Син изге нәрсәләргә Йәһвә карашы белән карыйсыңмы?
Син изге нәрсәләргә Йәһвә карашы белән карыйсыңмы?
«Карагыз аны, беркем дә җенси йөгәнсезлеккә бирелмәсен... [«изге нәрсәләрне кадерләмәүче булмасын», ЯД]» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 12:16).
1. Йәһвә хезмәтчеләре нинди карашны кире кага?
БУ ДӨНЬЯ кешеләренең изге нәрсәләргә мөнәсәбәте көннән-көн үзгәрә бара. «Әхлак нигезләре — Аллаһы, табигать, ватан, тарих, акыллы фикер йөртү — шик астына алына... Кешеләр нәрсә кадерле, ә нәрсә юк икәнен үзләре сайлый»,— дип әйткән Франция социологы Эдгар Морен. Мондый карашлар «бу дөньяның рухын», ягъни «Аллаһыга итагать итмәүче кешеләрдә хәзер гамәл кылучы рухны» чагылдыра (1 Көринтлеләргә 2:12; Эфеслеләргә 2:2). Әмма Йәһвәгә үзләрен багышлаган һәм аның законлы хакимлегенә теләп буйсынган кешеләрдә андый рух юк (Римлыларга 12:1, 2). Аллаһы хезмәтчеләре Йәһвәгә гыйбадәт кылуда изгелекнең мөһим ролен аңлый. Нәрсәне без тормышыбызда изге дип санарга тиеш? Бу мәкаләдә Аллаһы хезмәтчеләре өчен изге булган биш нәрсә каралачак. Ә чираттагы мәкаләдә мәсихче очрашуларыбызның изгелеге турында сүз барачак. Әмма башта «изге» дигән сүзнең мәгънәсен карап чыгыйк.
2, 3. а) Ничек Изге Язмаларда Йәһвәнең изгелегенә басым ясала? б) Ничек без Йәһвә исемен изге дип санаганыбызны күрсәтәбез?
2 Изге Язмалар язылган борынгы еврей телендә «изге» дигән сүз аерып куелган булу дигәнне аңлата. Гыйбадәт кылуда «изге» дип гадәти кулланудан аерып куелган нәрсәләр, яки мөкатдәс дип саналган нәрсәләр атала. Йәһвә бар яктан изге. Изге Язмаларда ул «Изгеләрнең Изгесе» дип атала (Гыйбрәтле сүзләр 9:10; 30:3, ЯД). Борынгы Исраилдә иң баш рухани башлыгына «Изгелек Йәһвәнеке» дигән сүзләр уелып язылган алтын пластина беркетелгән булган (Чыгыш 28:36, 37, ЯД). Изге Язмаларда Йәһвәнең тәхете тирәсендә «Ходай Изге, Изге, Изге» дип әйтеп торган күктәге херувимнар һәм серафимнар турында әйтелә (Ишагыйя 6:2, 3; Ачылыш 4:6—8). Бу сүзнең өч мәртәбә кабатлануы шуңа басым ясый: Йәһвә иң зур дәрәҗәдә изге, мөкатдәс һәм саф. Әйе, Аллаһы — бар изгелекнең Чыганагы.
3 Йәһвәнең исеме мөкатдәс, яки изге. «Синең бөек һәм куркыныч исемеңне данласыннар, чөнки ул изге!» — дип җырлаган мәдхия җырлаучы (Мәдхия 98:3). Ә Гайсә безне болай дип дога кылырга өйрәткән: «Күктәге Атабыз! Исемең изге дип икърар ителсен» (Маттай 6:9). Гайсәнең әнисе, Мәрьям, болай дип әйткән: «Күңелем минем Раббыны данлый... Кодрәт Иясе минем өчен бөек эшләр кылды — Аның исеме мөкатдәс!» (Лүк 1:46, 49). Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, без Аллаһының исемен изге дип саныйбыз һәм аның изге исеменә хурлык китерә алган һәркайсы эштән сакланабыз. Безнең шулай ук изге нәрсәләргә мөнәсәбәтебез Йәһвәнеке кебек, ягъни без Аллаһы изге дип санаган нәрсәләрне изге дип саныйбыз (Амос 5:14, 15).
