Җирдәге мәңгелек тормыш — яңадан табылган өмет
Җирдәге мәңгелек тормыш — яңадан табылган өмет
«Ә син, Данил, ахыр заманга кадәр бу сүзләрне сер итеп сакла... Күпләр анда-монда йөрер, һәм чын белем артыр» (ДАН. 12:4).
1, 2. Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?
БҮГЕН миллионлаган кеше җирдәге оҗмахта мәңге яшәү өмете Изге Язмаларга нигезләнгән икәнен бик яхшы аңлый (Ачыл. 7:9, 17). Аллаһы кешене берникадәр ел яшәп, үләр өчен түгел, ә мәңге яшәргә дип барлыкка китергән, һәм бу кешелек тарихы башланганнан ук билгеле булган (Ярат. 1:26—28).
2 Исраиллеләр кешеләрнең Адәм югалткан камиллеккә китереләчәгенә өметләнгән. Мәсихче Грек Язмаларында кешеләргә җирдәге Оҗмахта мәңге яшәү мөмкин булсын өчен, Аллаһының нинди чаралар күргәне аңлатыла. Ни өчен соң алайса кешенең бу өметен яңадан табарга кирәк булган? Ул ничек ачылган һәм миллионлаган кешегә билгеле булып киткән?
Өмет яшерелгән булган
3. Ни өчен кешелекнең җирдә мәңге яшәү өмете яшерелгән булган икәненә гаҗәпләнәсе юк?
3 Гайсә ялган пәйгамбәрләр аның тәгълиматларын бозарлар һәм күпләрне алдарлар дип алдан әйткән (Мат. 24:11). Рәсүл Петер мәсихчеләрне: «Сезнең арагызда да ялган өйрәтүчеләр булыр»,— дип кисәткән (2 Пет. 2:1). Рәсүл Паул «шундый вакыт килер, [кешеләр] дөрес тәгълиматны тыңларга теләмәсләр, бәлки үзләренә ошаган, колакларына ятышлы итеп өйрәтүче укытучыларны гына үзләре янына күп итеп җыярлар» дигән (2 Тим. 4:3, 4). Шайтан мөртәтлек юлына баскан христиан дөньясын кулланып, кешеләрне алдый һәм Аллаһының кешелеккә вә җиргә карата ниятләре турындагы дулкынландыргыч хакыйкатьне яшерә. (2 Көринтлеләргә 4:3, 4 не укы.)
4. Мөртәтлек юлына баскан дини җитәкчеләр кешелек баглаган нинди өметне кире каккан?
4 Изге Язмалар буенча, Аллаһы Патшалыгы — бу күктәге хөкүмәт, ул кешеләрнең бар хакимиятләрен җимереп, юкка чыгарачак (Дан. 2:44). Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында Шайтан упкында булачак, үлеләр терелтеләчәк һәм кешелек камиллеккә ирешәчәк (Ачыл. 20:1—3, 6, 12; 21:1—4). Әмма христиан дөньясының мөртәтлек юлына баскан дин җитәкчеләре башка карашларны үзләштергән. Мәсәлән, III гасырда яшәгән Ориген (Чиркәү Атасы) җиргә Меңьеллык идарә китерәчәк фатихаларга ышанучыларны хөкем иткән. Католик дин теологы Августин Блаженный (354—430) «Меңьеллык идарә булмаячак дигән фикердә торган» («The Catholic Encyclopedia») *.
5, 6. Ни өчен Ориген һәм Августин милленаризмга каршы торганнар?
5 Ни өчен Ориген һәм Августин милленаризмга — Мәсихнең Меңьеллык идарәсе турындагы тәгълиматка — каршы торганнар? Ориген грек фәлсәфәсеннән үлемсез җан турындагы карашны үзләштергән Климент Александрийскийның шәкерте булган. Теолог Вернер Йегер сүзләре буенча, Платонның җан турындагы карашлары тәэсире астында булган Ориген «мәсихче тәгълиматка Платоннан үзләштергән җан турындагы карашларны керткән». Шулай
итеп, Ориген җиргә Меңьеллык идарә китерәчәк фатихаларны рухи дөньяга күчергән.6 Августин, 33 яшендә христиан диненә күчкәнче, неоплатонизм — III гасырда Платонның фәлсәфәсенә нигезләнеп, Плотин башлангыч биргән юнәлеш — тарафдары булган. Христиан булып киткәч тә, Августин неоплатоник карашлар тоткан. «Аның башында, эретү савытында кебек, Яңа Васыять дине Платонның грек фәлсәфәсе традициясе белән бергә эреп кушылган»,— дип әйтелә бер энциклопедиядә («The New Encyclopædia Britannica»). Августин Ачылыш китабының 20 нче бүлегендә тасвирланган Меңьеллык идарәне, «Католик энциклопедиядә» әйтелгәнчә, «кинаяле сурәтләү» дип аңлаткан. Анда шулай ук: «Бу аңлатманы... аннан соңгы көнбатыш теологлар үзләштергән булган, һәм башлангычта булган милленаризмга бүтән ышанмый башлаганнар»,— дип әйтелә.
