Мәхәббәтсез дөньяда дуслыкны ныгыт
Мәхәббәтсез дөньяда дуслыкны ныгыт
«Сезгә әмерем шул: бер-берегезне яратыгыз» (ЯХЪЯ 15:17).
1. Ни өчен беренче гасыр мәсихчеләре үзара дус булырга тиеш булганнар?
ГАЙСӘ җирдәге тормышының соңгы төнендә тугры шәкертләрен үзара дус булырга дәртләндергән. Ә кич белән, берничә сәгать алдарак, ул аларга: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»,— дигән (Яхъя 13:35). Рәсүлләр булачак сынауларны кичерергә һәм Гайсә аларга тиздән бирәчәк йөкләмәне үтәргә теләсәләр, үзара якын мөнәсәбәтләр сакларга тиеш булганнар. Чыннан да, беренче гасыр мәсихчеләре Аллаһыга һәм бер-берсенә тугрылыклы булулары белән билгеле булган.
2. a) Без нәрсә эшләргә тәвәккәл һәм ни өчен? б) Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?
2 Бүгенге көндә бөтен дөнья буенча яшәгән Йәһвә Шаһитләре беренче гасыр мәсихчеләренең үрнәгенә иярә. Алар арасында булу бик күңелле! Без Гайсәнең бер-берегезне чын күңелдән яратыгыз дигән әмеренә буйсынырга тәвәккәл. Әмма бу соңгы көннәрдә күпчелек кеше хыянәтчел һәм мәхәббәтсез (2 Тим. 3:1—3). Аларның дуслыгы нык вә риясыз түгел. Безне алда да чын мәсихчеләр итеп белсеннәр өчен, безнең дуслыкка мөнәсәбәтебез андый булырга тиеш түгел. Шуңа күрә әйдәгез мондый сорауларны карап чыгыйк: яхшы дуслык нәрсәгә нигезләнә? Яхшы дусларны ничек табарга? Дуслыкны кайчан өзәргә кирәк? Һәм дуслыкны ничек ныгытырга?
Яхшы дуслык нәрсәгә нигезләнә?
3, 4. Иң якын дуслык нәрсәгә нигезләнә һәм ни өчен?
3 Иң якын дуслык Йәһвәне яратуга нигезләнә. Сөләйман патша болай дип язган: «Берәүнең ялгыз кешене җиңүе мөмкин, ә инде икәү каршы торса, алар бирешмәс. Өч каттан ишелгән бауны да җиңел генә өзеп булмый» (Вәг. 4:12). Дуслар арасында Йәһвә өченче «бау» булса, андый дуслык нык булачак.
4 Әлбәттә, Йәһвәне яратмаган кешеләр дә үзара якын дуслык урнаштыра ала. Ләкин кешеләрне Аллаһыга булган ярату якынайтканда, аларның дуслыгы какшамас булачак. Чын дуслар, фикер каршылыклары килеп чыкканда, үзләрен бер-берсе белән Йәһвәгә ярарлык итеп тотачак. Аллаһыга каршы килүчеләр чын мәсихчеләрнең араларын бозарга тырышса, алар арасындагы дуслыкның нык булуын күрәчәк. Бөтен тарих дәвамында Йәһвәнең хезмәтчеләре бер-берсенә хыянәт итмичә, үлемгә барырга әзер булган. (1 Яхъя 3:16 ны укы.)
5. Ни өчен Рут белән Нагомиянең дуслыгы нык булган?
5 Һичшиксез, иң якын дуслыкны без Йәһвәне яратучы кешеләр белән булдыра алабыз. Рут белән Нагомия мисалын карап чыгыйк. Аларның гаҗәеп дуслыгы турында Изге Язмаларда язылган. Ни өчен аларның мөнәсәбәтләре нык булган? Бу Рутның Нагомиягә әйткән сүзләреннән ачыклана: «Синең халкың минем халкым, синең Аллаң минем Аллам булыр; [...] мине синнән бары әҗәл генә аера алачак» (Рут 1:16, 17). Билгеле, Рут белән Нагомия Йәһвәне нык яратканнар, һәм бу аларның үзара мөнәсәбәтләренә тәэсир иткән. Нәтиҗәдә, Йәһвә аларның икесен дә фатихалаган.
Яхшы дусларны ничек табарга?
6—8. a) Дуслык нык булсын өчен, нәрсә кирәк? б) Дусларны табар өчен, нинди адымнар үзеңә ясарга кирәк?
