4. Газаплар Аллаһының ниятендә булганмы?
Ни өчен моны белү мөһим?
Бу сорауга җавап тормышка карашыбызга тәэсир итә.
Уйлап карагыз
Дөньяны искиткеч итеп барлыкка китергән Аллаһы безне газапларга дучар итәр идеме?
Дини булмаган кешеләр, газапларны күреп, Аллаһы безне кайгыртмый дигән нәтиҗә ясый я хәтта аның барлыгын шик астына куя. Алар уйлавынча, газаплар шуны күрсәтә: 1) Аллаһы аларны бетерә алмый, 2) Аллаһы аларны бетерергә теләми, 3) Аллаһы бөтенләй юк.
Әмма, бәлки, газапларның башка берәр сәбәбе бардыр?
КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ
jw.org сайтында «Изге Язмаларның дөрес булуын без кайдан беләбез?» дигән видеороликны карагыз.
Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Аллаһы безне газапланыр өчен барлыкка китермәгән.
Ул безнең шатланып яшәвебезне тели.
«Кешеләр өчен күңел ачып һәм игелек кылып гомер итүдән яхшырак нәрсә юк, алар ашап-эчәргә һәм тырыш хезмәтләреннән канәгатьлек табарга тиеш. Бу — Аллаһы бүләге» (ВӘГАЗЬЧЕ 3:12, 13).
Аллаһы беренче кешеләргә, алар һич газапсыз яши алсын өчен, барысын биргән.
Ул аларның һәм токымнарының газапланып яшәвен ниятләмәгән.
«Аллаһы аларны фатихалап, болай диде: „Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз һәм аңа хуҗа булыгыз“» (ЯРАТЫЛЫШ 1:28).
Беренче кешеләр Аллаһыны тыңламаска булган.
Нәтиҗәдә, алар үзләренә дә, токымнарына да күп газаплар китергән.
«Дөньяга бер кеше аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән кебек һәм шулай итеп, һәр кеше гөнаһ кылганга, үлем барлык кешеләргә күчкән» (РИМЛЫЛАРГА 5:12) *.
Аллаһы кешеләргә үз-үзләре белән идарә итү сәләтен бирмәгән.
Без су астында яши алмаган кебек, үз-үзебез белән идарә итә дә алмыйбыз.
«Баручы хәтта үз адымнарына да юнәлеш бирә алмый» (ИРМИЯ 10:23).
Аллаһы газаплануыбызны теләми.
Аның киңәшләрен тыңлап, без күп кенә проблемалардан кача алабыз.
«Син минем әмерләремә игътибарлы булсаң иде! Шунда тынычлыгың елга сыман... булыр иде» (ИШАГЫЯ 48:18).
^ 17 абз. Изге Язмалар буенча, «гөнаһ» дигән сүз кешеләрнең начар эшләрен генә түгел, ә шулай ук кешеләрнең мирас итеп алынган гөнаһлы хәлен аңлата.