Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Астана шәһәре

ИЛЛӘР ҺӘМ ХАЛЫКЛАР | КАЗАХСТАН

Казахстанга сәяхәт

Казахстанга сәяхәт

КАЗАХЛАР, гадәттә, күчмә тормыш алып барганнар. Бүгенге көнгә кадәр кайбер казах көтүчеләре үз малларын ел фасылларына карап, төрле көтүлекләргә алып бара. Алар җәйләрен салкынрак таулы-калкулыклы җирдәге яшел көтүлекләрдә үткәрә. Карлы кыш якынлашуга, алар көтүләрен җылырак түбән җирләргә алып төшә.

Кайбер казахлар алга киткән заманча шәһәрләрдә яши. Шулай да аларның күп кенә йолаларында, ризыкларында һәм кул һөнәрләрендә ата-бабаларының күчмә тормыш алып барганнары чагыла. Казахлар ата-бабаларыннан калган шигърияткә, җырларга һәм музыкага бай; аны җирле музыка кораллары белән башкаралар.

Юрта — күчмә халыкның милли күчермә торагы — табигать белән бердәмлектә яшәгән кешенең символы булып киткән. Көтүчеләр һаман да юрталарда яшәргә ярата, ә шәһәрдә яшәүче казахлар аларны махсус вакыйгалар өчен куллана. Юрталар шулай ук туристлар өчен уңайлы тораклар булып хезмәт итә. Юрталарның эчке өлеше казах хатыннарының чигү, туку һәм келәм ясау осталыкларын ачык итеп күрсәтә.

Юрта эче

Авылда яшәүче казах гаиләләре атларны югары бәяли. Казах телендә атны сурәтләр өчен ким дигәндә 21 сүз бар, аның һәрберсе үз төсмерен белдерә һәм шулай ук ат йоннарының төсен тасвирлау өчен 30 дан күбрәк сүз һәм сүзтезмә бар. Яхшы ат һаман да югары бәяләнә һәм көтеп алынган бүләк итеп санала. Авылларда малайлар балачактан ук атта йөрергә өйрәнә.

Казах милли ризыгында һәрвакыт ит булырга тиеш, һәм ул ризык гадәттә тәмләткечсез. Казахлар яраткан эчемлекләрнең берсе — кымыз; ул бия сөтеннән ясала һәм сәламәтлек өчен бик файдалы дип санала. Тагын бер эчемлек — дөя сөтеннән ясалган чак кына ачы, майлы «шүбат».

Йәһвә Шаһитләренең Алматыда урнашкан филиалына рәхим итегез; ул экскурсияләр өчен ачык.

Җәйләрен Казахстан тауларында үткәргән тотылмас ирбис (карлы барс)