Иблискә урын бирмәгез
Иблискә урын бирмәгез
«Иблискә урын бирмәгез» (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 4:27).
1. Ни өчен күп кешеләр Иблиснең барлыгын шик астына ала?
БОРЫНГЫ заманнардан кешеләр Иблисне мөгезле, куш тояклы, койрыклы һәм явыз кешеләрне утлы тәмугка ыргытыр өчен кулына сәнәк тоткан зат итеп күз алдына китергәннәр. Изге Язмаларда мондый сурәтләүгә дәлилләр юк. Шулай да Иблисне андый итеп сурәтләү миллионлаган кешеләрдә аның барлыгына шикләр тудырган яки аларны бу сүз нибары явызлыкны сурәтләр өчен генә кулланыла дип уйларга этәргән.
2. Изге Язмалардан Иблис турында нәрсә беләбез?
2 Изге Язмаларда Иблис бар дип әйтелә һәм аны күргән шаһитләрнең сүзләре китерелә. Гайсә Мәсих аны күктә рухи зат булып яшәгәндә күргән һәм җирдә булганда аның белән сөйләшкән (Әюб 1:6; Маттай 4:4—11). Изге Язмада бу явыз фәрештәнең беренче исеме әйтелмәсә дә, анда ул Иблис дип, ягъни «ялганчы» дигәнне аңлаткан исем белән атала, чөнки ул Аллаһыга яла яга. Шулай ук аңа «дошман» дигәнне аңлата торган Шайтан дигән исем бирелгән, чөнки ул Йәһвәгә каршы чыга. Шайтан Иблис, күрәсең, Хауваны алдар өчен еланны кулланганга, «борынгы елан» дип тә атала (Ачылыш 12:9; 1 Тимутегә 2:14). Ул шулай ук Явыз дигән исем белән билгеле (Маттай 6:13) *.
3. Без нинди сорауны карап чыгарбыз?
3 Без, Йәһвә хезмәтчеләре, бердәнбер хак Аллаһының төп дошманына бер яктан да охшаш булырга теләмибез. Шуңа күрә без рәсүл Паулның: «Иблискә урын бирмәгез»,— дигән киңәшен тотарга тиеш (Эфеслеләргә 4:27). Шайтанга хас булган кайбер сыйфатларны һәм ни өчен без аңа охшаш булмаска тиеш икәнен карап чыгыйк.
Баш ялганчыга охшаш булмагыз
4. Ничек Иблис Аллаһыга яла яккан?
4 Бу явыз фәрештә Иблис дип аталырга лаеклы, чөнки ул — ялганчы. Ялган — бу берәрсе турында дөрес булмаган, явыз һәм хурлаучы сүзләр. Аллаһы Адәмгә болай дип әйткән: «Яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачыннан ашама, чөнки ул агачның җимешен ашаган көнне үк мотлак үләчәксең» (Яратылыш 2:17). Хаувага да моның турында әйткәннәр, әмма еланны кулланып Иблис аңа болай дигән: «Юк, үлмисез... Чөнки Алла белә: ул агачның җимешен ашаган көнне сезнең күзләрегез ачылачак, яхшылык белән яманлыкның ни икәнен белеп, Алланың Үзе кебек булачаксыз» (Яратылыш 3:4, 5). Бу Йәһвә Аллаһыга оятсыз яла ягу булган!
5. Ни өчен Диотрефис яла якканы өчен җавап бирергә тиеш булган?
5 Исраиллеләргә: «Үз халкың арасында сүз таратучы [яла ягучы] булып йөрмә»,— дип әйтелгән булган (Левиләр 19:16). Рәсүл Яхъя яла ягучы бер замандашы турында болай дип язган: «Мин иман итүчеләр бердәмлегенә кыска итеп яздым, әмма араларында беренчелекне тотарга яратучы Диотрефис безне игътибарга алмый. Шуңа күрә, мин яныгызга килсәм, аның эшләгән эшләрен күтәрәчәкмен. Ул безнең хакта яман сүзләр тарата» (3 Яхъя 9, 10). Диотрефис Яхъя турында яман сүзләр тараткан һәм моның өчен җавап бирергә тиеш булган. Әлбәттә, тугры мәсихчеләрнең берсе дә Диотрефис һәм баш яла ягучы Шайтан кебек булырга теләмәс иде!