Ни өчен без Гайсәне ихтирам итәбез
4. Ни өчен Изге Язмаларда Гайсә «Изге Зат» дип атала?
4 Изге Аллаһы Йәһвәнең «бердәнбер Улы» буларак, Гайсә изге итеп барлыкка китерелгән (Яхъя 1:14; Көлессәйлеләргә 1:15; Еврейләргә 1:1—3). Шуңа күрә ул «Аллаһының Изге Заты дип» аталган (Яхъя 6:69). Гайсә аның тормышы күктән җиргә күчерелгәндә дә изге булып калган, чөнки Мәрьям Гайсәне изге рух көче ярдәмендә тудырган. Фәрештә аңа: «Сиңа Изге Рух иңәчәк... син тудырачак Бала изге булачак һәм Аллаһы Улы дип аталачак»,— дигән (Лүк 1:35). Йәһвәгә дога кылганда Иерусалимдагы мәсихчеләр Аллаһы Улын ике мәртәбә «Изге Хезмәтчең Гайсә» дип атаганнар (Рәсүлләр 4:27, 30).
5. Гайсә җирдә нинди изге эшне үтәгән, һәм ни өчен аның каны кадерле?
5 Гайсә җирдә үзенә тапшырылган изге эшне башкарып чыккан. Б. э. 29 елында суга чумдырылу үткәндә ул Йәһвәнең бөек рухи гыйбадәтханәсендә Баш Рухани булып хезмәт итәр өчен майланган булган (Лүк 3:21, 22; Еврейләргә 7:26; 8:1, 2). Өстәвенә, ул корбан үлеме белән үлгән. Аның түгелгән каны йолым булып хезмәт итә, бу йолым ярдәмендә гөнаһлы кешеләр коткарыла ала (Маттай 20:28; Еврейләргә 9:14). Шуңа күрә Гайсәнең каны безнең өчен изге, «кадерле» (1 Петер 1:19).
6. Гайсә Мәсихкә карашыбыз нинди һәм ни өчен?
6 Рәсүл Паул болай дип язган: «Күктәгеләрнең, җирдәгеләрнең һәм җир астындагыларның барысы да Гайсә исеме алдында тез чүксен, һәм Ата Аллаһының даны өчен, һәрбер тел Гайсә Мәсихне Раббы дип икърар итсен дип, Аллаһы Аны барысыннан да югары күтәрде һәм Аңа бөтен исемнән бөегрәк исем бирде» (Филиппуйлыларга 2:9—11). Бу сүзләр белән ул без Патшабыз һәм Баш Руханиебызны, Гайсә Мәсихне, тирән хөрмәт итәбез икәнен күрсәткән. Юлбашчыбыз һәм идарә итүче Патшабыз Гайсә Мәсихкә — мәсихчеләр җыелышы Башына — шатлык белән буйсынып, без изге нәрсәләргә Йәһвә карашы белән караганыбызны күрсәтәбез (Маттай 23:10; Көлессәйлеләргә 1:18).
7. Ничек без Мәсихкә буйсынуыбызны күрсәтәбез?
7 Мәсих безнең көннәрдә вәгазь эше белән җитәкчелек итәр өчен ир-атларны сайлаган. Шул ир-атларга тиешле хөрмәт күрсәтеп, без Гайсәгә буйсынабыз. Җитәкче Советны тәшкил иткән рух белән майланган кешеләрнең һәм алар филиалларда, өлкәләрдә, районнарда һәм җыелышларда билгеләгән күзәтчеләрнең хезмәтләре изге эш дип танылырга тиеш. Шуңа күрә урнаштырылган бу тәртип бездән тирән хөрмәт һәм буйсыну таләп итә (Еврейләргә 13:7, 17).
Изге халык
8, 9. а) Нинди мәгънәдә исраиллеләр изге халык булган? б) Ничек Йәһвә исраиллеләргә изгелекнең мәгънәсен аңлаткан?
8 Йәһвә Исраил белән килешү төзегән. Бу килешү буенча, Исраил махсус яңа халык булып киткән. Ул изгеләндерелгән, ягъни аерып куелган булган. Йәһвә үзе аларга болай дигән: «Минем алда изге булыгыз, чөнки мин Ходай изге, һәм, сез минеке булсын өчен, мин сезне халыклардан аерып куйдым» (Левиләр 19:2; 20:26).
