Лефевр д’Этапль. Ул гади халыкның Аллаһы Сүзен белүен теләгән
1520 елларның башында бер якшәмбе иртәсендә Париж янындагы кечкенә Мо шәһәрендә яшәүче кешеләр чиркәүдә ишеткәннәренә ышана алмыйча торган. Алар Инҗилне латин телендә түгел, ә үзләренең туган телендә — француз телендә укыганнарын тыңлаган!
Шул Изге Язмаларны тәрҗемә итүче Жак Лефевр д’Этапль (латинча Джекобос Фабер Стапуленсес) соңрак якын дустына болай дип язган: «Аллаһының кайбер җирләрдә нинди җылылык белән гадиләрдә үз сүзен аңлар өчен теләк уятканын син күз алдына да китерә алмыйсың».
Ул вакытта Париждагы католик чиркәве һәм дин белгечләре халык теленә тәрҗемә ителгән Изге Язмаларның кулланылуына каршы булган. Ни өчен соң Лефевр Изге Язмаларны француз теленә тәрҗемә итәргә булган? Ул гади халыкка Аллаһы Сүзен аңларга ничек ярдәм итә алган?
ЯЗМАЛАРНЫҢ ЧЫН МӘГЪНӘСЕН ЭЗЛӘҮ
Изге Язмаларны тәрҗемә итә башлаганчы, Лефевр фәлсәфә белән теология буенча классик хезмәтләрнең чын мәгънәсен яңадан торгызу белән мәшгуль булган. Ул борынгы язуларның мәгънәсе еш кына гасырлар буена эшләнгән ялгыш тәрҗемәләр һәм хаталар аркасында үзгәргәненә игътибар иткән. Борынгы язуларның чын мәгънәсен эзләгәндә, ул католик чиркәве кулланган Изге Язмаларны — Латин телендәге «Вульгата»ны җентекләп өйрәнә башлаган.
Изге Язмаларны тырышып өйрәнүе аркасында ул «Аллаһының хакыйкатен өйрәнү инде үзе иң югары бәхет... вәгъдә итә» дигән нәтиҗәгә килгән. Шуңа күрә Лефевр фәлсәфә өйрәнүен ташлап, бар көчен Изге Язмаларны тәрҗемә итәр өчен куйган.
1509 елны Лефевр Зәбур китабының латин телендәге биш төрле тәрҗемәсе буенча үткәргән чагыштыруның нәтиҗәләрен *, шул исәптән үзенең «Вульгата» буенча ясаган төзәтүләрен, бастырып чыгарган. Замандаш дин белгечләреннән аермалы буларак, ул Изге Язмалардагы шигырьләрнең «чын мәгънәсен» табарга тырышкан. Аның Изге Язмаларны аңлату алымы башка Изге Язмалар белгечләренә һәм реформаторларга көчле йогынты ясаган. «Лефеврның Мартин Лютерга тәэсире» дигән рамканы карагыз.
Католик гаиләсендә туган Лефевр чиркәүнең яңадан торгызылуы Изге Язмаларны гади халыкка дөрес өйрәтсәләр генә мөмкин икәненә ышанган. Ләкин, Изге Язмалар күбесенчә латин телендә булганга, гади халык ул изге китаптан ничек файда ала алган?
ҺӘРКЕМ АҢЛЫЙ АЛЫРЛЫК ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘРҖЕМӘСЕ
Лефевр, Аллаһы Сүзен бик яратканга, аны, күпчелек кеше аңлый алырлык итәргә тәвәккәл булган. Шуңа күрә ул 1523 елның июнендә Инҗилнең француз телендәге тәрҗемәсен кесә форматында ике томда бастырып чыгарган.
Бу кечкенә форматның бәясе гадәти форматтагы Изге Язмалар бәясенең яртысы булганга, аны гади халык та сатып ала алган.Бу хәбәр гади халыкны рухландырып җибәргән. Ир-атлар да, хатын-кызлар да Гайсәнең сүзләрен үзләренең туган телендә укырга бик теләгән, шуңа күрә 1 200 китап берничә ай эчендә сатылып беткән.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ЯКЛАП НЫК ТОРУ
Инҗилгә кереш сүзендә Лефевр ни өчен аны француз теленә тәрҗемә иткәнен аңлаткан; ул чиркәүнең «гади әгъзаларының» Яхшы хәбәрдәге хакыйкатне, аны латин телендә укучылар кебек, яхшы белүләрен теләгән. Ләкин ни өчен Лефевр гади халыкка Изге Язмаларның чын тәгълиматларын аңларга шулкадәр ярдәм итәргә омтылган?
