Укучыларның сораулары
Укучыларның сораулары
Рәсүл Паул еврейлеләргә язган хатында «кулларны кую» турында әйткән. Ул өлкәннәр билгеләүне яисә башка берәр нәрсәне күздә тотканмы? (Евр. 6:2).
Катгый итеп әйтеп булмаса да, Паул, күрәсең, кулларны кую турында әйткәндә, рух бүләкләрен бирүне күздә тоткан.
Чыннан да, Изге Язмаларда теократик билгеләнүләр белән бәйле кулларны кую очраклары язылган. Мәсәлән, Муса Ешуаны халык җитәкчесе итеп билгеләгәндә, «аның өстенә кулларын куйган» (Кан. 34:9). Мәсихче җыелыштагы кайбер ир-атларны да рәсүлләр «башларына кулларын куеп» билгеләгәннәр (Рәс. 6:6; 1 Тим. 4:14). Паул шулай ук «ашыгычлык белән кулларыңны куйма» дигәндә, теократик билгеләнүләр турында әйткән (1 Тим. 5:22).
Әмма Паул яһүд мәсихчеләрен «тәгълиматның иң башлангыч өлешен калдырып, камилрәгенә күчәргә» өндәгән. Аннары ул «үлемгә китерүче эшләрдән тәүбә итү, Аллаһыга инану, шулай ук суга чумдырылу йолалары, кулларны кую» турында искә алган (Евр. 6:1, 2). Өлкәннәрне билгеләү турында бу башлангыч нәрсә һәм шул нәрсәдән мәсихчеләр җитлегер өчен башка адымнарга күчәргә тиеш дип әйтеп буламы? Юк. Абый-кардәшләр җыелышта өлкән булып хезмәт итәр өчен, инде җитлеккән булырга тиеш (1 Тим. 3:1).
Ләкин кулларны кую башка максат белән дә кулланылган. Беренче гасырда Йәһвә Исраил халкын кире каккан һәм рухи Исраилне — майланган мәсихчеләр җыелышын — үзенең халкы итеп билгеләгән (Мат. 21:43; Рәс. 15:14; Гәл. 6:16, искәрмә кара). Моңа могҗизалы бүләкләр, мәсәлән, төрле телләрдә сөйләшү сәләте, дәлил булып торган (1 Көр. 12:4—11). Көрнили һәм аның өйдәгеләре Мәсих шәкертләре булып киткәч, аларга изге рух иңгән, һәм шуңа күрә алар төрле телләрдә сөйләшә башлаганнар (Рәс. 10:44—46).
Кайвакыт могҗизалы бүләкләр кулларны кую аша бирелгән булган. Филип яхшы хәбәрне Самареядә вәгазьләгәч, андагы күп кеше сумга чумдырылу йоласын үткән. Җитәкче совет анда ике рәсүлне, Паул белән Яхъяне җибәргән. Нинди максат белән? «Петер белән Яхъя самареялеләрнең башларына кулларын куйдылар һәм тегеләр Изге Рухны кабул иттеләр»,— дип әйтелә Изге Язмаларда. Шулай ук алар рух бүләкләрен, сәләтләр алганнар, кешеләр моны ачык күреп торган. Мәсәлән, элек сихерчелек белән шөгыльләнгән Шимун, рухның андый эш итүен күргәч, комсызланып, башкаларга кулларны кую һәм изге рух бирү сәләтен сатып алырга теләгән. Һәм кешеләр изге рух алгач, могҗизалар эшли алыр иде. (Рәс. 8:5—20). Соңрак Эфеста 12 кеше чумдырылу йоласын үткән. «Паул алар өстенә кулларын куйгач, шәкертләргә Изге Рух иңде һәм алар таныш булмаган телләрдә сөйли һәм Аллаһы әйткән сүзләрне игълан итә башладылар»,— дип язылган Изге Язмаларда (Рәс. 19:1—7; 2 Тимутегә 1:6 ны чагыштыр).
Димәк, рәсүл Паул Еврейлеләргә 6:2 дә «кулларны кую» турында әйткәндә, күрәсең, Мәсихнең яңа шәкертләренә рух бүләкләрен бирүне күздә тоткан.