9 Йәһвә Исраил халкына, алар әле оештырылып барганда, изгелекнең мәгънәсен аңлатып биргән. Исраиллеләр Ун Әмер бирелгән тауга хәтта кагылырга да Чыгыш 19:12, 23). Руханилар, чатыр һәм аның әйберләре шулай ук изге дип саналган (Чыгыш 30:26—30). Әмма чын мәсихчеләр җыелышы турында нәрсә әйтеп була?
тиеш булмаган, югыйсә аларны үлем көткән. Синай тавы ниндидер мәгънәдә изге дип саналган (10, 11. Ни өчен майланган мәсихчеләр җыелышы изге дип әйтеп була, һәм ничек бу «башка сарыкларга» тәэсир итә?
10 Йәһвә өчен майланган мәсихчеләр җыелышы изге (1 Көринтлеләргә 1:2). Чыннан да, җирдә бер үк вакытта яшәгән майланган мәсихчеләр төркеме хәтта изге гыйбадәтханә белән чагыштырыла. Әмма шунсын әйтергә кирәк: алар Йәһвәнең бөек рухи гыйбадәтханәсен тәшкил итми. Бу гыйбадәтханәдә Йәһвә үзенең изге рухы аша яши. Рәсүл Паул болай дип язган: «Ул [Гайсә Мәсих] бөтен бинаны бергә кушып тота, һәм бина өскә күтәрелә-күтәрелә, Раббыга багышланган Изге йорт булып үсеп җитә. Мәсихтә сез дә, башкалар белән бергә, Аллаһы Үзенең Рухы аркылы яши торган урын булып төзеләсез» (Эфеслеләргә 2:21, 22; 1 Петер 2:5, 9).
11 Паул майланган мәсихчеләргә: «Әллә Аллаһы йорты булуыгызны һәм сездә Аллаһы Рухы яшәвен белмисезме? ...Аллаһы йорты изге; ә ул йорт — сез»,— дип язган (1 Көринтлеләргә 3:16, 17). Үзенең рухы аша Йәһвә майланган мәсихчеләр «араларында тора һәм йөри» (2 Көринтлеләргә 6:16). Ул үзенең тугры «хезмәтчесе» белән җитәкчелек итүен дәвам итә (Маттай 24:45—47). «Башка сарыклар» майланганнар белән хезмәттәшлек итү хөрмәтен кадерлиләр (Яхъя 10:16; Маттай 25:37—40).
Безнең мәсихче тормышыбыздагы изге нәрсәләр
12. Тормышыбызда нәрсә изге һәм ни өчен?
12 Майланган мәсихчеләр һәм «башка сарыкларның» тормышына кагылышлы күп нәрсәләр изге дип санала, һәм моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Безнең Йәһвә белән мөнәсәбәтләребез изге (1 Паралипоменон 28:9; Мәдхия 35:8). Бу мөнәсәбәтләрне без шулхәтле нык кадерлибез ки, хәтта бернәрсәгә дә һәм беркемгә дә Йәһвә Аллаһыбыз белән мөнәсәбәтләребезне какшатырга рөхсәт итмибез (2 Паралипоменон 15:2; Ягъкуб 4:7, 8). Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләрне саклауда дога мөһим роль уйный. Данил пәйгамбәр өчен дога шулхәтле изге булган ки, ул хәтта дога кылу өчен үлем янаганда да Йәһвәгә дога кылуын дәвам иткән (Данил 6:7—11). «Аллаһы изгеләренең», ягъни майланган мәсихчеләрнең, догалары гыйбадәтханәдә кулланыла торган хуш исле сумала белән чагыштырыла (Ачылыш 5:8; 8:3, 4; Левиләр 16:12, 13). Андый чагыштыру доганың изгелеген күрсәтә. Без Галәм Хакиме белән сөйләшә алабыз, безгә шундый зур хөрмәт күрсәтелгән! Һичшиксез, дога безнең өчен изге.
13. Нинди көч изге, һәм ничек без аңа үз тормышыбызга тәэсир итәргә бирә алабыз?
