Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алланың бүгенге хезмәтчеләре. Кемнәр алар?

Алланың бүгенге хезмәтчеләре. Кемнәр алар?

Алланың бүгенге хезмәтчеләре. Кемнәр алар?

«Безнең яраклылыгыбыз безне яңа васыятьнең хезмәтчеләре булырга яраклы итеп ясаган Алладан» (2 КОРИНФЛЫЛАРГА 3:5, 6, ЯД).

1, 2. Беренче гасыр мәсихчеләрендә нинди йөкләмә булган, ләкин вакытлар узу белән ничек бөтенесе үзгәргән?

БЕЗНЕҢ эраның беренче гасырында барлык мәсихчеләрнең мөһим бурычы — яхшы хәбәрне вәгазьләү булган. Алар барысы да майланган һәм яңа васыятьнең хезмәтчеләре булганнар. Кайберләрендә өстәмә йөкләмәләр, мәсәлән, җыелышларда өйрәтү булган (1 Коринфлыларга 12:27—29; Ефеслыларга 4:11). Ата-аналар өстенә җитди гаилә бурычлары яткан (Колосслыларга 3:18—21). Ләкин барлык мәсихчеләр дә төп һәм иң мөһим вәгазь эшендә катнашканнар. Мәсихче Грек Язмаларының оригиналында бу бурыч башлыча «хезмәт итүне» аңлата торган диакониа дигән сүз белән билгеләнә (Колосслыларга 4:17).

2 Ләкин вакытлар узу белән барысы да үзгәрә. Вәгазьләргә хокукны үзләрендә генә калдырган руханилар кебек билгеле булган кешеләр классы бүленеп чыккан (Ап. эшләре 20:30). Үзләрен мәсихчеләр дип атаган кешеләр арасында руханилар аз санлы гына булганнар. Иң зур күпчелеге «миряне» дигән исем алганнар. Аларны бурычларыгыз бар, мәсәлән, руханиларның асравына акча бүлеп бирергә дип өйрәтсәләр дә, аларның күбесе инде вәгазь сөйләмәгән, ә пассив тыңлаучылар гына булганнар.

3, 4. а) Христиан дөньясында руханилыкны ничек алалар? б) Христиан дөньясында кем рухани дип санала һәм Йәһвә Шаһитләрендә ни өчен бөтенесе башкача?

3 Руханиларның вәкилләре рухани («хезмәтче», борынгы Грекча диаконос) исеменә дәгъвалыйлар *. Рухани булыр өчен алар семинарияләр бетерәләр һәм рухи дәрәҗәсенә багышланалар. Изге Язмаларның энциклопедиясендә: «Рухи дәрәҗәсенә багышлау, гадәттә, кемгә дә булса ул куелган гореф-гадәтләрне үткәннән соң, рухани статусын бирү хисапланыла; дәрәҗәгә багышланган кеше Алла Сүзен вәгазьләргә яисә серле йола яисә икесен дә үткәрергә хокук ала»,— дип билгеләнә («The International Standard Bible Encyclopedia»). Ә рухи дәрәҗәгә кем багышлый? «Британиянең яңа энциклопедиясендә»: «Епископлык сакланган чиркәүләрдә дәрәҗәгә һәрвакыт епископ багышлый. Пресвитериан руханиларга пресвитерлар ризалык бирә»,— дип әйтелә.

4 Димәк, христиан дөньясының чиркәүләрендә рухани булып бик аз кеше генә хезмәт итә ала. Ләкин Йәһвә Шаһитләрендә бөтенесе башкача. Ни өчен? Чөнки христиан дөньясында гадәти булган тәртип беренче гасыр мәсихчеләрендә булмаган.

Алланың чын хезмәтчеләре кемнәр алар?

5. Изге Язмалар буенча кемне Алла хезмәтчеләре дип атап була?

5 Изге Язмалар буенча җирдә яисә күктә Йәһвәгә гыйбадәт кылучыларның барысы да, Алла хезмәтчеләре. Фәрештәләр Гайсәгә хезмәт иткәннәр (Матфей 4:11; 26:53; Лука 22:43). Алар шулай ук «коткаруны мирас итеп алучыларга хезмәт итәр өчен» җибәрелә (Еврейләргә 1:14; Матфей 18:10). Гайсә Алла хезмәтчесе булган. Ул: «Адәм Улы Үзенә хезмәт иттерергә түгел, бәлки Үзе хезмәт итәргә... килде»,— дип әйткән (Матфей 20:28; Римлыларга 15:8). Ә Гайсә артыннан баручыларга «аның эзеннән барырга» васыять бирелгәнгә күрә, алар да хезмәтче булырга тиеш икәне ачык (1 Питер 2:21).

