Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ә син «очлыклы таякка тибенмисеңме»?

Ә син «очлыклы таякка тибенмисеңме»?

Ә син «очлыклы таякка тибенмисеңме»?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР язылган чорда, җигә торган хайваннарны куар өчен һәм кирәкле якка борыр өчен, гадәттә очына тимер очлык кигезелгән озын таяк кулланганнар. Ә хайван киреләнеп таякка каршы барырга тырышса? Ул үзенә җиңеллек түгел, ә кирәкмәс авырту гына китергән.

Терелтелгән Гайсә Мәсих, Шаул исемле кешегә күренгәндә, очлыклы таяк турында әйткән. Ул вакытта Шаул Гайсәнең кайбер шәкертләрен кулга алырга дип юл тота. Көчле яктылыктан сукырайган Шаул Гайсәнең: «Шаул, Шаул! Ни өчен син Мине эзәрлеклисең? Үгез үз хуҗасының [«очлыклы», ЯД] таягына тибенгән кебек, үзеңә зыян китерәсең»,— дигән сүзләрен ишетә. Мәсихчеләрне эзәрлекләп, Шаул, асылда, Аллага каршы сугышкан һәм үзенә зыян гына китерә алган юл буенча барган (Рәсүлләр 26:14).

Без дә, белмичә, «очлыклы таякка тибенергә» мөмкинме? Изге Язмаларда «зирәкләрнең сүзе» безне дөрес юлга боручы «сөңге», ягъни «очлыклы таяк» (ЯД) белән чагыштырыла (Вәгазьче 12:11). Алла Сүзендәге киңәшне кабул итсәк, ул безне игелекле эшләргә дәртләндерергә һәм дөрес юлга борырга мөмкин (2 Тимутегә 3:16). Ә аңа каршы килеп, без үзебезгә зыян гына китерә алабыз.

Шаул Гайсә Мәсихнең сүзләренә игътибарлы булган, тәртибен үзгәрткән һәм нәтиҗәдә ул сөекле рәсүл Паул булып киткән. Алла киңәшенә игътибарлы булып, без дә мәңгелек фатихалар алачакбыз (Гыйбрәтле хикәя 3:1—6).

[32 биттәге иллюстрация]

L. Chapons/Illustrirte Familien-Bibel nach der deutschen Uebersetzung Dr. Martin Luthers