Наум, Аввакум һәм Софония китапларыннан игътибарга лаек фикерләр
Йәһвә Сүзе тере
Наум, Аввакум һәм Софония китапларыннан игътибарга лаек фикерләр
АШШУР, бөтендөнья державасы, ун буынлы Исраил патшалыгы башкаласын, Самареяне, инде җимергән. Ул шулай ук Яһүдиягә дә яный. Яһүдия пәйгамбәре Наумның Ашшур башкаласы Ниневәгә карата хәбәре бар. Ул хәбәр Изге Язмалардагы Наум китабында язылган. Бу китап б. э. к. 632 елга кадәр тәмамланган булган.
Бабыл империясе чираттагы бөтендөнья державасы булып китә, аның белән кайвакыт килдани патшалары идарә итә. Аввакум китабында алдан ук Йәһвә үз хөкемен үтәр өчен Бабылны кулланачак икәне һәм ахыр чиктә аның белән нәрсә булачагы турында әйтелә. Бу китап, бәлкем, б. э. к. 628 елда язылган булган.
Яһүдия пәйгамбәре Софония Наум белән Аввакумга хәтле хезмәт итә. Иерусалимның б. э. к. 607 елдагы җимерелүенә кадәр әле 40 елдан күбрәк вакыт бар. Софония Яһүдия өчен һәлакәт турында да һәм өмет турында да хәбәр пәйгамбәрлек итә. Изге Язмалардагы Софония китабында шулай ук бүтән халыкларга чыгарылган хөкемнәр турында да әйтелә.
«КАН КОЯ ТОРГАН ШӘҺӘРГӘ КАЙГЫ»
«Ниневә турында пәйгамбәрлек» «зур сабырлыклы һәм куәте белән бөек» Йәһвә Аллаһыдан килә. Йәһвә үзендә ныклы таяныч эзләүчеләр өчен «олы хәсрәт килгән көндә сыеныр урын» булса да, Ниневә җимерелгән булачак (Наум 1:1, 3, 7).
«Ходай Ягъкубның бөеклеген торгызачак». Ашшур, «урлаучы арыслан» кебек, Аллаһы халкына карата мәрхәмәтсез булган. Йәһвә ниневәлеләрнең «арбаларын төтендә яндырачак, һәм кылыч [аның] Наум 2:2, 12, 13). «Кан коя торган шәһәргә кайгы!» Ниневәгә кайгы! Аның «турында хәбәр ишеткән бар кешеләр... кул чабачак» һәм шатланачак (Наум 3:1, 19).
арыслан балаларын ашап бетерәчәк» (Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:
1:9 — Ниневәнең «юк ителүе» Яһүдия өчен нәрсә аңлатачак? Бу Яһүдия өчен Ашшур җәберләвеннән котылуны аңлатачак, чөнки «афәт инде кабатланмаячак». Ниневә инде юк ителгән кебек, Наум болай дип яза: «Менә, тауларда тынычлыкны игълан иткән яхшы хәбәр таратучының аяклары: Яһүдия, үз бәйрәмнәреңне бәйрәм ит» (Наум 1:15).
2:6 — «Елга капкасы» нәрсә ул, һәм ул ничек ачылган? Тигр елгасы сулары Ниневә стеналарының бер өлешен җимергән, һәм бу шул капка булып киткән. Б. э. к. 632 елда, бабыллылар мадайлылар белән бергә Ниневәгә һөҗүм иткәч, ниневәлеләр бер дә курыкмаган: алар шәһәрнең биек стеналары аларны яклаячак дип санаган. Ләкин коеп яуган яңгырлар аркасында Тигр елгасы ярларыннан чыккан. Тарихчы Диодор Сицилийский сүзләре буенча, моның аркасында «шәһәрнең бер өлешен су баскан, ә стена җимерелгән булган». «Елга капкасы» ачылган булган һәм, пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, Ниневәне бик тиз, ут коры саламны ялап алган кебек, яулап алганнар (Наум 1:8—10).