6. Гайсә аның шәкертләре Алла хезмәтчеләре булырга тиеш икәнен ничек күрсәткән?

6 Күккә күтәрелер алдыннан Гайсә шәкертләренә: «Барыгыз һәм барлык халыкларда шәкертләр әзерләгез, аларны Әти, һәм Улы, һәм изге рух хакына багышлап суга чумдырыгыз, аларны Мин сезгә әмер иткән һәрнәрсәне үтәргә өйрәтегез»,— дип әйткән (Матфей 28:19, 20, ЯД). Гайсәнең шәкертләреннән яңа шәкертләр әзерләү таләп ителгән, димәк, алар Алла хезмәтчеләре булырга тиеш булган. Яңа шәкертләр Гайсә әмер иткән һәрнәрсәне шул исәптән барырга һәм яңа шәкертләр әзерләргә дигән васыятьне дә үтәргә өйрәнергә тиеш булганнар. Ир-атлар һәм хатын-кызлар, өлкәннәр һәм балалар, ягъни Гайсә Мәсихнең барлык чын шәкертләре Алла хезмәтчеләре булганнар (Җаил 2:28, 29).

7, 8. а) Барлык чын мәсихчеләр Алла хезмәтчеләре икәнлеге кайсы шигырьләрдән күренә? б) Алла хезмәтчесе вазифасына билгеләнү сәбәпле нинди сораулар барлыкка килә?

7 Моңа туры китереп б. э. 33 елының Уңыш бәйрәмендә җыелган Гайсәнең барлык шәкертләре, ир-атлар һәм хатын-кызлар «Алланың бөек эшләре хакында» бергә сөйли башлаганнар (Ап. эшләре 2:1—11). Моннан тыш, рәсүл Паул: «Йөрәк белән гаделлеккә иман итәләр, ә авыз белән котылуга сөйлиләр [«халык алдында игълан итәләр», ЯД]»,— дип язган (Римлыларга 10:10). Бу сүзләр белән Паул аз санлы булган руханиларга түгел, ә «Римдагы булган барлык Алланың яратканнарына» мөрәҗәгать иткән (Римлыларга 1:1, 7). «Ефеста булган» барлык «изгеләргә һәм Гайсә Мәсихтә тугрылыклы булганнарга» «аякларны тынычлык турында яхшы хәбәрне сөйләргә әзерлеккә киендерергә» кирәк булган (Ефеслыларга 1:1; 6:15). Еврейләрдән булган мәсихчеләргә мөрәҗәгать иткән хаттагы сүзләрне ишеткәннәрнең барысы да «өмет... турында халык алдында икеләнмичә игълан итүдә торырга» чакырылган булган (Еврейләргә 10:23, ЯД).

8 Алай булгач, кеше кайчан Алла хезмәтчесе була соң? Башкача әйткәндә, кеше Алла хезмәтчесе вазифасына кайчан билгеләнә? Һәм аны кем билгели?

Кеше Алла хезмәтчесе вазифасына кайчан билгеләнә?

9. Гайсәне Алла хезмәтчесе вазифасына кем һәм кайчан билгеләгән?

9 Кеше Алла хезмәтчесе вазифасына кайчан һәм кем белән билгеләнгәнен аңлар өчен, Гайсә Мәсихнең үрнәген карап чыгыйк. Аның ул Алла хезмәтчесе икәнен дәлилли торган рухи дәрәҗәсенә багышлау яисә семинария тәмамлау турында таныклыгы булмаган һәм аны Алла хезмәтчесенең вазифасына кеше билгеләмәгән. Алай булгач, ни өчен соң Гайсәне Алланың хезмәтчесе дип расларга була? Чөнки аңарда Исайның Алла тарафыннан рухландырылган сүзләре үтәлгән: «Йәһвә рухы миндә, чөнки ул мине яхшы хәбәр игълан итәргә майлады» (Лука 4:17—19; Исай 61:1, ЯД). Бу сүзләр Гайсәгә яхшы хәбәрне игълан итү йөкләнгән булганын бәхәссез исбат итәләр. Кем йөкләгән? Гайсә бу эшне башкарыр өчен Йәһвә рухы белән майланган булганга күрә, Алла хезмәтчесе вазифасына аны Йәһвә Алла үзе билгеләгәне ачык. Бу кайчан булган? Йәһвә рухы Гайсәгә ул суга чумып чыкканда иңгән (Лука 3:21, 22). Димәк, Гайсә Алла хезмәтчесе вазифасына суга чумып алган вакытта билгеләнгән булган.

