7 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Юашлыкка омтылып, Йәһвәне сөендерегез
«Җирдәге бар юашлар, Йәһвәне эзләгез. ...Юашлыкны эзләгез» (САФ. 2:3).
80 ҖЫР «Йәһвәнең игелеген татыгыз һәм күрегез»
БУ МӘКАЛӘДӘ *
1, 2. a) Муса нинди кеше булган һәм ул нәрсә башкарган? ә) Ни өчен безгә юашлык сыйфатын үстерергә кирәк?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА «Муса җир йөзендәге бар кешеләрнең иң юашы иде» дип язылган (Сан. 12:3). Еш кына кешеләр юаш кешене кыюсыз, икеләнүчән һәм йомшак итеп күз алдына китерә. Муса андый кеше булганмыни? Юк, киресенчә, Аллаһының бу хезмәтчесе көчле, кыю һәм тәвәккәл булган. Йәһвә ярдәме белән ул фиргәвенгә каршы торырга курыкмаган; чүл аша исраиллеләрне җитәкләгән, ә бу халык, күрәсең, өч миллион кешедән торган; моннан тыш, ул Аллаһы халкына дошманнарын җиңәргә булышкан.
2 Без Муса кичергән авырлыкларга дучар булмасак та, юашлыгыбыз һәркөн диярлек сынала. Йәһвә «җирне мирас итеп» юашлар алачак дип вәгъдә иткән (Зәб. 37:11). Бу безне шушы күркәм сыйфатны үстерергә дәртләндерергә тиеш. Сез үзегезне юаш дип саныйсызмы? Ә башкалар нәрсә уйлый? Бу сорауларга намуслы җавап бирер өчен, юашлыкның нәрсә икәнен белергә кирәк.
ЮАШЛЫК НӘРСӘ УЛ?
3, 4. а) Юашлыкны нәрсә белән чагыштырып була? ә) Юашлык күрсәтер өчен, тагын нинди дүрт сыйфат кирәк һәм ни өчен?
3 Юашлыкны * гүзәл рәсем белән чагыштырып була. Ни өчен? Рәссам, рәсемне төшерер өчен, төрле төсләр кулланган кебек, безгә дә, юаш булыр өчен, күп төрле сыйфатлар күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, бездән басынкылык, буйсыну рухы, игелек һәм кыюлык таләп ителә. Ни сәбәпле бу сыйфатлар кирәк?
4 Басынкы кеше генә Йәһвәнең ихтыярына буйсынырга әзер. Аллаһы игелекле булуыбызны тели, бу аның ихтыяры (2 Тим. 2:24). Без Аллаһының ихтыярын үтәгәнгә, Шайтан безне нәфрәт итә. Басынкы һәм игелекле булуыбызга карамастан, аның дөньясы да безне нәфрәт итә (Яхъя 15:18, 19). Шуңа күрә безгә, Шайтанга каршы торыр өчен, кыюлык та кирәк.
5, 6. а) Ни өчен Шайтан юаш кешеләрне нәфрәт итә? ә) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?
5 Тәкәбберлек — юашлыкка капма-каршы сыйфат. Бу сыйфатны күрсәткән кеше үз ачуын тыймый һәм Йәһвәгә буйсынырга теләми. Бу Шайтанны яхшы сурәтли. Шуңа күрә аның юаш кешеләрне нәфрәт итүе бер дә гаҗәпләндерми. Юаш кешеләр Шайтанның кимчелекләрен фаш итә. Моннан тыш, алар аның ялганчы булуын раслый: Шайтан Йәһвәнең бар хезмәтчеләрен Аллаһыдан читләштерә алам дисә дә, юашлар Аллаһыга барыбер хезмәт итә! (Әюп 2:3—5)
6 Юашлык күрсәтү кайчан аеруча авыр? Ни өчен безгә алга таба да бу сыйфатны үстерергә кирәк? Әйдәгез, Муса, өч еврей һәм Гайсә Мәсих мисаллары ярдәмендә бу сорауларга җавап табыйк.