3:4 — Ни өчен Ниневә фәхишә белән чагыштырыла? Ниневә халыкларны алдаган: ул аларга дус булырга һәм ярдәм итәргә вәгъдә биргән, ләкин чынлыкта аларны мәрхәмәтсез җәберли башлаган. Мәсәлән, Ашшур яһүдләрнең Әхәз патшасына, аңа Сурия белән Исраилнең гаскәрләре каршы һөҗүм иткәч, берникадәр ярдәм иткән. Ләкин соңрак «Ашшур патшасы... аның [Әхәз] янына килгән, әмма аңа авыр йөк булган» (2 Паралипоменон 28:20).
Безнең өчен сабаклар:
1:2—6. Йәһвә үз дошманнарыннан үч ала, чөнки алар аңа җаны-тәне белән бирелгән булырга теләми. Бу шуны күрсәтә: Йәһвә үз хезмәтчеләреннән дә җаны-тәне белән бирелгән булуларын тели (Чыгыш 20:5).
1:10. Йөзләрчә манаралы зур стеналар Йәһвәнең Ниневә турындагы сүзенең үтәлүенә комачауламаган. Бүген дә Йәһвә халкының дошманнары Аллаһы аларга чыгарган хөкемнәрдән котыла алмаячак (Гыйбрәтле сүзләр 2:22; Данил 2:44).
ТӘКЪВА КЕШЕ ЯШӘЯЧӘК
Аввакум китабының беренче һәм икенче бүлекләре — бу пәйгамбәрнең Йәһвә Аллаһы белән сөйләшүе. Аввакумны Яһүдиядәге хәл борчый, һәм ул Аллаһыдан болай дип сорый: «Ни өчен син миңа явыз эшләргә һәм газапларга карарга бирәсең?» Йәһвә болай дип җавап бирә: «Мин килданиларны, мәрхәмәтсез һәм тотнаксыз халыкны кузгатачакмын». Пәйгамбәр гаҗәпләнә: ни өчен Аллаһы Яһүдиягә җәза бирер өчен, «явыз кешеләр» белән кулланачак? (Аввакум 1:3, 6, 13). Аввакум мондый ышандыру ала: тәкъва кешеләр яшәячәк, ә бозыклар җәза алачак. Өстәвенә, Йәһвә Аввакум аша биш тапкыр кайгы игълан итә. Бу кайгы Яһүдиянең дошманнары килданиларга киләчәк (Аввакум 2:4).
Аввакум «кайгылы җырлар» (ЯД) аша шәфкать сорап дога кыла, һәм Йәһвәнең үткәндә, мәсәлән, Кызыл диңгез янында, чүлдә һәм Әрихәдә курку-хөрмәт уята торган көчен күрсәткәнен искә ала. Пәйгамбәр шулай ук Йәһвәнең Һармагедунда ярсулы ачуы белән чыгуы турында алдан ук әйтә. Дога мондый сүзләр белән тәмамлана: «Ходай Аллаһы — минем көчем: ул минем аякларымны боланныкы кебек итәр һәм мине биеклекләргә күтәрер!» (Аввакум 3:1, 19).
Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:
1:5, 6 — Ни өчен килданиларның Иерусалимны яулап алуы яһүдләр өчен акылга сыймаслык булып күренгән? Аввакум пәйгамбәр булып хезмәт итә башлагач, Мисыр Яһүдиягә зур йогынты ясаган (4 Патшалык 23:29, 30, 34). Бабыл яңа гына көчәя барган, һәм ул әле Нехао фиргавенне җиңәргә тиеш булган (Иремия 46:2). Өстәвенә, Иерусалимда Йәһвәнең гыйбадәтханәсе булган һәм һәрвакыт Давыт нәселеннән булган патшалар идарә иткән. Шуңа күрә ул көннәрдәге яһүдләр Аллаһының килданиларга Иерусалимны җимерергә рөхсәт итүе турында башка да китермәгәннәр. Аввакумның сүзләре алар өчен акылга сыймаслык булып яңгыраса да, Бабылның Иерусалимны җимерүе турындагы күренеш «һичшиксез үтәлергә» тиеш булган. Бу б. э. к. 607 елда булган (Аввакум 2:3).