6, 7. Ни өчен без берәрсенә яла ягудан сакланабыз?
6 Йәһвәнең хезмәтчеләренә еш кына яла ягалар һәм аларны ялганлап гаеплиләр. «Баш руханилар һәм канунчылар... [Гайсәне] бик каты гаепләделәр» (Лүк 23:10). Баш рухани Һанани һәм башкалар Паулны ялганлап гаепләгәннәр (Рәсүлләр 24:1—8). Изге Язмаларда Шайтан турында «Аллаһыбыз алдында көне-төне имандашларыбызны гаепләүче» дип әйтелә (Ачылыш 12:10). Ул гаепләнгән «имандашлар» — шушы соңгы көннәрдә җирдә яшәүче майланган мәсихчеләр.
7 Мәсихчеләрнең берсе дә берәр кешегә яла ягарга яки берәрсен ялганлап гаепләргә теләмәс иде. Шулай да без, мәсәлән, безгә барысы да тулысынча билгеле булмаганда берәрсенә каршы шаһитлек бирсәк, мондый хәлгә эләгергә мөмкин. Муса Кануны буенча, кеше берәрсе турында юри ялган шаһитлек бирсә, аның үзен үлемгә хөкем итә алганнар (Чыгыш 20:16; Канун 19:15—19). Шунсын да әйтергә кирәк: Йәһвә өчен «ялган сөйләп шаһәдәт бирүче» җирәнгеч (Гыйбрәтле сүзләр 6:16—19). Шуңа күрә без баш яла ягучы һәм ялганлап гаепләүче Шайтан кебек булырга теләмибез.
«Баштан ук кеше үтерүченең» юлларыннан бармагыз
8. Ничек Иблис «баштан ук кеше үтерүче» булган?
8 Иблис — кеше үтерүче. Гайсә аның турында: «Ул баштан ук кеше үтерүче булды»,— дигән (Яхъя 8:44). Шайтан, Адәм белән Хауваны Аллаһыдан читләштереп, кеше үтерүче булып киткән. Ул беренче ике кешенең һәм аларның буыннарының үлемендә гаепле (Римлыларга 5:12). Шунсына игътибар итегез: мондый нәтиҗәгә явызлык үзе түгел, ә берәр шәхеснең эше китерә алган.
9. 1 Яхъя 3:15 тә әйтелгән сүзләр буенча, ничек без кеше үтерүче булып китәргә мөмкин?
9 Исраилгә бирелгән Ун әмернең берсендә: «Үтермә»,— дип әйтелә (Канун 5:17). Ә мәсихчеләргә рәсүл Петер: «Берегез газап чиксә, кеше үтерүче... буларак газап чигәргә тиеш түгел»,— дип язган (1 Петер 4:15). Әлбәттә, Йәһвә хезмәтчеләре кеше тормышына кул күтәрмәячәкләр. Әмма без, имандашыбызны нәфрәт итсәк һәм аның үлемен теләсәк, Аллаһы каршында кеше үтерүдә гаепле булыр идек. «Үзенең туганына нәфрәтләнүче һәркем кеше үтерүче була,— дип язган рәсүл Яхъя.— Кеше үтерүченең мәңгелек тормышы булмаганын сез беләсез» (1 Яхъя 3:15). Исраиллеләргә болай дип әйтелгән булган: «Кардәшеңә карата йөрәгеңдә дошманлык хисе булмасын» (Левиләр 19:17). Шуңа күрә, кеше үтерүче Шайтан мәсихче бердәмлегебезне җимермәсен өчен, имандашыбыз белән безнең арада туган һәркайсы каршылыкларны кичектермичә хәл итик (Лүк 17:3, 4).
«Ялганның атасына» каршы торыгыз
10, 11. «Ялганның атасы» Шайтанга каршы торыр өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?
10 Иблис — ялганчы. «Ул, ялган сөйләгән вакытта, үзенекен сөйли, чөнки ул — ялганчы һәм ялганның атасы»,— дип әйткән Гайсә (Яхъя 8:44). Шайтан Хаувага ялганлаган, ә Гайсә дөньяга хакыйкать турында сөйләр өчен килгән (Яхъя 18:37). Без, Мәсихнең шәкертләре, Иблискә каршы торабыз, шуңа күрә безгә ялганларга һәм алдарга ярамый. Без «хакыйкатьне сөйләргә» тиеш (Зәкәрия 8:16; Эфеслеләргә 4:25). «Йәһвә — хакыйкать Аллаһысы» (ЯД) һәм аңа дөреслекне ярата торган Шаһитләр генә яраклы. Бозык кешеләрнең Йәһвәнең вәкилләре булырга хаклары юк (Мәдхия 30:6; 49:16; Ишагыйя 43:10).
