«Нык нигездә тамыр җәеп һәм ныгып урнашыгыз»!
«Нык нигездә тамыр җәеп һәм ныгып урнашыгыз»!
СЕЗНЕҢ давыллы җилдә зур агачның бөгелеп-сыгылып чайкалганын күргәнегез бармы? Агач җил иркенә буйсынса да, сынмый. Ни өчен? Чөнки ул куәтле тамырлары белән җиргә нык тотынып тора. Без дә бу агач кебек була алабыз. «Мәхәббәттә [«нык нигездә», ЯД] тамыр җәеп һәм ныгып урнашсак», без сынаулар давылларын кичергәндә нык тора алабыз (Эфес. 3:14—17). Бу нинди нигез?
Аллаһы Сүзендә Гайсә Мәсих мәсихче җыелыш «нигезенең иң мөһим почмак ташы» дип әйтелә (Эфес. 2:20; 1 Көр. 3:11). Изге Язмаларда мәсихчеләргә: «Аның белән берлектә яшәгез. Аңарда тамыр җәегез һәм төпләнегез, үзегезгә өйрәтелгән иман буенча ныгыгыз»,— дигән киңәш бирелә. Шулай эшләсәк, без иманыбызга ясалган һәркайсы һөҗүмнәргә, шул исәптән «буш һәм алдавыч фәлсәфәгә» нигезләнгән «ялагай сүзләргә» дә каршы тора алачакбыз (Көл. 2:4—8).
«Киңлек вә озынлык, биеклек вә тирәнлек»
Безгә иман буенча ничек «тамыр җәергә» һәм ныгырга? Тамырларыбыз образлы әйткәндә туфракка тирән керсен өчен, Аллаһы Сүзен тырышып өйрәнү мөһим. Йәһвә безнең «бар изгеләр белән берлектә [хакыйкатьнең]... киңлегенә вә озынлыгына, биеклегенә вә тирәнлегенә тулысынча төшенә алуыбызны» тели (Эфес. 3:18). Шуңа күрә мәсихче Аллаһы Сүзен, аннан алган «иң беренче» белемнәр җитәрлек диеп, өстән-өстән белүе белән генә канәгатьләнергә тиеш түгел (Евр. 5:12; 6:1). Безнең һәрберебез Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне тирәнрәк аңларга тырышырга тиеш (Гыйб. сүз. 2:1—5).
Бу, әлбәттә, хакыйкатьтә тамыр җәеп һәм ныгып урнашыр өчен, киң белемнәр генә җитәрлек дигәнне аңлатмый. Чөнки Шайтан да Изге Язмаларны белә. Бездән күбрәк нәрсә таләп ителә. Безгә бар белемнәрдән өстенрәк булган «Мәсих мәхәббәтен» белергә кирәк (Эфес. 3:18, 19). Шулай да, Йәһвәне һәм хакыйкатьне яратканга, аның Сүзен өйрәнгәндә, без Изге Язмаларны тирәнрәк аңлыйбыз, һәм нәтиҗәдә иманыбыз ныгый (Көл. 2:2).
Аңлау сәләтен тикшер
Без Изге Язмалардагы кайбер мөһим хакыйкатьләрне ничек аңлыйбыз? Әйдәгез моны тикшереп карыйк. Андый тикшерү, бәлкем, сине шәхси өйрәнүеңне тагы да тырышыбрак үткәрергә дәртләндерәчәк. Мәсәлән, рәсүл Паулның эфеслеләргә язган хатының беренче шигырьләрен укыйк. (« Эфеслеләргә язылган хат» дигән рамканы кара.) Аннары үзеңнән болай дип сора: «Бу шигырьләрдә курсив белән аерылып торган сүз тезмәләренең мәгънәсен аңлыйммы?» Әйдәгез, аларның һәрберсен карап чыгыйк.
«Дөнья яратылганга кадәр үк» алдан билгеләнгән
Паул имандашларына: «[Аллаһы] Гайсә Мәсих аркылы безне Үз балалары итәргә алдан ук билгеләп куйды»,— дип язган. Чыннан да, Йәһвә кайбер кешеләрне үз балалары итеп, күктәге камил гаиләсенә кабул итәргә карар иткән. Аллаһының бу балалары Мәсих белән бергә патша һәм руханилар булып идарә итәчәк (Рим. 8:19—23; Ачыл. 5:9, 10). Шайтан Йәһвәнең хакимлегенә каршы чыкканда, аның сүзләрендә Аллаһы барлыкка китергән кешеләрнең кимчелекләре бар дигән фикер яңгыраган. Әмма Йәһвә Галәмне бар явызлыктан, шул исәптән явызлык чыганагы Шайтан Иблистән, азат итәр өчен, нәкъ кешеләрне сайлаган да! Шулай да Йәһвә кемне үз балалары итәчәк икәнен алдан билгеләп куймаган. Аның нияте буенча, Мәсих белән бергә күктә бер кеше төркеме идарә итәчәк (Ачыл. 14:3, 4).
Паул имандашларына Аллаһы аларны, төркем буларак, «дөнья яратылганга кадәр үк» сайлап алган дигән. Паул нинди
«дөнья» турында әйткән? Ул җир яки кешеләр барлыкка китерелгәнчегә кадәрге вакыт турында әйткәнме? Юк. Чөнки бу гадел булмас иде. Аллаһы Адәм белән Хауваның гөнаһ кылачагын алдан язган булса, алар үз эшләре өчен ничек җаваплылыкка тартыла алырлар иде? Адәм белән Хаува Шайтанның фетнәсенә кушылганга килеп чыккан хәлне төзәтергә Аллаһы кайчан карар иткән соң? Йәһвә моны беренче кешеләр фетнә күтәргәннән соң гына, ләкин камил булмаган кешелек дөньясы барлыкка килгәнчегә кадәр эшләгән, чөнки кайбер кешеләр йолып алуга лаек булырлар иде.«Менә шундый чиксез Аллаһының мәрхәмәте»
Ни өчен Паул эфеслеләргә язган хатының беренче шигырьләрендә каралган чаралар турында «менә шундый чиксез Аллаһының мәрхәмәте» дигән? Ул моны Йәһвәнең үзеннән читләшкән кешелекне йолып алырга тиеш түгел икәненә басым ясар өчен әйткән.