6 Рут белән Нагомия мисалыннан күренгәнчә, чын дуслык үзеннән-үзе барлыкка килми. Аның нигезендә Йәһвәгә уртак ярату булырга тиеш. Өстәвенә, нык дуслык зур тырышлыклар һәм фидакарьлек таләп итә. Хәтта мәсихче гаиләдәге Йәһвәгә хезмәт иткән бертуганнарга да якын дуслар булыр өчен, тырышлыклар куярга кирәк. Алайса, яхшы дусларны ничек табарга соң?
7 Үзең адымнар яса. Рәсүл Паул Рим җыелышындагы дусларын «кунакчыл булырга» дәртләндергән (Рим. 12:13). Шуңа күрә яхшы дуслар булдырыр өчен безгә кунакчыл булырга һәр мөмкинлекне кулланырга кирәк. Беркем дә синең өчен кунакчыл була алмый. (Гыйбрәтле сүзләр 3:27 не укы.) Мәсәлән, гади генә табын әзерләп, җыелыштагы төрле кардәшләрне кунакка чакырып була. Син җыелыштагы кардәшләреңне регуляр рәвештә кунакка чакыра аласыңмы?
8 Шулай ук без үзебез төрле кардәшләрне вәгазьгә чакыра алабыз. Таныш булмаган кешенең ишеге алдында хезмәттәшеңнең чын күңелдән Йәһвәгә булган яратуы турында сөйләгәнен ишеткәндә, син аны күбрәк кадерли башлыйсың.
9, 10. Паул нинди үрнәк калдырган, һәм без ничек аңа иярә алабыз?
9 Күңелләрегезне киңәйтегез. (2 Көринтлеләргә 6:12, 13 не укы.) Сиңа җыелышта дус булырлык кеше юк кебек тоелганы бармы? Алай булса, син, бәлкем, нинди кеше үзеңә дус була ала икәненә чик куясыңдыр. Рәсүл Паул күңелен киңәйтүдә яхшы үрнәк калдырган. Кайчандыр аның яһүд булмаган кешеләр белән дуслашу уенда да булмагандыр. Әмма ул «яһүд булмаганнарның рәсүле» булып киткән (Рим. 11:13).
10 Өстәвенә, Паул төрле яшьтәге кешеләр белән дуслашкан. Мәсәлән, ул һәм Тимуте, төрле яшьләренә һәм чыгышларына карамастан, якын дуслар булып киткәннәр. Бүген күп кенә яшь мәсихчеләр үзләреннән олырак булган кардәшләре белән дуслыкны кадерли. «Минем 50 дән узган бик кадерле дустым бар,— дип әйтә 20 яшьлек Ванесса.— Мин аның белән, яшьтәшем кебек, төрле темаларга сөйләшә алам. Һәм ул миңа һәрвакыт ярдәм итәргә әзер». Андый дуслык ничек барлыкка килә? «Мин бу дуслыкны көтеп утырмадым, үзем эзләдем»,— дип әйтә Ванесса. Син үзеңнән олырак яки кечерәк булганнар арасында дуслар эзләргә әзерме? Йәһвә, һичшиксез, сине тырышлыкларың өчен фатихалаячак.
11. Йонафан белән Давыт мисалыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
11 Тугры бул. «Чын дусның дуслыгы беркайчан сүрелмәс, бәхетсезлеккә төшкәндә ул, туганы кебек, яныңа килеп җитәр»,— дип язган Сөләйман (Гыйб. сүз. 17:17). Ул бу сүзләрне язганда, бәлкем, үз атасы Давыт белән Йонафан арасында булган дуслыкны күздә тоткандыр (1 Пат. 18:1). Шаул патша Исраил тәхетенә үзенең улын Йонафанны утыртырга теләгән. Ләкин Йәһвә патша итеп Давытны сайлаган, һәм Йонафан моны таныган. Шаулдан аермалы буларак, Йонафан Давыттан көнләшмәгән. Ул Давытка биреләчәк дан өчен, үпкәләмәгән һәм Шаулның Давыт турында сөйләгән ялган сүзләренә ышанмаган (1 Пат. 20:24—34). Без Йонафан кебек эш итәбезме? Дусларыбызга җаваплы йөкләмәләр бирелгәндә, без алар өчен шатмы? Алар кыенлыклар кичергәндә, без аларны юатып, ярдәм кулы сузабызмы? Дуслар турында гайбәт ишеткәндә, без шунда ук моңа ышанабызмы? Яисә, Йонафан кебек, дустыбызга тугры булып, аны яклыйбызмы?
