Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Чын мәсихчеләрнең барысы да яхшы хәбәр вәгазьләүчеләр

Чын мәсихчеләрнең барысы да яхшы хәбәр вәгазьләүчеләр

Чын мәсихчеләрнең барысы да яхшы хәбәр вәгазьләүчеләр

«Ходайга җырлагыз, Аның исемен данлагыз, Аның коткаруы турындагы яхшы хәбәрне көннән-көнгә вәгазьләгез» (МӘДХИЯ 95:2).

1. Кешеләргә нинди яхшы хәбәрне ишетергә кирәк һәм Йәһвә Шаһитләре бу яхшы хәбәрне таратуда ничек үрнәк булдылар?

БӘЛА-КАЗАЛАР көндә була торган дөньяда яшәп, Изге Язмалар буенча, сугыш, җинаятьчелек, ачлык һәм җәберләүнең озакламыйча юк ителәчәген белү чыннан да юанычлы (Мәдхия 45:10; 71:3, 7, 8, 12, 16). Бу барлык кешенең һәрберсенә дә ишетергә кирәк булган яхшы хәбәр түгелме? «Әйе»,— дип уйлыйлар Йәһвә Шаһитләре. Һәрбер җирдә алар «шатлыкны вәгазьләүчеләр» буларак билгеле (Исай 52:7). Әйе, күп Шаһитләргә алар яхшы хәбәрне сөйләргә тәвәккәл булганнары өчен эзәрлекләүләр кичерергә туры килә. Ләкин алар башкаларның игелеге турында уйлыйлар. Шаһитләрнең ашкынуы һәм ныклыгы турында сөйләүче эшләре бик күп!

2. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан ашкыну күрсәтүнең беренче сәбәбе нәрсәдән гыйбарәт?

2 Бүгенге Йәһвә Шаһитләре үзләренең ашкынулары белән беренче гасыр мәсихчеләрен искә төшерәләр. Алар турында Римдагы католикларның бер газетасында болай дип дөрес әйтелгән булган: «Беренче мәсихчеләр суга чумдырылганнан соң Яхшы хәбәрне вәгазьләү бурычын сизгәннәр. Коллар яхшы хәбәрне бер-берсенә сөйләгәннәр» (L’Osservatore Romano). Беренче гасыр мәсихчеләренә охшарга тырышып, Йәһвә Шаһитләре ни өчен андый ашкыну күрсәтәләр? Беренчедән, алар игълан иткән яхшы хәбәр Йәһвә Алланың үзеннән булганга күрә. Ашкынучан булырга тагын да яхшырак сәбәп бармы? Аларның вәгазьләүләре мәдхия җырлаучының: «Ходайга җырлагыз, Аның исемен данлагыз, Аның коткаруы турындагы яхшы хәбәрне көннән-көнгә вәгазьләгез»,— дигән сүзләренә җавап булып яңгырый (Мәдхия 95:2).

3. а) Йәһвә Шаһитләренең ашкынуын аңлатучы нинди икенче сәбәп бар? б) Алладан «коткарылу» нинди мәгънә йөртә?

3 Мәдхия җырлаучының сүзләре безгә Йәһвә Шаһитләренең ашкынуын аңлатучы икенче сәбәбен искә төшерә. Алар коткару хәбәрен вәгазьлиләр. Кайберәүләр башка кешеләрнең тормышын яхшыртыр өчен медицина, иҗтимагый, экономика яисә башка өлкәләрдә эшлиләр һәм аларның тырышлыклары әлбәттә, мактауга лаеклы. Ләкин Алладан булган «коткару» белән чагыштырганда бер кешенең икенче кешегә ярдәм итүе бик чикле. Йәһвә юашларны Гайсә Мәсих аша гөнаһтан, авырулардан һәм үлемнән коткарачак. Бу коткаруны алганнар мәңге яшәячәкләр! (Яхъя 3:16, 36; Ачылыш 21:3, 4). Коткарылу — ул бүген мәсихчеләр вәгазьли торган «могҗизалы» эшләрнең берсе. Алар аны: «Халыклар арасында Аның данын, Аның могҗизаларын барлык кабиләләрдә игълан итегез, чөнки Ходай бөек һәм мактауга лаек, Ул бөтен илаһилардан куркынычрак»,— дигән сүзләргә җавап итеп вәгазьлиләр (Мәдхия 95:3, 4).

