ТЫШЛЫКТАГЫ ТЕМА | ФӘРЕШТӘЛӘР. АЛАР БАРМЫ? МОНЫ БЕЛҮ МӨҺИММЕ?
Фәрештәләр сезгә ничек ярдәм итә ала?
Тугры фәрештәләр кеше эшләре белән бик кызыксына һәм Йәһвәнең ихтыярын үтәүдә актив катнаша. Аллаһы җирне барлыкка китергәндә, фәрештәләр бергәләп шатланган һәм Аллаһының бар уллары куанып кычкырган (Әюп 38:4, 7). Кешелек тарихы дәвамында фәрештәләр җирдә булачак вакыйгалар турындагы пәйгамбәрлек сүзләрне аңларга бик нык теләгән (1 Петер 1:11, 12).
Изге Язмаларда фәрештәләр Аллаһының ихтыярын үтәр өчен, кайвакыт аның хезмәтчеләрен яклаган дип әйтелә (Зәбур 34:7). Мәсәлән:
-
Йәһвә бозык шәһәрләр Сәдүм белән Гамураны юк иткәндә, фәрештәләр тугры Лут белән аның гаиләсенә качып китәргә ярдәм иткән (Яратылыш 19:1, 15—26).
-
Борынгы Бабылда өч яһүд егете мичтә яндырылырга хөкем ителгәч, Аллаһы үз «фәрештәсен җибәреп, үз хезмәтчеләрен коткарган» (Даниял 3:19—28).
-
Тугры кеше Даниял ач арысланнар булган чокырда төн үткәргәч, ул Аллаһы «үзенең фәрештәсен җибәреп, арысланнарның авызын япты һәм алар миңа зыян китермәде» дип аңлаткан (Даниял 6:16, 22).
ФӘРЕШТӘЛӘР БЕРЕНЧЕ МӘСИХЧЕ ҖЫЕЛЫШКА БУЛЫШКАН
Кайвакыт Аллаһының фәрештәләре, Йәһвәнең ниятен үтәргә кирәк булганда, беренче мәсихче җыелышның эшчәнлегенә булышлык иткән. Мәсәлән:
-
Бер фәрештә төрмәнең ишекләрен ачып, андагы рәсүлләрне чыгарган да аларга гыйбадәтханәдә вәгазьләүләрен дәвам итәргә кушкан (Рәсүлләр 5:17—21).
-
Бер фәрештә яхшы хәбәрне таратучы Филипкә Иерусалимнан Газага төшә торган юлга барып, бер хәбәш кешесенә вәгазьләргә күрсәтмә биргән. Тегесе Иерусалимга гыйбадәт кылыр өчен килгән булган (Рәсүлләр 8:26—33).
-
Яһүд булмаганнарга мәсихчеләр булып китәр өчен Аллаһы билгеләгән вакыт җиткәч, Рим армиясенең йөзбашы Көрнилигә күренештә бер фәрештә күренгән һәм аңа рәсүл Петерне үз өенә чакырырга кушкан (Рәсүлләр 10:3—5).
-
Рәсүл Петер төрмәгә утыртылгач, бер фәрештә аңа күренеп, аны төрмәдән алып чыккан (Рәсүлләр 12:1—11).
ФӘРЕШТӘЛӘР СЕЗГӘ НИЧЕК ЯРДӘМ ИТӘ АЛА?
Аллаһы бүген элеккегечә, кешеләргә могҗизалы рәвештә ярдәм итәр өчен, фәрештәләрне куллана икәненә дәлилләр юк. Әмма безнең вакыт турында Гайсә болай дигән: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Маттай 24:14). Мәсихнең шәкертләре бу эшне фәрештәләрнең күзәтүендә башкара икәнен сез белә идегезме?
Ачылыш китабы күрсәткәнчә, фәрештәләр бөтен дөньяда кешеләргә Йәһвә Аллаһы хакында һәм аның кешелеккә карата нияте турында белергә тырышып ярдәм итә. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Мин күктә, югарыда очып баручы башка бер фәрештәне күрдем. Аның җирдә яшәүче һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү өчен мәңгелек яхшы хәбәре бар иде. Ул көчле тавыш белән: „Аллаһыдан куркыгыз һәм аны данлагыз, чөнки аның хөкем сәгате килде. Шуңа күрә күкне, җирне, диңгезне һәм су чишмәләрен Булдыручыга табыныгыз“,— дип әйтә иде» (Ачылыш 14:6, 7). Күп кенә бүгенге очраклар фәрештәләрнең бөтен җиһанда алып барылган Патшалыкны вәгазьләү эшенә булышлык күрсәткәнен дәлилли. Чыннан да, хәтта бер гөнаһ кылучы тәүбә итеп, Йәһвәгә борылганда, «Аллаһы фәрештәләре... шатланалар» (Лүк 15:10).
Вәгазьләү эше тәмамлангач, нәрсә булачак? Фәрештәләрдән торган «күк гаскәрләре» патшаларның Патшасы Гайсә Мәсихкә ярдәм итәчәк: Армагеддонда «Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә булачак сугышта» катнашачак (Ачылыш 16:14—16; 19:14—16). Куәтле фәрештәләр, Хуҗабыз Гайсә үзе «турындагы яхшы хәбәргә буйсынмаучылардан үч алганда», Аллаһы хөкемнәрен үтәүчеләр булачак (2 Тисалуникәлеләргә 1:7, 8).
Шуңа күрә бер дә шикләнмәгез, фәрештәләр сезнең белән шәхсән кызыксына. Алар Аллаһыга хезмәт итәргә теләүче кешеләрнең иминлеге турында бик кайгырта. Йәһвә аларны үзенең җирдәге тугры хезмәтчеләрен ныгытыр һәм яклар өчен күп мәртәбәләр кулланган (Еврейләргә 1:14).
Шулай итеп, безнең һәрберебез иң мөһим сайлау ясарга тиеш. Без бөтен җирдә игълан ителгән яхшы хәбәрне тыңлап, аңа буйсынырбызмы? Сез Аллаһының куәтле фәрештәләренең кайгыртучан ярдәменнән файда ала аласыз. Бу яктан сезгә яныгызда яшәгән Йәһвә Шаһитләре булышырга шат булыр.