11 Шайтанның ялганыннан азат булган рухи ирегебезне кадерләсәк, мәсихчеләрнең «хакыйкать юлы» белән тугры барырбыз (2 Петер 2:2; Яхъя 8:32). Мәсихче тәгълиматларның барысы бергә «Яхшы хәбәрнең хакыйкатен» тәшкил итә (Гәләтиялеләргә 2:5, 14). Безнең коткарылуыбыз үзе «хакыйкатьтә йөрүебезгә», ягъни аңа ябышып, «ялганның атасына» каршы торуыбызга бәйле (3 Яхъя 3, 4, 8).
Баш мөртәткә каршы тор
12, 13. Мөртәтләргә карашыбыз нинди булырга тиеш?
12 Иблис булып киткән рухи зат бер вакыт хакыйкатьтә булган. Әмма ул «хакыйкатьне тотмаган», дип әйткән Гайсә, «чөнки аңарда хакыйкать юк» (Яхъя 8:44). Бу баш мөртәт үзсүзлеләнеп «хакыйкать Аллаһысына» каршы бара. Беренче гасырда яшәгән кайбер мәсихчеләр «иблис... тозагына» эләккән: аларны, күрәсең, алдаганнар һәм хакыйкатьтән читкә алып киткәннәр, һәм алар шулай Шайтан корбаннары булган. Шуңа күрә Паул үз хезмәттәше Тимутене андый кешеләрне, алар рухи яктан кабат терелә алсын өчен һәм Шайтан тозагыннан азат ителсен өчен, басынкылык белән өйрәтергә чакырган (2 Тимутегә 2:23—26). Әмма хакыйкатькә нык итеп ябышу һәм беркайчан да мөртәт карашларның тозагына эләкмәү күпкә яхшырак.
13 Беренче ике кеше, Иблисне тыңлаганга һәм аның ялганын кире какмаганга, мөртәтләр булып киткән. Шуңа күрә без мөртәтләрне тыңларга, аларның әдәбиятын укырга яки Интернеттагы веб-сайтларын карарга тиешме? Аллаһыны һәм хакыйкатьне яратсак, без алай эшләмәбез. Без мөртәтләрне өебезгә кертергә һәм хәтта аларны сәламләргә дә тиеш түгел, чөнки шулай итеп без аларның «явыз эшләренә кушылабыз» (2 Яхъя 9—11). Беркайчан да Иблис алдавының корбаны булмыйк. Мәсихчеләрнең «хакыйкать юлын» калдырмыйк, шулай ук «һәлакәткә китерүче ялган тәгълиматны» таратырга омтылган һәм «үзләре уйлап чыгарган риваятьләре ярдәмендә» бездән файдаланырга тырышкан ялган өйрәтүчеләргә иярмик (2 Петер 2:1—3).
14, 15. Эфестәге өлкәннәрне һәм үз хезмәттәше Тимутене Паул нәрсә турында кисәткән?
14 Паул Эфестәге мәсихче өлкәннәргә болай дип язган: «Үзегез турында һәм Изге Рух сезне көтүчеләр итеп куйган көтү турында кайгыртыгыз. Үз Улының каны аша Аллаһы Үзенеке иткән бердәмлеккә көтүчеләр булыгыз. Мин киткәннән соң, сезнең яныгызга рәхимсез, көтүгә карата аяусыз бүреләрнең киләчәген мин беләм. Иман итүчеләрне үзләренә ияртү өчен сезнең арагыздан да ялган сөйләүчеләр чыгачак» (Рәсүлләр 20:28—30). Вакыт узу белән мондый «ялган сөйләүче» мөртәтләр чыннан да килеп чыккан.