10. Мәсихче хезмәтчесен хезмәт өчен «яраклы итеп» кем итә?

10 Ә беренче гасырда яшәгән Гайсә эзеннән баручылар? Алар да Алла хезмәтчеләре статусын Йәһвәдән алганнар. Паул: «Безнең яраклылыгыбыз безне яңа васыятьнең хезмәтчеләре булырга яраклы итеп ясаган Алладан»,— дип әйткән (2 Коринфлыларга 3:5, 6, ЯД). Йәһвә үзенең гыйбадәт кылучыларын хезмәт өчен яраклы итеп ничек эшли? Паул: «Мәсих турында шатлыклы хәбәрнең Алла хезмәтчесе»,— дип атаган Тимәти үрнәген карап чыгыйк (1 Фессалоникилеләргә 3:2ЯД).

11, 12. Алла хезмәтчесе булыр өчен Тимәтигә уңышларга ирешергә нәрсә ярдәм иткән?

11 Тимәтигә: «Ә син, кемнән өйрәнгәнеңне белеп, нәрсәгә өйрәтелгәнеңдә һәм нәрсә сиңа бирелгәнендә [«нәрсәгә ышандырылганыңда», ЯД] тор. Өстәвенә, син бала чагыннан ук сине Гайсә Мәсихкә ышану аша коткарылуга акыллы итә ала торган Изге Язмаларны беләсең»,— дип әйткән сүзләре безгә аның ничек Алла хезмәтчесе булган икәнен аңларга ярдәм итә (2 Тимәтигә 3:14, 15). Язмаларны белү халык алдында игълан итәргә дәртләндерә торган Тимәтинең иманына нигез булып хезмәт иткән. Ләкин мөстәкыйль уку гына җитәр идеме соң? Юк. Төгәл белем һәм Тимәти укыганның рухи аңлавын алыр өчен аңа ярдәм кирәк булган (Колосслыларга 1:9). Тимәтине ул өйрәтелгән булганында «ышандырганнар». Ул Язмаларны «балачактан ук» белгәнгә күрә, аның беренче үгет-нәсихәтчеләре әнисе һәм әбисе булгандыр; күрәсең, Тимәтинең әтисе Аллага ышанмаган (2 Тимәтигә 1:5).

12 Ләкин Тимәтигә күп нәрсәләр Алла хезмәтчесе булырга мөмкинлек биргән. Мәсәлән, аның иманын якын булган җыелышлардагы мәсихчеләр белән аралашу ныгыткан. Бу кайдан билгеле? Эш шунда ки, Паул Тимәти белән танышканда ул яшь кеше булган һәм «аның турында Листрадагы һәм Икониядәге кардәшләр шаһитлык биргәннәр» (Ап. эшләре 16:2). Моннан тыш, кайбер кардәшләр җыелышларны аларга хатларда мөрәҗәгать итеп ныгытканнар. Шулай ук җыелышларны аларга килгән күзәтчеләр дә ныгыткан. Моның барысы да Тимәти кебек мәсихчеләргә рухи яктан үсәргә ярдәм иткән (Ап. эшләре 15:22—32; 1 Питер 1:1).

13. Тимәти Алла хезмәтчесе вазифасына кайчан билгеләнгән булган һәм аның рухи яктан үсүе моның белән тәмамланмаган дип ни өчен әйтеп була?