Остазның үрнәге

4—6. а) Ашкынучан булыр өчен Йәһвә Шаһитләрендә нинди өченче сәбәп бар? б) Яхшы хәбәр вәгазьләвендә Гайсә ничек ашкыну күрсәткән?

4 Йәһвә Шаһитләренең ашкынучан булуының өченче сәбәбе дә бар. Алар Гайсә Мәсихнең үрнәге буенча баралар (1 Петер 2:21). Бу камил кеше «фәкыйрьләргә [«юашларга», ЯД] Яхшы хәбәрне җиткерергә» дигән йөкләмәне бөтен йөрәге белән кабул иткән (Исай 61:1; Лүк 4:17—21). Шулай итеп ул яхшы хәбәр сөйләүче булган. Гайсә «Патшалык хакында Яхшы хәбәрне игълан итеп» бөтен Гәлиләя һәм Яһүдия җирен үткән (Маттай 4:23). Һәм күп кешеләр яхшы хәбәрне кабул итәчәкләрен алдан ук белеп, ул үз шәкертләренә: «Урасы ашлык күп, ә уракчылар аз. Шуңа күрә ашлык Хуҗасына ялварыгыз: ашлык урырга эшчеләр җибәрсен»,— дигән (Маттай 9:37, 38).

5 Үз догасына туры китереп Гайсә башка кешеләрне яхшы хәбәр игълан итүчеләр булырга өйрәткән. Вакытлар узу белән Гайсә рәсүлләрнең үзләрен генә җибәргән һәм аларга: «Барганда исә вәгазьләгез һәм: „Күкләр Патшалыгы якынлашты!“ — дип хәбәр итегез»,— дип әйткән. Ә бәлкем, ул вакытның иҗтимагый проблемаларын хәл итәр өчен программалар төзү яхшырак булмас идеме соң? Яисә Гайсә яшәгән көннәрдә киң таралган коррупция белән сугышыр өчен сәяси көрәшкә кушылырга кирәк идеме? Юк. Гайсә барлык мәсихчеләргә-яхшы хәбәр вәгазьләүчеләргә бер йөкләмә биргән, ул аларга: «Барганда исә вәгазьләгез»,— дип әйткән (Маттай 10:5—7ЯД).

6 Соңрак Гайсә шәкертләренең икенче төркемен: «Күкләр Патшалыгы якынлашты»,— дигән хәбәрне игълан итәргә җибәргән. Алар кире кайтканнан соң һәм яхшы хәбәр вәгазьләвенең уңышларын сөйләгәннән соң Гайсә бик шатланган һәм дога кылган: «Әй, Атам, күк һәм җирнең Хуҗасы. Бу эшләрне зирәкләрдән һәм акыл ияләреннән яшереп, балаларга ачып бирүең өчен...[«сине данлыйм», ЯД]. Әйе, Атам, шулай эшләүне Син яхшы дип таптың!» (Лүк 10:1, 8, 9, 21). Гайсәнең шәкертләре, үткәндә бертуктамый балыкчылар, игенчеләр һәм шундый ук эшләрне башкаручы булып эшләгән кешеләр, үзләрен югары белемле халыкның дин җитәкчеләре белән чагыштырганда, сабыйлар кебек кенә булганнар. Ләкин Гайсәнең шәкертләре хәбәрләрнең иң яхшысы — яхшы хәбәрне игълан итәргә өйрәтелгән булганнар.

7. Гайсәнең күккә күтәрелүеннән соң аның шәкертләре иң беренче итеп яхшы хәбәрне кемгә вәгазьләгәннәр?

7 Гайсәнең күккә күтәрелүеннән соң аның шәкертләре коткарылу турында яхшы хәбәр таратуны дәвам иткәннәр (Рәсүлләр 2:21, 38—40). Иң беренче итеп кемгә алар вәгазьләгәннәр? Алар Алланы белмәгән халыклар янына барганнармы? Юк. Иң беренче итеп Йәһвәне 1 500 елдан артык белгән халыкка, Исраилгә барганнар. Аларның Йәһвәгә инде гыйбадәт кылучы кешеләре булган илдә вәгазьләргә хокуклары булганмы соң? Әйе. Гайсә аларга: «Иерусалимда, бөтен Яһүдиядә, Самареядә һәм, хәтта дөньяның читенә кадәр барып җитеп, һәркайда Миңа шаһит булачаксыз»,— дигән боеру биргән (Рәсүлләр 1:8). Исраилнең яхшы хәбәр ишетүдә мохтаҗлыгы башка халыклар белән чагыштырганда азрак булмаган.

