Тәрбияләүгә колак салып, зирәклеккә өйрәнегез
«Тәрбиямә колак салып, зирәклеккә өйрәнегез» (ГЫЙБ. СҮЗ. 8:32, 33).
1. Без ничек зирәклеккә өйрәнә алабыз һәм бу безгә нинди файда китерер?
ЙӘҺВӘ — бар зирәклекнең чыганагы, һәм ул безне зирәк булырга өйрәтә. Ягъкуб 1:5 тә болай диелә: «Кайсыгызның да булса зирәклеге җитмәсә, аны һәркемгә мул итеп, шелтәләмичә бирүче Аллаһыдан сорасын». Аллаһыдан зирәклеккә ничек өйрәнеп була? Аның тәрбияләвенә колак салып. Бу зирәклек безне әхлакый һәм рухи зыяннан яклар (Гыйб. сүз. 2:10—12). «Шулай эшләп... [без] мәңгелек тормышка алып баручы... Аллаһы мәхәббәтендә калырбыз» (Яһүд 21).
2. Безгә Аллаһы тәрбияләвен күбрәк кадерләргә нәрсә булыша?
2 Ләкин кайвакыт камилсезлек, алган тәрбия һәм башка факторлар безгә төзәтүне кабул итәргә һәм аңа дөрес караш сакларга комачаулый. Әмма Йәһвәнең үгет-нәсыйхәтләре буенча эш иткәндә һәм аларның файдасын күргәндә, без Аллаһының тәрбияләвен күбрәк кадерли башлыйбыз. Без Аллаһының киңәшләрендә аның яратуын күрәбез. Бу фикерне Гыйбрәтле сүзләр 3:11, 12 дәге сүзләр дә раслый. Анда болай диелә: «Улым, Йәһвә тәрбиясен кире какма... чөнки ата кеше үзенә шатлык китергән улын төзәткән кебек, Йәһвә дә, кемне яратса, шуны төзәтә». Йәһвә безнең өчен иң яхшысын тели, моны беркайчан да онытмыйк. (Еврейләргә 12:5—11 укы.) Аллаһы безне бик яхшы белгәнгә, аның тәрбияләве дә, төзәтүе дә һәрвакыт урынлы һәм кирәкле дәрәҗәдә бирелә. Әйдәгез, бу мәкаләдә мондый сорауларга җавап табыйк: 1) Тотнаклылык үз-үзебезне төзәтергә ничек булышыр? 2) Ата-аналарга үз балаларын өйрәтергә нәрсә ярдәм итәр? 3) Җыелыш аша бирелгән үгет-нәсыйхәтләргә без ничек карарга тиеш? 4) Төзәтүгә караганда, нәрсә күбрәк авырту китерә?
ЗИРӘКЛЕККӘ ТОТНАКЛЫЛЫК ХАС
3. Балалар тотнаклылыкка ничек өйрәнә? Мисал китерегез.
3 Тотнаклылык безгә уйларыбызны һәм эшләребезне контрольдә тотарга булыша. Әмма бу сыйфат тумыштан килми, безгә аны үстерергә кирәк. Мондый мисал турында уйланыйк: бала велосипедта йөрергә өйрәнгәндә, башта әти-әнисе аңа ярдәм итә. Аннан соң алар аны беразга җибәреп тора. Вакыт узу белән бала үзе тигезлек сакларга өйрәнгәч, әти-әнисе инде аны тотмый. Бу мисал балаларның яхшы сыйфатларга ничек өйрәнгәнен сурәтли. Ата-аналар аларны «Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерә һәм үгетләп акылга өйрәтә», һәм акрын-акрын гына балалар тотнаклылык белән зирәклек сыйфатларын күрсәтә башлый (Эфес. 6:4).
4, 5. а) Ни өчен тотнаклылык «яңа шәхеснең» мөһим өлеше булып тора? ә) «Җиде тапкыр егылсак та», ни өчен безгә бирешмәскә кирәк?