Дуслыкны кайчан өзәргә кирәк?
12—14. Изге Язмаларны өйрәнүче кайбер кешеләр нинди авырлыкларга очрый, һәм аларга ничек ярдәм итеп була?
12 Изге Язмаларны өйрәнүче үз тормышын тәртипкә китергәндә, аның дуслык белән бәйле авырлыклары туарга мөмкин. Бәлкем, аның аралашырга яраткан дуслары бардыр, ләкин алар Изге Язмалардагы әхлакый нормалар буенча яшәми. Элек ул алар белән күп вакыт үткәргәндер. Әмма хәзер ул аларның тәртипләре үзенә начар яктан тәэсир иткәнен күрә һәм алар белән әзрәк аралашырга кирәк икәнен аңлый (1 Көр. 15:33). Шулай да, ул бу дуслары белән аралашмаса, үзен хыянәтче итеп хис итәргә мөмкин.
13 Син Изге Язмаларны өйрәнгәндә, андый авырлык белән очрашкансың икән, онытма: чын дус тормышыңны яхшы якка үзгәрткәнеңне күреп, шат булачак. Ул да синең белән, бәлкем, Йәһвә турында белергә теләр. Ялган дуслар исә «үзләре белән бергә шул ук азгынлыкларда катнашмавыгызга» «сезне яманлаячак» (1 Пет. 4:3, 4). Чынлыкта, син түгел, ә андый дуслар сиңа тугрылыксыз.
14 Изге Язмаларны өйрәнүче кешене Аллаһыны яратмаган элекке дуслары ташлап киткәндә, җыелыштагылар бу бушлыкны тутыра ала (Гәл. 6:10). Син Изге Язмаларны өйрәнгән һәм җыелышка йөргән андый кешеләрне беләсеңме? Аларга игътибарлы булып, ярдәм итә аласыңмы?
15, 16. a) Дустыбыз Йәһвәне калдырып китсә, нәрсә эшләргә? б) Без Аллаһыны яратканыбызны ничек күрсәтә алабыз?
15 Җыелыштагы дустың Йәһвәне калдырып китәргә булса һәм аның, бәлкем, җыелыштан чыгарылачак икәнен аңласаң, нәрсә эшләргә? Бу сине бик күңелсезләндерергә мөмкин. Бер апа-кардәш якын дусты Йәһвәгә хезмәт итми башлагач, болай дигән: «Мин күңел бушлыгы тойдым. Дустым хакыйкатьтә нык тора дип уйлаган идем мин, ләкин алай булып чыкмады. Ул гаиләсенә ярар өчен генә Йәһвәгә хезмәт иткәнмени? Мин үземнең эчке теләкләремне тикшерә башладым: мине Йәһвәгә хезмәт итәргә нәрсә дәртләндерә?» Бу апа-кардәш ул хәлне ничек кичергән? «Мин үз йөгемне Йәһвәгә салдым,— дип әйтә ул.— Йәһвә миңа оешмада дуслар бирсә дә, мин аңа моның өчен түгел, ә аны яратканга хезмәт итәм».
16 Дөньяның дуслары булырга теләгән кешеләр белән аралашсак, без Аллаһының дусты булып кала алмыйбыз. Шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Сез дөньяны яратуның Аллаһы белән дошман булуга бәрабәр икәнен белмисезме әллә? Дөнья белән дус булырга теләүче кеше Аллаһыга дошман була» (Ягък. 4:4). Без Аллаһыга тугры булсак, ул безгә дуслык өзелүен кичерергә ярдәм итәчәк. Моңа ышанып, без Йәһвәне яратканыбызны күрсәтә алабыз. (Мәдхия 30:24 не укы.) Өстәрәк әйтелгән апа-кардәш мондый нәтиҗә ясый: «Мин аңладым, без беркемне дә Йәһвәне яки безне яратырга мәҗбүр итә алмыйбыз. Кеше моны үзе сайлый». Әмма җыелыштагы кардәшләр белән якын дуслыкны ныгытыр өчен, без нәрсә эшли алабыз?
Дуслыкны ничек ныгытырга?
17. Яхшы дуслар бер-берсе белән ничек аралаша?