8. Гайсә Мәсихнең беренче гасыр шәкертләренә Йәһвә Шаһитләре бүген ничек охшарга тырышалар?

8 Йәһвә Шаһитләре бүген дә бөтен җир шары буенча вәгазьлиләр. Алар Яхъя күргән фәрештә белән бергә бу эшне башкаралар. Бу фәрештәнең «җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү өчен мәңгелек Яхшы хәбәре булган» (Ачылыш 14:6). Алар 2001 елда 235 илдә һәм җирләрдә, шул ук исәптән христиан дип саналган илләрдә дә эшләрен алып бардылар. Христиан чиркәүләре булган илләрдә Йәһвә Шаһитләренең вәгазьләве дөресме соң? Кайберәүләр моны дөрес түгел дип саныйлар һәм хәтта Йәһвә Шаһитләрен бу чиркәүләрнең «сарыкларын урлыйлар» дип тә гаеплиләр. Ләкин Йәһвә Шаһитләре Гайсәнең җирдә яшәгән вакытта басынкы яһүдиләргә карата ничек мөгамәлә иткәнен истә тоталар. Аларның руханилары булса да, бу Гайсәгә аларга яхшы хәбәрне вәгазьләргә комачауламаган. Ул «кызганды: алар, көтүчеләре булмаган сарыклар кебек, борчылган һәм таралган иделәр» (Маттай 9:36). Йәһвә Шаһитләре Йәһвә һәм аның Патшалыгы турында белмәгән басынкы кешеләрне очратканда, һәм аларга яхшы хәбәрне сөйләргә теләгәндә, алар, хәтта кайбер диннәр бу кешеләргә карата үз хокукларын белдерсәләр дә, яхшы хәбәрне сөйләүдән баш тартырга тиеш иделәрме соң? Гайсә рәсүлләренең үрнәге буенча без: «Юк!» — дип җавап бирәбез. Яхшы хәбәр, чыгармасыз «бөтен халыкларга да» вәгазьләнергә тиеш (Марк 13:10).

Беренче гасыр мәсихчеләренең барысы да яхшы хәбәр таратучылар булганнар

9. Беренче гасырның мәсихче җыелышларындагы вәгазьләү эшендә кемнәр катнашкан?

9 Беренче гасырда кемнәр вәгазьләү эшендә катнашкан? Булган мәгълүматлар мәсихчеләрнең барысы да яхшы хәбәрне вәгазьләүчеләр булганнар дип күрсәтә. Язучы В.С. Уильямс: «Гомумән тарихи мәгълүматлар беренче җыелышларның барлык мәсихчеләре... яхшы хәбәр вәгазьләгәннәре турында шаһитлек бирә»,— дип билгели. Безнең эраның 33 елының Илленче көн бәйрәмендә булган вакыйгаларына кагылышлы Изге Язмалар болай дип әйтә: «Барысы да [ир-атлар да хатын-кызлар да] Изге Рух белән сугарылдылар һәм Изге Рух биргән сүзләр белән башка телләрдә сөйли башладылар». Ир-атлар да хатын-кызлар да, яшьләр дә картлар да, коллар да азат булганнар да яхшы хәбәр таратучылар була башлаганнар (Рәсүлләр 1:14; 2:1, 4, 17, 18; Җаил 2:28, 29; Гәләтиялеләргә 3:28). Эзәрлекләүләр мәсихчеләрне Иерусалимнан качарга мәҗбүр иткәннән соң «таралышкан мәсихчеләр, кайда гына булсалар да, вәгазь сөйләп йөргәннәр» (Рәсүлләр 8:4). Берничә махсус билгеләнгән кеше генә түгел, ә бар булган «таралышкан мәсихчеләр» яхшы хәбәр таратканнар.

10. Яһүди системасы юк ителгәнче нинди икеләтә йөкләмә үтәлгән булган?

