәгән. Шул ук елны Россиядә дин тоту иреген гарантияләгән яңа Конституция үз көченә кергән. Шуңа күрә бер абый-кардәшнең: «Андый ирек турында без хәтта хыялланмый идек тә!» — дип әйткәненә бер дә гаҗәпләнәсе юк. Соңрак ул: «Без моны 50 ел көттек!» — дип өстәгән.

Россиядәге кардәшләр бу «уңайлы... вакыттан» файдаланып, вәгазь эшен киңәйткән, һәм күпләр хакыйкатьне кабул иткән (2 Тим. 4:2). «Кешеләр дин белән бик кызыксыналар иде»,— дип исенә төшерә бер апа-кардәш. Вәгазьчеләрнең, пионерларның һәм җыелышларның саны тиз үсеп барган. 1990 елдан алып 1995 елга чаклы Мәскәүдәге Йәһвә Шаһитләренең саны 300 дән 5000 гә кадәр арткан! Мәскәүдә Йәһвә хезмәтчеләренең сафы үскәннән-үсә барган арада дин иреге дошманнары борчуга төшә барган. 1990 нчы елларның уртасында алар һөҗүмнәр оештырып, юридик сугыш башлаган. Ләкин дүрт этапка бүлеп булган дәвамлы бу көрәш ниһаять тәмамланган.

ҖИНАЯТЬ ТИКШЕРҮ ЭШЕНЕҢ КӨТЕЛМӘГӘН АХЫРЫ

Бу көрәшнең беренче этабы 1995 елның июнь аенда башланган. Рус православие чиркәве белән ачыктан-ачык хезмәттәшлек иткән Мәскәүдәге бер оешма кардәшләребезне җинаятьчел эшчәнлектә гаепләп, судка дәгъва гаризасы җибәргән. Бу оешма тормыш иптәшләре һәм балалары Йәһвә Шаһитләре булып киткәненә риза булмаган гаилә әгъзаларының исеменнән эш алып бара дигән. 1996 елны июнь аенда тикшерү эше башланган, ләкин җинаять эшчәнлекне раслаучы дәлилләр табылмаган. Әмма бу оешма икенче мәртәбә кардәшләребезне җинаять эшчәнлектә гаепләп, яңадан дәгъва гаризасы биргән. Тагын бер тикшерү үткәрелгән, ләкин бар гаепләүләр нигезсез булып чыккан. Шулай да дошманнар шул ук гаепләүләрне кулланып, өченче мәртәбә дәгъва гаризасы биргән. Мәскәүдәге Йәһвә Шаһитләре яңа баштан тикшерелгән, ләкин прокурор элеккечә җинаять эшен кузгатыр өчен нигез юк дигән нәтиҗәгә килгән. Аннары дошманнар шул ук гариза белән дүртенче мәртәбә судка мәрәҗәгать иткән, һәм прокурор гаепләү өчен дәлилләр кабат тапмаган. Кеше ышанмаслык, ләкин шул ук оешма тагын бер тикшерү таләп иткән. Ахыр чиктә 1998 елның 13 апрелендә яңа следователь бу эшне япкан.

«Әмма аннары,— дип әйтә тикшерү эшендә катнашкан адвокатларның берсе,— сәер бер хәл килеп чыкты». Бишенче тикшерүне үткәргән прокуратура следователе җинаятьнең эшләнгәненә дәлилләр булмавын таныса да, прокурорга кардәшләребезгә каршы судка гражданлык дәгъвасы бирергә тәкъдим иткән. Ул Йәһвә Шаһитләренең Мәскәүдәге дини җәмгыяте үз эшчәнлеге белән Россиядәге һәм халыкара законнарны боза дигән. Мәскәү шәһәренең Төньяк административ округы прокуроры бу тәкъдим буенча эш итеп, судка гражданлык дәгъвасы биргән *. 1998 елны 29 сентябрьдә бу эш Мәскәүнең Головинский судында каралырга тиеш булган. Көрәшнең икенче этабы башланган.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР СУДТА

