ТАРИХИ ШӘХЕСЛӘР
Игнац Земмельвейс
ИГНАЦ ЗЕММЕЛЬВЕЙС бик танылган кеше булмаса да, аның эше бүгенге көндә дә гаиләләргә файда китерә. Ул Венгриядәге Буда (хәзер Будапешт) шәһәрендә туган һәм 1844 елда Вена университетын тәмамлап медицина өлкәсендә гыйльми дәрәҗә алган. 1846 елда ул Вена хастаханәсендәге Беренче бала тудыру йортында профессор ассистенты булып эшли башлагач, бер коточкыч хәл күргән — анда бала тудырган хатыннарның 13 процентыннан күбрәге бизгәктән үлгән булган.
Бу авыруның сәбәпләре турында төрле теорияләр тәкъдим ителгән булса да, берсе дә мәсьәләне чишмәгән. Үлүчеләр санын киметер өчен куелган бар тырышлыклар файдасыз булып чыккан. Бала тапкан байтак хатыннарның әкренләп һәм газапланып үлүләрен күрү авыр булганга, Земмельвейс бу чирнең сәбәбен эзләп табарга һәм аның таралуын туктатырга тәвәккәл булган.
Земмельвейс эшләгән хастаханәдә ике аерым бала тудыру йорты булган. Әмма шуны әйтергә кирәк: беренче бала тудыру йортында икенчесенә караганда үлгән хатыннарның саны күпкә зуррак булган. Бу ике клиника арасында нибары бер генә аерма булган: беренчесендә — студентларны, ә икенчесендә акушеркаларны өйрәткәннәр. Алайса, ни өчен үлүчеләр саны шулкадәр нык аерылып торган? Бу сорауга җавапны табар өчен, Земмельвейс чиргә китерә алган сәбәпләрне бер-бер артлы тикшереп чыккан. Әмма тикшеренүләре күрсәткәнчә, аларның берсе дә чирнең чын сәбәбе булмаган.
1847 елның башында булган бер вакыйга Земмельвейска дөрес нәтиҗәгә килергә булышкан. Аның хезмәттәше һәм дусты Якуб Колетшка, мәет ярып үлем сәбәбен тикшергәндә яралангач, кан йогышланудан үлгән булган. Колетшканың мәетен яру нәтиҗәләрен укып, Земмельвейс шуны аңлаган: кайбер яклардан шул нәтиҗәләр бизгәктән үлгән бала табучы хатыннарныкына охшаш булган. Шулай итеп, Земмельвейс фараз кылганча, йөкле пациентлар мәетләрдәге
«агу» белән йогышланган булган, һәм бу аларның бизгәктән үлеменә китергән. Бала тудыру бүлмәсенә керер алдыннан гадәттә мәет яру белән шөгыльләнгән табиблар һәм студент-медиклар, үзләре дә белми торып, йөкле хатыннарга пренаталь тикшерү үткәргәндә я аларга бала тудыру вакытында ярдәм күрсәткәндә әлеге авыруны йоктырган. Икенче бала тудыру йортында үлүчеләр саны азрак булган, чөнки студент-акушеркалар мәет яру белән шөгыльләнмәгән.Земмельвейс шунда ук кул юуның катгый тәртибен керткән. Пренаталь тикшерүләр үткәрер алдыннан кулларны хлорлы известь эремәсендә стерелизацияләргә кирәк булган. Моның нәтиҗәсе искиткеч булган: үлүчеләр саны апрельдән алып елның ахырына кадәр 18,27 проценттан 0,19 га тикле кимегән.
«Доктриналарым бала тудыру йортларын андагы коточкыч хәлдән азат итәргә, хатынны ире өчен һәм әнине баласы өчен саклап калырга булыша» (Игнац Земмельвейс).
Кайберәүләргә исә Земмельвейсның уңышлары ошамаган. Ул ясаган тикшерү нәтиҗәләре аңардан югарырак дәрәҗәдәге кешенең теорияләренә — бала тудырган хатыннарның бизгәк белән авыруына кагылышлы теорияләренә каршы килгән. Земмельвейсның үзен катгый тотышы аңарда ачу чыгарган. Ахыр чиктә Земмельвейс Венада эш урынын югалткан һәм Венгриягә кире кайткан. Анда ул Пешттагы Изге Рох исемендәге хастаханәнең акушерлык бүлеген җитәкли башлаган. Анда аның методлары ярдәмендә бизгәктән үлгән хатыннарның саны 1 проценттан да түбән төшкән.
1861 елда Земмельвейс үз гомерен багышлаган язма хезмәтне бастырып чыгарган («The Cause, Concept, and Prophylaxis of Childbed Fever»). Кызганычка каршы, аның ясаган ачышларының мөһимлеген берничә ел танымаганнар. Ул вакыт эчендә хисапсыз кешенең аяныч өзелгән гомерләрен саклап булыр иде.
Ахыр чиктә Земмельвейс бүгенге антисептик чараларның аталары дип саналганнарның берсе булып танылган. Аның тикшеренүләре мондый нәтиҗәгә килергә булышкан: хәтта микроскопик матдәләр дә авыруга китерә ала. Авырулар китереп чыгаручы микроблар теориясе турында әйткәндә, Земмельвейс — тарихи шәхесләрнең берсе. Аның ачышлары башкаларныкына караганда медицина фәненә һәм практикасына иң мөһим өлеш керткән. Шунысы кызык: якынча 3 000 ел элек Муса канунында (соңрак ул Изге Язмаларның өлеше булып киткән) мәет белән дөрес эш итүгә кагылышлы акыллы җитәкчелек инде язылган булган.