Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА

Үсмерләр депрессиясе. Ни өчен? Нәрсә ярдәм итә ала?

Үсмерләр депрессиясе. Ни өчен? Нәрсә ярдәм итә ала?

«ДЕПРЕССИЯ кичергәндә,— дип әйтә Анна *,— минем бернәрсә, хәтта гадәттә эшләргә яраткан эшләрне дә, эшлисе килми. Йоклыйсы гына килә. Еш кына мин үземне яратуга лаексыз, кирәксез һәм башкалар өчен йөк итеп сизәм».

«Мин үземә кул салу турында уйладым,— дип исенә төшерә Джулия.— Чынлыкта минем үләсе килми иде. Мин нибары андый хисләрне туктатырга теләдем. Гадәттә, мин кайгыртучан кеше, ләкин депрессия вакытында мин беркем һәм бернәрсә турында да уйламыйм».

Анна һәм Джулия депрессияне беренче тапкыр үсмер чакларында кичергән. Кайбер яшь кешеләр кайвакыт кына күңел төшенкелеге кичерергә мөмкин, ләкин Анна белән Джулиянең депрессия вакытлары атналарга, ә кайвакыт айларга сузылган. «Бу чыгу юлы булмаган тирән, караңгы чокырда утыруга тиң,— дип әйтә Анна.— Син үзеңне акылыңны югалткандай, кем икәнеңне белмәгәндәй сизәсең».

Күпләрнең хәле Анна белән Джулиянекенә охшаш. Яшьләр арасында депрессия очраклары борчу салырлык дәрәҗәдә үсә, һәм, Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы (БСО) отчеты буенча, депрессия «10—19 яшьләрдәге егетләр белән кызларның авыруына һәм инвалид булуына төп сәбәп булып тора».

Депрессиянең симптомнары яшүсмер чакта күренергә мөмкин. Кешедә йокы, ашау белән бәйле үзгәрешләр күзәтелә; аның авырлыгы үзгәрә. Кеше шулай ук төшенкелеккә, өметсезлеккә, кайгыга бирелергә, үз-үзен кирәксез итеп хис итәргә мөмкин. Ул башкалардан читләшә, игътибарын туплый алмый, хәтере начарая, үзенә кул салу турында уйлый һәм моның белән бәйле чаралар күрә һәм медицина аңлата алмый торган симптомнар кичерә. Депрессия диагнозы куяр алдыннан психиатрлар, гадәттә, кешедә атналар буе дәвам иткән һәм аның көндәлек тормышын җимерә торган симптомнар җыелмасын эзли.

ҮСМЕРЛӘР ДЕПРЕССИЯСЕНЕҢ КАЙБЕР СӘБӘПЛӘРЕ

БСО отчеты буенча, «депрессия социаль, психологик һәм биологик сәбәпләрнең җыелма тәэсире аркасында килеп чыга». Кайбер сәбәпләр түбәндә китерелә.

Физик сәбәпләр. Джулиянең очрагындагы кебек, депрессия еш кына нәселдән нәселгә күчә. Нәтиҗәдә, генетик факторлар мидәге химик процессларга тәэсир итә ала. Йөрәк-кан тамырлары авыруы һәм гормоннар күләменең үзгәрүе дә моңа сәбәп булып тора. Озак вакыт дәвамында исерткеч эчемлекләрне күп эчү я наркотиклар куллану депрессияне көчәйтергә я аны тудырырга мөмкин *.

Стресс. Кечкенә стресс файдалы була алса да, хроник я көчле стресс физик һәм психологик яклардан зыянлы булырга һәм кайвакыт депрессиягә бирелүчән үсмерне депрессиягә батырырга мөмкин. Шулай да депрессиянең төгәл сәбәпләре билгесез булып кала һәм, югарыда әйтелгәнчә, берничә сәбәпне үз эченә алырга мөмкин.

Стресс белән бәйле мондый сәбәпләр, мәсәлән, ата-ананың аерылуы я аерым яшәве, якын кешенең үлүе, көч куллануга дучар булу я көчләнү, җитди бәла-казага очрау я каты авыру депрессиягә китерергә мөмкин. Өйрәнү сәләтенең зәгыйфь булуы да, аеруча нәтиҗәдә бала үзен кире кагылган итеп сизсә, депрессия сәбәбе була ала. Ата-ананың ирешә алмаслык югары таләпләре дә, мәсәлән, мәктәптәге уңышларга карата таләпләре, стресска китерергә мөмкин. Башка сәбәпләр дә бар: куркыту, киләчәкнең билгесезлеге, депрессиядән интеккән атаның я ананың читләшүе һәм ата-ананың үзгәрүчәнлеге. Депрессия башланса, үсмергә аны җиңәргә нәрсә ярдәм итә ала?