Мәскәүнең төньягында урнашкан судның бер кысан бүлмәсендә прокурор Татьяна Кондратьева 1997 елда гамәлгә кергән федераль закон нигезендә Йәһвә Шаһитләренә гаепләү белдергән. Бу закон буенча, традицион диннәр булып православие, ислам, иудаизм һәм буддизм таныла *. Һәм гамәлдә шул ук закон башка диннәр өчен рәсми яктан танылуны кыенлаштыра. Ул шулай ук судларга дини ызгыш-талаш тудырган диннәрне тыярга рөхсәт итә. Шул законны кулланып, прокурор Йәһвә Шаһитләрен дини нәфрәт таратуда һәм гаиләләрне таркатуда ялган гаепләгән һәм аларның эшчәнлеген тыярга таләп иткән.

Безнең кардәшләребезне яклаган адвокат: «Сез бу законны бозуда Мәскәү җәмгыятеннән кемне гаеплисез?» — дип сораган. Прокурор беркемне дә исеме буенча әйтә алмаган. Әмма ул Йәһвә Шаһитләренең әдәбияты дини ызгыш-талаш чыгара дип әйткән. Моны дәлилләр өчен, ул «Күзәтү манарасы», «Уяныгыз!» журналларыннан һәм башка басмалардан өземтәләр китергән (рәсемне кара). Бу басмалар ничек итеп дини ызгыш-талаш чыгара дигән сорауга ул: «Йәһвә Шаһитләре үз диннәрен хак дип саный»,— дигән.

Адвокат, безнең абый-кардәш, судья белән прокурорның һәрберсенә Изге Язмалар биргән һәм Эфеслеләргә 4:5 не укыган: «Раббы — бер, иман — бер, суга чумдырылу йоласы — бер». Аннары судья, прокурор һәм адвокат, өчесе бергә, Изге Язмалардан Яхъя 17:18 не һәм Ягъкуб 1:27 не карап чыккан. Судья прокурордан: «Бу дини ызгыш-талаш чыгару дип саналамы?» — дип сораган. Тегесе: «Дини сорауларга җавап бирү минем компетенциягә керми»,— дип җавап биргән. Адвокат Йәһвә Шаһитләрен кискен рәвештә тәнкыйтьләгән Рус православие чиркәвенең басмаларын күрсәткән һәм: «Бу закон бозу дип саналамы?» — дип сораган. Прокурор: «Мин дини сорауларга җавап бирергә компетентлы түгел»,— дип кабатлаган.

ГАЕПЛӘҮ ҺАВАДА ЭЛЕНЕП КАЛА

Йәһвә Шаһитләрен гаиләләрне таркатуда гаепләп, прокурор алар Раштуа кебек бәйрәмнәрне үткәрмиләр дигән. Әмма соңрак ул Россия законының гражданнардан бу бәйрәмне үткәрергә таләп итмәгәнен таныган. Россиялеләр, шул исәптән Йәһвә Шаһитләре дә, бу сорауны үзләре хәл итә ала. Прокурор шулай ук безнең оешмабыз «балаларны тиешле ял итүдән һәм эмоциональ шатлыклардан мәхрүм итә» дигән. Әмма сораулар бирелгәндә ул Йәһвә Шаһитләренең балалары белән аралашмаганын таныган. Адвокат прокурордан аның кайчан да булса Йәһвә Шаһитләренең җыелыш очрашуларында булганы бармы дип сорагач, ул: «Моның кирәге булмады»,— дип җавап биргән.

Гаепләүче як бер психиатрия профессорын эксперт буларак чакырган. Ул безнең басмаларыбызны укудан акылга зарар килә дигән. Яклаучы як адвокаты профессорның судка язма рәвештә бирелгән карары Мәскәү Патриархиясе язган документтагы сүзләргә төгәл тәңгәл килә дигәч, профессор текстның күп өлешләренең сүзгә-сүз туры килгәне белән ризалашкан. «Без бер дискетаны кулланабыз»,— дигән ул. Сораулар бирү нәтиҗәсендә аның бер Йәһвә Шаһитен дә дәваламаганы ачыкланган. Психиатриянең башка профессоры исә судта Мәскәүдәге 100 дән артык Йәһвә Шаһитен тикшергәне турында әйткән. Ул аларның психик хәле нормаль дигән нәтиҗә ясаган һәм алар Йәһвә Шаһитләренең оешмасына килеп, башка диннәргә карата түземлерәк булып киткәннәр дип өстәгән.

