Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Эчкерсез яратуыгызны эшләрегез белән күрсәтегез

Эчкерсез яратуыгызны эшләрегез белән күрсәтегез

«Яратуыбызны сүз һәм тел белән генә түгел, ә эшләребез белән, эчкерсез күрсәтик» (1 ЯХЪЯ 3:18).

ҖЫРЛАР: 106, 100

1. Мәхәббәтнең иң югары төрен сурәтләп бирегез. (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)

ЙӘҺВӘ — мәхәббәтнең чыганагы (1 Яхъя 4:7). Яратуның иң югары төре (ага́пе) Аллаһының принципларына нигезләнгән. Андый мәхәббәтне күрсәткән кешенең башкалар белән җылы мөнәсәбәтләре бар. Шулай да бу сыйфат иң беренче чиратта аның фидакарьлек белән башкарылган эшләрендә чагыла. Без үзебез риясыз мәхәббәт күрсәткәндә я башкаларның фидакарь яратуларын сизгәндә, тормышыбыз шатлык һәм бәхет белән тула.

2, 3. Йәһвә кешеләргә фидакарь яратуын ничек күрсәткән?

2 Йәһвә, Адәм белән Хауваны әле барлыкка китергәнче, үз яратуын күрсәткән: кешеләр өчен оҗмахны әзерләгән. Җирдә яшәү җан асрау түгел, ә зур рәхәтлек булырга тиеш булган. Өстәвенә, Йәһвә кешеләргә мәңге яшәү мөмкинлеген бүләк иткән. Йәһвә моның барысын үз файдасы өчен түгел, ә кешеләр файдасына башкарган.

3 Адәм белән Хауваның фетнә күтәргәннәренә карамастан, Йәһвә фидакарь мәхәббәт белән эш итүдән туктамаган. Ул йолымны бирергә ниятләгән. Йәһвә Адәм белән Хауваның кайбер токымнары аның шул мәхәббәте өчен рәхмәтле булачакларын белгән (Ярат. 3:15; 1 Яхъя 4:10). Коткаручыны җибәрергә вәгъдә иткәч, Йәһвә йолымны инде түләнгән бәя итеп күргән. Якынча 4 000 ел үткәннән соң, Йәһвә кешелек өчен үзенең яраткан бердәнбер Улын җибәргән (Яхъя 3:16). Без Йәһвәнең фидакарь яратуы өчен бик рәхмәтле!

4. Камилсез кеше риясыз мәхәббәтне күрсәтә алганын нинди мисаллар дәлилли?

4 Аллаһы безне үзенә охшаш итеп барлыкка китергән, шуңа күрә без дә риясыз, фидакарь ярату чагылдыра алабыз. Мирас итеп алган гөнаһ аркасында, безгә мәхәббәт күрсәтү авыр булса да, без бу сыйфатны барыбер чагылдыра алабыз. Мәсәлән, Һабил Аллаһыны яратканын иң яхшысын корбанга китереп күрсәткән (Ярат. 4:3, 4). Ә Нух фидакарь мәхәббәтен ваемсыз кешеләргә Аллаһы хәбәрен дистәләгән еллар вәгазьләп раслаган (2 Пет. 2:5). Я Ибраһимны мисалга алыйк. Риясыз мәхәббәт аны, Аллаһыга буйсынып, улын Исхакны корбанга китерергә дәртләндергән. Ул үз хисләрен түгел, ә Аллаһы ихтыярын иң мөһиме итеп санаган (Ягък. 2:21). Без дә, бу тугры хезмәтчеләр кебек, бернәрсәгә дә карамастан, чын мәхәббәт күрсәтә алабыз.

ЭЧКЕРСЕЗ МӘХӘББӘТ ҺӘМ ЯЛГАН МӘХӘББӘТ

5. Без эчкерсез яратуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

5 Изге Язмаларда әйтелгәнчә, чын мәхәббәт «сүз һәм тел белән генә түгел, ә эшләребез белән» күрсәтелә (1 Яхъя 3:18). Без үз яратуыбызны сүзләр белән белдерәбез, әмма шул ук вакыт моның белән генә чикләнеп калмыйбыз (1 Тис. 4:18). Әйе, башкаларга ярдәм кирәк булганда, яхшы сүзләребез генә җитми. Нәрсәдер эшләргә кирәк. Мәсәлән, кардәшебез мохтаҗлыкка калса, без аңа гамәли яктан ярдәм күрсәтербез (Ягък. 2:15, 16). Шулай ук Йәһвәгә һәм кешеләргә карата ярату безне Аллаһыдан ашлык урырга эшчеләр җибәрсен дип үтенеп калырга гына түгел, ә актив вәгазьләргә дә дәртләндерер (Мат. 9:38).

