Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Югары белем һәм акча бәхетле итәме?

Югары белем һәм акча бәхетле итәме?

Күпләр югары белемле һәм бай кешеләрне имин киләчәк көтә дип уйлый. Андый кешеләр эштә, гаиләдә һәм башка өлкәләрдә уңышлырак була, аларга күбрәк түлиләр, ә акча бәхетле итә дип ышана алар.

КҮПЛӘРНЕҢ САЙЛАВЫ

Кытайда яшәүче Чжан Чен болай ди: «Мин, ярлылыктан чыгар өчен һәм бәхетле булыр өчен, югары беләм һәм акчалы эш кирәк дип ышана идем».

Имин киләчәккә омтылып, күпләр мәшһүр университетларга керергә тырыша. Кайберәүләр моның өчен хәтта башка илгә бара. COVID-19 пандемиясе аркасында башка илгә бару авыр булып киткәнчегә кадәр, андый кешеләрнең саны гаять үскән булган. Халыкара икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасының 2012 елгы отчеты буенча, «чит илләрдә укучы бар студентларның 52 проценты Азия кешеләре булган».

Еш кына ата-аналар, балалары башка илдә университетта укый алсын өчен, күп эшли. Тайваньда яшәүче Че Шенг болай дип искә төшерә: «Әти-әнием бай булмаса да, дүртебезне дә Кушма Штатларга укырга җибәрде». Гаиләсенә, күп кенә башка гаиләләргә кебек, андый укуга түләр өчен, зур бурычларга керергә туры килгән.

БУ НӘРСӘГӘ КИТЕРӘ?

Югары белемгә һәм байлыкка омтылган кешеләрнең өметләре еш кына акланмый

Югары белем тормышны кайбер яклардан яхшырта алса да, күпләрнең өметләре акланмый. Кайберәүләр, укуга түләр өчен, күп еллар буе эшләгән һәм бурычка акча алган, ләкин теләгән эшне һаман да таба алмый. Бер Сингапур газетасында болай диелә: «Хәзерге вакытта университетны тәмамлаган күп кенә кешеләр эш таба алмый» («Business Times»). Тайваньда яшәүче фәннәр докторы Цзань Цзе болай ди: «Күпләргә профессияләре белән бер дә бәйле булмаган эшкә керергә туры килә».

Үз профессияләре буенча эшкә кергән кешеләрнең дә өметләре акланмый. Бөекбританиядә университетны тәмамлагач, Нирин исемле ир-ат, Тайландка кайтып, алган профессия буенча эшкә урнашкан. Ул болай ди: «Әйе, алган белемем миңа акчалы эшкә урнашырга ярдәм итте. Ләкин күп акча алыр өчен, күп эшләргә туры килде. Ахыр чиктә, компаниябез күпләрне, шул исәптән мине дә, эштән чыгарды. Мин шуны аңладым: бернинди эш тә имин киләчәккә гарантия була алмый».

Хәтта бай һәм уңышлы булып күренгән кешеләрнең дә гаилә һәм сәламәтлекләре белән авырлыклары туа, һәм алар да акча турында борчыла. Япониядә яшәүче Кацутоси болай ди: «Миндә күп акча булса да, мин бәхетле булмадым, чөнки башкалар, миннән көнләшеп, мине мыскыл итте». Вьетнамда яшәүче Лам исемле хатын-кыз болай ди: «Күпләр, үзләрен имин хис итәр өчен, акчалы эшкә урнашырга тырыша. Ләкин андый эшкә урнашкач, алар күбрәк борчыла һәм хәтта чирләп китә я депрессиягә бирелә».

Франклин кебек, күпләр югары белемнән һәм акчадан мөһимрәк нәрсәләр бар икәнен аңлаган. Имин киләчәккә ирешер өчен, алар матди нәрсәләргә омтылмый, ә яхшы кеше булырга һәм башкаларга игелек кылырга тырыша. Андый тормыш рәвеше имин киләчәккә гарантия бирәме? Моның турында киләсе мәкаләдә сүз бара.