ҖИҢҮ, ӘММА ТУЛЫСЫНЧА ТҮГЕЛ

1999 елны, 12 мартта судья Йәһвә Шаһитләренең әдәбиятын тикшерер өчен биш белгеч билгеләгән һәм суд тикшерүен туктатып торган. Мәскәүдәге суд тикшерүеннән бәйсез Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы белгечләрнең бер төркеменә безнең әдәбиятка экспертиза үткәрергә инде кушкан булган. 1999 елны, 15 апрельдә Юстиция министрлыгы билгеләгән бу төркем безнең әдәбиятта тискәре тәэсир ясый торган бернәрсә дә юк дигән отчет биргән. Шуңа күрә 1999 елны, 29 апрельдә Юстиция министрлыгы Россиядәге Йәһвә Шаһитләрен яңадан теркәгән. Экспертларның бу уңай нәтиҗәсенә карамастан, Мәскәү суды башка белгечләрнең безнең әдәбиятка экспертиза ясавын таләп иткән. Шулай итеп сәер бер хәл килеп чыккан: Йәһвә Шаһитләре Россия Юстиция министрлыгы тарафыннан закон буенча эш иткән дин буларак танылган, ә икенче яктан Мәскәү Юстиция идарәсе аларны закон бозуда гаепләп, аларның эшчәнлеген тикшергән!

Суд утырышы яңадан башлаганчы якынча ике ел үткән, һәм 2001 елны 23 февральдә судья Елена Прохорычева үзе билгеләгән экспертлар төркеменең нәтиҗәсен карап чыккач, мондый карар чыгарган: «Йәһвә Шаһитләренең Мәскәүдәге дини җәмгыятен юк итәр өчен һәм аның эшчәнлеген тыяр өчен, бернинди нигез юк». Ниһаять, безнең кардәшләребезгә каршы әйтелгән бар гаепләүләрнең нигезсез икәне юридик яктан расланган булган! Әмма прокурор бу карар белән ризалашмыйча, Мәскәү шәһәр судына шикаять биргән. Өч ай үткәч, 2001 елның 30 маенда, шәһәр суды судья Прохорычеваның карарын юкка чыгарган һәм бу эшне Головинский судка шул ук прокурорга, ләкин башка судьяга яңадан тикшерергә җибәргән. Көрәшнең өченче этабы башланырга тиеш булган.

ҖИҢЕЛҮ, ӘММА ТУЛЫСЫНЧА ТҮГЕЛ

2001 елны 30 октябрьдә судья Вера Дубинская яңадан суд тикшерүен башлаган *. Прокурор Кондратьева Йәһвә Шаһитләрен яңадан дини ызгыш-талаш тудыруда гаепләгән һәм Йәһвә Шаһитләре җәмгыятенең эшчәнлеген тыярга омтылу Мәскәүдәге Шаһитләрнең хокук һәм ирекләрен яклау максаты белән эшләнелә дип өстәгән! Бу мәгънәсез сүзләргә җавап итеп, Мәскәүдәге бар 10 000 Йәһвә Шаһите прокурорның андый «яклавыннан» баш тарту турындагы гаризага кул куйган, һәм ул судка җибәрелгән.

Прокурор Шаһитләрнең җинаять эшчәнлеген раслаучы дәлилләр эзлисе юк дигән, чөнки, аның сүзләре буенча, тикшерү эше Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге белән түгел, ә аларның әдәбияты һәм ышанулары белән бәйле. Ул Рус православие чиркәвенең вәкилен эксперт буларак судка чакырачагы турында әйткән. Бу сүзләр Шаһитләрне тыярга омтылышларның православие чиркәве катнашы белән булганын раслаган. 2003 елны 22 майда судья Йәһвә Шаһитләренең әдәбиятына яңа экспертиза ясар өчен, белгечләр билгеләгән.