4 Йәһвә белән балигъ яшьтә танышкан кешеләр турында да шуны ук әйтеп була. Алар ниндидер дәрәҗәдә тотнаклылык сыйфатына инде ия, шулай да аларны әле җитлеккән мәсихчеләр дип атап булмый. Вакыт узу белән алар, Мәсихкә охшарга тырышып, «яңа шәхес булып киенә» һәм рухи яктан җитлеккән булып китә (Эфес. 4:23, 24). Тотнаклылык безгә «бозык тәртипне, дөньяви нәфесләрне кире кагарга һәм бу дөнья төзелешендә төпле, тәкъва һәм Аллаһыга бирелгән булып яшәргә» ярдәм итә (Тит. 2:12).
5 Кызганычка каршы, барыбыз да камилсез (Вәг. 7:20). Шуңа күрә без ниндидер хаталар җибәрергә мөмкин. Әмма бу без бөтенләй тотнаксыз дигәнне аңлатмый әле. Гыйбрәтле сүзләр 24:16 да болай дип әйтелә: «Тәкъва кеше җиде тапкыр егылса да, яңадан торыр». Егылсак, безгә яңадан торырга нәрсә булышыр? Үз көчебез түгел, ә Аллаһы рухы, чөнки бу рух бездә тотнаклылык һәм изге рух җимешенә кергән башка сыйфатлар үстерә. (Филипиялеләргә 4:13 укы.)
6. Өйрәнүгә карата яратуны ничек үстереп була? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.)
6 Дога, Изге Язмаларны өйрәнү һәм уйлану тотнаклылык үстерүдә бик файдалы. Ә Изге Язмаларны өйрәнү сезгә авыр бирелсә, нәрсә эшләргә? Бирешмәгез. Йәһвә сезгә ярдәм итәчәк: ул сездә хакыйкатькә карата «сусау» уятачак (1 Пет. 2:2). Йәһвәгә дога кылыгыз, ул сезгә, үзегезне кулга алып, өйрәнү үткәрергә булышсын дип сорагыз һәм догагыз буенча эш итегез. Башта аз-азлап өйрәнә башлагыз. Вакыт узу белән өйрәнү сезгә җиңелрәк бирелер. Нәтиҗәдә, тынычлыкта Йәһвәнең гаҗәеп хакыйкатьләрен өйрәнү сезгә ошый башлар һәм күбрәк шатлык китерер! (1 Тим. 4:15)
7. Тотнаклылык безгә рухи максатларга ирешергә ничек булыша?
7 Тотнаклылык безгә рухи максатларга ирешергә ярдәм итә. Мәсәлән, бер гаилә башы, ашкынучанлыгының сүлпәнәеп киткәнен абайлагач, пионер булырга карар иткән. Ул пионер хезмәтенә кагылышлы мәкаләләр укып чыккан һәм Йәһвәгә дога кылган. Әлбәттә, бу аны рухи яктан ныгыткан һәм пионер булу теләген тагы да көчәйткән. Ул шулай ук, мөмкинлекләре туганда, ярдәмче пионер булып хезмәт
иткән. Бу кардәш, бернигә дә карамастан, үз рухи максатыннан баш тартмаган һәм бирешмәгән. Нәтиҗәдә, ул пионер хезмәтенә ирешкән.БАЛАГЫЗНЫ ЙӘҺВӘ КУШКАНЧА ТӘРБИЯЛӘГЕЗ
8—10. Ата-аналарга балаларын Йәһвә юлына бастырырга нәрсә ярдәм итәр? Мисал китерегез.
8 Йәһвә ата-аналарга җитди җаваплылык биргән — алар балаларын «Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерергә һәм үгетләп акылга өйрәтергә» тиеш (Эфес. 6:4). Бүгенге дөньяда моны эшләү җиңелләрдән түгел (2 Тим. 3:1—5). Балалар үзләре тумыштан нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен аера белми. Әйе, алар вөҗдан белән туа, ләкин бу вөҗданны әле өйрәтергә кирәк (Рим. 2:14, 15). Бер Изге Язмаларның белгече әйткәнчә, «үгет-нәсыйхәт» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «балаларны тәрбияләү, үстерү» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин.
