Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«УЯНЫГЫЗ!» № 2 2020 | Газаплар турындагы 5 сорауга җавап

Һәрбер кеше кайчан да булса берәр бәлагә юлыга: чиргә, бәхетсез очракка, табигать афәтенә я кемнеңдер мәрхәмәтсезлегенә очрый.

Кешеләр моның сәбәбен белергә тели.

  • Кайберәүләр газапларны язмыш белән бәйли я без аз нәрсәгә тәэсир итә алабыз дип уйлый.

  • Башкалар кармага ышана. Алар әйтүенчә, кеше бу я үткән тормышта кылган начар эшләре аркасында газап чигә.

Еш кына бәла-казалар кешеләрдә күп кенә сораулар тудыра.

Кайбер диннәр нәрсәгә өйрәтә?

Төрле диннәрнең газаплар турында нәрсәгә өйрәткәннәрен чагыштырыгыз.

1. Газапларыбызда Аллаһы гаеплеме?

Кешеләр Аллаһы турындагы ялганга ышана. Хакыйкать нәрсәдә?

2. Газапларыбызда без үзебез гаеплеме?

Җавабы «әйе» булса, димәк без үзебез газапларыбызны киметә алабыз.

3. Ни өчен яхшы кешеләр газаплана?

Җавапны Изге Язмалар ярдәмендә табып була.

4. Газаплар Аллаһының ниятендә булганмы?

Дөньяны искиткеч итеп барлыкка китергән Аллаһы безне газапларга дучар итәр идеме? Юк икән, алайса газапларның сәбәбе нәрсәдә?

5. Газапларыбыз кайчан да булса бетәрме?

Изге Язмаларда Аллаһының бар газапларны ничек юк итәчәге әйтелә.

Без ярдәмсез түгел

Проблемаларыбыз чишелмәслек булып күренсә дә, ышанычлы ярдәмне табып була.