15 Б. э. 65 елларында рәсүл Паул Тимутене «хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче» бул дип өндәгән. «Имансыз буш сүзләрдән исә ерак тор,— дип язган ул,— чөнки алар кешеләрне Аллаһыдан тагын да ныграк читләштерә. Андый сүзләр — таралучы яман шеш кебек; Һүменәй белән Филит тә шуларны таратучылар арасында. Безнең өчен үледән терелү инде булды дип, алар хакыйкатьтән читкә тайпылдылар һәм кайберәүләрнең иманнарын какшаттылар». Мөртәтлек тарала башлаган! «Әмма Аллаһы корган нигез нык тора»,— дип өстәгән Паул (2 Тимутегә 2:15—19).
16. Баш мөртәтнең хәйләләренә карамастан, ни өчен без Аллаһыга һәм аның Сүзенә тугры булып калабыз?
16 Шайтан, чын гыйбадәт кылуны бозарга тырышып, еш кына мөртәтләрне кулланган, Маттай 24:45).
әмма уңышлы булмаган. 1868 елларда Чарлз Тейс Рассел христиан чиркәүләренең төп тәгълиматларын тырышып тикшерә башлый һәм аларның Изге Язмалар белән туры килмәгәнен ачыклый. Рассел һәм хакыйкатьне эзләүче башка берничә кеше Питтсбургта (АКШ, Пенсильвания штаты) Изге Язмаларны өйрәнү буенча төркем оештыралар. Ул вакыттан якынча 140 ел үтте, һәм бүген Йәһвә хезмәтчеләре Аллаһы турында белем алуда, аны һәм аның Сүзен яратуда үстеләр. Баш мөртәтнең хәйләләренә карамастан, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» рухи яктан уяу торуы чын мәсихчеләргә Йәһвәгә һәм аның Сүзенә тугры калырга булыша (Бу дөньяның җитәкчесенә үзегез белән идарә итәргә бирмәгез
17—19. Иблис идарәсе астында нинди «дөнья» ята, һәм ни өчен без аны яратмаска тиеш?
17 Шайтанның безне тозакка тотар өчен тагын бер юлы бар: безне бу дөньяны — Аллаһыдан читләшкән бозык кешеләр җәмгыятен яратырга этәрү. Гайсә Иблисне «бу дөньяның мирзасы» дип атаган һәм: «Аның Миндә һичнәрсәсе юк»,— дип әйткән (Яхъя 14:30). Шайтан безнең белән беркайчан да идарә итмәсен! Без, әлбәттә, «бөтен дөньяның... явыз иблиснең хакимлеге астында булуын беләбез» (1 Яхъя 5:19). Шуңа күрә Иблис Гайсәгә «дөньядагы барлык патшалыкларны» тәкъдим итә алган. Моның өчен Гайсә Иблискә бер тапкыр табынырга тиеш булган. Аллаһы Улы бу тәкъдимне икеләнмичә кире каккан (Маттай 4:8—10). Шайтан идарәсе астындагы дөнья Мәсих шәкертләрен нәфрәт итә (Яхъя 15:18—21). Шуңа күрә рәсүл Яхъя бу дөньяны яратмагыз дип кисәткән һәм моңа гаҗәпләнәсе юк!
18 Яхъя болай дип язган: «Фани дөньяны һәм анда булган нәрсәләрне яратмагыз. Дөньяны яратучыда Атаны ярату юк. Чөнки бу дөньяда булган һәммә нәрсә — тән нәфесләре, күзләр нәфесе һәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр — Атадан түгел, фәкать дөньядандыр. Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши» (1 Яхъя 2:15—17). Без бу дөньяны яратмаска тиеш, чөнки аның тормыш итү рәвеше гөнаһлы тән нәфесләрен канәгатьләндерүгә багышланган һәм бу дөньяның нормалары Йәһвә Аллаһы урнаштырган нормаларга капма-каршы тора.
19 Ә йөрәкләребездә бу дөньяга карата ярату булса, нәрсә эшләргә? Ул чакта, бу яратуны һәм аңа бәйле тән теләкләрен юкка чыгарыр өчен, Аллаһыга ярдәм сорап дога кылыйк (Гәләтиялеләргә 5:16—21). «Явыз рухи көчләр» — бу бозык кешелек җәмгыятенең күзгә күренмәгән «идарә итүчеләре» икәнен исебездә тотып, без, әлбәттә, үзебезне «нәҗесләмичә, фани дөньядан саклар» өчен көч куюыбызны дәвам итәрбез (Ягъкуб 1:27; Эфеслеләргә 6:11, 12; 2 Көринтлеләргә 4:4).