9 Ата-аналар үз балаларын ярату белән тәрбияләп үстергәндә, балалар үзләрен якланган итеп хис итә. Алар азатлыкларының чикләнгәнен һәм кеше үз эшләре өчен җавап бирергә тиеш икәнен аңлый башлый. Ата-аналарга, балаларын тәрбияләгәндә, Йәһвәнең җитәкчелегенә таяну үтә мөһим. Төрле җирләрдә балаларны тәрбияләүгә кагылышлы күптөрле теорияләр һәм идеяләр таралган. Вакыт узу белән алар үзгәрә. Төрле фаразлар, карашлар я кеше тәҗрибәсе белән чагыштырганда, Йәһвәнең зирәклеге иң яхшысы.
10 Нух мисалы моны аңларга булыша. Йәһвә аңа көймәне төзергә кушкач, Нух үзенең тәҗрибәсенә таянмаган. Чынлыкта, аның андый тәҗрибәсе булмаган да — ул бит моңа кадәр көймә төземәгән. Нух Йәһвәгә таянган, «барысын да нәкъ Аллаһы кушканча эшләгән» (Ярат. 6:22). Нәтиҗәдә, Нух, көймәне беренче тапкыр төзесә дә, бу эшне уңышлы итеп башкарып чыккан. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, аның җитәкчесе Йәһвә булган бит. Нух шулай ук яхшы гаилә башы булган. Моның сәбәбе шул ук: ул бу өлкәдә дә Йәһвәнең зирәклегенә таянган. Нух заманында бу авыр булса да, ул балаларын яхшы тәрбияли алган һәм аларга яхшы үрнәк күрсәткән (Ярат. 6:5).
11. Ни өчен ата-аналар балаларын тәрбияләүгә көч жәлләмәскә тиеш?
11 Ата-аналар буларак, сез, балаларыгызны «нәкъ Аллаһы кушканча» тәрбияләр өчен, нәрсә эшли аласыз? Йәһвәне тыңлагыз, аның ярдәмен кабул итегез. Йәһвәнең үз Сүзе һәм оешмасы аша биргән киңәшләренә колак салыгыз. Соңрак балаларыгыз, мөгаен, сезгә моның өчен рәхмәтле булыр! Бер абый-кардәш болай дип язган: «Мин әти-әниемә мине хакыйкатьтә тәрбияләгәннәре өчен рәхмәтле. Алар йөрәгемә үтеп керерлек итеп өйрәтте». Бу абый-кардәшнең сүзләре буенча,
нәкъ әти-әнисе аңа Йәһвәгә якынлашырга ярдәм иткән. Әлбәттә, ата-аналарның бар тырышлыкларына карамастан, бала Йәһвәне калдырырга мөмкин. Әмма ата-аналар, бар көчен куеп, балаларын өйрәтергә тырышкан булса, аларга уңышсызлыклары өчен үзләрен тиргисе юк. Сезнең дә балагыз Йәһвәдән киткән икән, аның Аллаһыга кире кайтачагына өметегез өзелмәсен.12, 13. а) Балалары җыелыштан чыгарылган ата-аналар Аллаһыга буйсынуларын ничек күрсәтә ала? ә) Бер гаилә Йәһвәнең җитәкчелегенә ничек буйсынган?
12 Җыелыштан чыгарылган балалар белән мөнәсәбәтләр ата-аналар өчен иң зур сынауларның берсе. Бу аларның Йәһвәгә тыңлаучан булуларын сыный. Бер апа-кардәшнең кызы, җыелышны калдырып, өеннән киткән. Бу кардәш болай дип сөйли: «Мин басмаларыбызда җыелыштан чыгарылган кешеләр белән аралашмаска дигән киңәшне укысам да, аралашыр өчен сәбәп эзли идем. Кызым һәм оныгым белән күрешәсе килә иде». Әмма бу апа-кардәшнең ире аңа ярату белән шуны аңларга ярдәм иткән: алар кызлары өчен бүтән җаваплы түгел һәм аларга Йәһвәгә тугры булып калырга кирәк.