6, 7. а) Эчкерсез мәхәббәт нәрсә ул? ә) Ялган мәхәббәтне кемнәр күрсәткән?

6 Рәсүл Яхъя язганча, без «эчкерсез» яратырга тиеш. Мәхәббәтебез эчкерсез, риясыз булсын өчен, безгә икейөзлелектән качарга кирәк (Рим. 12:9; 2 Көр. 6:6). Кайвакыт кемдер башкаларны үз яратуында ышандыра, ләкин чынында аның мәхәббәте эчкерсез түгел. Андый ялган мәхәббәт файдасыз.

7 Кайбер мисалларга игътибар итик. Гадән бакчасында Шайтан Хауваны алдаган. Хаува, Шайтан миңа иң яхшысын тели, дип уйлагандыр, ләкин чынлыкта Шайтан үзенең эгоистик максатларына омтылган һәм Хаувага зыян китерергә ниятләгән (Ярат. 3:4, 5). Тагын бер мисал — Ахитафил. Аның Давыт патша белән дуслыгы чын булмаган, чөнки ул, үзенә кирәк булганда, дустына хыянәт иткән (2 Иш. 15:31). Бүген мөртәтләр һәм җыелышта бүленешләр чыгарган кешеләр кардәшләргә «ялагайланып, ярарга тырышып сөйли», кайгыртучан кешеләр булып кылана, ләкин чынлыкта алар үз файдасын гына эзли (Рим. 16:17, 18).

8. Без үзебезгә нинди сораулар бирергә тиеш?

8 Икейөзле кешенең үзен кайгыртучан итеп күрсәтергә маташуы аеруча җирәнгеч, чөнки, шулай эшләп, ул мәкерле эш итә. Ул Аллаһының фидакарь мәхәббәтен бер дә чагылдырмый. Бәлки, андый кеше кемнедер алдый алырдыр да, ләкин Йәһвәне алдап булмый. Гайсә әйткәнчә, икейөзлеләр «каты җәзага» тартылыр (Мат. 24:51). Әлбәттә, Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, без, икейөзле булып, ялган мәхәббәт күрсәтергә теләмибез. Шуңа күрә үзебезгә мондый сораулар бирик: «Минем яратуым һәрвакыт эчкерсезме? Миндә икейөзлелек чагылмыймы?» Ә хәзер, әйдәгез, эчкерсез яратуны ничек күрсәтә алганыбызны карап чыгыйк һәм тугыз киңәшкә игътибар итик.

МӘХӘББӘТНЕ «ЭШЛӘР БЕЛӘН» КҮРСӘТЕГЕЗ

9. Эчкерсез мәхәббәт безне нәрсә эшләргә дәртләндерә?

9 Үз-үзегезгә игътибар җәлеп итмичә хезмәт итегез. Кардәшләребез яхшы эшләребез турында хәтта белмәсә дә, яхшылык кылудан туктамыйк. (Маттай 6:1—4 укы.) Һанани белән Сафира, кызганычка каршы, шулай эшләмәгән. Алар биргән иганәләре турында күпертеп әйткән. Икейөзлелекләре аркасында, алар үз тормышларын югалткан (Рәс. 5:1—10). Эчкерсез мәхәббәт исә безне башкалардан мактау сүзләрен я танылу көтмичә хезмәт итәргә дәртләндерә. Мәсәлән, Җитәкче советка рухи ризыкны әзерләүдә булышкан абый-кардәшләр үзләренә игътибар җәлеп итми һәм нинди материал әзерләгәннәрен әйтми.

10. Без башкаларга ничек ихтирам күрсәтә алабыз?

10 Ихтирам күрсәтүдә беренче булыгыз. (Римлыларга 12:10 укы.) Гайсә, үз шәкертләренең аякларын юып, аларга ихтирам күрсәткән (Яхъя 13:3—5, 12—15). Бәлки, безгә, башкаларга беренче булып ихтирам күрсәтер өчен, басынкылык үстерергә кирәк булыр. Хәтта рәсүлләр дә башта Гайсәнең нәрсә эшләгәнен тулысынча аңламаган, алар моңа изге рух алгач кына төшенгән (Яхъя 13:7). Башкаларга ничек ихтирам күрсәтеп була? Мәсәлән, алган белемебез, бай булуыбыз я безнең җыелыштагы вазифаларыбыз аркасында үз-үзебезне башкалардан яхшырак дип санамыйча (Рим. 12:3). Я, әйтик, без берәр кеше белән ниндидер бер эшне уңышлы башкарып чыктык һәм, аны мактап, безне мактамадылар, ди. Көнләшер урынына, бу кеше өчен шатлансак, без аңа ихтирам күрсәткән булырбыз.