20. Ни өчен без үзебез турында «дөньядан түгел» дип әйтә алабыз?
20 Үз шәкертләре турында Гайсә болай дип әйткән: «Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел» (Яхъя 17:16). Майланган мәсихчеләр һәм аларның Аллаһыга багышланган юлдашлары әхлакый һәм рухи яктан саф булып калырга, үзләрен дөньядан читтә тотарга тырышалар (Яхъя 15:19; 17:14; Ягъкуб 4:4). Бу бозык дөнья безне нәфрәт итә, чөнки без үзебезне аңардан читтә тотабыз һәм «тәкъва тормышны вәгазьлибез» (2 Петер 2:5). Әйе, без кешелек җәмгыятендә яшибез, ә анда фәхеш кешеләр, зина кылучылар, талаучылар, потка табынучылар, караклар, ялганчылар һәм эчкечеләр бар (1 Көринтлеләргә 5:9—11; 6:9—11; Ачылыш 21:8). Әмма без «бу дөньяның рухын» суламыйбыз, башка сүзләр белән әйткәндә, бу гөнаһлы этәргеч көч безнең белән идарә итми (1 Көринтлеләргә 2:12).
Иблискә урын бирмәгез
21, 22. Эфеслеләргә 4:26, 27 дә язылган Паул киңәшен ничек куллана алабыз?
21 Безнең белән «бу дөньяның рухы» түгел, ә Аллаһы рухы җитәкчелек итә, ә ул бездә мәхәббәт һәм үз-үзеңне тота белү кебек сыйфатлар булдыра (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Алар безгә Иблис иманыбызга «һөҗүм иткәндә» нык калырга булыша. Ул безнең ачуыбыз чыгу аркасында «яманлык итүебезне» тели, әмма Аллаһы рухы «ачуыбызны тыярга, ярсуыбызны ташларга» булыша (Мәдхия 36:8). Әйе, кайвакыт безнең ачуыбыз гадел булырга мөмкин, әмма Паул безгә мондый киңәш бирә: «Ачуыгыз килсә дә, гөнаһ кылмагыз: кояш батканчы ачуыгыз басылсын. Һәм иблискә урын бирмәгез» (Эфеслеләргә 4:26, 27).
22 Без үзебезне кулга алмасак, ачуыбыз гөнаһка китерергә мөмкин. Ачуыбызны тыймасак, бу Иблискә җыелышта бүленү тудырырга яки безне явыз эшләргә этәрергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә безгә кешеләр белән безнең арада туган каршылыкларны тоткарланмыйча һәм Аллаһы Сүзендәге киңәшләр буенча җайга салырга кирәк (Левиләр 19:17, 18; Маттай 5:23, 24; 18:15, 16). Шулай итеп, әйдәгез, Аллаһы рухының җитәкчелеге буенча эш итик, үз-үзебезне тота белик һәм беркайчан да хәтта гадел ачуыбызның дошманлык, явызлык һәм нәфрәт хисе булып китүенә юл куймыйк.
23. Чираттагы мәкаләдә нинди сораулар каралачак?
23 Без Иблискә хас булган кайбер сыйфатларны һәм ни өчен без аңа охшаш булмаска тиеш икәнен карап чыктык. Әмма берәрсе мондый сораулар бирергә мөмкин: «Без Шайтаннан куркырга тиешме? Ни өчен ул мәсихчеләр эзәрлекләнсен өчен көч куя? Һәм Шайтан безгә зыян китермәсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?»
[Искәрмә]
^ 2 абз. «Күзәтү манарасы» 2005 елның 15 ноябрь санының (рус) «Иблис чыннан да бармы?» дип исемләнгән кереш мәкаләләрен карагыз.
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Ни өчен без яла якмаска тиеш?
• Кеше үтерүче булмас өчен, безгә, 1 Яхъя 3:15 тәге киңәш буенча, нәрсә эшләргә кирәк?
• Мөртәтләргә карашыбыз нинди булырга тиеш һәм ни өчен?
• Ни өчен без бу дөньяны яратмаска тиеш?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[9 биттәге иллюстрация]
Без Иблискә беркайчан да бердәмлегебезне җимерергә юл куймаячакбыз