2004 елның 17 февралендә суд утырышы экспертиза нәтиҗәләрен карап чыгарга дип яңадан башланган. Белгечләр безнең басмаларыбыз укучыларны «гаиләне һәм никахны сакларга» чакыра, ә безнең әдәбиятыбыз ызгыш-талаш тудыра дигән сүзләр «нигезсез» дигән нәтиҗәгә килгән. Башка галимнәр дә моның белән килешкән. «Ни өчен Йәһвә Шаһитләре вәгазьли?» дигән сорауга бер дин тарихы галиме болай дип җавап биргән: «Мәсихче өчен бу катгый таләп. Бу Инҗилдә язылган сүзләр һәм Мәсихнең үз шәкертләренә „барыгыз һәм бар илләрдә вәгазьләгез“ дигән әмере». Шулай да 2004 елның 26 мартында судья Мәскәүдә Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген тыйган. 2004 елның 16 июнендә Мәскәү шәһәр суды бу карарны гамәлдә калдырган *. Инде күптән Йәһвә Шаһите булган бер абый-кардәш бу карар турында болай дигән: «Советлар Союзы вакытында бар гражданнар атеистлар булырга тиеш иде, ә хәзер исә һәр рус кешесе православный булырга тиеш».

Кардәшләр бу тыюга ничек караган? Борынгы вакытларда яшәгән Нихами кебек. Аллаһы халкының ул вакыттагы дошманнары аларга Иерусалим стеналарын торгызырга комачаулаган, әмма алар каршылыкларга бирешмичә, төзү эшләрен дәвам иткән һәм күңелләрен биреп эшләгән (Них. 4:1—6). Мәскәүдәге кардәшләребез дә дошманнарга үзләрен бүген башкарылырга тиешле эштән, ягъни яхшы хәбәрне вәгазьләүдән, бүлдерергә рөхсәт итмәгән (1 Пет. 4:12, 16). Алар Йәһвәнең үзләре турында кайгыртачагына бер дә шикләнмәгән һәм бу дәвамлы көрәшнең дүртенче этабына әзер булган.

ДОШМАНЛЫК АРТА

2004 елның 25 августында кардәшләребез Кремльгә, ул вакыттагы Россия президентына, Владимир Путинга, мөрәҗәгать язган. Бу хатта Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген тыю турында тирән борчылу белдерелгән булган. Мөрәҗәгатьнамә 76 томнан торган һәм анда 315 000 имза куелган булган. Шул чакта Рус православие чиркәве үзенең чын йөзен күрсәткән. Мәскәү Патриархиясенең бер вәкиле: «Без Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлегенә бик каршы»,— дип әйткән. Мөселман җитәкчеләренең берсе бу тыю турында «тарихи һәм уңай вакыйга» дигән.

Әлбәттә, суд карары аркасында Йәһвә Шаһитләре төрле һөҗүмнәргә дучар булган. Мәскәүдә вәгазьләгән кайбер Йәһвә Шаһитләрен сугып, тибеп кыйнаганнар. Ярсыган бер ир-ат бер апа-кардәшебезне бинадан куып, аркасына шулхәтле каты типкән ки, ул егылып башы белән бәрелгән, һәм аңа ашыгыч ярдәм кирәк булган. Милиция хезмәткәрләре бу ир-атка карата бернинди чара күрмәгән. Башка кардәшләрне тоткарлаганнар, бармак эзләрен алганнар, фотога төшергәннәр һәм төне буе милиция бүлекчәсендә тотканнар. Йәһвә Шаһитләренә үз очрашуларын үткәрер өчен биналарын арендага биргән хуҗаларга, договорларын өзмәсәләр, эштән куу белән янаганнар. Шуңа күрә тиздән күп кенә җыелышлар үзләренең очрашу урыннарын югалткан. 40 җыелышка Патшалык Заллары комплексының дүрт залында очрашырга туры килгән. Бер җыелыш ял көннәрендә үткән очрашуларын иртәнге сигезенче яртыда башлаган. «Бу очрашуга килер өчен, вәгазьчеләргә иртәнге биштә торырга туры килде,— дип сөйли бер күчеп йөрүче күзәтче,— ләкин алар бер елдан артык шулай эшләде».