11. Ни өчен мактау сүзләребез эчкерсез булырга тиеш?

11 Кардәшләрегезне эчкерсез мактагыз. Бер-беребезне мактар өчен, һәр мөмкинлекне кулланыйк, чөнки бу бик тә ныгыта (Эфес. 4:29). Шулай да мактау сүзләребез эчкерсез булырга тиеш. Бу безгә ялагайлану тозагына эләкмәскә һәм, кардәшебезгә киңәш бирергә кирәк булганда, моны эшләргә ярдәм итәчәк (Гыйб. сүз. 29:5). Шуны да истә тоту мөһим: кешене күз алдында мактау, ә күз артында хурлау — икейөзлелекнең бер төре. Рәсүл Паул безгә яхшы үрнәк калдырган. Ул башкаларны, мәсәлән Көринттәге мәсихчеләрне, эчкерсез мактаган (1 Көр. 11:2). Ләкин бу кардәшләр җитди хаталар кылганда, ул аларга йомшак, әмма шул ук вакыт туры киңәш биргән (1 Көр. 11:20—22).

Мохтаҗ кардәшләргә ярдәм итү — мәхәббәт һәм юмартлык күрсәтер өчен мөмкинлекләрнең берсе (12 нче абзацны кара.)

12. Кунакчыллык турында әйткәндә, эчкерсез мәхәббәтне ничек күрсәтеп була?

12 Кунакчыл булыгыз. Йәһвә безне үз кардәшләребезгә карата юмарт булырга дәртләндерә. (1 Яхъя 3:17 укы.) Әмма безгә дөрес мотивлардан чыгып эш итәргә кирәк. Үзебезгә мондый сораулар биреп була: «Мин якын дусларыма, хөрмәтле кардәшләргә һәм үземә нәрсәдер бирә алган кешеләргә генә кунакчылмы? Яисә мин әллә ни таныш булмаган һәм кунакчыллыкка кунакчыллык белән кайтара алмаган кардәшләрне дә ачык йөз белән кабул итәмме?» (Лүк 14:12—14) Я, әйтик, берәр кардәшебез, акылсыз карарлар аркасында, мохтаҗлыкта калган я кунакчыллыгыбыз өчен рәхмәтле булмаган, ди. Андый очракта мондый киңәшне кулланып була: «Зарланмыйча, бер-берегезгә кунакчыл булыгыз» (1 Пет. 4:9). Дөрес мотивлардан чыгып юмарт булсак, бу безгә зур шатлык китерәчәк (Рәс. 20:35).

13. а) Ни өчен хәлсезләргә ярдәм итү кайвакыт авыр? ә) Хәлсез булганнарга ярдәм итәр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

13 Хәлсез булганнарга ярдәм итегез. Изге Язмаларда: «Хәлсезләргә ярдәм кулы сузыгыз һәм бар кешеләргә карата түземле булыгыз»,— дип әйтелә (1 Тис. 5:14). Бу әмер буенча эш итеп, без мәхәббәтебезнең эчкерсез булуын күрсәтәбез. Хәлсезләнеп киткән күп кенә кардәшләр рухи яктан ярдәмне кабул итә. Ләкин, аларга булышыр өчен, кайвакыт түземлелек һәм күп вакыт кирәк була. Хәлсез булганнарга ничек булышып була? Мәсәлән, Изге Язмалардагы дәртләндерүче фикерләр белән бүлешеп, вәгазьгә чакырып я игътибар белән тыңлап. Өстәвенә, кардәшләрне «көчлеләргә» һәм «хәлсезләргә» бүлер урынына, барыбыз да кайсыдыр яктан көчле, ә кайсыдыр яктан хәлсез икәнен онытмыйк. Хәтта рәсүл Паул үзенең йомшак якларын таныган (2 Көр. 12:9, 10). Шуңа күрә барыбыз да кардәшләрнең ярдәменә мохтаҗ.

14. Тынычлык саклар өчен, нинди тырышлыклар куярга кирәк?