ЮАШЛЫК КҮРСӘТҮ КАЙЧАН АЕРУЧА АВЫР?
7, 8. Башкалар Мусаны тәнкыйтьләгәндә, ул үзен ничек тоткан?
7 Хакимлеккә ия булганда. Хакимлеккә ия кешегә юаш булып калу авыр булырга мөмкин — аеруча буйсынырга тиешле кешеләр хөрмәт күрсәтмәсә я кабул иткән карарының дөреслеген шик астына куйса. Сезне башкалар, мәсәлән гаилә әгъзалары, берәр кайчан тәнкыйтьләгәне бармы? Сез ничек эш иттегез? Әйдәгез, Мусаның андый очракта үзен ничек тотканын белик.
8 Йәһвә Мусаны Исраил халкының җитәкчесе итеп билгеләгән һәм аның аша үз халкына изге Канун биргән. Билгеле, Аллаһы Мусаны хуплаган. Әмма Сан. 12:1—13). Муса андый юашлыкка ничек өйрәнгән?
Мусаның апасы һәм абыйсы, Мәрьям белән Һарун, аны, сайлаган хатыны аркасында, тәнкыйтьли башлаган. Кайбер кешеләр, Муса урынында булса, ачуга бирелеп, үч алырга тырышыр иде. Ләкин Муса алай эш итмәгән. Ул үпкәләргә ашыкмаган һәм хәтта Йәһвәгә Мәрьям хакында дога кылган, аны савыктыруын үтенгән (9, 10. а) Йәһвә Мусага нәрсә аңларга булышкан? ә) Гаилә башлары һәм өлкәннәр Мусадан нәрсәгә өйрәнә ала?
9 Фиргавен гаиләсендә яшәгәндә, Муса әле юаш булмаган. Киресенчә, ул тиз кызып китүчән булган һәм хәтта бер кешене үтергән. Муса Йәһвә аның бу эшен фатихалар дип уйлаган, аның карашыннан бит теге кеше гаделсез эш иткән. Әмма Йәһвә бу хәлгә башкача караган. Киләсе 40 ел дәвамында Йәһвә Мусаның карашын үзгәртә барган: Аллаһы халкын җитәкләр өчен, Мусага, кыю булудан тыш, юаш та булырга кирәк булган. Ә юаш булыр өчен, аңа басынкылык, буйсынучанлык һәм игелек кебек сыйфатлар кирәк булган. Йәһвә кулында йомшак балчык булганга, Муса бик яхшы җитәкче булып киткән (Чыг. 2:11, 12; Рәс. 7:21—30, 36).
10 Гаилә башлары һәм өлкәннәр, Мусадан үрнәк алырга тырышыгыз. Сезгә кемдер хөрмәт күрсәтмәсә, рәнҗергә ашыкмагыз. Шул ук вакыт үз хаталарыгызны танырга әзер булыгыз (Вәг. 7:9, 20). Проблемаларны хәл иткәндә, Йәһвәнең җитәкчелегенә буйсыныгыз. Әйткән сүзләрегездә игелек чагылсын (Гыйб. сүз. 15:1). Шулай эш итеп, сез Йәһвәне сөендерерсез, бердәмлеккә өлеш кертерсез һәм башкаларга яхшы үрнәк күрсәтерсез.
11—13. Өч еврей безгә нинди үрнәк калдырган?
11 Эзәрлекләүләргә дучар булганда. Тарих дәвамында хөкүмәтләр Аллаһы халкын һәрвакыт эзәрлекләгән. Дошманнар безне төрле нәрсәдә гаепләсә дә, чынлыкта эзәрлекләүләрнең сәбәбе бер: без «иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга» тырышабыз (Рәс. 5:29). Эзәрлекләүчеләр бездән көләргә, безне төрмәгә утыртырга я кыйнарга мөмкин. Әмма Йәһвәнең ярдәме белән без үч алмыйбыз, ә, юаш калып, бу сынауларны кичереп чыгабыз.