13 Матфей 28:19, 20 дә язылган Гайсәнең васыятен исәпкә алып, бервакыт Тимәтинең иманы аны Гайсәгә охшарга теләвендә суга чумырга дәртләндергәнендә шикләнмәскә була (Матфей 3:15—17; Еврейләргә 10:5—9). Суга чуму Тимәтинең бөтен җаны белән үзен Аллага багышлаганын символлаштырган. Суга чумып алгач, Тимәти хезмәтче булган. Шул вакыттан бирле аның тормышы, көче һәм бар булганы Алланыкы һәм бу Аллага гыйбадәт кылуның өзлексез өлеше, «изге хезмәт» булган. Ләкин аннан соң да Тимәти булганы белән генә канәгатьләнеп яшәмәгән. Тәҗрибәле мәсихче хезмәтчесе булгач та, ул рухи яктан үсүеннән туктамаган. Бу Тимәтинең Паул кебек тәҗрибәле мәсихчеләр белән якын аралашканга, шәхси өйрәнгәнгә һәм шулай ук ашкынып вәгазьләгәнгә күрә булган (1 Тимәтигә 4:14; 2 Тимәтигә 2:2; Еврейләргә 6:1).

14. Бүген «мәңгелек тормышка теләкләре булган» кешеләр Алла хезмәтчеләре булыр өчен ничек кирәкле уңышларга ирешәләр?

14 Бүген мәсихче хезмәтчесе вазифасына билгеләнү шулай ук үтә. Изге Язмаларның өйрәнүе аша «мәңгелек тормышка теләге булган» кешегә Алла һәм аның ниятләре турында белергә ярдәм итәләр (Ап. эшләре 13:48). Кеше үз тормышында Изге Язмаларның принципларын кулланырга һәм төшенеп Аллага дога кылырга өйрәнә (Мәдхия 1:1—3; Гыйбрәтле хикәя 2:1—9; 1 Фессалоникилеләргә 5:17, 18). Ул имандашлары белән аралаша һәм «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» биргәннең һәм оештырганның барысыннан да файда ала (Матфей 24:45—47; Гыйбрәтле хикәя 13:20; Еврейләргә 10:23—25). Шулай тәртипкә салынган укыту аңа рухи яктан үсәргә ярдәм итә.

15. Кеше суга чумып алганда нәрсә була? (Шулай ук искәрмәне карагыз.)

15 Нәтиҗәдә Йәһвәне ярата башлаган һәм йолып алган корбанга нык иман үстергән Изге Язмаларны өйрәнүчедә үзенең күктәге Атасына тулысынча багышланырга теләк барлыкка килә (Яхъя 14:1). Өйрәнүче догада үзен Аллага багышлый һәм аннары аның шәхси карары турында барысы да белә алсын өчен суга чума. Суга чуму — бу Алла хезмәтчесе вазифасына билгеләү церемониясе, чөнки нәкъ суга чумган вакытыннан аны тулысынча, Аллага багышланган хезмәтчесе — диаконос дип таныйлар. Ул дөньядан аерылып торырга тиеш (Яхъя 17:16; Якуп 4:4). Ул үзен «Аллага яраклы, изге, тере корбанга», бернинди дә таләпләр куймыйча берсүзсез тулысынча биргән (Римлыларга 12:1) *. Хәзер ул Мәсихкә охшарга тырыша торган Алланың хезмәтчесе.

Мәсихчеләр хезмәте. Нәрсә ул?

16. Алла хезмәтчесе буларак, Тимәтинең йөкләмәсенә нәрсә кергән?

16 Тимәтинең хезмәте нәрсәне үз эченә алган? Аңарда махсус бурычлар булган — ул Паулны аның күчеп йөри торган эшендә озатып йөргән. Ә өлкән булгач, Тимәти тырышлык белән мәсихчедәшләрне укыткан һәм ныгыткан. Ләкин иң мөһиме Тимәтинең хезмәтендә Гайсә һәм Паулның хезмәтендәге кебек, яхшы хәбәрне вәгазьләү һәм укучылар әзерләү булган (Матфей 4:23; 1 Коринфлыларга 3:5). Паул Тимәтигә: «Ләкин син бар эштә дә уяу бул, авыр кайгыларны кичер, яхшы хәбәр сөйләүченең эшен башкар, үз хезмәтеңне үтә»,— дип язган (2 Тимәтигә 4:5).

17, 18. а) Мәсихчеләр нинди хезмәттә катнашалар? б) Мәсихче хезмәтчесенә вәгазь эшендә катнашу ни дәрәҗәдә мөһим?