10 Һәм шулай мәсихчеләр диненең беренче еллары дәвамында булган. Гайсә пәйгамбәрлек итеп әйткән: «Барча халыклар да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырлар. Менә шуннан соң ахыры килер» (Маттай 24:14). Беренче гасырда бу сүзләр тулысынча үтәлгәннәр: Рим гаскәрләре Яһүдиләрнең дин һәм сәяси системасын җимергәнче яхшы хәбәр киң вәгазьләнгән булган (Көлессәйлеләргә 1:23). Моннан соң барлык Гайсәнең шәкертләре аның: «Шуңа күрә, барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез»,— дигән боеруын үтәгәннәр (Маттай 28:19, 20). Хәзерге кайбер вәгазьләүчеләр басынкы кешеләрне Гайсәгә иман итәргә чакырып, ә аннан соң аларны игътибарсыз калдыралар. Беренче гасыр мәсихчеләре бу вәгазьләүчеләр кебек эшләрен алып бармаганнар. Алар яңа кешеләргә Гайсә шәкертләре булыр өчен ярдәм иткәннәр, җыелышлар оештырганнар һәм үз чиратында алар да яхшы хәбәр сөйли һәм шәкертләр әзерли алсыннар өчен аларны өйрәткәннәр (Рәсүлләр 14:21—23). Йәһвә Шаһитләре бүген бу үрнәк буенча эш итәләр.

11. Барлык кешеләргә иң яхшы хәбәр белән уртаклашуда кемнәр катнаша?

11 Беренче гасырның Паул, Барнаба һәм башкалар үрнәге буенча, Йәһвә Шаһитләренең кайберләре миссионерлар сыйфатында чит илләргә киткәннәр. Бу эш чыннан да файдалы, чөнки алар бу илләрдәге сәясәткә катнашмыйча һәм яхшы хәбәр вәгазьләү йөкләмәсен үтәүдән бернинди дә читкә китүгә юл куймыйлар. Алар Гайсәнең: «Барганда исә вәгазьләгез»,— дигән боеруын төгәл үтиләр. Ләкин Йәһвә Шаһитләренең күпчелеге чит илләрдә миссионер булып хезмәт итми. Аларның күпләре яшәр өчен дөньяви эштә эшләп акча алалар, ә икенчеләре әле мәктәпләрдә укыйлар. Кайберләре балаларын үстерәләр. Әмма бөтен Шаһитләр дә алар белгән яхшы хәбәр белән уртаклашалар. Яшьләр һәм картлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар — аларның барысы да шатлык белән Изге Язмаларның: «Алла сүзен игълан ит, моны уңайлы һәм уңайсыз вакытта да эшләргә әзер тор»,— дигән чакыруына җавап бирәләр (2 Тимутегә 4:2). Беренче гасыр шәкертләре кебек алар «Яхшы хәбәрне — Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында сөйләүләрен һәм өйрәтүләрен дәвам итәләр» (Рәсүлләр 5:42). Алар барлык кешеләр өчен иң яхшы хәбәрне — яхшы хәбәрне игълан итәләр.

Прозелитизм яисә яхшы хәбәр таратумы?

12. Прозелитизм нәрсә ул һәм аңа карата нинди караш бар?

12 Грек телендә «просилитос» дигән сүз бар һәм ул «борылган» дигәнне аңлата. Бу сүздән «үз иманына борырга омтылу» дигән мәгънә йөртүче «прозелитизм» дигән рус сүзе барлыкка килгән. Хәзерге көннәрдә прозелитизм зыянлы дигән фикер бар. Чиркәүләрнең Бөтендөнья советы тарафыннан күптән түгел генә бастырылган документта хәтта «прозелитизм гөнаһы» турында да әйтелә. Ни өчен? Католикларның бер басмасында: «Православие чиркәүләренең чиксез зарланулары аркасында „прозелитизм“ дигән сүз иманга көч кулланып бору дигән мәгънә йөртә башлады»,— дип әйтелә.

13. Зыянлы прозелитизмның кайбер мисалларын китерегез.

