Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Борынгы, әмма заманча китап

Борынгы, әмма заманча китап

Күпләр Изге Язмаларны дини китап дип саный. Ләкин Изге Язмаларда Аллаһыга гыйбадәт кылу турында гына әйтелми. Бу китап — һәр көн өчен кулланырлык гамәли киңәшләр китабы.

Кайбер кешеләр Изге Язмаларны уку һәм анда язылган киңәшләрне куллану файдалы дип тапкан. Аларның моның турында нәрсә әйткәннәренә игътибар итик:

«Минем тормышым тынычрак булып китте. Эмоциональ яктан да үземне яхшырак хис итәм. Мин хәзер күпкә бәхетлерәк» (Фиона).

«Изге Язмаларны өйрәнеп, мин тормыш максатын таптым» (Елена).

«Тормышым әйтеп бетергесез яхшы булып китте. Хәзер мин, әзрәк эшләп гадирәк яшәсәм дә, гаиләм белән күп вакыт үткәрү миңа канәгатьлек китерә» (Эндрю).

Андый очраклар исәпсез күп. Бөтен дөнья буенча күп кешеләр көндәлек тормыш өчен гамәли ярдәмне Изге Язмалардан тапкан.

Ничек Изге Язмалар тормышны яхшыртырга булыша? Әйдәгез, кайбер өлкәләрне карап чыгыйк:

  • Физик сәламәтлек

  • Эмоциональ сәламәтлек

  • Гаилә тормышы һәм дуслык

  • Акчаны тота белү

  • Рухилык

Әйе, Изге Язмалар — дини китап кына түгел, ә шулай ук файдалы гамәли киңәшләр чыганагы. Киләсе мәкаләләрдән моның турында күбрәк белеп була.