17 Хәзерге мәсихче хезмәтчеләре белән дә эш шулай ук тора. Алар кешеләрнең игътибарын Гайсәнең корбаны аркасында мөмкин булган коткарылуга юнәлдереп һәм юашларны Йәһвә исемен чакырырга өйрәтеп, кешеләр өчен хезмәттә, яхшы хәбәр игълан итүчеләр эшендә катнашалар (Ап. эшләре 2:21; 4:10—12; Римлыларга 10:13). Алар азапланган кешелек өчен Патшалык бердәнбер өмет икәнлеген Изге Язмалар буенча исбат итәләр һәм хәтта хәзер дә Алла принциплары буенча яшәп үз тормышларын яхшыртып була икәнен күрсәтәләр (Мәдхия 14:1—5; Марк 13:10). Ләкин мәсихче хезмәтче «иҗтимагый инҗилне» вәгазьләми. Ул «диндарлыкта... хәзерге һәм киләчәктәге тормышның вәгъдәсе бар» дип өйрәтә (1 Тимәтигә 4:8).

18 Әлбәттә, Алла хезмәтчеләренең күпчелеге шартларның торышына карап, башка хезмәтне дә башкара. Күбесенең гаилә бурычлары бар (Ефеслыларга 5:21—6:4). Өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләренең җыелыш бурычлары бар (1 Тимәтигә 3:1, 12, 13; Титка 1:5; Еврейләргә 13:7). Мәсихчеләрнең күпләре Патшалык Заллары төзүдә катнашалар. Кемгәдер үз теләге белән эшләүче сыйфатында Күзәтү Манарасы Җәмгыятенең берәр филиалында эшләргә лаеклы булган. Ләкин шулай да барлык мәсихче хезмәтчеләр яхшы хәбәр вәгазьләүдә катнашалар. Искәрмәләр юк. Нәкъ менә шул эш буенча кеше чын мәсихче хезмәтчесе кебек беленә.

Мәсихче хезмәтченең карашы

19, 20. Мәсихче хезмәтчеләре нинди караш үстерергә тиеш?

19 Христиан дөньясы руханиларының күпчелеге аларга махсус хөрмәт белән мөгамәлә итәчәкләр дип көтәләр. Алар «ваше преподобие», «отец» яисә «батюшка» кебек титуллар йөртәләр. Ләкин мәсихче хезмәтче Йәһвәнең генә тирән хөрмәткә лаек икәнен белә (1 Тимәтигә 2:9, 10). Мәсихче хезмәтчеләренең берсе дә андый хөрмәткә дәгъва итми һәм махсус титулларга ирешергә тырышмый (Матфей 23:8—12). Чын мәсихче диакония дигән сүзнең төп мәгънәсе — «хезмәт» икәнлеген белә. Бу сүзгә бәйле булган фигыль Изге Язмаларда аерым кешеләргә күрсәткән хезмәткә, мәсәлән, өстәл тирәсендә хезмәт күрсәтеп йөрүгә карата кулланыла (Лука 4:39; 17:8; Яхъя 2:5). Һәм бу фигыль мәсихче хезмәтенә кагылышлы күтәренкерәк кулланса да, диаконос барыбер хезмәтче булып кала.

20 Шуңа күрә мәсихче хезмәтченең үзен мөһим шәхес дип санарга сәбәпләре юк. Чын мәсихче хезмәтчеләр, хәтта җыелышта махсус бурычлары булганнары да тик «коллар» гына. Гайсә: «Ә сезнең арагызда кем бөек булырга тели, ул сезнең хезмәтчегез булсын; һәм сезнең арагызда кем беренче булырга тели, ул колыгыз булсын»,— дип әйткән (Матфей 20:26, 27). Гайсә шәкертләренә аларда нинди караш үсәргә тиеш икәнен күрсәткәндә аларның аякларын юган, ягъни гади кол эшен башкарган (Яхъя 13:1—15). Нинди басынкы хезмәт! Шуңа күрә мәсихчеләр Йәһвә Аллага һәм Гайсә Мәсихкә басынкы хезмәт итәләр (2 Коринфлыларга 6:4; 11:23). Алар бер-берсенә хезмәт итеп басынкылык күрсәтәләр. Ә яхшы хәбәрне вәгазьләп, алар Аллага иман итмәгән якыннарына риясыз хезмәт итәләр (Римлыларга 1:14, 15; Ефеслыларга 3:1—7).

Хезмәттәге ныклык

21. Хезмәтендә күрсәткән ныклыгы өчен Паул нинди бүләк алган?