7. Кешелекнең җирдә мәңге яшәү өметен нинди ялган караш какшаткан һәм ничек?
7 Борынгы Бабылдагы һәм бар җирләрдә киң таралган караш кешелекнең җирдә мәңге яшәү өметен какшаткан. Бу караш буенча, кешенең үлемсез җаны яки рухы бар, ә тән аның яшәү урыны гына. Христиан дөньясы бу карашны үзләштергәч, теологлар Язмаларның мәгънәсен бозып, күктәге өметне сурәтләгән шигырьләрне имеш бар яхшы кешеләр күккә бара дип аңлаткан. Бу тәгълимат буенча, кешегә җирдәге тормышы вакытлыча гына, ул күктә яшәргә лаеклымы икәнен билгеләү өчен, сынау итеп бирелгән. Яһүдләрнең җирдә мәңге яшәү өмете белән дә охшаш хәл булган. Грекларның үлемсезлек турындагы карашын үзләштергәч, аларның бу өмете томанланган. Бу караш Изге Язмаларда кеше турында әйтелгән сүзләрдән бик нык аерылып тора! Кеше рухи зат итеп түгел, ә физик зат итеп барлыкка китерелгән. Йәһвә беренче кешегә: «Син... туфрак»,— дип әйткән (Ярат. 3:19). Кешенең мәңге яшәү урыны күк түгел, ә җир. (Мәдхия 103:5; 113:24 не укы.)
Караңгылык аша хакыйкать яктылыгы үтеп керә
8. XVII гасырдагы кайбер белемле кешеләр кешелек өмете турында нәрсә әйткән?
8 Үзләрен христианнар дип атаган күп диннәр җирдә мәңге яшәргә өметне кире какса да, Шайтан хакыйкатьне тулысынча яшерә алмаган. Гасырлар дәвамында Изге Язмаларны игътибар белән укучы кайбер кешеләр хакыйкатьнең яктырып китүен күргәннәр. Алар өлешчә Аллаһының кешелекне ничек яңадан камиллеккә китерәчәген аңлый башлаган (Мәд. 96:11; Мат. 7:13, 14; 13:37—39). XVII гасырда, Изге Язмалар тәрҗемә ителгәнгә һәм бастырып чыгарылганга, аны күп кеше укый алган. 1651 елда бер галим кешеләр Адәм аша «Оҗмахны һәм җирдәге мәңгелек тормышны» югалткан булса да, Мәсих аша «бар кешеләр дә җирдә яши алачак; югыйсә бу чагыштыру мәгънәсез булыр иде» дип язган. (1 Көринтлеләргә 15:21, 22 не укы.) Англиянең бөтен дөньяда танылган шагыйре Джон Мильтон (1608 —1674) «Югалтылган оҗмах» һәм аның дәвамын «Кайтарылган оҗмах» дигән поэмаларны язган. Үзенең әсәрләрендә Мильтон җирдәге оҗмахта тәкъвалар алачак әҗер турында әйткән. Мильтон үзенең шактый гомерен Изге Язмаларны өйрәнүгә багышлаган булса да, андагы хакыйкатьне Мәсих идарә итә башлаганчы тулысынча аңлап булмый икәненә төшенгән.
9, 10. a) Исаак Ньютон кешеләр өмете турында нәрсә язган? б) Ни өчен Мәсих ерак киләчәктә генә идарә итә башлаячак дип уйлаган Ньютон?
9 Атаклы галим Исаак Ньютон да (1642—1727) Изге Язмалар белән тирән кызыксынган. Ул изгеләрнең күктәге тормышка терелтелеп, күзгә күренмичә Мәсих белән идарә итәчәкләрен аңлаган (Ачыл. 5:9, 10). Патшалыкның гражданнары турында ул болай дип язган: «Җирдә хөкем көненнән соң да гади кешеләр яшәячәк һәм 1 000 ел гына түгел, ә мәңге».
