Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дөнья бөтенләй юк ителгән!

Дөнья бөтенләй юк ителгән!

Дөнья бөтенләй юк ителгән!

Хәзерге дөньяның: зур шәһәрләре, мәдә ни һәм фәнни казанышлары, аның берничә миллиардлаган яшәүчеләре турында уйлап карыйк әле. Әлбәттә, аның какшамас һәм нигезле булуына фикер туар. Әгәр дә сез бу дөньяның бермәлне бөтенләй юкка чыгачагы турында ишетсәгез, сез ышаныр идегезме? Моны, хәтта күз алдына китерүе дә авыр. Әмма ләкин сез, бер бик дөрес чыганакның мәгълүматы буенча, безгә кадәр башка бер дөньяның бар булганы һәм аннан соң аның бөтенләй юк ителгәне турында беләсезме?

СҮЗ борынгы җәмгыять турында бармый. Юк ителгән дөньяның шәһәрләре, алга киткән мәдәнияте, фәне һәм сәнгате булган. Ләкин, Изге Язмаларда хәбәр ителгәнчә, көтмәгәндә, Ибраһим исемле ыру башлыгының тууына 352 ел калганда, ул елның икенче аеның 17 нче көнендә, бөтен җир шарын су баса башлаган һәм аның нәтиҗәсендә, ул дөнья бөтенләй юк ителгән *.

Чыннан да бу хәбәр дөрес микән? Бу чыннан да булган хәлме? Кинәт юкка чыккан, гөрләп чәчәк аткан безгә хәтле әүвәлге заманда дөнья булганмы? Әгәр шулай булган икән, нигә соң ул үзенең ахырына килгән? Ни булган? Һәм без, аның һәлакәтеннән гыйбрәт ала алабызмы?

Әүвәлге дөнья чыннан да юк ителгәнме?

Әгәр мондый куркыныч һәлакәт чыннан да булган икән, ул бөтенләй онытылмас һәм күп халыкларда аның турында истәлек сакланып калыр иде. Мәсәлән, Изге Язмаларда язылган бер төгәл датага игътибар итәргә кирәк. Хәзерге календарь буенча санасак, әүвәлге календарьнең икенче ае, октябрьнең уртасыннан башланып, ноябрьнең урталарына тикле дәвам иткән. Шулай итеп, икенче айның 17 нче көне якынча 1 ноябрьгә туры килә. Нәкъ менә шул вакытта күп илләрдә үлгәннәрне искә алу бәйрәмнәрен үткәрәләр. Моның шулай туры килүе очраклы хәл түгел.

Туфан турындагы мәгълүматлар төрле йолаларда сакланып килә. Борынгы халыкларның барысының да диярлек, ата-бабаларының ничек итеп җир шарын су басуын кичергәннәре турында риваятьләр бар. Мәсәлән, Африкада яшәүче пигмейларның, Европадагы келтләрнең, Көньяк Америкадагы инкларның, шулай ук Австралиянең, Алясканың, Кытайның, Литваның, Мексиканың, Микронезиянең, Төньяк Американың, Яңа Зеландиянең, Һиндстанның һәм дөньяның башка кисәкләрендә дә моңа охшаш хикәяләре бар.

Әлбәттә, вакыт узу белән хикәяләрне уйдырмалар белән бизәмичә калмаганнар, ләкин аларда гомуми чыганак булганын күрсәтүче кайбер тәфсилләр сакланылган. Мисал итеп алсак: Алла кешеләрнең бозыклыгы өчен, бик нык ачулана; Алла туфан чыгара; кешелек тулаем алганда һәлак була; ул чакта гадел берничә кеше генә исән кала; көймә эчендәге кешеләр һәм хайваннар котыла; соңыннан җир кибә башламаган микән дип, белер өчен кошлар очыртыла; көймә тау өстенә килеп туктый; кешеләр коры җиргә чыкканнан соң корбан китерәләр.

Болар нәрсәне исбатлый? Мондый охшашлыклар очраклы гына хәл була алмый. Тулаем алганда, бу риваятьләрнең барысы да ничек берничә кеше бөтен дөньяны юк иткән туфанны кичереп, бөтен кешелеккә башлангыч биргәне турындагы Изге Язмаларның әүвәлге хикәясен раслый. Шуңа күрә, булган хәлне белер өчен, безгә риваятьләр яки уйдырмаларга таянырга кирәкми. Изге Язмаларның Яһүди язмаларында хасиятләп сакланыла килгән, элек булган бу хәлләр турында, мәгълүматлар бар (Яшәеш, 6—8 бүлекләр).

Алла рухы җитәкчелеге астында Изге Язмаларда кешеләрнең, алар барлыкка килгәннән бирле, тарихы язылган була. Ләкин Изге Язмалардагы дәлилләр аның тик тарих китабы гына булмавын раслый. Изге Язманың үзендә үк әйтелгәнчә, аның ышанырлык пәйгамбәрлекләре һәм тирән акыллылыгы аның чыннан да Алладан бирелгәнен исбатлый. Уйдырмалардан аермалы буларак, Изге Язмаларның тарихи мәгълүматларында исемнәр, даталар, шулай ук шәҗәрәләр һәм географик тәфсилләр бар. Изге Язмалар туфанга кадәр алып барылган тормышны күз алдыбызга китерергә ярдәм итә һәм әүвәлге дөньяның ни өчен бермәлне бөтенләй юк ителгәнен аңлатып бирә.

Туфанга хәтле яшәп килгән җәмгыять ни өчен юк ителгән? Бу сорау чираттагы мәкаләдә каралыр. Ул мәкалә, без яшәгән дөньяның киләчәге турында кайгыртучы бар кешеләр өчен, кызыклы булачак.

[Искәрмә]

[4 биттәге рамка]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

Туфан турында җыелган дөньядагы риваятьләр

Ил Охшашлыклар 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10

Греция 7 ◆ ◆ ◆ ◆ ◆ ◆

Рим 6 ◆ ◆ ◆ ◆ ◆ ◆

Литва 6 ◆ ◆ ◆ ◆ ◆ ◆

Ассирия 9 ◆ ◆ ◆ ◆ ◆ ◆ ◆ ◆ ◆

Танзания 7 ◆ ◆ ◆ ◆ ◆ ◆ ◆

һиндстан 6 ◆ ◆ ◆ ◆ ◆ ◆

Яңа Зеландия 5 ◆ ◆ ◆ ◆ ◆

Микронезия 7 ◆ ◆ ◆ ◆ ◆ ◆ ◆

Вашингтон (АКШ) 7 ◆ ◆ ◆ ◆ ◆ ◆ ◆

Миссисипи (АКШ) 7 ◆ ◆ ◆ ◆ ◆ ◆ ◆

Мексика — мичоакан 5 ◆ ◆ ◆ ◆ ◆

Көньяк Америка 4 ◆ ◆ ◆ ◆

Боливия — чиригуано 5 ◆ ◆ ◆ ◆ ◆

Гайана — араваклар 6 ◆ ◆ ◆ ◆ ◆ ◆

1: Бозыклык аркасында Алла нык ачулана

2: Дөньяны туфан сулары белән юк итү

3: Су басу Алла боеруы буенча барлыкка килә

4: Алла кисәтү бирә

5: Берничә кеше генә исән кала

6: Көймә ярдәмендә котылу

7: Хайваннар коткарыла

8: Кош яки башка нинди дә булса бер хайван тышка чыгарыла

9: Ахыр чиктә көймә тауга килеп туктый

10: Корбан китерү