14 Тынычлык булдырыгыз. Кардәшләр арасында тыныч мөнәсәбәтләр булуы бик мөһим. Шуңа күрә, хәтта безне дөрес аңламасалар да я безнең белән гаделсез мөгамәлә итсәләр дә, без, тынычлык саклар өчен, кулыбыздан килгәннең барысын да эшлибез. (Римлыларга 12:17, 18 укы.) Берәр кемне рәнҗетсәк, гафу үтенү яхшы мөнәсәбәтләрне кайтарырга ярдәм итә ала. Ләкин гафу үтенү формаль гына булмасын. Мәсәлән, «Гафу ит инде, үпкәләрлек хәл дә булмады бит» дигән сүзләр әйтер урынына, син ниндидер дәрәҗәдә гаепле булуыңны мондый сүзләр белән күрсәтә аласың: «Кичер мине. Мин сине үз сүзләрем белән рәнҗетергә теләмәгән идем». Аеруча гаиләдә тынычлык саклау мөһим. Ир белән хатын кеше алдында бәхетле гаилә булып күренергә, ә өйдә бер-берсе белән сөйләшмәскә, тупас сүзләр әйтергә яки көч кулланырга тиеш түгел.

15. Эчкерсез кичерү нәрсәдән гыйбарәт?

15 Эчкерсез кичерегез. Кичерү — безне рәнҗеткән кешене гафу итү һәм аңа ачу тотмау ул. Рәсүл Паул болай дип язган: «Бер-берегезне яратып сабырлык күрсәтегез, бер-берегез белән тыныч-тату яшәгез һәм изге рух ярдәмендә ия булган бердәмлегегезне саклар өчен бар көчегезне куегыз». Бу киңәш буенча эш итсәк, без хәтта безне үпкәләткәнен сизмәгән кардәшне дә кичерә алырбыз (Эфес. 4:2, 3). Кичерүебез эчкерсез булсын өчен, кешенең хатасын кат-кат искә төшереп тормыйк. Мәхәббәт бит «яман эшләрне санап бармый» (1 Көр. 13:4, 5). Шунысы аяныч: үпкә саклавыбыз кардәшебез белән генә түгел, ә Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне дә боза (Мат. 6:14, 15). Безне үпкәләткән кеше турында дога кылу — эчкерсез кичерүнең башка бер билгесе (Лүк 6:27, 28).

16. Безгә берәр җаваплылык я вазифа бирелсә, без моңа ничек карарга тиеш?

16 Үз файдагызны гына эзләмәгез. Безгә җыелышта вазифалар һәм җаваплылык бирелгәндә, без моңа эчкерсез мәхәббәт күрсәтү мөмкинлегенә кебек карарбыз һәм «үзебезгә түгел, ә башкаларга файда» эзләрбез (1 Көр. 10:24). Мәсәлән, урнаштыручылар конгресска беренчеләрдән булып килә. Шулай да алар үзләренә һәм гаиләләренә иң яхшы урыннар сайларга тырышмый. Алар уңайсыз урыннарда да утырырга әзер. Үз файдасын эзләмичә, бу кардәшләр фидакарь ярату күрсәтә. Сез аларның яхшы үрнәкләренә ничек иярә аласыз?

17. Эчкерсез мәхәббәт җитди гөнаһ кылган мәсихчене нәрсә эшләргә дәртләндерер?

17 Яшерен гөнаһларыгызны таныгыз һәм аларны калдырыгыз. Җитди гөнаһ кылган кайбер мәсихчеләр, аларга оят булганга я башкаларны күңелсезләндерергә теләмәгәнгә, үз гөнаһларын яшерә (Гыйб. сүз. 28:13). Әмма шулай эш итү мәхәббәт җитмәвен күрсәтә, чөнки бу гөнаһ кылучының үзенә генә түгел, ә шулай ук башкаларга да зыян китерә. Кешенең гөнаһы аркасында, Аллаһы җыелышка изге рухын бирми башларга мөмкин. Өстәвенә, җыелышта тынычлык бозыла ала (Эфес. 4:30). Эчкерсез ярату җитди гөнаһ кылган мәсихчене өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә дәртләндерергә тиеш. Өлкәннәр аңа рухи яктан ярдәм итәргә шат булыр (Ягък. 5:14, 15).

18. Эчкерсез мәхәббәт күрсәтү никадәр мөһим?

18 Мәхәббәт — иң бөек сыйфат (1 Көр. 13:13). Мәхәббәт күрсәткәндә, безнең мәсихчеләр булуыбыз һәм Йәһвәдән — мәхәббәт чыганагыннан — үрнәк алуыбыз ап-ачык күренә (Эфес. 5:1, 2). «Миндә... мәхәббәт юк икән, минем кылганнарым — буш нәрсә»,— дип язган рәсүл Паул (1 Көр. 13:2). Шуңа күрә, әйдәгез, алга таба да мәхәббәтебезне «сүз һәм тел белән генә түгел, ә эшләребез белән, эчкерсез күрсәтик».