12 Бабылдагы әсирлеккә эләккән өч еврейнең — Хәнания, Мисаил һәм Азариянең — мисалларын карап чыгыйк *. Бабыл патшасы аларга мәһабәт сын алдында сәҗдә кылырга кушкан. Әмма алар сынга табынырга теләмәгән һәм патшага моның сәбәбен хөрмәт белән аңлатып биргән. Патша аларны дөрләп янган мичкә ыргытырга янаса да, алар барыбер Аллаһыга буйсынырга булган. Йәһвә бу өч егетне коткарган. Әмма алар Йәһвә моны эшләр дип көтмәгән. Бу тугры яшьләр хәтта иң коточкыч нәтиҗәләргә әзер булган (Дан. 3:1, 8—28). Аларның очракларыннан күренгәнчә, юаш кешеләр чын мәгънәдә кыю. Идарәчеләр дә, янаулар да, бернинди җәза да аларны Йәһвәгә хезмәт итүдән туктата алмый, алар һәр очракта да Йәһвәгә «җан-тән белән бирелгән» (Чыг. 20:4, 5).
13 Без Хәнания, Мисаил һәм Азариянең үрнәкләренә ияргәнебезне ничек күрсәтәбез? Аллаһыга тугрылыгыбыз сыналганда, без басынкылык белән Йәһвәгә таянабыз, ул безнең турында кайгыртыр дип ышанабыз (Зәб. 118:6, 7). Гаепләүчеләргә без йомшак кына, ихтирам күрсәтеп җавап бирергә тырышабыз (1 Пет. 3:15). Без күктәге Атабызга беркайчан да хыянәт итмибез.
14, 15. а) Стресс безгә ничек тәэсир итәргә мөмкин? ә) Ишагыя 53:7, 10 нан күренгәнчә, ни өчен Гайсә — юаш булуда иң бөек үрнәк?
14 Стресс кичергәндә. Барыбыз да, төрле сәбәпләр аркасында, стресс кичерә. Бәлки, безгә имтихан бирергә, эштә берәр җаваплы йөкләмәгә тотынырга я ниндидер медицина процедурасын үтәргә кирәктер. Стресс вакытында юаш булып калу авыр һәм гадәттә ярсытмаган нәрсәләр дә безне ярсыта башлый. Сүзләребез тупас булып китәргә, ә тавышыбызның тонында салкынлык сизелергә мөмкин.
15 Җирдәге тормышының соңгы айларында Гайсә бик зур стресс кичергән. Аны бит үлем һәм каты газаплар көткән (Яхъя 3:14, 15; Гәл. 3:13). Гайсә үзе дә җан газапларыннан интеккәнен таныган (Лүк 12:50). Үлеменә берничә көн калганда, Гайсә: «Җаным борчыла»,— дигән. Ул шулай ук болай дип дога кылган: «Атам, мине бу сәгатьтән коткар. Хәер, мин нәкъ шул сәгать өчен килдем дә. Атам, исемеңне данла» (Яхъя 12:27, 28). Гайсәнең бу сүзләреннән басынкы һәм Аллаһыга буйсынучан булуын күрәбез. Вакыты җиткәч, Гайсә кыюлык белән бар газапларны да кичергән: дошманнар тарафыннан каты җәзаланган һәм кимсетелгән булган. Бу басымга карамастан, Гайсә юашлык белән Аллаһының ихтыярын үтәгән. Әйе, Гайсә — юаш булуда иң бөек үрнәк! (Ишагыя 53:7, 10 укы.)
16, 17. а) Рәсүлләр Гайсәнең юашлыгын ничек сынаган? ә) Без Гайсәдән ничек үрнәк ала алабыз?