13 Майланган мәсихчеләр һәм «башка сарыкларның» тормышында тәэсир иткән бер көч, һичшиксез, изге дип санала — бу изге рух. Бу рух — Йәһвәнең эш итүче көче, һәм ул, һәрвакыт Изге Аллаһының ихтыяры буенча эш иткәнгә, «Изге Рух», яки «изгелек Рухы» дип атала (Яхъя 14:26; Римлыларга 1:3). Йәһвә үзенең изге рухы аша үз хезмәтчеләренә яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен көч бирә (Рәсүлләр 1:8; 4:31). Йәһвә үз рухын «Үзенә итагать итүчеләргә», кешелек табигатенең теләкләре буенча түгел, ә «Рух буенча яшәгән» кешеләргә бирә (Рәсүлләр 5:32; Гәләтиялеләргә 5:16, 25; Римлыларга 8:5—8). Бу куәтле көч мәсихчеләрне яхшы сыйфатлар — «Изге Рух» җимеше булдырырга һәм тормышларын «изге һәм Аллаһыга багланган булып» алып барырга сәләтле итә (Гәләтиялеләргә 5:22, 23; 2 Петер 3:11). Изге рух безнең өчен изге булса, без бу рухны «кайгыга сала» алган, ягъни аңа безнең тормышыбызга тәэсир итәргә комачаулый алган, эшләрдән качарбыз (Эфеслеләргә 4:30).
14. Майланган мәсихчеләр нинди эшне изге дип саный, һәм «башка сарыклар» аларга ничек ярдәм итә?
14 Изге Аллаһы Йәһвәнең исемен йөртү һәм аның Шаһитләре булу хөрмәтен дә без изге дип саныйбыз (Ишагыйя 43:10—12, 15). Йәһвә майланган мәсихчеләрне «яңа килешү хезмәтчеләре булырга» яраклы иткән (2 Көринтлеләргә 3:5, 6). Шуңа күрә аларга «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәрне» вәгазьләргә һәм «бөтен халыклар арасыннан... шәкертләр булдырырга» йөкләмә бирелгән (Маттай 24:14; 28:19, 20). Алар бу эшне тугры үтиләр, һәм миллионлаган кеше яхшы хәбәрне кабул итә, һәм алар майланган мәсихчеләргә: «Без синең белән барабыз, чөнки без сезнең белән Аллаһы икәнен ишеттек»,— дип әйтәләр сыман (Зәкәрия 8:23). Бу юаш кешеләр шатлык белән рухи мәгънәдәге «игенчеләр» һәм «йөзем үстерүчеләр» булып, Аллаһының майланган хезмәтчеләренә хезмәт итә. Шулай итеп «башка сарыклар» майланган мәсихчеләргә бөтен дөнья буенча хезмәтләрен башкарырга ярдәм итәләр (Ишагыйя 61:5, 6).
15. Нинди эшне рәсүл Паул изге дип санаган, һәм ни өчен без дә шулай дип саныйбыз?
15 Мәсәлән, рәсүл Паул үзенең Аллаһыга хезмәтен изге дип санаган. Ул үзен «яһүд булмаганнарга Мәсих Гайсәнең хезмәтчесе» дип атаган, һәм үзе турында «Аллаһының Яхшы хәбәрен игълан итеп, рухани[ның изге] хезмәтен башкардым» дип язган (Римлыларга 15:16). Көринт мәсихчеләренә хат язганда Паул үзенең хезмәтен «хәзинә» дип атаган (2 Көринтлеләргә 4:1, 7). Аллаһыга хезмәт иткәндә, без кешеләргә «Аллаһының [изге] сүзләрен» игълан итәбез (1 Петер 4:11). Шуңа күрә, без — майланган мәсихчеләр дә, «башка сарыклар» да — шаһитлек бирү эшендә катнашырга мөмкинлегебезне изге дип саныйбыз.
«Аллаһыдан курыккан хәлдә изгелекне камилләштерәбез»
16. Безгә «изге нәрсәләрне кадерләмәүче» кеше булып китмәскә нәрсә булышачак?