Беркем дә үзенең эшләре һәм сәләтләре аркасында йолымга лаек була алмый. Әмма кешеләрне нык яратканга Йәһвә безне коткарыр өчен, махсус чаралар күргән. Камил булмавыбызны һәм гөнаһлы булуыбызны исәпкә алсак, үзебезнең котылуыбыз белән, Паул әйткәнчә, без Аллаһының чиксез мәрхәмәтенә бурычлы.
Аллаһы ихтыярының яшерен максаты
Башта Аллаһы Шайтанның китергән зыянын ничек төзәтәчәген ачмаган. Бу сер иде (Эфес. 3:4, 5). Соңрак, мәсихче җыелыш оештырылгач, Йәһвә кешелеккә вә җиргә карата булган беренче ниятен ничек үтәячәге турындагы җентеклекләрне ачкан. Паул аңлатканча, «билгеләнгән вакыт җиткәч», Аллаһы «эшләр белән идарә итүне» (ЯД), ягъни акылга ия булган бар затларны берләштерәчәк төзелешне, гамәлгә керткән.
Моның өчен, иң беренче, Йәһвә б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Гайсә белән күктә идарә итәчәк кешеләрне җыя башлаган (Рәс. 1:13—15; 2:1—4). Аннары Мәсих Патшалыгы җитәкчелеге астында җирдәге оҗмахта яшәячәк кешеләрнең җыелуы башланган (Ачыл. 7:14—17; 21:1—5). «Эшләр белән идарә итү» дигән сүз тезмә Мәсих Патшалыгына кагылышлы түгел, чөнки ул 1914 елда гына урнаштырылган булган. Бу сүзләр Аллаһының үз ниятенең үтәлеше белән бәйле эшләрне идарә итүенә кагыла. Ул ният буенча Галәмдә яңадан бердәмлек урнаштырылачак.
«Фикер йөртү рәвешегез белән балигъ... булыгыз»
Һичшиксез, яхшы шәхси өйрәнү гадәте сиңа хакыйкатьнең «киңлегенә вә озынлыгына, биеклегенә вә тирәнлегенә тулысынча төшенергә» ярдәм итәчәк. Әмма хәзерге тормышның тизлеге аркасында Шайтан андый гадәтне киметергә я бөтенләй юк итәргә мөмкин. Аңа бирешмә. «Фикер йөртү рәвеше белән балигъ» булыр өчен, Аллаһы сиңа биргән «аңны» куллан (1 Яхъя 5:20; 1 Көр. 14:20). Һәрвакыт үзеңне тикшереп тор: ни өчен мин Изге Язмалардагы хакыйкатьләргә ышанам? Мин моны аңлыйммы? Шул чакта син һәрвакыт «өметең хакында... җавап бирергә әзер булачаксың» (1 Пет. 3:15).
Күз алдыңа китер, син Эфеста, һәм Паул язган хатны укыйлар. Аның сүзләре сине «Аллаһы Улын танып белүдә» үсәргә әллә этәрмәс идеме? (Эфес. 4:13, 14). Әлбәттә этәрер иде! Шуңа күрә Паулның Аллаһы тарафыннан рухландырылган сүзләре бүген дә сине моңа дәртләндереп торсын. Бу бозык дөнья юк ителгәнче, Шайтан сиңа каршы сынаулар давылын җибәреп торырга мөмкин. Йәһвәне чын күңелдән ярату һәм аның Сүзен яхшы белү сиңа нык нигездә, Мәсихтә, тамыр җәеп вә нык урнашырга ярдәм итәчәк. Шул чакта син бу давылларны кичерә алачаксың (Мәд. 1:1—3; Ирем. 17:7, 8).
[27 биттәге рамка/иллюстрация]
«Эфеслеләргә язылган хат»
«Раббыбыз Гайсә Мәсихнең Аллаһысы һәм Атасы данлансын. Ул безне Мәсих аркылы күктәге бөтен рухи байлыклар белән фатихалады. Без Аллаһы каршында изге һәм кимчелексез булсын өчен, дөнья яратылганга кадәр үк Ул безне Мәсих аркылы сайлап алды һәм безгә булган мәхәббәте бәрабәренә. Гайсә Мәсих аркылы безне Үз балалары итәргә алдан ук билгеләп куйды. Бу — Аның максаты һәм изге нияте иде! Ул моны Үзенең сөекле Улы аша безгә бүләк иткән бөек мәрхәмәте макталсын өчен эшләде. Без Мәсихтә, Аның каны аша йолып алынабыз, димәк, гөнаһларыбыз кичерелә. Менә шундый чиксез Аллаһының мәрхәмәте. Аллаһы бу мәрхәмәтен барлык зирәклек һәм белем белән, мул итеп, өстебезгә яудырды. Ул, Мәсихтә тормышка ашырырга карар кылган нияте буенча, безгә Үз ихтыярының яшерен максатын белдерде. Аның [«эшләр белән идарә итү өчен үзендә уйлап куйган», ЯД] бу нияте исә моннан гыйбарәт: билгеләнгән вакыт җиткәч, күк һәм җирдә булганнарның барысын да Мәсихтә бер итеп берләштерү» (Эфес. 1:3 —10).