13 Зыянлымы прозелитизм? Әйе, кайбер очракларда. Гайсә сүзләре буенча канунчылар һәм фарисейләрнең прозелитизмы алар үз диннәренә борган кешеләр өчен зыянлы булган (Маттай 23:15). Әлбәттә «көч белән башка дингә бору» зыянлы. Мәсәлән, тарихчы Иосиф Флавий язган буенча, Маккавейлар ягында торган Яхъя Гиркан идумейлыларны буйсындыргач, ул «аларга, алар сөннәтләүне кабул итеп, яһүдиләрнең Канунын үтәп яшәсәләр генә, бу илдә калырга рөхсәт иткән». Әгәр дә идумейлылар яһүдләрнең хөкүмәте астында яшәргә теләсәләр аларга яһүдиләрнең диннәрен тотарга кирәк булган. Безнең эраның VIII гасырында Бөек Карл Европаның төньягындагы мәҗүсиләр Саксониясын яулап алган һәм аларны христиан диненә буйсынырга бик мәрхәмәтсез мәҗбүр иткән дип әйтелә тарих китапларында *. Ләкин саксоннар һәм идумейлылар ни дәрәҗәдә эчкерсез яңа динне кабул иткәннәр соң? Мәсәлән, сабый чагында Гайсәне үтерергә тырышкан идумей Ирод патша ни дәрәҗәдә Алла тарафыннан рухландырылган Муса Кануны буенча эшләрен алып барырга теләгән? (Маттай 2:1—18).

14. Христиан дөньясының кайбер миссионерлары кешеләрне үз диннәренә буйсындырыр өчен кешеләргә ничек басым ясыйлар?

14 Ә бүген башка дингә мәҗбүри бору очрыймы? Ниндидер мәгънәдә очрый. Христиан дөньясының миссионерлары аларның диннәрен тотачак кешеләргә чит илләрдә уку тәкъдим итәләр дип әйтелә кайбер чыганакларда. Яисә ачлыктан интеккән качакларга ризык өчен аларның вәгазьләрен тыңларга мәҗбүр итәләр. Православие епископларының 1922 ел җыелышында әйтелгәне буенча «прозелитизм кайчакларда материаль кызыксындыру аша бара һәм кайчакта көчләүнең төрле формалары белән башкарыла».

15. Прозелитизмның бүгенге көндәге аңлавы буенча Йәһвә Шаһитләре прозелитизм белән шөгыльләнәләрме? Аңлатыгыз.

15 Кешеләрне үз динен үзгәртергә дәртләндерер өчен басым ясарга ярамый. Әлбәттә, Йәһвә Шаһитләре мондый чараларны кулланмыйлар *. Димәк, прозелитизм дигән сүзнең бүгенге аңлавы буенча алар аның белән шөгыльләнмиләр. Моның урынына алар беренче гасыр мәсихчеләре кебек һәрбер кешегә яхшы хәбәрне вәгазьлиләр. Үз теләге буенча хәбәрне кабул иткән һәркайсы кеше Изге Язмаларны өйрәнү аша күбрәк белемнәр алырга чакырыла. Мондый кызыксынган кешеләр Аллага һәм аның ниятләренә иман итүгә — Изге Язмаларның төгәл белемнәренә нык нигезләнгән иман итүгә ия булалар. Бу аларга котылыр өчен Алла исемен — Йәһвәне чакырырга ярдәм итә (Римлыларга 10:13, 14, 17). Яхшы хәбәрне алар кабул итәләрме яисә юкмы бу аларның шәхси сайлаулары. Аларга бернинди дә басым ясалмый. Киресенчә, аларның борылуы мәгънәсез булыр иде. Чөнки гыйбадәт кылу Аллага яраклы булсын өчен ул чын күңелдән булырга тиеш (Икенчезаконлык 6:4, 5; 10:12).

Хәзерге вакыттагы яхшы хәбәр таратуы

16. Йәһвә Шаһитләренең яхшы хәбәр тарату эшләре безнең көннәрдә ничек үскән?