13 Еллар үткәч, бу кардәшнең кызы җыелышка кайтарылган. Бу апа-кардәш болай ди: «Хәзер кызым миңа һәр көн диярлек шалтырата я СМСлар җибәрә. Ул безне ирем белән бик хөрмәт итә, чөнки без Аллаһы җитәкчелеге буенча эш иттек. Бүген кызым белән мөнәсәбәтләребез бик якын». Балагыз җыелыштан чыгарылса, сез «бөтен йөрәгегез белән Йәһвәгә таянырсызмы?» Я «үзегезнең аңлау сәләтегезгә таяна» башларсызмы? (Гыйб. сүз. 3:5, 6) Истә тотыгыз: Йәһвәнең төзәтүе аның чиксез зирәклеген һәм яратуын чагылдыра. Ул үз Улын бар кешеләр өчен, шул исәптән балагыз өчен дә, биргән. Аллаһы беркемнең дә һәлак ителүен теләми. (2 Петер 3:9 укы.) Йәһвәнең җитәкчелеге һәм үгет-нәсыйхәтләре файда китергәненә ышаныгыз. Йәһвәгә тыңлаучан булу бик авыр булса да, авырту китерсә дә, тыңлаучан булыгыз. Йәһвәнең тәрбияләвенә каршы килмәгез, ә, киресенчә, аңа булышлык күрсәтегез.
ҖЫЕЛЫШТАГЫ ҮГЕТ-НӘСЫЙХӘТ
14. «Ышанычлы идарәче» аша бирелгән нәсыйхәтләр безгә нинди файда китерә?
14 Йәһвә мәсихче җыелыш турында кайгыртырга, аны якларга һәм өйрәтергә вәгъдә иткән. Ул моны төрлечә эшли. Мәсәлән, ул үз Улын җыелыш Башы итеп куйган. Гайсә, үз чиратында, «хезмәтчеләргә тиешле ризыкны үз вакытында өләшеп торыр өчен... ышанычлы һәм акыллы идарәчене» билгеләгән (Лүк 12:42). Бу «идарәче» безгә кыйммәтле нәсыйхәтләр бирә. Бәлки, сез, берәр нотык тыңлап я берәр мәкалә укып, фикер йөртүегезне я тәртибегезне үзгәртергә булгансыздыр. Шулай итеп сез Йәһвәнең тәрбияләвенә колак салгансыз (Гыйб. сүз. 2:1—5).
15, 16. а) Өлкәннәрнең хезмәтләре безгә күбрәк файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә? ә) Без күзәтчеләрнең хезмәтләрен ничек җиңеләйтә алабыз?
15 Мәсих шулай ук «бүләк итеп кешеләр» биргән (Эфес. 4:8, 11—13). Сүз җыелыш өлкәннәре турында бара. Бу кешеләрнең хезмәтләре күбрәк файда китерсен өчен, нәрсә эшләп була? Өлкәннәрнең иманнарын һәм яхшы тәртипләрен үрнәк итеп тотыгыз. Шулай ук аларның Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләре буенча эш итегез. (Еврейләргә 13:7, 17 укы.) Күзәтчеләр безне ярата һәм рухи яктан үсүебезне тели. Җыелышларга кайвакыт килми башласак я хезмәттә ашкынучанлыгыбызны югалтсак, алар моңа игътибар итми калмас һәм рухи яктан ярдәм итәргә тырышыр. Алар безне игътибар белән тыңлар, җылы сүзләр белән ныгытыр һәм Изге Язмалар нигезендә киңәшләр бирер. Сез аларның ярдәмнәренә Йәһвәнең кайгыртуына кебек карыйсызмы?