17 Яхшы аралашу дуслыкны ныгыта. Изге Язмаларда Рут белән Нагомия, Давыт белән Йонафан һәм Паул белән Тимуте турында укыганда, чын дусларның ачык, ләкин шул ук вакыт бер-берсен хөрмәт итеп, аралаша икәненә игътибар итәрсең. «Сүзегез һәрвакыт ягымлы, мавыктыргыч һәм төпле булсын»,— дип язган Паул. Бу сүзләр аеруча «чит кешеләр», ягъни безнең рухи кардәшләр булмаганнар, белән аралашуга кагыла (Көл. 4:5, 6). Сүз дә юк, дөнья кешеләре белән аралашканда алар хөрмәткә лаек икән, безнең җыелыштагы дуслар бигрәк тә моңа лаек!
18, 19. Мәсихче дус киңәш биргәндә, без моңа ничек карарга тиеш, һәм Эфестәге өлкәннәр безгә нинди үрнәк калдырган?
18 Чын дуслар бер-берсенең карашларын кадерли, шуңа күрә аларга үзара ягымлы һәм ачык итеп сөйләшергә кирәк. Акыллы Сөләйман патша болай дип язган: «Ислемай һәм хуш исләр йөрәккә хозурлык бирә; дусның ихлас киңәше дә күңелгә шулай хозур тоелыр» (Гыйб. сүз. 27:9). Ә синең дустың биргән киңәшенә карашың нинди? (Мәдхия 140:5 не укы.) Дустың синең тәртибең аркасында борчылса, син моңа ничек карарсың? Аның кисәтүен яратучан кайгыртуы итеп кабул итәрсеңме я үпкәләрсеңме?
19 Рәсүл Паул Эфес җыелышындагы өлкәннәр белән якын мөнәсәбәтләрдә булган. Ул, күрәсең, аларның кайберсен алар иман итүче булып киткәннән бирле белгән. Әмма алар белән соңгы мәртәбә очрашканда, ул аларга берничә туры киңәш биргән. Алар моңа ничек караган? Паулның дуслары үпкәләмәгән. Киресенчә, алар үзләренә күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәтле булганнар һәм хәтта, аны бүтән күрмәячәкләрен белгәч, елаганнар (Рәс. 20:17, 29, 30, 36—38).
20. Яратучан дус нәрсә эшләячәк?
20 Яхшы дуслар акыллы киңәшләрне кабул да итә һәм үзләре дә бирә. Әлбәттә, кайчак безгә «үз эшебез белән генә шөгыльләнергә» кирәк (1 Тес. 4:11). Шулай ук «безнең һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап бирергә тиеш» (Рим. 14:12). Ләкин, кирәк булганда, яратучан дус игелек белән үз дустына Йәһвәнең нормаларын исенә төшерәчәк (1 Көр. 7:39). Мәсәлән, никахта булмаган дустыңның Йәһвә Шаһите булмаган кешегә күңеле тартыла башлаганын күрсәң, син нәрсә эшләрсең? Син араны бозам дип куркып, үз борчуыңны белдермичә калырсыңмы? Ә ул киңәшеңне кабул итмәсә, нәрсә эшләрсең? Яхшы дус ялгышкан дустына ярдәм итәр өчен, яратучан көтүчеләрдән ярдәм эзләр. Бу кыюлык таләп итә. Әмма Йәһвәне яратуга корылган дуслыкка зыян булмаячак.
21. Кайвакыт без нәрсә эшлибез, ләкин ни өчен җыелышта нык дуслыкны саклау мөһим?
21 Кайвакыт безнең дусларыбызның безгә карата «шикаяте булырга» мөмкин. Һәм алар да ачуыбызны чыгарырлык эш эшләр яки сүзләр әйтер. «Без барыбыз да төрлечә абынабыз»,— дип язган Ягъкуб (Көл. 3:13; Ягък. 3:2). Әмма чын дуслар алар бер-берсенә каршы күпме гөнаһ кылганнарын санап тормый, ә тулысынча кичерә. Шуңа күрә үзара ачык аралашып, һәм бер-беребезне кичереп, нык дуслыкны булдыру бик мөһим! Без андый мәхәббәт күрсәтсәк, бу безне «берләштереп, камиллеккә илтәчәк» (Көл. 3:14).
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Яхшы дусларны ничек табарга?
• Дуслыкны кайчан өзәргә кирәк?
• Дуслыкны ничек ныгытырга?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[18 биттәге иллюстрация]
Рут белән Нагомиянең дуслыгы нәрсәгә нигезләнгән булган?
[19 биттәге иллюстрация]
Син имандашларыңны кунакка чакырырга тырышасыңмы?