Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Үз аңлавыбызга таяну һәрвакытта да яхшы нәтиҗәләргә китерәме?

Нәрсә яхшы, ә нәрсә яман? Күпләр нәрсәгә нигезләнеп карарлар кабул итә?

Нәрсә яхшы, ә нәрсә яман? Күпләр нәрсәгә нигезләнеп карарлар кабул итә?

Бар кешеләр диярлек үтерү, көчләү, балаларны аздыру начар икәнен төгәл белә, шулай ук гаделлек, игелек һәм кызгану кебек сыйфатларны яхшы дип саный. Ә менә тормышның башка өлкәләрендә, мәсәлән җенси мөнәсәбәтләргә, намуслылыкка я балаларны тәрбияләүгә кагылышлы сорауларда, нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен һәркем үзе билгеләргә тиеш дип уйлый. Алар фикеренчә, кеше нинди генә карар кабул итмәсен, бу начар түгел, бу аның эше. Еш кына кешеләр, карарлар кабул иткәндә, үз сиземләүләренә я башкаларның фикерләренә таяна. Болай эш итү һәрвакытта да акыллымы?

ШӘХСИ СИЗЕМЛӘҮ

Кешеләр, гадәттә, эчке хисләренә, ягъни вөҗданнарына, нигезләнеп нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен билгели (Римлыларга 2:14, 15). Хәтта кечкенә балалар да нәрсә гадел, ә нәрсә гаделсез икәнен күрә һәм гаеп хисе кичерә ала. Кешенең вөҗданы аның гаиләсе, яшьтәшләре, укытучылары, җәмгыяте, дин һәм культура йогынтысында формалаша һәм аңа карарлар кабул итәргә булыша. Шулай итеп вөҗдан кешегә кабул иткән карарлары ул өйрәнгән нормаларга туры киләме, юкмы икәнен әйтә.

Вөҗдан безне башкаларның хәленә керергә, аларга карата шәфкатьле, гадел һәм рәхмәтле булырга этәрә. Бу эчке хис безне шулай ук якыннарыбызны рәнҗетә торган һәм бездә гаеп, оят хисе тудыра алган эшләрдән саклап кала.

Үз аңлавыбызга гына таяну акыллымы? Гаррик исемле бер яшь егет «мин үзем нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен билгели алам» дигән принцип буенча яшәгән. Әмма соңрак ул үзенең ачы тәҗрибәсеннән алай яшәү дөрес түгел икәнен аңлаган. Ул болай дип әйткән: «Мин, әхлаксызлык, көч куллану, наркомания, эчкечелеккә батып, тормышның иң төбенә тәгәрәдем».

БАШКАЛАРНЫҢ ФИКЕРЕ

Шәхси сиземләүдән тыш, эш итү рәвешебезгә башкаларның фикере дә тәэсир итә. Һәм еш кына бу начар түгел, чөнки без башкаларның тәҗрибәләреннән һәм зирәклекләреннән өйрәнә алабыз. Җәмгыятьнең, гаиләбезнең, дусларыбызның фикерен исәпкә алып эш иткәндә, без аларның хөрмәтен яулыйбыз.

Башкаларның фикеренә нигезләнеп эш итү һәрвакытта да акыллымы? Присцилла исемле кыз, яшьтәшләренә ияреп, әхлаксыз тормыш алып барган. Бу аңа бәхет китергәнме? Ул үзе болай дип әйтә: «Башкалар кебек эш итү мине бәхетле итмәде. Киресенчә, мин акылсыз карарлар кабул иттем һәм үземне куркыныч астына куйдым».

ЫШАНЫЧЛЫ ҖИТӘКЧЕЛЕКНЕ ТАБЫП БУЛАМЫ?

Әлбәттә, карарлар кабул иткәндә, вөҗданыбызны һәм башкаларның фикерен исәпкә алу мөһим. Шулай да бу гына җитми. Чөнки без, нәрсәнедер исәпкә алмыйча, карарларыбыз үзебезгә һәм башкаларга нинди зыян китерә алуын абайламаска да мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 14:12). Өстәвенә, безнең карашыбыз да, башкаларның карашлары да үзгәрергә мөмкин. Мәсәлән, элек дөрес дип саналган нәрсәләр бүген дөрес дип саналмый. Һәм киресенчә, элек хөкем ителгән нәрсәләр бүген гомум кабул ителгән.

Башкаларга иярү һәрвакытта да акыллымы?

Нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен ничек аерырга соң? Еллар узгач та, карарларыбызга үкенмәс өчен, ышанычлы җитәкчелекне кайдан табарга?

Бәхеткә каршы, ышанычлы, үзгәрми торган җитәкчелекнең чыганагы бар. Һәрбер кеше, ул кайда гына яшәмәсен, бу җитәкчелекне кулланып, файда күрә ала. Алдагы мәкаләдә бу чыганак турында сүз барачак.