Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ТАРИХИ ШӘХЕСЛӘР

Альхазен

Альхазен

СЕЗНЕҢ, бәлки, Абу Али аль-Хасан ибн аль-Хайсам турында ишеткәнегез булмагандыр. Көнбатышта ул Альхазен буларак билгеле. Бу — аның аль-Хасан дигән гарәп исеменең латин формасы. Шулай да сез, мөгаен, аның фәнни эшләреннән файда аласыз. Ул «фән тарихында иң мөһим һәм абруйлы шәхес итеп» сурәтләнә.

Альхазен Басрада, хәзерге Иракта, якынча б. э. 965 елында туган. Ул астрономия, химия, математика, медицина, музыка, оптика, физика һәм шигърият белән кызыксынган. Без аңа аеруча нәрсә өчен рәхмәтле булырга тиеш?

НИЛ СУЛАРЫН БУУ

Альхазен турындагы бер хикәя күп еллар телдән төшмәгән. Ул Нил елгасы агымын буйсындырырга планлаштырган. Альхазен моны, бу проект 1902 елны Асуанда тормышка ашканчы, 1 000 ел диярлек алдарак ниятләгән булган.

Бу хикәядә әйтелгәнчә, Альхазен, Нил елгасын буып, Мисырдагы су басулар һәм корылык чорларын йомшарту буенча һавалы планнар корган. Каир хәлифәсе аль-Хаким, моның турында ишеткәч, Альхазенны Мисырга шул буаны ясарга чакырган. Әмма Альхазен үз күзләре белән елганы күргәч, проектның булдыра алмаслык икәнен аңлаган. Үзгәрүчән булуы белән билгеле булган хакимнең җәзасыннан куркып, ул, үз тормышын саклап калыр өчен, акылдан язган булып кыланган, һәм бу якынча 11 ел, хәлифәнең 1021 елда үлүенә кадәр, дәвам ителгән. Ул вакытта Альхазенның, уйдырма чире аркасында бик астында тотылганда, буш вакыты күп булган, һәм ул үзен кызыксындырган нәрсәләр белән шөгыльләнгән.

«ОПТИКА КИТАБЫ»

Альхазен, азат ителгәч, җиде томлы «Оптика китабының» күп өлешен инде язган булган. Бу китап «физика тарихында иң мөһим китапларның берсе» дип санала. Ул анда яктылыкның табигате буенча үткәрелгән тәҗрибәләрне, шул исәптән яктылыкның ничек төсләргә таркалганын, көзгеләрдән кайтарылганын һәм бер тирәлектән икенчесенә үткәндә сынуын карап чыккан. Ул шулай ук күрү сәләтен, күзнең төзелешен һәм эшчәнлеген өйрәнгән.

XIII гасырга Альхазенның хезмәтләре гарәпчәдән латинчага тәрҗемә ителгән булган, һәм аннан соң гасырлар дәвамында Европа галимнәре үз сүзләрен дәлилләр өчен аның хезмәтеннән өзекләр китергән. Шулай ук Альхазенның линзалар сыйфатлары турындагы язулары нигезендә Европадагы күзлек ясаучылар, линзаларны бер-берсенә каршы куеп, телескоп һәм микроскоп уйлап чыгарган.

ОБСКУРА КАМЕРАСЫ

Язмалары буенча, Альхазен беренче обскура камерасына тиң була алган корылма корган, шулай итеп ул фотога төшерү нигезендә ятачак принципларны билгеләгән. Бу корылма бер «караңгы бүлмәдән» торган; анда энә очы кадәрле тишек аша яктылык кергән һәм тышта булган әйберләрнең әйләндерелгән рәсемен бүлмәнең бер стенасына төшергән.

Альхазен, күрәсең, беренче обскура камерасы булган корылма ясаган

XIX гасырда обскура камерасына, рәсемне төшереп калдырыр өчен, фотопластина өстәлгән булган. Нәтиҗәдә, фотоаппарат килеп чыккан. Хәзерге бөтен фотоаппаратлар һәм хәтта күз дә, обскура камерасы кебек, бер үк физик принциплар нигезендә эшли *.

ФӘННИ АЛЫМ

Альхазенның хезмәте табигать күренешләрен җентекләп һәм системага салып тикшерү белән аерылып торган. Аның бу алымы ул яшәгән көннәрдә бөтенләй гадәти булмаган. Ул теорияне тәҗрибәләр белән тикшерүче беренче галимнәрнең берсе булган һәм кабул ителгән карашларны, дәлилләр белән расланмаса, шик астына алырга курыкмаган.

Бүгенге фәннең принцибы: «Нәрсәгә ышанасың, шуны исбатла!» Кайберәүләр Альхазенны «заманча фәнни алымның атасы» дип саный. Шуның өчен без аңа бик рәхмәтле.

^ 13 абз. Көнбатышта обскура камерасы һәм күзләр арасындагы охшашлык башта аңлашылмаган булган; аны Иоганн Кеплер XVII гасырда аңлаткан.