10 Ньютон фаразлавынча, Гайсә гасырлар үткәч кенә патшалык итә башлаячак. Ни өчен Ньютон Аллаһы Патшалыгы ерак киләчәктә генә идарә итәчәк дип уйлаган? «Чөнки ул Троица турындагы мөртәтләр тәгълиматының киң таралганын күреп, өметсезлеккә бирелгән»,— дип язган тарихчы Стивен Снобелен. Яхшы хәбәр һаман да яшерелгән булган. Һәм Ньютон бу хәбәрне вәгазьли алырлык бер христиан төркемен дә күрмәгән. Ул болай дип язган: «Данилның һәм Яхъяның [Ачылыш китабында язылган] пәйгамбәрлекләрен ахыр заманга кадәр аңлап булмаячак». Ньютон болай дип аңлаткан: «„Күпләр бу китапны укыр,— дип әйтә Данил,— һәм белем артыр“. Яхшы хәбәр, бөек афәткә һәм бу дөнья беткәнчегә кадәр, барлык халыкларга вәгазьләнергә тиеш бит. Әгәр башта Яхшы хәбәр бар халыкларга вәгазьләнмәсә, бөек афәт кичереп килгән хөрмә ботакларын тоткан бик күп кеше бихисап һәм бар халыклардан була алмый» (Дан. 12:4; Мат. 24:14; Ачыл. 7:9, 10).
11. Ни өчен Мильтон һәм Ньютонның күпчелек замандашлары өчен кешелек өмете яшерелгән булып калган?
11 Мильтон һәм Ньютон көннәрендә чиркәү тәгълиматларына каршы килгән карашларны белдерү куркыныч булган. Шуңа күрә аларның Изге Язмаларга багышланган күпчелек хезмәтләре алар үлгәч кенә бастырылган. XVI гасырда булган Реформация үлемсез җан турындагы тәгълиматны юк итә алмаган, һәм төп протестант чиркәүләре Августинның тәгълиматын өйрәтүләрен дәвам иткән: имеш Меңьеллык идарә итү киләчәктә түгел, ә үткәндә булган. Ахыр заманда белем артканмы соң?
«Чын белем артыр»
12. Чын белем кайчан артырга тиеш булган?
12 Данил «ахыр заманда» яхшы үзгәрешләр булачак дип алдан әйткән булган (Дан. 12:3, 4, 9, 10). «Тәкъва кешеләр [ул вакытта]... кояштай балкып торырлар»,— дигән Гайсә (Мат. 13:43). 1914 елда ахыр заман башланган. Ул вакытта чын белем ничек арткан? 1870 елдан алып 1914 елга кадәрге кайбер тарихи вакыйгаларга күз салыйк.
13. Чарлз Тейз Расселл яңадан торгызу турындагы теманы тикшергәч, нәрсә язган?
13 XIX гасырның ахырында эчкерсез кешеләр «дөрес сүзләрне» аңларга тырышкан (2 Тим. 1:13). Андый кешеләрнең берсе Чарлз Тейз Расселл булган. 1870 елда ул һәм хакыйкатьне эзләүче тагын берничә кеше Изге Язмаларны өйрәнү түгәрәген оештырган. 1872 елда алар яңадан торгызу (Адәм югалтканны кире кайтару) турындагы теманы тикшергәннәр. Соңрак Расселл болай дип язган: «Хәзер сынаулар аша үткән чиркәү (майланган мәсихчеләр җыелышы) алачак әҗер һәм дөньядагы тугры кешеләр алачак әҗер арасындагы аерманы моңа хәтле без ачык итеп күрә алмаган идек». Соңгылар өчен әҗер «кешеләрнең камиллеген яңадан торгызу» булачак, аңа «кайчандыр аларның Гадәндәге ата-бабалары һәм башлары Адәм ия булган иде». Расселл үзенә Изге Язмаларны тикшерүдә башка кешеләрнең ярдәм иткәнен таныган. Кем аңа булышкан?
14. a) Хенри Данн Рәсүлләр 3:21 не ничек аңлаган? б) Данн сүзләре буенча, җирдә кем мәңге яшәячәк?
Рәс. 3:21). Данн шуны аңлаган: бу яңадан торгызылу җирдә Мәсихнең Меңьеллык идарә итүе вакытында кешелекнең камиллеккә китереләчәген үз эченә ала. Ул шулай ук күпләрне борчыган мондый сорауны тикшергән: җирдә кем мәңге яшәячәк? Аның аңлатуы буенча, миллионлаган кеше терелтеләчәк, хакыйкатькә өйрәтеләчәк һәм Мәсихкә иман итәргә мөмкинлек алачак.
14 Аларның берсе Хенри Данн булган. Ул «Аллаһы Үзенең изге пәйгамбәрләре аша борынгыдан сөйләгән» бар нәрсәнең яңадан торгызылуы турында язган (15. Джордж Сторрз терелтелү турында нәрсә аңлаган?
15 1870 елда Джордж Сторрз да тикшерү үткәреп, гаделсезләр мәңге яшәү мөмкинлеге алыр өчен терелтеләчәк дигән нәтиҗәгә килгән. Ул шулай ук Изге Язмалардан бу мөмкинлектән файдаланмаган терелтелгән кешенең, «гөнаһлы йөз яшьлек булса да, үләчәген» аңлаган (Ишаг. 65:20). Сторрз Нью-Йоркта, Бруклинда яшәгән һәм «Изге Язмаларны өйрәнүче» дигән журналның мөхәррире булган.