ШАҺИТЛЕК ӨЧЕН

2004 елның декабрь аенда безнең юристлар Йәһвә Шаһитләренең Мәскәүдәге дини җәмгыятен тыюның законсыз булуын исбатлар өчен, Европаның кеше хокуклары буенча судына мөрәҗәгать иткән (6 нчы биттәге «Ни өчен Россия суды чыгарган карар Франциядә каралган?» дигән рамканы кара). Алты елдан соң, 2010 елны 10 июньдә, бу Суд Йәһвә Шаһитләрен тулысынча аклаучы бертавыштан кабул ителгән карар чыгарган! * Суд барлык гаепләүләрне карап чыккан һәм аларның тулысынча нигезсез булуын таныган. Шулай ук Суд карары буенча, Россия «Европа суды ачыклаган хокук бозуны бетерергә һәм мөмкин булганча моның нәтиҗәләрен юк итәргә» тиеш булган (8 нче биттәге «Суд карары» дигән рамканы кара).

Суд Европа конвенциясе ничек итеп Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген яклый икәне турында ачык итеп тасвирлаган. Судның нәтиҗәләре буенча Россия дә һәм Европа Советына кергән башка 46 ил дә эш итәргә тиеш. Өстәвенә, закон һәм фактлар һәрьяклап һәм җентекләп тикшерелгәнгә, бу карар бөтен дөньядагы галим юристларга, судьяларга, законнар чыгаручыларга һәм кеше хокуклары буенча белгечләргә кызык булачак. Ни өчен? Чөнки Суд карар чыгарганда моңарчы үзе Йәһвә Шаһитләре файдасына чыгарган сигез карарга гына түгел, ә шулай ук Йәһвә Шаһитләре АКШ, Аргентина, Бөек Британия, Испания, Канада, Көньяк Африка, Россия һәм Япониянең югары судларында яулаган тугыз җиңүгә дә нигезләнгән. Моның барысы, шул исәптән Судның Мәскәү прокуратурасының гаепләүләрен кире кагуы, бөтен дөньядагы Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген һәм ышануларын яклар өчен, көчле корал булып тора.

Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Сезне Минем аркада идарәчеләр, патшалар алдына китерерләр. Бу — сез аларга һәм халыкларга Минем хакта шаһитлек итсен өчен булыр» (Мат. 10:18). 15 елга сузылган юридик көрәш кардәшләребезгә Мәскәүдә һәм башка җирләрдә беркайчан да булмагандай Йәһвә исемен игълан итәргә мөмкинлек биргән. Тикшерү эшләре, суд барышлары һәм халыкара судның карары күпләрнең игътибарын Йәһвә Шаһитләренә җәлеп иткән, һәм моның аркасында башкаларга шаһитлек бирелә һәм яхшы хәбәр таратыла (Флп. 1:12). Бүген Йәһвә Шаһитләре Мәскәүдә вәгазьләгәндә күпләр алардан: «Сезне тыймадылар мени?» — дип сорый. Бу еш кына кардәшләребезгә үз ышанулары турында күбрәк сөйләргә мөмкинлек бирә. Һичшиксез, безнең вәгазь эшебезне бернинди каршылык туктата алмый. Без дога кылып, Йәһвәдән Россиядә яшәгән кадерле һәм батыр кардәшләребезне моннан ары да фатихаласын һәм аларга ярдәм итсен дип сорыйбыз.

[Искәрмәләр]

^ 8 абз. Гражданлык дәгъвасы 1998 елны, 20 апрельдә бирелгән. Ике атнадан соң, 5 майда, Россия Кеше хокукларын яклау буенча Европа конвенциясен ратификацияләгән.

^ 10 абз. «Бу закон Рус православие чиркәвенең көчле басымы астында кабул ителгән булган. Православие чиркәве үзенең Россиядәге дәрәҗәсен ашкынып яклый һәм Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген тыярга бик тели» («Ассошиэйтед Пресс», 25 июнь, 1999 ел).