16 Бүгенге көндә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне Йәһвә Шаһитләре вәгазьлиләр һәм бу эш Маттай 24:14 тәге сүзләрнең зуррак үтәлеше. Аларның яхшы хәбәр таратуда куллана торган ысулларының иң мөһиме — бу «Күзәтү манарасы» журналы  *. Аның 1879 елда чыккан беренче басмасы 6  000 якын гына нөсхә булган. Хәзер, 122 ел үткәннән соң, 2001 елда аның тиражы 141 телдә 23  042  000 нөсхәгә җиткән. Аның белән беррәттән Йәһвә Шаһитләренең яхшы хәбәр тарату эшләре дә үскән. Унтугызынчы гасырда һәр елны вәгазь эшенә берничә мең генә сәгать сарыф ителгән булса, ә 2001 елда бу сан 1  169  082  225 сәгатькә җитте. Ә шул ук елда 4  921  702 түләүсез Изге Язмалар өйрәнүләре үткәрелгән. Нинди искиткеч зур эш башкарылган булган! Һәм бу эштә Патшалыкның 6  117  666 актив вәгазьләүчеләре катнашкан.

17. а) Бүген кешеләр нинди ялган илаһиларга табыналар? б) Милләтенә, теленә иҗтимагый хәленә карамастан, һәрбер кешегә нинди белемнәр алырга кирәк?

17 Мәдхия җырлаучы: «Чөнки халыкларның бар илаһилары — потлар, ә Ходай күкләрне барлыкка китергән»,— дип әйткән (Мәдхия 95:5). Бүгенге динсез дөньяда милләтчелек, милли символлар, атаклы кешеләр, материаль әйберләр һәм хәтта байлык та кешеләр өчен илаһиларга әвереләләр (Маттай 6:24; Эфеслеләргә 5:5; Көлессәйлеләргә 3:5). Индиянең башлыгы Моһандас Ганди: «Минем фикерем буенча, бүген Европа христиан динендә бары тик исеме буенча гына тора... Ул чынлыкта Маммонага [байлыкка] табына»,— дип әйткән. Асылда исә, яхшы хәбәр бөтен җирдә дә вәгазьләнергә тиеш. Һәрбер кешегә — аның теленә дә, милләтенә дә, иҗтимагый хәленә дә карамастан — Йәһвә һәм аның ниятләре турында белергә кирәк. Мәдхия җырлаучының: «Ходайга дан һәм хөрмәт китерегез. Ходайның исеменә дан китерегез»,— дигән чакыруын без барысының да кабул итүен теләр идек (Мәдхия 95:7, 8). Йәһвә Шаһитләре башкаларга алар тиешенчә Йәһвәгә дан китерсен өчен аның турында белемнәр алырга ярдәм итәләр. Яхшы хәбәрне кабул иткән кешеләр зур файда алалар. Нинди файда? Бу турыда сүз чираттагы мәкаләдә барачак.

[Искәрмәләр]

^ 13 абз. Католикларның энциклопедиясе буенча Реформация вакытында кешеләрне мәҗбүри башка дингә бору: «Cuius regio, illius et religio» («Ил белән идарә итүче аның динен дә билгели»),— дигән девиз астында үткән.

^ 15 абз. АКШ илендә 2000 елның 16 ноябрендә Халыкара Азатлык Комиссиясе үтте. Катнашучыларның берсе Йәһвә Шаһитләренең эше белән башка дингә көч белән мәҗбүри буйсындыручылар арасындагы аерманы күрсәтте. Йәһвә Шаһитләре башкаларга вәгазьләгәндә кешеләр: «Мин моның белән кызыксынмыйм»,— дип әйтеп, ишекне бикли ала дип билгеләнгән иде.

^ 16 абз. Журналның тулы исеме «Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә»

Сез аңлата аласызмы?

• Ни өчен Йәһвә Шаһитләре ашкынулы яхшы хәбәр таратучылар?

• Ни өчен Йәһвә Шаһитләре христиан чиркәүләре булган җирләрдә дә вәгазьлиләр?

• Прозелитизм сүзенең бүгенге мәгънәсен исәпкә алсак, ни өчен Йәһвә Шаһитләре прозелитизм белән шөгыльләнми дип әйтеп була?

• Йәһвә Шаһитләре башкара торган яхшы хәбәр тарату эше безнең көннәрдә ничек үсә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[19 биттәге иллюстрация]

Гайсә ашкынучан яхшы хәбәр сөйләүче булган һәм бу эшкә башкаларны да өйрәткән.

[20 биттәге иллюстрация]

Беренче гасыр җыелышларында бөтен мәсихчеләр дә яхшы хәбәр таратуда катнашканнар.

[21 биттәге иллюстрация]

Кешеләрне динне көч кулланып үзгәртергә мәҗбүр итү ярамый.