16. Изге Язмаларны өйрәнүчеләр христиан дөньясыннан нәрсә белән аерылып торган?
16 Изге Язмалардан Расселл бар җирдә яхшы хәбәрне вәгазьләргә вакытның килеп җиткәнен аңлаган. Шуңа күрә 1879 елда ул «Сион күзәтү манарасы һәм Мәсихнең патшалык итүенең хәбәрчесе» дигән, ә хәзер «Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә» дип аталган журналны бастыра башлаган. Элек кешелек өмете турындагы хакыйкатьне кайбер кеше генә аңлаган, ә хәзер күп илләрдәге Изге Язмаларны өйрәнүчеләр төркемнәре «Күзәтү манарасын» алган һәм өйрәнгән. Алар күккә аз санлы кешеләр генә барачак, ә җирдә миллионлаган кеше камиллеккә ирешеп яшәячәк дип санаган. Бу аларны күпчелек христиан дөньясы диннәреннән аерып торган.
17. Чын белем ничек арткан?
17 Алдан әйтелгән «ахыр заман» 1914 елда башланган. Кешелекнең өмете турындагы чын белем артканмы? (Дан. 12:4). 1913 елга Расселлның вәгазьләре гомумән алганда 15 миллион кеше укыган 2 000 төрле газетада бастырылган. 1914 елның ахырына өч континентта яшәүче 9 миллионнан артык кеше «Барлыкка китерүнең фото-драмасын» — Мәсихнең Меңьеллык идарәсе турындагы кинокадрлар һәм слайдлардан торган программаны караган. 1918 елдан башлап 1925 елга кадәр Йәһвәнең хезмәтчеләре бөтен дөнья буенча 30 дан артык телдә «Хәзер яшәүче миллионлаганнар беркайчан да үлмәячәк» дигән нотык белән чыгыш ясаган. Бу нотыкта сүз җирдә мәңге яшәү өмете турында барган. 1934 елга Йәһвә Шаһитләре җирдә мәңге яшәргә өметләнүче кешеләр суга чумдырылу үтәргә тиеш икәннәрен аңлаган. Бу аларны Патшалык турындагы яхшы хәбәрне тагы да көчлерәк ашкыну белән вәгазьләргә дәртләндергән. Бүген миллионлаган кешеләр җирдә мәңге яшәргә мөмкинлекләре булганы өчен Йәһвәгә чын күңелдән рәхмәтле.
Алда «данлы азатлык»!
18, 19. Ишагыйя 65:21—25 тә нинди тормыш турында алдан әйтелгән?
18 Йәһвә Ишагыйя пәйгамбәрне үз халкының җирдә алып барачак тормышы турында язарга рухландырган (Ишаг. 65:21—25). 2 700 ел элек Ишагыйя бу сүзләрне язган вакытта үскән кайбер агачлар, бәлкем, һаман да үсеп утырадыр. Син үзеңне көчле һәм сәламәт булып, шул кадәр озак яшәгәнеңне күз алдыңа китерә аласыңмы?
19 Тормыш инде бишектән кабергә хәтле кыска гына ара булмаячак. Безнең төзергә, утыртырга һәм өйрәнергә бик күп мөмкинлекләр булачак. Ә күпме кеше белән дуслаша алуың турында уйлап кына кара! Бу искиткеч мөнәсәбәтләр мәңге дәвам ителәчәк. «Аллаһы балалары» җирдә «данлы азатлыкка» ия булачак (Рим. 8:21).
[Искәрмә]
^ 4 абз. Августин Аллаһы Патшалыгының Меңьеллык идарәсе киләчәктә булмаячак, ә [Католик] чиркәү барлыкка килгәч башланган булган дип әйткән.
Сез аңлата аласызмы?
• Кешелекнең җирдә яшәргә өмете ничек яшерелгән булган?
• XVII гасырдагы кайбер Изге Язмаларны укучылар нәрсә аңлаган?
• 1914 елга кешелекнең чын өмете ничек ачыграк аңлашыла башлаган?
• Җирдә яшәргә өмет турындагы чын белем ничек арткан?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[13 биттәге иллюстрацияләр]
Шагыйрь Джон Мильтон (сулда) һәм галим Исаак Ньютон (уңда) җирдә мәңге яшәү өмете турында белгәннәр
[15 биттәге иллюстрацияләр]
Изге Язмаларны өйрәнүчеләр Аллаһы Сүзеннән бар җирдә кешелекнең чын өмете турында вәгазьләргә вакытның килеп җиткәнен аңлаган