16 Рәсүл Паул үз имандашларын «изге нәрсәләрне кадерләмәүче» кешеләр булып китүдән кисәткән. Ул аларга «изге булырга омтылыгыз» дигән киңәш биргән һәм «карагыз аны... ачы тамырлы үлән үсеп чыгып, беркемгә дә бәла-каза китерерлек булмасын һәм күпләрне нәҗесләмәсен» дип язган (Еврейләргә 12:14—16). «Ачы тамырлы үлән» — бу җыелыш эшләрен тәнкыйтьләгән кешеләр. Алар, мәсәлән, никахның изгелегенә яки әхлакый сафлыкка карата Йәһвә карашы белән риза булмаска мөмкин (1 Тессалуникәлеләргә 4:3—7; Еврейләргә 13:4). Яки алар мөртәтләрнең, «хакыйкатьтән читкә тайпылган» кешеләрнең изге нәрсәләрне мәсхәрә иткән «буш сүзләрен» сөйләп йөрергә мөмкин (2 Тимутегә 2:16—18).
17. Ни өчен майланганнарга Йәһвәнең изге нәрсәләргә карашын чагылдырыр өчен, даими тырышлыклар куярга кирәк?
17 Үзенең майланган кардәшләренә Паул болай дип язган: «Сөеклеләрем... әйдәгез, тәннең, рухның һәртөрле бозыклыкларыннан үзебезне сафландырыйк һәм Аллаһыдан курыккан хәлдә изгелекне камилләштерик» (2 Көринтлеләргә 7:1). Бу сүзләрдән шуны күрәбез: «Аллаһы чакырып алган» майланган мәсихчеләргә үз тормышларының һәр өлкәсендә Йәһвәнең изгелеккә карашын чагылдырганнарын күрсәтер өчен, даими тырышлыклар куярга кирәк (Еврейләргә 3:1). Рәсүл Петер дә үзенең майланган кардәшләрен мондый сүзләр белән өндәгән: «Сүз тыңлаучан балалар сыман булыгыз, Яхшы хәбәр турында белмәгән вакытыгыздагы элекке тән нәфесләренә иярмәгез. Киресенчә, сезне чакырган Аллаһы изге булган кебек, сез дә бар гамәлләрегездә изге булыгыз» (1 Петер 1:14, 15).
18, 19. а) Ничек «бихисап күп кеше» изгелеккә Йәһвә карашы белән карый икәнен күрсәтә? б) Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?
18 Ә «зур газапны» кичереп чыгачак «бихисап күп кеше» турында нәрсә әйтеп була? Алар да изге нәрсәләргә Йәһвә карашы белән караганнарын күрсәтергә тиеш. Ачылыш китабында алар Йәһвәнең рухи гыйбадәтханәсенең җирдәге ишегалдында изге хезмәтләрен башкаралар дип әйтелә. Алар Мәсихнең йолым корбанына иман итәләр, алар «киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар» дип әйтеп була (Ачылыш 7:9, 14, 15). Шуңа күрә алар Йәһвә алдында саф, әмма шул ук вакыт аларга «тәннең, рухның һәртөрле бозыклыкларыннан үзләрен сафландырырга һәм Аллаһыдан курыккан хәлдә изгелекне камилләштерергә» кирәк.
19 Майланган мәсихчеләрнең һәм аларга кушылган «башка сарыкларның» тормышларында бер мөһим үзенчәлек бар. Алар Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен һәм аның Сүзен өйрәнер өчен регуляр рәвештә җыела. Йәһвә үз халкының бергә җыелуларын изге дип саный. Ни өчен без бу очрашуларга Йәһвә карашы белән карарга тиеш? Ничек без моны күрсәтә алабыз? Моны без чираттагы мәкаләдән белербез.
Кабатлау өчен сораулар
• Йәһвәнең хезмәтчеләре дөньядагы нинди карашны чагылдырмый?
• Ни өчен Йәһвә — бар изгелекнең Чыганагы?
• Ничек без Мәсихнең изгелеген хөрмәт иткәнебезне күрсәтә алабыз?
• Нәрсәне без үз тормышыбызда изге дип санарга тиеш?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[23 биттәге иллюстрация]
Борынгы Исраилдә руханилар, чатыр һәм аның әйберләре изге дип саналырга тиеш булган
[24 биттәге иллюстрация]
Җирдә яшәүче майланган мәсихчеләр изге гыйбадәтханә булып тора
[25 биттәге иллюстрацияләр]
Дога һәм Аллаһыга хезмәтебез безнең өчен изге