16 Җирдәге хезмәт итүенең соңгы кичендә Гайсәнең шәкертләре аның юашлыгын сынаган. Гайсәнең хисләре турында уйланыгыз. Аның тугры булып калуы миллиардлаган кешенең тормышын коткарачак (Рим. 5:18, 19). Тагы да мөһимрәге, Атасының репутациясе Гайсәнең тугры булу-булмавыннан тора (Әюп 2:4). Әйе, аның корбаны чыннан да мөһим. Ә рәсүлләр арасында «кайнар бәхәс» чыга, алар «араларында кем иң бөеге булып исәпләнергә тиеш» дип бәхәсләшә. Гайсә инде күп тапкыр аларның фикер йөртүләрен төзәткән — шул исәптән ул кичне дә! Әмма Гайсә ярсымаган. Ул бу очракта да тыныч булып калган. Аннан соң Гайсә тагын бер тапкыр ничек эш итәргә кирәк икәнен аңлаткан. Моннан тыш, ул үз шәкертләрен тугры булганнары өчен мактаган (Лүк 22:24—28; Яхъя 13:1—5, 12—15).
17 Охшаш хәлгә эләксәк, үзебезне ничек тотарбыз? Гайсәдән үрнәк алып, стресс вакытында тыныч булып калырга тырышыйк. Бер-беребезгә карата «сабыр булып... яшик», чөнки бу — Аллаһының әмере, һәм безгә бу әмерне теләп үтәргә кирәк (Көл. 3:13). Үзебезнең дә кайвакыт башкаларны ярсытканыбызны истә тотсак, бу безгә башкаларга карата сабыр булырга ярдәм итәр (Гыйб. сүз. 12:18; Ягък. 3:2, 5). Гайсә кебек, башкаларны эчкерсез мактауга юмарт булыйк (Эфес. 4:29).
НИ ӨЧЕН АЛГА ТАБА ДА ЮАШЛЫК ҮСТЕРЕРГӘ КИРӘК?
18. Йәһвә юашларга акыллы карарлар кылырга ничек булыша, әмма юашлардан нәрсә көтелә?
18 Акыллы карарлар кабул итү җиңелрәк булыр. Авыр сайлау алдында торганда, Йәһвә безгә акыллы карар кабул итәргә булышыр. Әмма юаш булсак кына, ул безгә ярдәм итәр. Аллаһы, «юашларның үтенечен» ишетермен, дип вәгъдә итә (Зәб. 10:17). Моннан тыш, Аллаһы гамәли ярдәм тәкъдим итә. Изге Язмаларда болай диелә: «Ул [Аллаһы] юашларны дөрес юлдан йөртер, юашларны үз юлына өйрәтер» (Зәб. 25:9). Аллаһы безгә үз җитәкчелеген Изге Язмалар аша, шулай ук «акыллы һәм ышанычлы» хезмәтче әзерләгән басмалар *, видеолар һәм җыелыш очрашулары аша бирә (Мат. 24:45—47). Безгә Аллаһы ярдәмен кабул итәргә кирәк: без бу ярдәмгә мохтаҗ булуыбызны басынкылык белән танырга, оешма тарафыннан бирелгән басмаларны тирәнтен тикшерергә һәм белгәннәрне кулланырга тиеш.
19—21. Муса Кадышта нинди хата кылган һәм бу безне нәрсәгә өйрәтә?
19 Азрак хата кылырбыз. Муса мисалына кире кайтыйк. Дистәләгән еллар ул юаш булган һәм Йәһвәне сөендереп яшәгән. Әмма 40 ел чүлдә йөрүнең азагына Муса юашлыгын югалткан. Күптән түгел генә ул кайгы кичергән: апасы Мәрьям үлгән һәм Кадышта күмелгән булган. Мөгаен, нәкъ ул Мусаны балачагында коткарган булган. Җитмәсә, исраиллеләр, имеш, Муса алар турында Сан. 20:1—5, 9—11).