Лефевр кеше тәгълиматының һәм фәлсәфәнең католик чиркәвен бозганын бик яхшы белгән (Марк 7:7; Көләсәйлеләргә 2:8). Һәм ул «кешеләрнең чит тәгълиматлары аркасында халык бүтән юлдан язмасын өчен» Инҗилне «дөнья буйлап дөрес игълан итәргә» вакыт җиткәненә инанган булган.
Шулай ук Лефевр Изге Язмаларның француз теленә тәрҗемә ителүен теләмәгән кешеләрнең ялгыш дәлилләрен фаш итәргә тырышкан. Ул: «Алар гади кешеләрнең Аллаһы Инҗилен үз Римлыларга 10:14).
телләрендә күрүен һәм укуын теләмиләр икән, ничек соң алар [халыкны] Гайсә Мәсихнең бар әмерләрен үтәргә өйрәтәчәк?» — диеп, аларның икейөзлелеген хөкем иткән (Тиздән Париж университетындагы — Сорбоннадагы — дин белгечләре Лефеврның авызын томаларга тырышкан. 1523 елның августында алар Изге Язмаларның француз теленә тәрҗемәләрен һәм аңлатмаларын «чиркәү өчен зыянлы» диеп кире каккан. Әгәр Франция патшасы Франциск I катышмаса, Лефеврны еретик итеп хөкем итәрләр иде.
«ТЫНСЫЗ» ТӘРҖЕМӘЧЕ ҮЗ ЭШЕН ТӘМАМЛЫЙ
Лефевр үз эшләренә карата кайнар бәхәсләр аркасында Изге Язмаларны тәрҗемә итүдән туктамаган. 1524 елны Грек Язмаларының тәрҗемәсен тәмамлаганнан соң, ул, иман итүчеләр «күбрәк бирелгәнлек һәм тирәнрәк хис-тойгылар белән» дога кыла алсын өчен, француз телендә Зәбур китабын чыгарган.
Сорбоннадагы дин белгечләре Лефеврның тәрҗемәсен шунда ук бик җентекләп тикшергән. Тиздән алар ул тәрҗемә иткән Грек Язмаларын халык алдында яндырырга кушкан, ә кайбер башка язмаларны «Лютер ересен хуплаучы» итеп хөкем иткән. Дин белгечләре Лефеврны үз карашларын якларга чакыргач, ул «тынсыз» калырга булып, Страстбургка качып киткән. Анда ул сак кына Изге Язмаларны тәрҗемә итүен дәвам иткән. Кайберәүләр аның шулай эш итүен куркаклык дип санаса да, ул Изге Язмалардагы хакыйкатьнең кыйммәтле «энҗеләрен» кадерләмәгән кешеләргә шулай итеп җавап бирүе иң яхшы юл дип исәпләгән (Маттай 7:6).
Лефевр качканнан соң бер ел диярлек үткәч, патша Франциск I аны үзенең дүрт яшьлек малае Карлга тәрбияче итеп билгеләгән. Бу йөкләмә ярдәмендә Лефеврның Изге Язмаларны тәрҗемә итеп бетерер өчен күп вакыты булган. 1530 елны Изге Язмаларның тулы тәрҗемәсе Франциядә түгел, ә Антверпенда император Карл V хуплавы белән бастырып чыгарылган *.
ЗУР ӨМЕТЛӘР, СОҢГЫ БОРЧЫЛУЛАР
Гомере буе Лефевр католик чиркәве кеше йолаларын ташлап, Изге Язмаларның саф белеменә кайтыр дип өметләнгән. Ул «һәр мәсихченең Изге Язмаларны шәхси укып өйрәнергә хакы һәм, әлбәттә, бурычы барлыгына» нык ышанган. Шуңа күрә ул Изге Язмаларны һәркем аңлый алырлык итәр өчен шулкадәр тырышып эшләгән. Аның чиркәүне яңадан торгызылуын күрергә теләге тормышка ашмаса да, Лефеврның калдырган мирасы бәхәссез: ул гади халыкка Аллаһы Сүзен белергә ярдәм иткән.
^ 8 абз. Анда аерым баганаларда Зәбурның биш тәрҗемәсе һәм Аллаһыга кулланылган титуллар таблицасы, шул исәптән, Аллаһы исемен белдерүче дүрт еврей хәрефе — тетраграмматон китерелә («Fivefold Psalter»).
^ 21 абз. Биш ел үткәч, 1535 елны Оливетан Изге Язмаларны еврей һәм грек телләреннән француз теленә тәрҗемә итеп чыгарган. Грек Язмаларын тәрҗемә иткәндә ул башлыча Лефевр хезмәтләренә таянган.