2:5 — Бу «кеше» кем ул, һәм ни өчен «ул үз максатына ирешмәс» (ЯД)? Образлы әйткәндә, бу «кеше» — халыкларны яулап алган оста гаскәриләр, бабыллылар булган. Җиңү тәме аларны шәраб кебек исерткән. Ләкин бу «кеше» бар халыкларны үзенә җыя алмас, чөнки Йәһвә мадайлылар белән фарсыларны кулланып, аны юк итәчәк. Безнең көннәрдә бу «кеше» — сәяси көчләр. Алар да үз-үзенә чамадан тыш ышанудан һәм тәкәбберләнүдән исергән, һәм аларның да үз җирләрен киңәйтергә бик көчле теләге бар. Ләкин алар «үзенә бар халыкларны җыярга» дигән максатына ирешмәс. Аллаһы Патшалыгы гына кешеләрне берләштерәчәк (Маттай 6:9, 10).
Безнең өчен сабаклар:
1:1—4; 1:12—2:1. Аввакум Йәһвәгә эчкерсез сораулар биргән, һәм Аллаһы аңа җавап кайтарган. Хак Аллаһы үз тугры хезмәтчеләренең догаларын тыңлый.
2:1 (ЯД). Без, Аввакум сыман, рухи яктан уяу булып калырга һәм хезмәттә актив булырга тиеш. Без «фаш ителгәндә», яки безгә киңәш бирелгәндә, безгә шулай ук үз фикер йөртүебезне үзгәртергә әзер булырга кирәк.
2:3; 3:16. Йәһвә көнен иман белән көтик һәм рухи яктан уяулыкны югалтмыйк.
2:4. Йәһвәнең киләчәк хөкем көнендә исән калыр өчен, безгә тугры һәм нык булырга кирәк (Еврейләргә 10:36—38).
2:6, 7, 9, 12, 15, 19. Намуссыз табышка омтылучы, җәбер-золымны сөюче, әхлаксызлык кылучы һәм потка табынучы кеше кайгыга дучар була. Безгә андый теләкләрдән һәм эшләрдән качарга кирәк.
2:11. Без бу дөньяның бозыклыгын фаш итмәсәк, «стеналардагы ташлар кычкырачаклар». Патшалык турындагы хәбәрне моннан ары да кыюлык белән вәгазьлик. Бу бик мөһим!
3:6. Йәһвәгә үз хөкемен үтәргә бернәрсә дә, хәтта таулар һәм калкулыклар сыман какшамас булып күренгән җирдәге оешмалар да комачауламаячак.
3:13. Без шуңа ышана алабыз: Һармагедун вакытындагы юк итү афәттәге кебек булмаячак. Йәһвә үз тугры хезмәтчеләрен коткарачак.
3:17—19. Без Һармагедунга кадәр яки Һармагедун вакытында авырлыклар белән очрашсак та, без бер дә шикләнмибез: Йәһвә безне «көч» белән ныгытачак, һәм без аңа шатлык белән хезмәт итүебезне дәвам итәчәкбез.
«ХОДАЙНЫҢ КӨНЕ ЯКЫН»
Яһүдиядә Багалга табыну киң таралган. Йәһвә үзенең пәйгамбәре Софония аша болай дип әйтә: «Кулымны Яһүдиягә һәм Иерусалимдагы барлык яшәүчеләргә сузачакмын». Софония: «Ходайның көне якын»,— дип кисәтә (Софония 1:4, 7, 14). Ул көндә Аллаһының кануннары буенча яшәгән кешеләр генә «сакланып калачаклар» (Софония 2:3).
Софония 3:1, 8, 20).
«Җәберләүче шәһәргә», Иерусалимга кайгы! «Мине, Мин юк итәр өчен күтәреләчәк көнгә кадәр көтегез, дип әйтә Ходай, чөнки Мин халыклар... өстенә ачуымны... белдерер өчен аларны җыярга билгеләдем». Ләкин Аллаһы мондый вәгъдә бирә: «Сезне... әсирлектән кайтаргач, сезне җирнең барлык халыклары арасында атаклы һәм хөрмәтле итәчәкмен» (Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:
2:13, 14 — Тулысынча җимерелгән Ниневәдә кемнең «тавышы яңгыраячак»? Ниневә кыр хайваннары һәм кошлар өчен яшәү урыны булып китәчәк, шуңа күрә яңгыраячак тавыш — бу кошларның сайраулары һәм, бәлки, ташландык йортларның тәрәзәләрендәге җилнең улавыдыр.