начар кайгырта дип, яңадан сукрана башлаган. «Халык Муса белән... [су аркасында] талашкан». Муса Йәһвә ярдәмендә күп могҗизалар кылса да һәм инде күп еллар фидакарьлек белән халыкны җитәкләсә дә, бу үҗәт халык барыбер зарланган! Алар Мусаны су җитмәвендә гаеп иткән, имеш, ул барысында да гаепле булган (20 Ачуга бирелеп, Муса кабынып киткән. Иман күрсәтеп, кыяга сөйләр урынына, Муса ачуга бирелеп халыкка мөрәҗәгать иткән һәм могҗиза өчен данны үзенә алган. Аннан соң ул кыяга ике тапкыр суккан. Нәтиҗәдә, кыядан күп итеп су ага башлаган. Горурлык һәм ачу хисе аркасында, Муса җитди хата ясаган (Зәб. 106:32, 33). Берникадәр вакытка юашлыгын югалтканга, Муса Вәгъдә ителгән җиргә керү хөрмәтеннән мәхрүм калган (Сан. 20:12).
21 Чыннан да, бу — гыйбрәт алырлык очрак. Моннан нәрсәгә өйрәнеп була? Беренчедән, безгә юашлык сыйфатын һәрвакыт үстереп торырга кирәк. Сак булмасак, горурлык баса ала һәм безне акылсыз сүзләр әйтергә я акылсыз эшләр кылырга этәрә ала. Икенчедән, стресс вакытында юаш булу авыррак булса да, безгә хәтта басым вакытында да бу сыйфатны күрсәтү мөһим.
22, 23. а) Ни өчен алга таба да юашлыкка омтылу мөһим? ә) Сафуния 2:3 тәге сүзләр нәрсә аңлата?
22 Бу безнең өчен яклау булыр. Озакламый Йәһвә явыз кешеләрне юк итәчәк. Җирдә юашлар гына калачак. Ул чакта җирдә чын иминлек хөкем сөрәчәк (Зәб. 37:10, 11). Сез дә шул юашлар санында булырсызмы? Йәһвәнең Сафуния пәйгамбәр аша биргән чакыруы буенча эш итсәгез, сез, һичшиксез, ул вакытны күрерсез. (Сафуния 2:3 укы.)
23 Ни өчен Сафуния 2:3 тә «Бәлки... сакланып калырсыз» диелә? Бу сүзләр Йәһвәнең үз хезмәтчеләрен коткарыр өчен көче җитмәс дигәнне аңлатмый. Алар шуны күрсәтә: коткарылырбызмы без, юкмы — бу бездән дә тора. Без, «Йәһвәнең ачу көнендә» исән калып, мәңгелек тормыш бүләген ала алабыз. Әмма моның өчен безгә алга таба да юашлыкка омтылырга һәм Йәһвәне сөендерергә кирәк.
120 ҖЫР Мәсих кебек юаш булыгыз
^ 5 абз. Юашлык тумыштан килгән сыйфат түгел, аны үстерергә кирәк. Үзләрен дусларча тоткан кешеләр белән юаш булу җиңелдер, ә менә горур кешеләр белән аралашканда юаш булып калу авыррак. Бу мәкаләдә без шушы күркәм сыйфатны күрсәтергә өйрәнербез һәм юаш булырга нәрсә комачаулый алганын күрербез.
^ 3 абз. АҢЛАТМА: юашлык. Юаш кеше үзен башкалар белән йомшак тота; берәрсе аны ярсытса да, юаш кеше тынычлыгын югалтмый. Басынкылык. Басынкы кеше горур һәм тәкәббер түгел; ул башкаларны үзеннән өстен күрә. Йәһвә бу сыйфатны үзеннән түбәнрәк торучыларга ярату һәм мәрхәмәт күрсәтеп чагылдыра.
^ 18 абз. Мәсәлән, «Күзәтү манарасы», 2011 ел, 15 апрель, «Аллаһыны данлаучы карарлар кабул итегез» дигән мәкаләне карагыз.
^ 59 абз. ИЛЛЮСТРАЦИЯГӘ АҢЛАТМА: Гайсә, тынычлыгын югалтмыйча, кем иң бөеге дип бәхәсләшкән рәсүлләрен төзәтә.