Башкаларның көчле якларын күрегез
Авырлык
Үз-үзен генә яраткан кеше башкаларга тискәре караш белән карарга мөмкин. Андый кеше үзен башкалардан өстенрәк куя һәм үзеннән аерылып торган кешеләрне ким күрә. Андый караш һәркемгә йогарга мөмкин. Британия энциклопедиясендә болай дип әйтелә: «Күп кенә милләтләрдә һәм культураларда кешеләр үзләренең тормыш рәвешен, ризыкларын, киемнәрен, гореф-гадәтләрен, ышануларын, нормаларын һәм бүтән шундый нәрсәләрне башкаларныкыннан өстен күрә» («Encyclopædia Britannica»). Үзебезне андый караштан ничек яклап була?
Изге Язмалардагы принцип
«Басынкы булып, башкаларны үзегездән өстен күрегез» (ФИЛИПИЯЛЕЛӘРГӘ 2:3).
Бу нәрсәне аңлата? Горурлыктан арыныр өчен, безгә аның каршысын — басынкылыкны — үстерергә кирәк. Басынкылык безгә башкаларның ниндидер өлкәләрдә үзебездән өстенрәк булуын танырга булышыр. Беркем дә барлык яхшы сыйфатларга да, бар сәләтләргә дә ия була алмый.
Штефан мисалын карап чыгыйк. Ул коммунистлар илендә үскән булса да, башка ил
кешеләренә карата тискәре карашын җиңгән. Ул болай дип сөйли: «Минемчә, тискәре караштан арыныр өчен, башкаларны үзеңнән өстен күрү мөһим. Мин бар нәрсәне белә алмыйм. Әмма һәр кешедән дә мин нәрсәгә дә булса өйрәнә алам».Нәрсә эшләп була?
Үз-үзегезгә дөрес караш белән карарга һәм кимчелекләрегезне танырга тырышыгыз. Башкаларның сездән ниндидер өлкәләрдә көчлерәк булуын онытмагыз. Теге я бу төркемдәге бар кешеләр дә бер үк кимчелекләргә ия дип уйламагыз.
Нинди дә булса төркем кешесе турында тискәре нәтиҗәләр ясар урынына, үз-үзегездән сорагыз:
Шуны таныгыз: башкалар ниндидер яклардан сездән көчлерәк
-
Кешенең миңа ошап бетмәгән сыйфатлары чыннан да начармы я алар нибары минекеннән аерылып торамы?
-
Бу кеше дә минем кимчелекләремне күрә алмыймы?
-
Кайсы яклардан бу кеше миннән сәләтлерәк?
Бу сорауларга эчкерсез җавап биреп, сез башка кешеләргә карата тискәре карашлардан да арына алырсыз, аларның уңай якларын да күрерсез.