^ 20 абз. Кызык, нәкъ шул көнне Йәһвә Шаһитләре СССРда репрессияләр корбаннары итеп танылган закон кабул ителүенә ун ел булган.

^ 22 абз. Бу тыю Мәскәү җыелышлары кулланган юридик затны бетерү белән бәйле булган. Дошманнар бу тыю кардәшләребезгә үз хезмәтләрен үтәргә комачаулаячак дип өметләнгән.

^ 28 абз. Россия Европа судының Югары палатасына бу карарны яңадан карап чыгарга сорап, мөрәҗәгать язган. 2010 елны, 22 ноябрьдә Европаның кеше хокуклары буенча судының Югары палатасының биш судьядан торган коллегиясе бу мөрәҗәгатьне кире каккан. Шулай итеп, 2010 елны, 10 июньдә суд карары катгый һәм үтәлергә тиеш булган.

[6 биттәге рамка]

Ни өчен Россия суды чыгарган карар Франциядә каралган?

1996 елны, 28 февральдә Россия Кеше хокуклары буенча Европа конвенциясенә кул куйган (1998 елны, 5 майда Россия бу конвенцияне ратификацияләгән). Бу килешүгә кул куеп, Россия хөкүмәте үз гражданнарының мондый хокукларының барлыгын игълан иткән:

һәр кеше дин тоту ирегенә хокуклы һәм индивидуаль яисә башкалар белән бергә үз динен тотарга һәм, теләсә, башка дингә күчәргә хокуклы (9 нчы статья),

һәркем үз фикерен телдән һәм язма рәвештә җаваплылык белән белдерергә һәм башкаларга мәгълүмат бирергә хокуклы (10 нчы статья),

һәр кеше тыныч кына үткән җыелышларда катнашырга хокуклы (11 нче статья).

Бу килешү буенча хокуклары бозылган һәм хокукларын кире кайтарыр өчен, үз илләрендә бар мөмкинлекләрне кулланган кешеләр һәм оешмалар, Страсбургта (Франция) урнашкан Европаның кеше хокуклары буенча судына (өстә күрсәтелгән) шикаять белән мөрәҗәгать итә ала. Бу суд 47 судьядан тора, нәкъ шулхәтле ил кеше хокуклары буенча Европа конвенциясенә кул куйган. Бар бу илләр һичсүзсез Суд карарын үтәргә тиеш.

[8 биттәге рамка]

Суд карары

Биредә Суд карарының өч пунктыннан кыска гына өзекләр китерелә.

Гаиләләрне таркату — Йәһвә Шаһитләренә белдерелгән гаепләүләрнең берсе. Суд башка карарга килгән. Карарның 111 нче пункты буенча:

«Туган ызгышларның сәбәбе шул: дини карашларны уртаклашмаган гаилә әгъзаларының каршы килүләре һәм үзләренең динле туганының үз диннәрен тоту һәм дини эшчәнлектә катнашу иреген кабул итәргә һәм хөрмәт итәргә теләмәүләре».

Суд «аңны контрольдә тоту» дигән гаепләүгә дә дәлилләр тапмаган. Карарның 129 нчы пунктында әйтелгәнчә:

«Суд шуңа игътибар итте: [Россия] судлар[ы] андый ысулларны куллану аркасында вөҗдан иреге бозылган бер кешенең дә исемен китермәгән».

Йәһвә Шаһитләре тәнгә кан җибәрүдән баш тартканга, үзләренең сәламәтлегенә зыян китерүдә дә гаепләнгән. Европа Суды исә моның белән килешмәгән һәм карарның 136 нчы пунктында болай дигән:

«Билгеле бер дәвалану ысулына ризалашу я аннан баш тарту яисә башка дәвалану ысулын сайлау иреге үзбилгеләнү һәм шәхси автономия принциплары өчен мөһим. Аңлы, балигъ булган пациент, мәсәлән, операциягә я дәвалануга яисә, шул ук принцип буенча, тәненә кан җибәрүгә ризалашыргамы, юкмы икәнен үзе карар итәргә хокуклы».