16 Кайвакыт өлкәннәргә безгә мөрәҗәгать итү һәм киңәш бирү авырдыр. Натан пәйгамбәр турында уйланыйк. Давыт патша үз гөнаһын яшерергә тырышканда, пәйгамбәргә аның белән сөйләшү никадәр авыр булгандыр! (2 Иш. 12:1—14) Я рәсүл Паулны исебезгә төшерик. Петер — 12 рәсүлнең берсе,— яһүдләргә аерым мөнәсәбәт күрсәтеп, чит халыктан булган кардәшләрдән читләшә башлаганда, Паулга аны төзәтергә, һичшиксез, җиңел булмаган (Гәл. 2:11—14). Моны исәпкә алып, сез өлкәннәрнең йөген ничек җиңеләйтә аласыз? Басынкы һәм рәхмәтле булыгыз, өлкәннәргә сезгә мөрәҗәгать итү җиңел булсын. Аларның ярдәмнәрен Аллаһының мәхәббәте итеп кабул итегез. Бу сезгә — зур файда һәм аларга зур шатлык китерәчәк.
17. Өлкәннәр бер апа-кардәшне ничек ныгыткан?
17 Бер апа-кардәшебезнең тормышында кайбер начар вакыйгалар булганга, аңа Йәһвәне яратырга авыр булган. Ул хәтта депрессиягә бирелгән. Бу апа-кардәш болай ди: «Өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлый идем. Сөйләшкәндә, алар мине кимсетмәде һәм тәнкыйтьләмәде, ә, киресенчә, дәртләндерде һәм ныгытты. Бик мәшгуль булсалар да, һәрбер очрашудан соң теге я бу өлкән хәлләремне белешә иде. Тормышымдагы вакыйгалар аркасында, мин үземне Аллаһының яратуына лаексыз итеп хис итә идем. Әмма Йәһвә җыелыш һәм өлкәннәр аша мине үз яратуында ышандырып торды. Мин Йәһвәгә, синең юлларыңда йөрергә ярдәм ит, дип дога кылдым».
ТӨЗӘТҮ КИТЕРГӘН АВЫРТУДАН НАЧАРРАК НӘРСӘ
18, 19. Төзәтү китергән авыртудан нәрсә начаррак булырга мөмкин?
18 Үгетләү безгә авырту китерергә мөмкин; әмма аны кире кагу безгә тагы да зуррак авырту китерәчәк (Евр. 12:11). Кабил һәм Сидкыя патша мисалларына игътибар итик. Кабил энесе Һабилгә карата нәфрәт хисен үстергән һәм хәтта аны үтерергә ниятләгән. Аллаһы Кабилне болай дип төзәткән: «Ник синең ачуың чыкты һәм нигә йөзең караңгыланды? Игелек кылсаң, әллә мин сине хупламаммы? Ә инде игелек кылмыйсың икән, ишек төбендә гөнаһ сагалап тора. Аның синнән өстенлек итәсе килә, әмма син аңа хуҗа булырсыңмы?» (Ярат. 4:6, 7) Кабил Аллаһының үгет-нәсыйхәтенә колак салмаган һәм гөнаһка бирешкән. Бу аңа авырту һәм кайгы гына китергән! (Ярат. 4:11, 12) Йәһвәне тыңлаган булса, Кабилгә моның барысын кичерергә туры килмәс иде.
19 Ихтыярсыз, явыз Сидкыя патша Иерусалимда бик караңгы чорда идарә иткән. Ирмия пәйгамбәр Сидкыяне күп тапкыр кисәткән һәм начар юлларын калдырырга өндәгән. Ләкин патша аны тыңламаган, һәм моның нәтиҗәсе бик аяныч булган (Ирм. 52:8—11). Әйе, Йәһвә безне мәгънәсез, кирәкмәгән газаплардан саклап калырга бик тели! (Ишагыя 48:17, 18 укы.)
20. Аллаһының үгет-нәсыйхәтләрен тыңлаган һәм тыңламаган кешеләрне нинди киләчәк көтә?
20 Бу явыз дөнья тотнаклылыкның һәм үгет-нәсыйхәтнең кадерен белми. Әмма тиздән бу дөнья төзелеше үзенең акылсыз карашлары белән юкка чыгачак (Гыйб. сүз. 1:24—31). Гыйбрәтле сүзләр 4:13 тә болай диелә: «Тәрбиягә нык тотын, аны җибәрмә. Сакла аны, ул синең гомерең бит». Шуңа күрә, әйдәгез, алга таба да Йәһвәнең «тәрбиясенә колак салып, зирәклеккә өйрәник».