21 Хезмәтче булыр өчен Паулга ныклык кирәк булган. Ул Колоссадагы мәсихчеләргә аңа аларга яхшы хәбәрне вәгазьләр өчен күп түзәргә туры килде дип әйткән (Колосслыларга 1:24, 25). Ләкин аның түземлеге аркасында күпләр яхшы хәбәрне кабул иткәннәр һәм Алла хезмәтчеләре булганнар. Алар Гайсә Мәсихнең кардәшләре булып һәм киләчәктә Мәсих янында күктә торучы рухи затлар булырга өмет алып, Алла уллары кебек тудырылган булганнар. Ныклык өчен нинди бөек бүләк!

22, 23. а) Бүгенге мәсихче хезмәтчеләренә ни өчен ныклык кирәк? б) Мәсихче ныклык нинди искиткеч җимешләр китерә?

22 Бүген Алланың чын хезмәтчеләренә шулай ук ныклык кирәк. Күпләр һәр көнне авырулардан һәм картлар чирләреннән азапланалар. Ата-аналар балалар тәрбияләр өчен — кайчак бер үзләре генә, күп көч куялар. Балалар мәктәптәге зарар тәэсиргә батырларча каршы торалар. Мәсихчеләрнең күпләре җитди экономик авырлыклар кичерәләр. Ә башкаларның аз булмаган саны эзәрлекләүләргә эләгәләр яисә бүгенге көннең «авыр вакытларының» кыенлыклары белән очрашалар (2 Тимәтигә 3:1). Әйе, бүген алты миллионга якын Йәһвә хезмәтчеләре рәсүл Паул артыннан: «Бар эштә дә үзебезне Алла хезмәтчеләре кебек бөек түземлектә күрсәтәбез»,— дип кабатлый алалар (2 Коринфлыларга 6:4). Мәсихче хезмәтчеләр бирешмиләр. Аларның ныклыгы мактауга лаек.

23 Аннан да бигрәк, ныклык, үз тәҗрибәсендә Паул ышанганча, искиткеч җимешләр китерә. Ныклык күрсәтеп, без Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләребезне саклыйбыз һәм аның йөрәген шатландырабыз (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Без иманыбызда ныгыйбыз һәм мәсихче кардәшлегенең санын арттырып шәкертләр әзерлибез (1 Тимәтигә 4:16). Йәһвә бу соңгы көннәрдә үз хезмәтчеләренә таяныч һәм аларның хезмәтләренә фатиха бирә. Шуның аркасында 144 000 нең калганы җыелган, ә башка кешеләрнең миллионнары җирдәге оҗмахта яшәргә ныклы өмет алганнар (Лука 23:43; Ачыш 14:1). Йәһвәнең мәрхәмәтлелеге чыннан да мәсихче хезмәтендә күренә (2 Коринфлыларга 4:1). Шуңа күрә, әйдәгез, аның кадерен белик һәм аның җимешләре мәңге булачагына рәхмәтләребезне белдерик (1 Яхъя 2:17).

[Искәрмәләр]

^ 3 абз. Диаконос дигән Грек сүзеннән — чиркәү хезмәтчесе «дьякон» дигән сүз барлыкка килә. Кайбер чиркәүләрдә дьякон бурычларын хатын-кызлар да үти ала; аларны диаконисалар дип атыйлар.

^ 15 абз. Римлыларга 12:1 дәге сүзләр иң беренче чиратта майланган мәсихчеләргә кагылса да, бу шигырьдә булган принцип «башка сарыкларга» карата да кулланыла (Яхъя 10:16). Алар «Ходайга хезмәт итәр өчен, Ходайның исемен яратыр һәм Аның коллары булыр өчен, Ходайга кушылалар» (Исай 56:6).

Сез аңлата аласызмы?

• Беренче гасырның барлык мәсихчеләрендә нинди йөкләмә булган?

• Мәсихче хезмәтчесе вазифасын кешегә кем һәм кайчан билгели?

• Мәсихче хезмәтче нинди караш үстерергә тиеш?

• Мәсихче хезмәтчегә авырлыкларны ни өчен ныклык белән кичерергә кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрацияләр]

Тимәтине «балачактан» Алла Сүзенә өйрәткәннәр. Ул суга чумганда Алла хезмәтчесе вазифасына билгеләнгән булган.

[16 биттәге иллюстрация]

Суга чуму — бу Аллага багышлану билгесе һәм аның хезмәтчесе вазифасына билгеләү.

[18 биттәге иллюстрация]

Мәсихче хезмәтчеләр хезмәт итәргә әзер.