3:9 — «Саф тел» нәрсә ул, һәм бу телдә ничек сөйләшергә? Бу Аллаһы хакыйкате, аны без аның Сүзендә, Изге Язмаларда табабыз; аңа Изге Язмалардагы бар тәгълиматлар керә. Без бу хакыйкатькә ышансак, башкаларны хакыйкатькә дөрес өйрәтсәк, һәм Аллаһының ихтыяры буенча яшәсәк, бу саф телдә сөйләшәчәкбез.
Безнең өчен сабаклар:
1:8. Софония көннәрендәге кайбер яһүдләр, күрәсең, күрше халыкларның хуплавын алыр өчен, «башка халык киемнәрен» киеп йөргәннәр. Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләре бу дөнья кешеләренә охшарга тырышса, акылсыз булыр иде!
1:12 (ЯД); 3:5, 16. Йәһвә үз халкына кат-кат пәйгамбәрләрне җибәреп, аны үз хөкемнәре хакында кисәткән. Ул вакыттагы күп кенә яһүдләр «тонып беткән шәрабтәге утырмага охшаш» булган: алар үз тормышлары белән яшәгән һәм Аллаһы кисәтүләренә ваемсыз булганнар. Шулай да Аллаһы аларны кисәтеп торган. Йәһвәнең бөек көне якынлаша. Шуңа күрә безгә кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында «кулларны көчсезләндерер» урынына, Патшалык турындагы хәбәрне регуляр рәвештә игълан итәргә кирәк.
2:3. Үзенең ачу көнендә Йәһвә генә безне коткара ала. Безгә Аллаһы хуплавын югалтмас өчен, «Ходайны эзләргә», ягъни җентекләп аның Сүзен, Изге Язмаларны өйрәнергә, дога кылып җитәкчелек сорарга һәм аңа якынлашырга кирәк. Без саф тормыш алып барып, «гаделлекне эзләргә» тиеш. Безгә юашлык һәм тыңлаучанлык рухы үстереп, «юашлыкны эзләргә» кирәк.
2:4—15; 3:1—5. Йәһвәнең хөкеме үтәләчәк көндә Аллаһы халкын җәберләгән христиан дөньясы һәм барлык халыклар борынгы Иерусалим һәм күрше халыклар алган җәзаны алачак (Ачылыш 16:14, 16; 18:4—8). Без кыюлык белән Аллаһының хөкемнәрен игълан итәргә тиеш.
3:8, 9. Без Йәһвә көнен көткәндә «саф телдә» сөйләшергә өйрәнәбез һәм Аллаһыга үзебезне багышлап аның исемен чакырабыз. Шуның белән без котылуга әзерләнәбез. Без, шулай ук, Йәһвәгә аның халкы белән бергә «бердәм хезмәт итәбез» һәм аңа бүләк итеп «данлау корбаны китерәбез» (Еврейләргә 13:15).
«Якын һәм бик ашыга»
Мәдхия җырлаучы болай дип яза: «Тагын бераздан гөнаһлы юкка чыгар, аның урынын эзләрсең, тик таба алмассың» (Мәдхия 36:10). Без Наум китабында язылган Ниневә турындагы һәм Аввакум китабында әйтелгән Бабыл белән хыянәтчел Яһүдия турындагы пәйгамбәрлекләр турында уйланганда, мәдхия җырлаучының сүзләре үтәләчәк икәненә бер дә шикләнмибез. Ләкин без күпме вакыт көтәргә тиеш?
«Ходайның бөек көне якын,— дип әйтелә Софония 1:14 тә,— якын һәм бик ашыга». Софония китабында шулай ук, ул көндә ничек сакланып калырга һәм котылуга әзерләнер өчен нәрсә эшләргә кирәк икәне турында әйтелә. Чыннан да, «Аллаһының сүзе тере вә куәтле» (Еврейләргә 4:12).
[8 биттәге иллюстрацияләр]
Ниневәнең зур стеналары Наум әйткән сүзләргә үтәлергә комачауламаган
[Чыганак]
Randy Olson/National Geographic Image Collection