Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БӘХЕТ ЮЛЫ

Ул нинди?

Ул нинди?

СЕЗ ҮЗЕГЕЗНЕ БӘХЕТЛЕ КЕШЕ ИТЕП САНЫЙСЫЗМЫ? Шулай икән, сезне нәрсә бәхетле итә? Гаиләгезме, эшегезме я динегезме? Ә, бәлки, сез мәктәпне тәмамларга, яхшы эшкә урнашырга я яңа машина сатып алырга торасыздыр һәм бу үзегезне бәхетле итәр дип уйлыйсыздыр.

Күп кешеләр, берәр максатка ирешкәндә я берәр нәрсәгә ия булганда, үзләрен берникадәр дәрәҗәдә бәхетле хис итә. Әмма бу бәхет дулкынында алар күпме тибрәлер? Еш кына бу вакытлыча гына була, шуңа күрә ахыр чиктә өмет өзелүгә китерергә мөмкин.

Бәхет — чагыштырмача дәвамлы канәгать булу халәте; бәхетле кеше канәгатьлектән алып тирән һәм чагыштыргысыз шатлыкка кадәр хисләр кичерә һәм, әлбәттә, бу халәтнең мөмкин кадәр озаграк булуын тели.

Димәк, бәхет дәвамлы канәгать булу халәте булганга, ул — максат түгел, ә юл. «Мин... ирешсәм, бәхетле булырмын»,— дип әйтү, асылда, үзеңне хәзер бәхетле булудан мәхрүм итү дигәнне аңлата.

Мисал өчен, бәхетне яхшы сәламәтлек белән чагыштырыйк. Андый сәламәтлеккә ничек ия булырга? Яхшы туклансак, күнегүләр ясасак һәм гомумән дөрес тормыш рәвеше алып барсак, без сау-сәламәт булачакбыз. Шулай ук бәхет тә — акыллы принципларны тотып, яхшы тормыш юлыннан баруның нәтиҗәсе ул.

Нинди принципларны тоту һәм нинди сыйфатлар чагылдыру бәхет юлыннан барырга булыша? Аларның кайберләре икенчеләреннән мөһимрәк булса да, аста китерелгәннәре төп роль уйный.

  • КАНӘГАТЬЛЕК ҺӘМ ЮМАРТЛЫК

  • СӘЛАМӘТЛЕК ҺӘМ НЫКЛЫК

  • МӘХӘББӘТ

  • КИЧЕРҮ

  • ТОРМЫШ МАКСАТЫ

  • ӨМЕТ

Бик хөрмәтле бер акыллы китапта әйтелә: «Юллары саф булганнар... бәхетле» (Зәбур 119:1). Әйдәгез, бу бәхет юлына күз салыйк.