АКЫЛЫҢ ҺӘМ ТӘНЕҢ ТУРЫНДА КАЙГЫРТ

Каты депрессияне гадәттә дәвалану һәм психотерапевт күзәтүе астында кичереп була *. Гайсә Мәсих болай дигән: «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк» (Марк 2:17). Чир тәннең һәркайсы өлешенә, шул исәптән мигә дә тәэсир итә ала! Яшәү рәвешен дә үзгәртү кирәк булыр, чөнки безнең миебез тәнебез белән үзара тыгыз бәйле.

Депрессиядән интексәгез, үзегезнең физик һәм психик сәламәтлегегез турында кайгыртыр өчен акыллы чаралар күрегез. Мәсәлән, файдалы ризык ашагыз, җитәрлек йоклагыз һәм регуляр рәвештә күнегүләр ясагыз. Күнегүләр ярдәмендә кәефегезне күтәрә алучы, көчегезне арттыручы һәм йокыгызны яхшыртучы химик матдәләр барлыкка килә. Мөмкин булса, төшенкелеккә китерүче сәбәпләрне һәм аның башлангыч билгеләрен белеп алырга тырышыгыз һәм тиешенчә эш итү планын төзегез. Үзегез ышанган кешедән ярдәм эзләгез. Кайгыртучан якын туганнар һәм дуслар депрессиягезне җиңелрәк кичерергә, бәлки симптомнарны киметергә ярдәм итәргә мөмкин. Уйларыгызны һәм хисләрегезне дәфтәргә язып куегыз, бу баштарак искә алынган Джулиягә ярдәм иткән. Ә иң мөһиме, рухи ихтыяҗларыгызны канәгатьләндерергә тырышыгыз. Бу сезнең тормышка карашыгызны шактый яхшырта ала. Гайсә Мәсих болай дигән: «Рухи нәрсәләргә сусаучылар бәхетле» (Маттай 5:3).

Яхшы тукланыгыз, актив булыгыз һәм җитәрлек йоклагыз

Рухи ихтыяҗларыгызны канәгатьләндереп, сез юаныч табарсыз

Анна да, Джулия дә Гайсә сүзләренең дөреслеген раслый. Анна болай ди: «Рухи эшләр игътибарымны үземнең авырлыкларыма гына түгел, ә башка кешеләргә дә тупларга ярдәм итә. Бу кайвакыт җиңел булмаса да, нәтиҗәдә мин үземне бәхетлерәк сизәм». Джулия дога кылганда һәм Изге Язмаларны укыганда юаныч таба. «Догада Аллаһыга күңелемне бушату мине тынычландыра,— дип әйтә ул,— һәм Изге Язмалар миңа Аллаһы күзендә кадерле булуымны һәм аның чыннан да мине кайгыртканын күрергә ярдәм итә. Изге Язмаларны уку миндә шулай ук киләчәккә уңай караш булдыра».

Барлыкка Китерүче буларак, Йәһвә Аллаһы тәрбиябез, тормыштагы кичерешләр һәм генетик мирасыбыз карашыбызга һәм хис-тойгыларыбызга ничек тәэсир иткәнен бик яхшы аңлый. Шуңа күрә ул безгә кирәкле ярдәм һәм юаныч бирә ала. Ул моны, мәсәлән, кызганучан һәм аңлый торган якыннарыбыз аркылы эшли. Өстәвенә, Аллаһы безне бар авырулардан: физик һәм психик чирләрдән дәвалаячак вакыт якынлашып килә. Ишагыя 33:24 тә болай диелә: «Анда яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс».

Әйе, Изге Язмалар вәгъдә иткәнчә, Аллаһы безнең «һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак» (Ачылыш 21:4). Нинди юанычлы һәм өмет бирүче сүзләр! Әгәр сез Аллаһының кешелеккә һәм җиргә карата ниятен күбрәк белергә теләсәгез, Йәһвә Шаһитләренең интернет-ресурсларына керегез. Анда сез Изге Язмаларны онлайн укый алырсыз һәм шулай ук төрле темаларга, шул исәптән депрессия турында мәкаләләр табарсыз.

^ 3 абз. Исемнәр үзгәртелгән.

^ 10 абз. Йөзләгән авыру, дәвалану ысулы, наркотик матдәләр кешенең кәефенә тәэсир итә ала. Шуңа күрә дөрес диагноз кую мөһим.

^ 14 абз. Бу брошюра дәвалануның бер төрен дә яклап чыкмый.